Хәчтрүшләр кем?

Хәчтрүшләр кем?

Сәеррәк булды бу юлы Кыш бабай белән очрашу. Балачактагы карлы, буранлы Кыш бабай түгел иде ул. 2014нче елны каршы алырга авылыма кайттым. Вакытым тыгызрак булса да, машинамны юдыртып алдым. Тик 2013нче елдагы иң соңгы түләнгән акчам исраф кына булды. Авылыма шул ук пычрак машинамда кайтып кердем. Тамчы тамып торган Яңа ел Яңа ел буламыни инде ул?! Әнә кешеләре дә элеккеге кебек түгел сыман тоела. Совет илендә хәйран гына яшәп калган кеше буларак әйтәм, бөтенләй башка дөнья иде ул чор. Киләчәктән яктылык бөрки иде. Бүген яхшырак та яшибез төсле. Мин моны ятимлекнең ни икәнен белүче буларак, үз тормышымнан гына чыгып әйтмим, таныш-белешләремнең хәлен күреп тә әйтә алам. Бүген теләсә кемгә, теләсә нинди вакытта килеп кер – сине туй табыны көтә. Ашыйсы яки киясе килгән дефицит та юк бит хәзер. Кем әйтмешли, юк әйбер юк, әлбәттә, иренмәсәң, кулың эш белсә…

БЕР ДЕФИЦИТ БАР ИКӘН… Ул тынычлык. Бүген Совет чорындагы кебек иртәгесе көннән яктылык сирпелми. Бүген сине урамда татар булганың өчен генә дә таптап, үтереп китәргә мөмкиннәр. Һәркайда бомба сагалый: автобустамы, урамдамы, өйдәме… Авылдагы беркатлы гади халык та эчкә бикләнде. Без үскәндә бигебез юк иде. Күгәреп каткан йозакка охшаган тимер кисәген элеп китәбез, әгәр аны да каядыр җуйган булсак, ишеккә себерке йә көрәк терәтәбез. Шул җитә. Ә караклармы? Алар булгандыр инде ул чакта да. Белмим, әллә урларлык әйбер булмаган, әллә угрылары да тәүфыйклы булган. Әллә бар халыкны да ул чакта, минем әнием кебек, кеше әйберсенә кагылсаң – кулың корышыр, дип куркытып үстергәннәр…

Ул чакта кешеләрнең күңелләре киң, аннан бар да бертигез дәрәҗәдә иде шул. Арада ХӨСЕТЛЕК, МАЛ ӨЧЕН ЫЗГЫШ ЮК ИДЕ. Бүгенгедәй секталар, әллә нинди идеяләр корбаннары, җиһад, коррупция турында ишеткән дә юк. Хәер, коррупциясе булгандыр, әмма бүгенге караклык ул чактагы коррупционерларның төшләренә дә кермәгәндер. Ник шушы хәлгә төштек соң?! Җавабым анык: менә шул беркатлы, коммунизм идеаллары дип яшәгән совет халкын алдадылар. Бөтен халык байлыгы аерым кулларга күчте. Шул сәбәпле миллиардерлар, миллионерлар барлыкка килде. Менә шул олигархларның байлыгын саклаучы, үзләре дә власть дигән структурада «ничава» гына файда күрүче күп санлы түрәләр, депутатлар армиясе, аларга хезмәт итүче, халыкның аңын томалаучы, бәхет-шатлык бары тик илендә генә дип дан җырлаучы массакүләм мәгълүмат чаралары барлыкка килде. Сүз иреге, демократик җәмгыять турында хыялланып, дөреслектән курыкмаучы журналистлар, газеталар да юк түгел. Тик алар аз. Һәм алар «хәчтрүшләр» исемлегендә. Әйе, менә мин дә үземнең хәчтрүш газета редакторы булуымны белдем. Узган көздә, ярты гомеремне биргән телеканалда күрсәтелгән бер тапшыруны караганнан соң аңладым моны. Бер төркем «хәчтрүш булмаган» басмалардан җыелган хәчтрүш булмаган журналистлар шулай дип утырды анда. Бер бик «акыллы» эксперт, менә «Ватаным» кебек яхшы газеталар бар, шул ук вакытта хәчтрүш газеталар да бар дип сөйли башлагач, алып баручыларның берсе, бәйсез газеталар дип ачыклык та кертте әле. Димәк, үз көнен үзе күреп, бары тик укучылары мәнфәгатен яклап, бары алар белән генә яши торган бәйсез басма – хәчтрүш булып чыга. Әле аңарчы без «Вьетнам базарыннан алган товар» идек. Ә дәүләт гәҗитләре – бутик кебек «солидный» кибет. Аннан «Закусочный» булдык. Ә тегеләр – затлы ресторан. Чөнки «Закусочный»да сыйфатсыз ризык ашап агуланалар.

Бюджет хисабына яшәмәүче газеталар оппозицион басмалар да әле. Бу НАДАНЛЫКМЫ, әллә үз борының очыннан еракны күрмәүме? Минем үземне дә еш кына, оппозицион журналист, дип таныштыруларга шаһид булганым бар. Тик кемгә оппозиционер инде мин, дип сорагач, теге белдекле эксперт аптырап кала. Оппозиционер икәнсең, син кемнәрнедер бәреп төшерергә өндәүче, митинглар оештыручы, ахыр килеп революционер булырга тиешсеңдер. Һәрхәлдә мин шулай аңлыйм. Бездә оппозицион газета да, радио, ТВ да юк. «Өстән» рөхсәт сорап тормый, һәр тарафка сүз бирергә курыкмаучы, һәртөрле басымнарга колак салмаучы мәгълүмат чаралары гына бар. Менә минем кабинетымдагы шкафта закон китаплары, өстемдә бер Аллаһ кына, ә эчемдә – вөҗдан-намусым. Мин шуларны гына тыңлыйм. Шуңа күрә без барын да язабыз. Мөселманнарның ничек эзәрлекләнүен дә, законсыз кулга алулар, изоляторларда кешеләрнең мәсхәрәләнүен, полициянең гаепне шампан шешәләре белән танытуын («Дальний» вакыйгасын иң беренче без күтәрдек, без генә яздык), түрәләрнең башбаштаклыкларын фаш итәбез, кыерсытылганнарны яклыйбыз. Инде әйткәнем дә бар, «Безнең гәҗит» хокук яклау оешмасына әйләнеп бара.

РЕКОРД БЕЗНЕКЕ

Казан Универсиадасының да, Сочи Олимпиадасының да иң кыйммәтлесе булганын язабыз. Инде Сочига башта билгеләнгән 12 млрд. долларлык олимпиаданың бәясе 50 млрдка җиткән. Күренекле сәясәтче-оппозиционер Борис Немцов, бу олимпиаданы, бюджетны иң күбе 2 тапкыр арттырып, 24 млрд. долларга төзеп чыгып була иде, дип белдерә. Аныңча, калган 26 млрд. доллар урланган. Немцовка ышанырга була: бүген газетабызда хәбәрчебезнең Сочидан алып кайткан язмалары белән таныштыра башлыйбыз. Журналист үз күзләре белән күреп кайтты Сочи хәлләрен. Ә мин аны 1982–84нче елларда күрдем, шунда армиядә хезмәт иттем. Анда җир тетрәүләр дә булырга мөмкин. Кышын туктаусыз яуган яңгырлар тауларны ишә, юллар, өйләр өстенә убыла… Тропик урында кышкы Олимпиада оештыру ниятен ишеткәч үк, ай-һай, дип баш чайкаган идем… Гомумән, Олимпиадалар, шундый купшы бәйрәмнәр турында бай илләр хыялланмый хәзер. Бүген кризис, башка проблемалар да җитәрлек. Шуңа күрә, оппозиционер Немцовларга да ышанып куям. Әллә бездә мондый бәйрәмнәр урлар өчен генә кирәкме?! Хәер, тиз йөрешле -Казан тимер юлы да шул максаттан корылмый микән дим. Сочида да, яңа төзеләсе трассабызда да меңәрләгән кешеләр торган нигезләреннән сөрелде, сөреләчәк.

Боларны язучылар күп түгел. Ә менә «ХӘЧТРҮШЛӘР» АРАСЫНДА КУРЫКМАУЧЫЛАР БАР. Шуңамы мәҗбүри яздырулар белән шөгыльләнмибез, ә тиражыбыз үсә бара.

Хәчтрүш газеталарның халыкның агулавын белдек. Ә менә халыкны тәрбияләүче бюджет басмаларының хәчтрүш булмаган журналистлары халыкны тәрбияләргә тиешле телевидение аша, кемнәрнедер хәчтрүшләр дип атап, үзләре кем була? Шушы сленг жаргонны эфирга чыгарган ТВ, аның алып баручылары халыкны тәрбиялиме? Минемчә, бу телдә сөйләшкән кешеләрдә әдәп аксый. ТВ, радио студиясе, газета бите ул изге урын. Анда мондый телдә сөйләшергә ярамый.

Ярар, хәчтрүш булсак, булыйк, безне Русиянең һәр почмагында алдыралар: Мәскәүме ул, Владивостокмы… Интернет сәхифәбезне бар дөньяда укыйлар. Димәк, дөнья тулы хәчтрүш булып чыга. Гафу итегез, бу сүзне мин әйтмәдем. Данлыклы редакторлар, журналистлар «Яңа гасыр» телеканалыннан сөйләп утырды. Мин алар белән килешмим. Хәчтрүш басмалар бездә юк. Ә менә куркак, лакей журналистлар җитәрлек.

Бу хакта язмам да дигән идем, озак уйланып йөргәч, аңлатып карарга булдым. Яңа елда исән-имин яшәсәк иде!

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

  Хәчтрүшләр кем?, 4.6 out of 5 based on 9 ratings

Комментарии