Газеталарга язылмый тор, арзан чагы булачак!

Газеталарга язылмый тор, арзан чагы булачак!

Киләсе ел өчен «Безнең гәҗит Россия» газетасына язылу дәвам итә. 1нче декабрьдән 10ысына кадәр Русия почтасында тагын абунәче ункөнлеге үтәчәк. Бу вакытта гына Мәскәүдә, Санкт-Питербургта 2017нче елның беренче яртысы өчен язылу 565,44 сум булачак (башка вакыттагы бәядән 30 сумга арзан), Оренбургта, Удмуртиядә, Башкортстанда 547,20 сум, Мари Илендә, Мордовиядә, Самарда, Ульянда 548,04 сум (28,80 сумга арзан) булачак. Русиянең башка төбәкләрендә дә язылу хакы арзаная.

Игътибар! Русиядә тарала торган газетабыз исеменә Русия дә өстәлә. Почтадан аны «Безнең гәҗит Россия» дип сорагыз. ИНДЕКСЫП3320. Быелгы индексы 60074 иде. Ул алышына һәм МАП каталогыннан почтаныкына (ПАП) күчә.

Татарстандагы «Безнең гәҗит» (индексы П2559) 6 айга 531 сум 60 тиенгә кала (башка вакытта ул 570 сум) (аңа 2017нче елның 12 аена ук язылырга була), Ә Русия төбәкләрендә тарала торганы (индексы П3320) – төбәккә карап, 28–40 сумга арзаная. «Шифалы гәҗит» белән «Серләр гәҗите»нә дә бу вакытта язылу бәяләре төшә. «Шифалы гәҗит» (инд. П3321) – 177 сум (аннан соң 189 сум була), «Серләр гәҗите» (инд. П3322) – 168 сум 60 тиен (аннан соң 180 сум була). Арзан чакта язылып калыгыз!

Комментарии