Сагындыра укытучыларым!!!

Сагындыра укытучыларым!!!

Бу язма газетада басылмады, интернет сәхифәбездә генә укып була. «Ватаным Татарстан» газетасы («Сагынам сине, укытучым…») кыскартып басты. Укытучылар көнендә үз укытучыларымны искә аласым килде.

Минем беренче укытучым Равилә апа. Әле дә исән-сау, хәлен белеп торам. Инде картайды. Мин мәктәптә артык тыныч бала идем. Тәртип ягыннан да гел мине мактыйлар иде. Кемгәдер ияреп кенә шуклана идем. Шуңа ниндидер этлекләрдә катнашуым истә калмаган…

Ә укытучыларым искә төшерә кызыклы хәлләрне. Равилә апам гел әйтә торган иде бер вакыйганы. 2нче класста татар теленнән биремдә нокталар урынына исемнәр язарга кирәк булган. Китап авторларында педагогик һәм этик такт җитмәгәндер инде, шундый күнегү куймаслар иде. “Анда минем әтием …., Минем энем …..” дигән җөмләләр бар. Мин озак утырганмын язмыйча. Чөнки минем әтием 1 ел элек үлде, энем дә юк… Шунда Равилә ападан шыпырт кына сораганмын. Әтием дип Рәшид абыйны (күрше абый, Равилә апаның энесе, үз балалары булмады, хатыны Газзә апа белән икесе безне үз балалары кебек саныйлар иде), энем дип бергә уйнап үскән, миннән 1 класс түбән укучы Илһамны языйм әле дип сораганмын. Равилә апа шунда күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, ярый, дип чыгып киткән класстан… Кызганыч минем “әтием” Рәшид абый да күптән вафат, “энем” – балачак дустым Илһам да бик иртә гүр иясе булды.

Беркөнне чарлакта актарынганда 2 класстан бер дәфтәрем килеп чыкмасынмы?! Шапшак инде, таракан җибәргәннәрмени?! Әмма хатасыз язганмын… Һәр билге астына “матур, чиста язарга өйрән!” дип кисәткән Равилә апам. Шунда бер күнегү игътибарымны җәлеп итте. Диктант булган ул.

“Әхтәмнең күзенә арпа чыкты. Шунда әбисе өшкерим, диде. Әхтәм аңлы бала иде, врачка барды. Аның күзе төзәлде.”

Хатасыз булса да, Равилә апа “3”ле куйган. Янына бер керүемдә шул дәфтәрне дә кыстырдым. Үзенә күрсәттем. Ник “3”ле куйдың, дип бәйләнгән булам. Ул шаяртканны аңламый, уңайсызлана. Бик пычрак язгансың бит, шуңа куйганмындыр инде, дигән була… Көлештек. Аннан озаклап шул дин турында сөйләшүгә керештек. Ул чагында укытучыларга Алла бар дип әйтергә ярамый, тик мин алар авызыннан Алла юк, дигән сүз чыкканын хәтерләмим. Дәшми калганнардыр инде. Равилә апаның әтисе Әхмәтгали абый мулла булган. Кызына кисәтү ясаганнар, әтиең намаз укыса син укытучы була алмыйсың, дигәннәр. Шуннан бабай (без ул күрше бабасын бабай дип йөрткәнбез) качып кына укыган намазларын. Ишекләрне, тәрәзәләрне бикләп куя торган булган, кешегә күрсәтмәгән. Минем дусларым арасында, ураза тотмыймы, дип су эчертеп, намаз укымыймы, дип аякларын карап йөргән (намаз укучыныкы “чебиләми” гел юып, тәһарәтләнеп торгач) укытучыларны елап искә алалар. Шөкер, андый имансызлар юк иде мин укыган мәктәпләрдә.

Балачак хатирәләре күп инде ул. Шуклыклар да булды.
9нчы класста укыган чак. Яз. Кояш кыздыра. Укыйсы килми. Ә безгә мәктәпкә, Яңа Кенәр авылына7 км тәпилисе. Туйдырды инде уку. Авылда 8гә кадәр машина көтәбез. Аннан кузгалабыз. 1 авыл, 2 каен полосасы аша үтәсе. Һәр полосада туктап учаклар ягып ял итәбез. Кемдер шунда тәмәке дә тартып ала… Мәктәпкә сәфәребез шулай 1 атна дәвам итте. Көн дә иртәнге 2 дәрес “долой”. Беркөнне ишек төбендә класс җитәкчебез Хәбир абый (мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын) каршы алды. Каны кызганлыгы йөзенә чыккан. Физика кабинетында укыдык. Аның шунда лабораториясе бар. Хәбир абый авылдашларымны берәм-берәм шул “аулак”ка алып керә, һәркемне кирәгенчә “тәрбияли” тора. Бик таза, спортчы иде ул. Кайберәүләргә эләкте дә, ярыктан карап тордык. Менә соңгы кешеләр – минем партадашым һәм дустым Тәлгать һәм мин генә калдым. Тәлгатьне теге “аулак”ка алып кермәде. Бастырып сүкте генә. Аннан Хәбир абый кулын минем иң өстенә куйды да, “Син дә иярмә инде бу наданнарга!” дип пыр тузып китеп барды. Шунда мөгаен иң авыры миңа булгандыр. Орышмады да, кычкырмады да бит… Бәлкем, Хәбир абыйның үзенә дә кыен булгандыр, ышанычлы укучысы шулай тәртипсез булсын әле?! Мин уйга калдым. Укырга кирәклеген аңладым… Рәхмәт Хәбир абыйга.

Гаять гадел, шаян кеше иде ул. Безнең борынга ис керә башлаган чак. Кызларга хатлар язышабыз. Ә Хәбир абый барын да белә. Төрттереп сораша иде. Без, каян беләсез, дип аптырагач, минем разведчикларым бар, дип елмая иде. Еллар узгач бер Сабан туенда очраштым да: “Хәбир абый, разведчикларың, әле дә бармы?” – дип сорадым. “Әй энем, нинди разведчикларым булсын?! Баланың эчендәгесе тышында бит аның. Үзара сөйләшеп, барын да сата идегез. Шунда, күрмәмешкә салышып тыңлап торам да, күрәзәче кебек, бераздан сезгә үк әйтәм. Бик ошый иде бит ул үзегезгә дә…” дип көлдерде.

Әйбәт иде минем укытучыларым. Кызганыч, күбесе гүр иясе инде. Урыннары оҗмахта булсын. Чын укытучылар тәрбияләде безне. Алар, безне белемле булсын дип кенә түгел, Кеше булсыннар, дип тырыштылар. Менә 8 еллык һәм 10 еллык мәктәпне тәмамлаганга 30ар ел булгач классташлар белән очраштык. Алай аралашкан юк иде әле. Барыбыз да укытучыларыбыз горурланырлык кешеләр булган. Хәтта, Хәбир абый, миңа төртеп, иярмә бу наданнарга дип күрсәткәннәр дә зур кешеләр бүген. Мин бик бәхетле. Шундый балачагым өчен, укытучыларыма рәхмәтле… Бүген кемнедер телгә алмаганмын икән, үпкәләмәсеннәр. Алар бит безне дәресләрдән соң алып калып өстәмә дәрес бирәләр иде. Хәзер ул репетиторлык дип атала, һәм түләүле…

Укытучының дәрәҗәсе төште. Бүген ватанпәрвәрлек ник юк дип баш ватасы юк, ә ул укытучы-педагог дәрәҗәсеннән башлана.

Илфат Фәйзрахманов.

Сагындыра укытучыларым!!!, 5.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии