- 09.01.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №02 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
2018нче ел «Безнең гәҗит» өчен истәлекле. Даими укучыларыбыз белә: инде юбилеебыз белән котлый ук башладылар. 2003нче елның гыйнварында газетабызның беренче саны дөнья күрде. Беренче елда айлык булып чыксак, аннан атналыкка күчтек. Акрынлап калынайдык. Шулай укучыларыбыз арта барып, бүген тираж күләме буенча тотрыклы рәвештә өченче урында барабыз. Без җитди газета, мәгънәсез гайбәткә, юк-бар сафсатага бездә урын юк. Җитди темалар күтәрәбез. Журналистларыбыз укучыларыбызның гозерләрен йомышлап командировкадан кайтып керми. Без даулап алган хаклык, безнең ярдәм белән җиңә алган гаделсезлекләр җитәрлек. Киләчәктә дә бу юнәлештә эшләячәкбез. Шулай ук алда газетабызны яңарту планнары да яши. Яңа сәхифәләр, яңалыклар акрынлап тәкъдим ителәчәк. Бу юнәлештә, һәрвакыттагыча Сез дә ярдәм итәрсез. Бик күп сәхифәләребезнең авторлары укучыларыбыз үзләре булды. Яңа ел алдыннан махсус анкеталар да тараткан идек, аны җыю тәмамлана. Ашыгуыгыз сорала.
ИГЪТИБАР! КОНКУРС…
Инде юбилей уңаеннан яңа конкурс игълан итәбез. Газетабызның эшчәнлеген ачып биргән дүртъюллыклар көтәбез. Ул 2 куплеттан артмасын, эчтәлекле, шаян булса тагын да кызыклырак булыр иде.
Тагын икенче бирем: «Безнең гәҗит» белән ничек таныштыгыз? Газетабызның әле аякка гына баскан вакытларында мондый конкурс булган иде инде, хәзер укучыларыбыз күбәйде, яңалары өстәлде. Бәлкем кызыклы гына хәлләр булгандыр. Шул хакта безгә языгыз. Ә җиңүчеләр, әлбәттә, 15 яшь уңаеннан 15 булачак. Аларны истәлекле бүләкләр көтә. Конкурска йомгак газетабызның 24нче март санында (бу сан калын булачак) ясала. Ә язмалар 10нчы мартка кадәр редакциягә килеп җитәргә тиеш.
Исәнлек-иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии