«Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла», яки Татарстанда сүз иреге кем кулында?

«Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла», яки Татарстанда сүз иреге кем кулында?

Дүшәмбе көнне «БИЗНЕС Online» газетасында журналистларны, аларны гына түгел, киң җәмәгатьчелекне тетрәндергән хәбәр таралды. «БИЗНЕС Online» газетасы үзләренә карата көч структуралары тарафыннан басым башлануын, 9 ел эшчәнлек чорында мондый хәл белән очрашмаганлыкларын, ә бар бәхәсле мәсьәләләрнең дә цивиль юл белән, гражданлык-хокукый яссылыкта хәл ителүен әйтәләр.

«БИЗНЕС Online» 4нче төзәтү колониясенең репутациясен җимерүдә гаепләнә икән. Русиянең җәзалар үтәтү федераль системасы идарәсе (УФСИН) начальнигы Дәүфит Хәмадишин әлеге газетада 1 ай элек басылган хәбәр буенча Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитетына гариза язган. Шул гариза нигезендә, аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчеләр төркеме тикшерү башлаган. Басмага каршы көч куллану операциясенең монысы башы гына, дип уйларга тулы нигез бар. Бу нисбәттән газета вәзгыятьне хокукый кысаларда тотарга ярдәм итүен сорап Татарстан Президентына мөрәҗәгать итә, диелә 5нче ноябрьдә иртән интернет сәхифәгә эленгән хәбәрдә.

Тикшерү барышында газетаны оештыру документлары сорала. Шулай ук тикшерүчеләр җинаять кылынырга мөмкин булган урынны «тикшереп» протокол төзи, фотоларга төшереп, офиска нечкәлекләп шәрехләмә бирелә.

Тикшерү комитетына сорау алу өчен газетаны оештыручы нәшир Рәшид Галләмов һәм шеф-редактор Алексей Брусницын чакырыла һәм берничә сәгать алардан сорау алалар.

Шулай итеп иң яхшы тикшерүчеләр көннәрен «БИЗНЕС Online» газетасында үткәрә. Ни өчен икәнен белгәч, ирексездән елмаерга да, еларга да белмәссең. Мин үзем, көч структуралары өчен моннан да четерекле, моннан да мөһимрәк эш юктыр, дигән фикергә киләм.

ҖИЛ КАЙСЫ ЯКЛАРДАН

Ул Түбән Кама якларыннан исә.

2нче ноябрьдә Түбән Камада фаҗига булды. «БИЗНЕС Online» интернет газетасы «Таиф НК» ширкәтендә килеп чыккан янгын турында тәфсилле язма урнаштырган иде. 1,8 млд долларга төшкән объектны менә-менә куллануга тапшырырга тиеш булганнар. Холдингта 2014нче елдагы бензин заводындагы янгыннан да, күптән түгел 51 һәм 38 яшьлек 2 хатын кыз тереләй янып үлгән Түбән Кама «Нефтехим» заводы цехында булган фаҗигадән дә сабак алмаганнар күрәсең, дип нәтиҗә чыгарган иде «БИЗНЕС Online» газетасы ул чакта.

Бу янгынны сүндерүдә 30 техника катнашты һәм ул сәгать ярымнан җиңелде. Кызганычка, анда 4 кеше зыян күрде, берсе авыр хәлдә… Әлеге объектны Төркия белән бәйле ширкәт төзегән. Һәм бар да гаепне шул ширкәткә сылтамакчы. Алга таба «БИЗНЕС Online» фаҗига шаһитлары, әлеге предприятие белән бәйле кешеләрнең социаль челтәрләрдәге хәбәрләрен барлый. Анда нинди җитешсезлекләр булганлыгы бәян ителә. Шулай ук янгын вакытындагы хәлләр турында да хәбәрләр туплана. Һәм менә арадагы бер хәбәр: «Шартлаудан зур бетон плитә 4нче төзәтү колониясенә очты, анда автоматчы белән күзәтү каланчасын җимерде, хәзер анда паника, тоткыннар кем кая йөгерә». Соңрак Түбән Кама башкарма комитеты матбугат үзәге һәм МЧС начальнигы Слободюк бу хәбәрне инкарь итәләр. Әйе, бу мөмкин дә түгел, ИК–4 фаҗига урыныннан 3–4 км ераклыкта урнашкан, диелә әлеге хәбәрдә.

БЕР АЙ УЗГАЧ

Журналист кулына рәсми хәбәрләр килеп кергәнче, үзе эзләнергә, хәбәр тупларга тиеш. Һәм аны рәсми хәбәр белән чагыштырып үз продуктын тәкъдим итәргә… Мин монда бернинди криминаль дә күрмим.

Әмма 1 ай элек Түбән Камадагы гадәттән тыш хәл, бүген «БИЗНЕС Online» газетасының үзендә гадәттән тыш хәл тудырган. УФСИН башлыгы Д. Хәмадишинга «Хәзер анда паника, тоткыннар кем кая йөгерә» дигән фраза, ИК–4нең репутациясен җимерә, кебек тоелган. Түрә Тикшерү Комитетыннан Русия җинаять кодексы буенча 128нче матдәнең 2нче һәм 3нче өлешләре буенча «яла ягу»да гаепләп тикшерү уздыруны сорый.

КЕМ ЯЗГАН?

Алга таба бу нисбәттән гаять каршылыклы хәбәрләр таратылды. «БИЗНЕС Online» көч структуралары Д.Хәмадишин гаризасы нигезендә эшли, дип исбатласалар, Русиянең җәзалар үтәтү федераль системасы идарәсе начальнигы Дәүфит Хәмадишин, үз ведомствосының матбугат хезмәте аша, үз гаризасыннан баш тарта. Баксаң, ул һәм аның карамагындагы бер генә структура җитәкчесе дә Тикшерү комитетына гариза язмаган. Ә бәлки, «БИЗНЕС Online» газетасының Түбән Камадагы янгын турындагы язмасындагы вәзгыятьне аныклауны сорап Татарстан Республикасы җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән.

Кем ничектер, минем үземне монысы тагын да шикле уйларга этәрә. Алайса, журналистларны кем «заказал» соң? Көн саен 80 меңләп уникаль кереп каручы – укучысы булган, Татарстан чикләрен узып федераль дәрәҗәдә эш итүче, иң күп сылтамалар бирүче 20 басма арасында исәпләнүче, федераль дәрәҗәдәге сәясәтчеләргә, түрәләргә дә сүз бирә алган, бар Русиядә танылган «БИЗНЕС Online» кемгә комачау итә? Әйе, бу басма, минем өчен иң яратып укыла торган сәхифә. Анда бер тарафлы гына мәкаләләр басылмый. Төрле карашлар тәкъдим ителә. Кайбер фикерләр аерым затларга ошап та бетмидер. Ул фикерләр белән килешергә, килешмәскә мөмкин. Бу нәкъ менә сүз иреге дигән демократик казанышыбызның чагылышы. « БИЗНЕС Online», минем күзлектән, нәкъ менә шул таләпләр югарылыгында, һәм башкалардан аермалы буларак, профессиональ дәрәҗәдә алып бара үз эшчәнлеген. Шул сәхифәгә кергән саен, эх, менә шушындый саллы басма, татар телле да булса иде, телебез үсәр, татар журналистикасы да аягына торып басар иде, дип куям.

ШУЛАЙ ДА КЕМ СОҢ?

Инде мин язмадым, республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттем, дигән белдерүне сүтеп җыейк.

Беренчедән, бу илнең гражданины матбугаттагы сүз, фикер белән килешмәсә, аңа яла ягылган, дип тапса, суд бар. Мөрәҗәгать ит, редакция хаклыгын исбатлап бирә алмаса, гафу үтенер, әле әхлакый зыянын да каплар. Ә инде бу гамәлне җинаять җаваплылыгы яссылыгына күчерү… минемчә, мондый ният артында гаять зур миссия тора – бу матбугат чарасын юк итү. «Яла ягу» (клевета) буенча җинаять эшен ачу җиңел түгел, аның өчен басманың максатчан эш итүен исбатларга кирәк, әйтик, «БИЗНЕС Online» ИК-4не таркату максатын куеп эш иткәнме? Аннан соң ул кемне мәсхәрәләгән?

Йә ярый юридик яссылыкны куеп торып, инде УФСИН вәкилләренең Татарстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать итүен алыйк. Мин монысын да аңламыйм: синең репутацияңне какшатканнар, дип саныйсың икән, ник аны икенче бер түрәгә чагарга?! Тагын шул судлар бар ич… Аннан соң «БИЗНЕС Online» бюджет карамагындагы басма булса бер хәл, ул бәйсез мәгълүмат чарасы. Бу гамәл белән Татарстан җитәкчелегенең дә абруена тап төште. Якын киләчәктә, эшнең нидән башлануы һәм кем идарә итүе ачыкланыр, дип өметләнәм.

Гомумән, бу вәзгыять буенча миндә бик күп сораулар туды. Аны мин халкыбыздагы үткен әйтем: «Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла», дип кабул иттем. Чөнки үземне дә ерактан гына уратып булса да, кисәткәннәре бар. Татарстанда сүз иреге бар, ләкин ул көч структуралары кулында, дигән фикергә килдем мин. «БИЗНЕС Online» газетасы белән бәйле охшаш вәзгыять ахыргысы булмаска мөмкин.

«БИЗНЕС ONLINE»ДА БҮГЕН НИЛӘР БУЛЫП ЯТА?

Мин 6нчы декабрьдә кичен газетабызны нәшриятка тапшырыр алдыннан «БИЗНЕС Online» газетасына шалтыратып соңгы хәбәрләрне белештем.

Изображение удалено.Башта спорт редакциясе мөдире, басманың форумнарда укучылары белән актив аралашучы хезмәткәрләренең берсе Айрат ШАМИЛЕВ белән аралаштым (ул элегрәк янаулар алып, аның машинасы яндырылган иде инде):

– Айрат, көч структураларының тикшерү эшләре белән бәйле гамәлләре редакция эшчәнлегенә йогынты ясадымы?

– Редакция гадәттәге режимда эшли, әлбәттә, коллективтагы эмоциональ киеренкелекне санамаганда. Укучылар сизгәннәрдер, көндезге хәбәрләр азрак тулылана. Бик мөһим вакыйгалар гына урнаштырыла. Бу безнең үзенә-күрә игълан ителмәгән протестыбыз. Ә болай алга таба да эшебезне гадәттәгечә дәвам итә алырбыз дип уйлыйм.

– Сез укучыларыгыз арасында сораштыру уздырдыгыз. Форумда тавыш бирүчеләрнең җавап бирүләренә караганда минем күңелемдә күпмедер дәрәҗәдә ризасызлык, пессимистик уйлар туды. Әйтик, сораштырылучыларның бары тик 29 проценты гына иҗтимагый реакциянең мөһимлеген таный, ягъни җәмәгатьчелекнең ни дә булса хәл итә алуына ышана, ә 17 процент – бөтенләй пессимист – бүгенге заманда газетаны ябарга да мөмкиннәр, дип саный. Гәрчә 26 процент куркыныч күпертелгән, дип уйласа да. 19 процент укучының бар ышанычы Президентта. Бу нәрсә? Без үзебезне демократик җәмгыятьтә яшибез, дип саныйбыз түгелме соң?

– Әйе, бу кешеләрнең төшенкелеккә бирелүе күрсәткече. Димәк, гражданлык җәмгыяте җимерелгән, әллә торгызылмаган дамы? Ләкин без җәмәгатьчелек реакциясе ярдәмен тойдык. Ул бик зур ышаныч һәм көч бирде. Федераль басмалар да игътибар итте, республикада да битараф түгелләр. Халык бу хәлгә аптырый. Һәм халык фикере бу шоуны оештырган көчләрне тукталырга мәҗбүр итәчәк, дип уйлыйм.

– Ә үзегез бәхәснең гражданлык-процессуаль яссылыкта һәм имин тәмамлануына ышанасызмы?

– Коллектив бу нисбәттән оптимистик рухта. Минем уйлавымча, бу кемнәрнеңдер уйлап җиткерелмәгән гамәле, республика җитәкчелеген кыен хәлгә кую, республикабызның абруен таплау эше генә булып чыкты. Татарстан – дөнья күләм билгеле төбәк. Без бар яктан да үрнәк. Инвесторлар җәлеп итү буенча да без алдынгы. Инвестицион климат ул бары тик сүз иреге булганда гына җылы була ала. Әгәр бу хәл күңелсез тәмамланса, безнең Татарстан турында ни уйлаячаклар?!

– Мин дә ышанам, бәхәс тыныч юл белән хәл ителер, шулай булуын телим, Бирсен Ходай. Тик әйтергә мөмкин: кемнәрнеңдер максаты барып чыкты – шулай Татарстан репутациясе бәрабәренә булса да… Ягъни, белегез – үз урыныгызны! Бу бөтен Татарстандагы журналистларга кисәтү түгелме?

– Килешәм. Безнең, көчле саналган редакциянең тынычлыгын шулай боза алгач, башкаларга нишләргә? Мин аптырыйм, журналистлар үзләре дә читтән генә күзәтә. Бу башлыча, дәүләт карамагындагы журналистлар. Шушындый хәлләрне журналистлар даирәсе тыныч кына йотып җибәрү, безнең профессиянең дәрәҗәсе турында сөйли.

Изображение удалено.ШЕФ-РЕДАКТОР Алексей БРУСНИЦЫН:

Кичә сорау алырга нәшир Рәшид Галләмов белән мине чакырдылар, бүген тагын 2 хезмәткәрдән сорау алдылар. Иртәгә ни буласын белмим. Әлегә эш шул дәрәҗәдә. Безнең хәзер УФСИН белән сөйләшүләр башланды. Мин ышанам, аек фикер җиңәр. Әлегә ниләр эшләргә җыенуыбызны әйтә алмыйм. Без сугышырга теләмибез. Безгә үз эшебезне тыныч шартларда алып барырга мөмкинлек бирүләре кирәк. Чынлап та куркыныч вәзгыять туды: без техникабызны алып китәрләр, эшләрлек шартлар калдырмаслар, дип курыккан идек. Җәмәгатьчелек фикере бик нык ярдәм итте. Безнең бу хәбәрне игълан итүебез, җәмәгатьчелекнең күтәреп алуы көч структураларын эшне иминрәк шартларда алып барырга мәҗбүр иткәндер.

– Мине журналистларның бердәмлеге кызыксындыра. Сез тойдыгызмы, үзегезнең ялгыз түгеллегезне, сезнең өчен коллегаларыгыз да борчылганын?

– Федераль масса-күләм мәгълүмат чаралары тарафыннан игътибар булды. «Доҗдь» телеканалы, «Эхо Москвы» радиосы, башка басмалар безнең хәлебезне белеште, аңлатмалар алды. Ә менә республика журналистикасы дисәгез, 1–2 басманы санамаганда, күпләр коры хәбәр бирү белән генә чикләнде. Анысы да тулы түгел. Татарстан журналистикасында бердәмлекне тоймадык.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

«Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла», яки Татарстанда сүз иреге кем кулында?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии