Ай эчәбез, ел эчәбез, кайда безнең шешәбез…

Ай эчәбез, ел эчәбез, кайда безнең шешәбез…

Әй, бәйрәме көннәрендә башка әллә нинди тозсыз җыру килеп керде. Хәер, гаҗәпләнәсе юк. Ни итәсен белмичә, дүрт көн ят та… башың да китәр. Ярый ла иманлы мөселманнар тормышларын аек үткәрә, ә Русиядә көннәрендә аракы кибетләре иң зур табыш алып кала. Шуңа күрә бәйрәмнәр кирәк, илебез баесын, аның халкы эчеп егылсын, хәерчеләнсен, гаиләләр таркалсын, балалар зар еласын өчен…

Ярый әле быел бу октябрь бәйрәмнәре үзебезнең иң олуг бәйрәмебез – Корбан гаетенә туры килде. Дөрес, урыс шовинистларының моңа эчләре пошты. Гает намазларының шулай бердәм укылуы, дистәләгән мең мөселманның мәчетләргә сыешмый урамнарны тутыруы ачуларын кабартты. Интернет сәхифәләрне укысаң, ниләр генә язмыйлар. Бу илне чынлап та урыслар өчен дип уйлый башлыйсың, һәм бу илдә, миңа, татар баласына яшәве куркыныч була башлый.

4 көн ял иттек. Быел Татарстан конституциясе көнен башкалары томалады дисәң дә, арттыру булмас. Конституциябез көненә кагылмый, бәйрәм дип аталырга тиешле көннәрне берәм-берәм сүтик.

ЯЛГАН ПАФОС

7 ноябрьне Совет чоры шаһиты булганнар яхшы хәтерли торгандыр. Безгә бәхетле, якты тормыш бүләк иткән Бөек Октябрь революциясен олылап, шәһәрләребез үзәк мәйданнарында хезмәт ияләренең демонстрацияләре үтә. Аның да ясалма булганын беләбез. Мәйданга чыгу мәҗбүри иде. Хәтерлим әле, студентларның каникуллары. Авылларыбызга ашкынабыз. Әмма хезмәт ияләре демонстрациясендә катнашмасаң, стипендиясез каласың. Һәм кайтып китәргә әзерләнеп үк чыгып, чемоданнарыбызны колонна үзәгеннән баручы «носильщиклар»га тоттырып, байракларны кырыйдагылар болгап, мәйдан аша үтәбез, трибунадагы җитәкчеләрне сәламлибез… Мәйданны чыгуга, якын тирәдән генә килеп укучы иптәшебезгә байрак, плакатларыбызны тапшырабыз да, вокзалга чабабыз… Соңрак, башта радиода, аннан телевидениедә эшли башлагач та, шактый баш авыртуы була торган иде ул демонстрацияләр. Узган елгы бәйрәм сценариен аласың да, аны яңа бөек күрсәткечләр белән «сиплисең», дикторлар шуны югары пафос белән укый… Шуңа күрә, мин үземне, бу бәйрәмне сагынып искә алам, димәс идем.

ИКЕЙӨЗЛЕ ҮЗГӘРЕШ

Әнә шундый купшы бәйрәм көне буларак 1991нче елга кадәр дәвам итте дә, аннан Бердәмлек һәм татулык көненә әверелде. Әмма барыбер кызыл төсе уңмады. Ә бу, бар начарлыкны тарихтан эзләүче, илдә яңа тормыш корырга вәгъдә итүче реформаторларга ошамый иде. Тарихны актара торгач, табылды. 1612нче елда Полякларны җиңгән, имеш… Шуны бәйрәм итсәң, тәрбияләргә менә дигән форсат булыр иде… Һәм 2005нче елдан 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне бәйрәме дип игълан ителде.

Тарихта бу җиңү дә, сугыш та бәхәсле булгангамы, бәйрәм булдырылса да, форсаты барып чыкмады. Бик күп гамәлләр кебек үк, монысы да алдын-артын уйламый игълан ителде һәм патриотизм урынына хурлык кына китерде. Сораштыру нәтиҗәләренә карасаң, русиялеләрнең 43%ы аның нинди бәйрәм икәнен белми. Бөтенрусия иҗтимагый фикер белешү үзәге китергән хисаптан күренгәнчә, сораштырылучыларның бары тик 8%ы гына бәйрәмнең мәгънәсен аңлый.

САТАШУ

Бәйрәм беренче елларыннан ук «Русия – урыслар өчен» шигаре астында үтә башлады. «Русия урыслар өчен генә» дип кычкырган саен, Русия таркала гына бара. Һәм башка милләтләр бу сәясәткә җирәнеп карый. Бу хәлләрдән соң октябрь инкыйлабы кебек вакыйгалар булмаса да, милләтара бәрелешләр артырга мөмкин. 7 ноябрь көнен инкыйлаб корбаннарын искә алу көне дип калдырырга кирәк иде, аның урынына башка төрле исемнәр уйлап табу Русия өчен бер саташу булып кала», – дип фараз итә язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәнзаман Баттал «Азатлык» радиосында.

Чынлап та, 7 ноябрьне дә истәлекле көн итеп калдырырга мөмкин. Ә ул, чынлап та патриотизм тәрбияләргә ярдәм итә алырлык сәбәп була ала. Чөнки 1941нче елның 7нче ноябрендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында хәрби парад уздырылган һәм Кызыл Армия шул мәйданнан фронтка китеп барган. Бу, шул вакытта безнең көчебезне, бирелмәячәгебезне күрсәтүче, безне фашист илбасарлары буйсындыра алмаячагына бер ишарә булган.

АВЫРТМАГАН БАШКА ТИМЕР ТАРАК

«Хөкүмәт бу бәйрәмне булдыргач, соңыннан аның белән нишләргә белмәделәр. Безнең, чыннан да, нәрсә бәйрәм итүебезгә мөнәсәбәттә, хөкүмәт ягыннан идеологик бушлык барлыкка килде. Бәйрәмне шөкәтсез, килбәтсез милләтчеләр кулга төшерде», – ди Мәскәүдә Карнеги үзәге белгече Маша Липман.

Димәк, милләтче-шовинистик агымның көчәюендә менә шушы уйлап табылган бәйрәмнең дә өлеше зур. Мәскәү мэриясе үтенече белән үткәрелгән тикшерү шуны күрсәтте: башкалада яшәүчеләрнең 25%ы төрле дәрәҗәдәге милләтчелекне яклавын белдерә, дип хәбәр итә . Бәйсез Левада үзәге үткәргән сораштыру исә илдәге һәр бишенче кешенең «Русия – руслар өчен» дигән шигарьне хуплавын күрсәтә. Белгечләр бу күрсәткечне гадәттән тыш югары дип бәяли һәм ул илнең тотрыклыгына куркыныч тудырырга мөмкин, дип кисәтә.

Быелгы маршлар, уйлап табылган бәйрәмнең хакимияткә өстәмә баш авыртуы булганлыгын раслый. Аның исеме дә чиркандыра: «». Ул быел бик күп шәһәрләрдә үтте. Аерым алганда Мәскәүдә үткән урыс маршында: «Урыслар алга!», «Русия – урыслар өчен!», «Мәскәү – урыс шәһәре!», «Урыс яшьләренә – ирек!» «Исламизациягә – юк!» шигарьләрен кычкырдылар, күтәрделәр. Шулай ук «Бердәм Русия – жуликлар фиркасе», «Русия – Путинсыз!», «Кавказны туйдырудан туктарга вакыт» кебек сәяси плакатлар да күренде. Маршта катнашучылар арасында битлек кигән агрессив яшьләр бик күп иде.

Мин киләчәк өчен курка башладым. Бүгенге тотрыклылык, милләтара татулык ишелеп бармыймы? Моңа ишарәләр җитәрлек. Әйтик,2010 елның декабрендә Мәскәү Кремле янындагы Манеж мәйданында көтмәгәндә үтә милләтчелләр чуалышлары башланды. Көч куллануга кадәр үк барып җиттеләр. Кызганыч, бу соңгысы дип әйтергә бүген нигез юк.

МИЛЛИ ХИСЛӘР ҺӘМ СӘЯСӘТ

Шовинистик рухтагы белдерүләрнең сәясәтчеләр, хәтта ил башлыклары авызларыннан да чыккалап торуы, фашистларны тагын да илһамландыра. Шушы агрессив, актив лекторатны кулга төшерү өчен коммунистлар да («Русия урысларныкы гына мыни?» («БГ» 2 ноябрь, 2011) популистик чыгышлардан чирканмый. Русиядә титуллы милләт һәм дин булдыру турында хыялланганнарын әйттеләр. Ә ЛДПРны әйткән дә юк. күптән бар милләтләрне бер халык итеп яздырыр иде. Урыс милләтенә Русиядә көн юк, дип, ул үзен урыс хокукларын яклаучы итеп күрсәтергә тырыша. Әле шул фирка милли республикаларда да сайлаучыларына өмет итә. Һәм төп халык була алмаган милләт вәкилләре тавышларына да өметләнә. Декабрьдә үтәчәк сайлауларга бу фирка шаулы, ерактан ук кычкырып торган популистик программа белән килә. Ул 100 тәкъдимнән тора. Арада төбәкләрне берләштерү, милли республикаларның милли исемнәрен бетерү, федерация шурасын таркату, ирләрне алимент түләүдән азат итү кебекләре дә бар. Либерал-демократлар партиясенең Татарстан бүлеге дә шушы программаны калкан итеп куеп сайлауларга әзерләнә һәм уңышка өметләнә. Әлеге бүлектә татарлар да бик күп. ЛДПРның Татарстан сайлау алды штабы җитәкчесе , «Азатлык» радиосына: «ЛДПРның «Русия урыслар өчен» дигән шигарен күпләр ялгыш аңлый. Без бу шигарьне бары тик урыслар өчен генә дип әйтмибез. Безнең лидер – үзе дә бит яртылаш яһүд. Ул урыслар өчен дигән шигарь белән «россияннар» дип әйтергә тели. Жириновскийның болай әйтүе – бераз гына реклама юлы, дип тә әйтер идем мин», – дип акланды. Либерал-демократларның сайлау алды программасының 12нче маддәсендә, милли республикаларны бетереп, аларны өлкә яисә төбәк дәрәҗәсендә генә калдыру кирәк, дигән юллар урын алса да, Габдрахманов, милли республикаларны бетергәнче, башта аның икътисади хәленә карарга кирәк, ди. Татарстан башка республикалар белән чагыштырганда аягында нык басып тора, шуңа күрә Татарстанга мондый куркыныч янамый, дип белдерә ул.
Шулай да Мәскәү кушса, Татарстан республикасын өлкәгә әйләндерү фикеренә дә каршы чыгып булмый икән үзе: «Әнә мондагы «Бердәм Русия» фиркасе әгъзалары да Мәскәүгә бәйле. Безнең партия дә Жириновский нәрсә әйтсә шуны, «Бердәм Русия»некеләр Путин белән Медведев әйткәнне үти», – дип белдерде либерал-демократларның Татарстан сайлау алды штабы җитәкчесе Марсель Габдрахманов «Азатлык» радиосына.

Шушы ЛДПРда татарларның да киләп сарып йөрүенә гел гаҗәпләнәм. Бу наданлыкмы, маңкортлыкмы, әйтә алмыйм. Әмма бер вакыйга һич кенә дә башымнан чыкмый.

ГЕЛ УЙНАП КЫНА КИМСЕТӘ

Моннан күп еллар элек, Татарстан телевидениесендә эшләгән чагымда, начар гына киенгән, бомжга тартымлы кыяфәтле бер адәм Әлмәт ягыннан килеп, мине сорап, чакырып чыгарып, бер кочак кәгазьләр тоттырган иде. «Барысы да ЛДПРга каршы, халык шуны аңламый: без алар белән генә бәхетле була алабыз», – дип зарланды ул.

Жириновскийның, татарларны Монголиягә сөрергә, дип бер әңгәмәсендә белдергән вакыты иде бу. Мин дә бу агайдан, «Жириновский, әллә сезне Монголиядә «анда сифилис, анда пычрак» (Жириновский шулайрак дип әйткән иде) булган районына башлык итеп куярга вәгъдә иттеме. Мин Монголиягә барырга җыенмыйм», – дим. «Ул бит аны уйнап кына әйтте», – ди бу хәсрәт «политолог».

Әнә шулай шул клоун Жириновский артыннан үзебезнең татарларның да ияреп йөрүен, аны әгитләвен аңлый алмый аптырыйм. Форсат чыккан саен, татарларны сөрергә җыенган, китегез, «Россия для русских» дип кычкырган, вак милләтләрне урыс дип атарга тырышкан кеше өчен тавыш бирүчеләр дә бар бит. Россия, яисә Татарстан для татар, дип кычкырсаң, күптән таш капчыкка тыгып куярлар иде инде, ә бу кычкыра, беркем тыймый…
«Азатлык» радиосына әңгәмә биргән Марсель атлы кеше, Татарстан урынында хасил булачак өязгә гөбернәтер булмакчыдыр ахыры.

Һәрнәрсәсе популистик бит бу партиянең. Карагыз инде, алимент түләүдән азат итә икән… Моннан да ахмак белдерү була аламы?!
Мин таныш түгел бу фирка программасы белән. Анда, педофилияне рөхсәт итәм, дигән пункт та юк микән?! Болай дәвам итсәк, якын киләчәктә, алимент түләмәүче күке ата-аналардан, ятимнәрдән, фашистлардан һәм педофиллардан гына тормасмы Русия исемле ватаныбыз…

Бу кешене, аның фиркасен, мәйданда кара битлек кигән, кулларын нацистлар сәламләвен искә төшерүче свастикалы карагруһлар ят итми торгандыр.

4 НОЯБРЬ – ҖИҢҮ КӨНЕ

Мәскәү һәм Бөтен Русия патриархы Кирилл барын да уздырды. Ул 4 ноябрьне Бөек Ватан сугышында җиңү белән чагыштырды. Аныңча, Русия өчен ике җиңү бар икән. Берсе ерак 17 гасырда булган, икенчесе – 20нче гасырдагысы. Моны ишеткәч, ни көләргә, ни еларга белмәссең. Бу атакайның авызы ни сөйләгәнен колагы ишетми, ахыры. Җиңү бәрабәренә корбан булганнарның җаннары тузгып, каберләреннән сикереп тормасын берүк. Бөек Ватан сугышында фашизм җиңелде, ә менә уйлап чыгарылган бәйрәм – 4 ноябрь ярдәмендә фашизм торгызыла…

Корбан бәйрәме булса да сүз башындагы җырны тагын бер җырлыйк: «Ай эчәбез, ел эчәбез…»

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Ай эчәбез, ел эчәбез, кайда безнең шешәбез... , 5.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии