Гөрләсен Сабантуйлар!

Гөрләсен Сабантуйлар!

Балачакның иң көтеп алынган бәйрәме Сабантуйлар җитте. Кемгә ничектер, Илфат-бала өчен Яңа ел һәм Сабантуе зарыгып көтеп алынган бәйрәмнәр иде. Аеруча Сабантуе... Инде без каникулда. Кунаклар кайта. Әнием мич тутырып тәм-том пешерә. Ә без, күрше тирәдәге бала-чагалар белән су ташыйбыз: ишегалдындагы, мунчадагы чүмечләргә кадәр тутырабыз. Урамдагы коеда су беткәч, ерактан, инештән ташыйбыз. Әниләр дә үсендереп тора: Алла сакласын ут-күздән, су бик кирәк, буш савыт калмасын...

Аннан инде әни биргән бер сумны кесәгә тыгып, яңа сандалымны киеп мәйданга китәм. Лимонад, печенье белән сыйланабыз. Шешә тапшырып тагын печенье алабыз. Минем кәнфитләргә исем китми, ә вафли, печенье тәмле...

Үтә кадерле булып истә калган ул Сабантуйлы еллар. Бүген дә шул ук бәйрәм кебек. Әмма, үзгә ул. Ничектер синтезланган, ясалма кебек. Монда балачак хатирәләре генә сәбәпче түгелдер, гади генә итеп әйткәндә бүгенге Сабантуй чирәмлектән асфальтка күчеп бара. Кая нинди артистны чакырганнар, кайда нинди көрәшче машина алган... Әйе, профессиональ көрәшчеләр зоналарны, бүләкле мәйданнарны бүлешкән. Артистлар да таралышкан. Көнгә берничә мәйданны иңләргә өлгерәләр. Түләсеннәр генә... Ә көрәшчеләргә бүләкләргә килгәндә, бүген бит акыл әллә-ни кирәк түгел, көчең бар икән, син бай. Миллион долларлар алып уйнаган футболчылар, хоккейчылар янында, татар көрәше спортчылары гына кырыйда калмас бит инде.

Кыскасы, элеккеге чын милли Сабантуйны кайтарасы иде. Андый мәйдан булса, әйтегез әле адресын... Бәлкем балачагымны да шунда очратырмын...

Сабантуйлар белән! Исән-имин булыйк.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии