Кайсы җиңә: бәяләрме, пенсияме?

Кайсы җиңә: бәяләрме, пенсияме?

Русиядә кемгә яшәргә җиңелрәк, дигән сорауга беренче генә тапкыр җавап эзләмим инде. Әйе, бездә олигархларга, депутатларга җиңел дип уйлый идем, ләкин аларның да быел төн йокылары качты. Ярый әле мин бай түгел, ярый әле кыйммәтле яхталарым юк, төшемә дә керә алмый торган виллаларым да юк. Юкса, әнә санкция сәбәпле нишләр идең, тик торганда тартып алсалар... Маңгай тирең белән тапкан малың бит ул...

Шулай да маңгай тирен башкалар да ким агызмый инде анысы. Әмма нишлисең, майлы калҗа күп түгел, бар халыкка җитми. Гомер буе эшләп очын-очка ялгап яшәүче пенсионерлар, мәсәлән, яхталар турында хыяллана да алмый. Тик хыяллану беркемгә тыелмаган, пенсионерлар да хыяллана икән. Мәсәлән, алар, лаеклы яшәр өчен Русиядә 46500 сумнан ким булмаган айлык пенсия кирәк, дип тапканнар. 2нче ноябрьдән 30нчы ноябрьгә кадәрге аралыкта үткәрелгән сораштыруда Русиянең төрле төбәкләреннән 18 яшьтән узган 1600 кеше катнашкан. Һәм шунда шул ачыкланган: ирләр 47,2 мең сум, хатын-кызлар – 45,5 мең сум пенсия сораганнар. Иң зур нәфес Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта теркәлгән – 50,8 һәм 48,2 мең сум. Беренче бишлеккә шулай ук Владивосток (47,2 мең), Төмән (46,7 мең) һәм Хабаровск (46,6 мең) та бар. Ә менә Ярославльдә яшәүчеләр иң тыйнак булып чыкканнар, алар 41,3 мең сумга да риза, дип яза lenta.ru.

Анысы сорап була ул күп итеп тә, тик аны кем бирә? Мин үзем пенсия реформасына эләккән кеше буларак, 60тан соң да «яшь» булып яшәвемне тагын ел ярым дәвам итәм әле. Әмма танышларым арасында пенсионерлар торган саен арта бара. Әлбәттә беренче сорау: пенсияң күпме? Әле шундый пенсионер бәхетенә яңа ирешкән бер дустым горурланып әйтте: әйбәт чыкты – 15 мең сум, ди. Хәзер чутлыйк инде, фатир түләүләре ким дигәндә 6–7 мең сумдыр. «Там болит, тут болит» дип табипларга барып зарлана торган вакытларга җиттек, димәк аптекаларына да көндәлек ипи кибетенә йөргән кебек кереп –  чыгып торабыз. Әле балалар, оныклар бар. Алар бүген сиңа караганда да мохтаҗрак: әби-бабай кеше, сиңа кием-салым аласы юк бит, булганын туздырам, дип яшисең... Менә шулай Көнбатыш, Америка санкцияләренә эләккән олигархларны жәлләп яши бирәбез айдан айга пенсия көтеп. Сораштыралар икән, хыялланып та алабыз шулай, күпме акча кирәк, дип сорасалар, күпме кирәген әйтәбез, яшереп тормыйбыз, бирмәячәкләрен белә торып әйтәбез.

Европа Шурасы, G7 илләре һәм Австралия коалициясе Русиягә чикләүләр йогынтысын көчәйтү максатыннан нефть экспортына бәяләрне 5нче декабрьдән 60 доллар белән чикләде. Дөрес, Кремльдә бу чикләүләр белән риза булмаячаклыгыбызны кистереп белдерделәр. Путин баштан ук кисәтеп куйган иде инде: чикләүләр керткән илләргә нефть-газ сатуны туктатачакбыз.

Русиягә энергетик бәйлелектән котылырга теләү, дөньяның үзе өчен дә рәхәтлек, иминлек алып килмәячәк. Алда кыш бит, җылынырга кирәк. Энергетик ресурсларга бәяләр дә күтәрелергә мөмкин. Ләкин Европа түзәр, бу чикләү Русиянең үзенең хәлен тагын да авырга калдырачак. Русиянең эчке тулаем җитештерү продуктында нефть 15 процент өлеш били. Бу аз түгел. Русия энергетик чимал сату энәсендә утыра – никадәр зур план-ниятләр игълан ителеп тә, чимал табучы вазыйфасыннан котыла алмады ул. Бюджетның яртысы диярлек – 40 проценты нефть-газ сату хисабына тулылана. Чит илләргә сатылган товар әйләнешенең 22 процентын нефть тәшкил итә. Димәк, Русия нефтенә бәяне чикләү санкция зыянын тагын тирәнәйтәчәк.

Кыскасы, пенсионерлар әлегә хыяллана торсын, үзләренә никадәр акча кирәген чутласыннар, әмма Дмитрий Медведевның сүзләрен онытмыйк: «Сез монда тотыгыз... Акча юк»!

Менә шундый заманда, тагын бер кат искәртәм. 15нче декабрьгә чаклы гына газеталарыбызга ташламалы язылу ункөнлеге үтә. Ташламалар саллы, уңайлы форсатны кулдан ычкындырмагыз.

«Шифалы гәҗит»кә (индексы П3321) 6 айга язылу хакы бу ункөнлектә 34 сум 50 тиенгә арзанрак – 271 сум 50 тиен. «Серләр гәҗите» (индексы П3322) хакы 266 сум 10 тиен – башка вакытта язылу бәясеннән 33 сум 90 тиенгә арзан. Ә «Безнең гәҗит»нең Татарстанда тарала торганы (индексы П2559) абунәче ункөнлегендә 811 сум 86 тиен. Башка вакытта 2023нче елның беренче ярты елы өчен 6 айга язылу хакы 919 сум 80 тиен тора. Димәк, шушы ункөнлектә «Безнең гәҗит» 107 сум 95 тиенгә арзанрак була.

Игътибар! Русиядә тарала торган газетабыз исеменә «Россия» сүзе дә өстәлә. Почтадан аны үз төбәгегездәге «Подписные издания официальный каталог Почты России» китабыннан «Безнең гәҗит Россия» дип сорагыз. ИНДЕКСЫ – П3320. Аңа да 15нче декабрьгә чаклы гына ташламалы хактан язылып була. Бары шушы вакытта гына ул уртача 91 сум 80 тиенгә арзанрак (һәр төбәктә аерым бәя).

Интернетта «Безнең гәҗит»нең интернет сәхифәсе һttp://beznen.ru яисә һttps://podpiska.pocһta.ru аша Русиянең теләсә кайсы почмагыннан язылып, Татарстанда яшәүче туганнарыгызга, ә Татарстаннан читтә таралучы П3320 индекслы «Безнең гәҗит Россия» газетасын Русия киңлекләрендә яшәүче якыннарыгызга бүләк итәргә мөмкин.

Язылуда проблемалар туса, шалтыратыгыз: 239-03-53, кесә телефоны – 89270390353.

Үтә киеренке чорда да без бары тик дөрес мәгълүмат кына тапшыручы булып калачакбыз. 2023нче елда да бергә булсак, дөреслекне, гаделлекне бергәләп эзләсәк иде.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии