Югалту

Югалту

Узган якшәмбе зур югалту алып килде. Телевидениедә эшләгән 22 елымның 15 елдан артыграгын бергә, бер команда булып үткәргән коллегам Рифат Вәкил улы Йосыпов арабыздан китеп барды. 12нче апрельдә аңа 62 яшь туласы иде. Ул миннән 14 көнгә яшьрәк. Син әле яшь, бала-чага гына бит, дип шаяртыша идек...

Рифат соңгы 20 елда «ТНВ» телеканалында «Нәсыйхәт» дини тапшыруның режиссеры иде. Ә аңарчы ул минем авторлык тапшыруым – «Атна» информацион аналитик программасының режиссеры булды. Аннан соң республика телевидениесе тарихында беренче ток-шоу иҗат иттек. «Әйбәт гайбәт» тапшыруының алып баручылары Ләйсирә Фазлыева белән мин булсак, режиссеры Рифат иде. Режиссер ассистенты Зөлфия Фәйзрахманова, администратор Эльвира Җамалиева белән атна саен 45әр минутлык ток-шоу чыгара идек. Кызганычка каршы, үзгәрәбез дигәндә, яңа төр ток-шоу проекты расланса да, аны чыгарырга мөмкинлек бирелмәде. Мин телевидениедән китеп бардым. Рифат моны авыр кичерде. Соңга таба аларга да ТНВда урын калмады диярлек. Рифат та, Ләйсирә дә киттеләр. Кызганыч, профессиональ дәрәҗәдә эшләүче бу хезмәткәрләр татар телетамашачысы өчен югары сыйфатлы, зәвыклы продукция җитештергән булырлар иде әле.

Рифат бик талантлы кеше иде. Ул минем тапшыруларымның йөрәге булды. Монтажлау, тапшыруны җыю аның вазыйфасы иде. Дөресен әйтим, бу мәсьәләдә аның миннән остарак булуын белеп, тапшырдым мин аңа бу эшне. Ул кадрны тоя белә, чын художник иде. Бу юкка түгелдер, чөнки бүген татар театр сәхнәсендә танылган артистлар, шул исәптән Камал театрының бүгенге баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белән бергә, данлыклы режиссер Марсель Сәлимҗанов төркемендә, Театр училищесында белем алган бит ул. Аннан Камал театрында эшли башлаган. Ләкин телевидение үзенә җәлеп иткән. Мин аның минем белән бергә кушылганчы балалар өчен тапшырулар редакциясендә эшләвен, андагы иҗатын белеп, күзәтеп тора идем. Бергә эшләргә дигән тәкъдимемне кабул иткәч, бик сөендем. Һәм менә шулай 15 ел бергә бер цехта, бер редакциядә кулга кул тотынышып эшләнелгән. Аның улы тугач, больницадан алып кайтуыбызны, шатлыгын уртаклашканыбызны да хәтерлим. Күптән түгел ул егет тә армиядән кайтты...

Мәчеттә бик еш очраша идек. Бергә узган еллар турында хатирәләр белән бүлешәбез. Ә безнең сагынып искә алырлык гомеребез булды, ул телевидениедә калды. Техник мөмкинлекләре чикле булса да, заманында иҗади мохит белән сугарылган, чын энтузиастлар эшләгән телевидениедә калды ул. Еш кына фәлсәфи темаларга кереп китәбез, кеше кадере, иман, тәкъвалык темасына кагылабыз. Рифат үз хакын даулап йөрүче түгел, гаделсезлекләргә юлыкса, тыныч кына китеп бара иде. Баксаң, ул барын да йөрәгенә җыйган икән, читкә сиздермәгән җан әрнүен. Башта йөрәк өянәге тотып алса, аңа яман авыру да өстәлде. Кыскасы, ничек кенә изалансак та, Рифатыбызны саклап кала алмадык.

Хәер, соңгы сәфәренә әзер иде инде ул. Дистәләрчә еллар элек үк намазга басты. Казандагы «Ай нуры» мәчетендә мәэзин вазыйфасын үтәде. Калебе саф, чиста булды. Аңа карап соклана идем, менә шулай тәкъвалыкка ирешеп булса иде, иман нурына күмелсәң иде, дип уйлый идем.

Урының оҗмахның түрендә булып, анда мәҗлестәшләр булырга насыйп әйләсә иде безгә, Рифат.

Рифатның әнисенең, хатыны Фәридәнең, улының, туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Бәхил бул хезмәттәшем!

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии