Почта  саботажлык эшенә күчте ахры...

Почта  саботажлык эшенә күчте ахры...

Вакытлы матбугатның хәле бүген җиңелләрдән түгел. Хәер кемгә җиңел соң? Зарланышабыз да, вакыт үткәч бүгенгенең әйбәт булганын аңлыйбыз. Әнә шулай бәяләгәндә, мин дә бераздан: 2022нче елның 6нчы июлендә әйбәт булган икән әле, диярмен кебек. Без бит хәзер үткәннәр белән яшибез, шул үткәннәрне сагынабыз: анда яшьлегебез калган өчен генә түгел, чынлап та тормыш шартлары яхшырак булганы өчен. Югыйсә, киләчәккә алгарыш булырга, тормыш-яшәеш шартлары яхшырырга тиеш тә бит. Әнә Президент Путин да халык алдында күренгән саен гел киләчәктә әйбәт буласын вәгъдә итә, ләкин кайчан күренер икән ул матур ышанычлы киләчәк горизонтыбызда, шул сорауга гына җавап юк.

Безнең эшчәнлегебезгә килгәндә, бүген Русия журналистикасы гафләт йокысы кичерә, дөресрәге йокымсыраганга сабышырга мәҗбүр. Шөрепләр шул кадәр нык кысылды, алга таба да кыссаң шартлап сынар сыман. Юк, әле процесс дәвам итә. Димәк, кысылырлык мөмкинлек бар. Әле кайчан гына сүз ирегенең булганын сизмәгәнбез, зарланганбыз. Бүген исә, сүз иреген тәэмин иткән законнар, хәтта Конституция гамәлдә булса да, санга сугылмый. Икенче, бер-берсенә каршы килә торган кануннар кабул ителде, икенчеләре әзерләнә, һәм ялгыш кына иркенәеп сулап җибәрсәң дә, катгый, кырыс хөкемнәр көтә.

Әнә шундый күңелсез шартларда да эшли алыр идек әле, әмма бәяләр тезгә суга. Почта, типография чыгымнары башка бәяләр белән беррәттән котчыккыч тизлектә өскә үрмәли. Менә әле башланган ярты еллыкта да редакциябез газеталарга бәяләрне арттырырга мәҗбүр булды. Юк, редакция үз өлешен һәрчак күтәрмәскә, билбауларын кысыбрак тотарга тырыша, узган язылу кампаниясе белән чагыштырганда бәяләрнең арткан өлеше типография, почтаныкы.

Инде шушы мохитта да: сүз иреге кысылу, бәяләр арту шартларында да эшләр идек. Газеталарыбызның укучыларына вакытында барып җитмәве, яисә бөтенләй югалуы тезгә генә сугып калмый, бөтенләй бәреп ега. Русия почтасы тәмам таркалу алдында. Почта хезмәткәрләренең хезмәт хакы түбән, шул ук вакытта үзәк почтамтларда утыручылар миллионнар ала. Урыннарда эшләргә теләүчеләр юк. Почталар ябыла. Хат ташучылар җитми. 5 – 6 мең сумга кем йөрсен көн уздырып?!

Мәсәлән, безнең редакциянең абонемент тартмасы урнашкан Казандагы 66нчы почта бүлекчәсе әле яңа нормаль эшли башлады. Кайбер көннәрдә ябылып та торды бит. Эшләүче юк. Редакциябезгә газеталарның килмәве, югалуы турында әйтмим, күп санда газета-журналлар алганлыктан, аларның төгәл расписаниеләп килүен эзлекле тикшерү дә мөмкин түгел. Инде менә хатлар югала башлаган. Укучыларыбыздан зарлар ишетелә: кайберәүләрнең язган хатлары кире кайта икән. Мин инде безнең 141нче абонемент әрҗәсендә читләргә килгән хатларны еш күреп, аларны берни уйламый кире тапшыра идем. Әйе, очраклы гади ялгышу, дип кабул итә идем. Юк икән, менә үзебезнең хатлар кимегәч, хәтта килми дигән хәбәрләр дәлилләнгәч, уйлый башладым: димәк, безнең хатлар да ят әрҗәләргә салынадыр. Ярый да адресат безнең кебек намуслы булып, хатны тиешле адресына тапшыруда ярдәм итсә. Әгәр туйдырды инде бу чит хатлар, үземнекеләр дә җитәрлек, дип тотып бәрсә?! Мондый очраклар булмас дип кем әйтә ала.

Кыскасы, почта тарафыннан чын мәгънәсендә  саботаж бара. Мин моны махсус эшләнәдер, дип уйламыйм, менә шушы буталчыклык, моңарчы эшләгәнне тарату галәмәтедер, дип уйлыйм. Почтальоннарның сыйфатсыз, кыйммәтле товар күтәреп йөрүләре, әби-бабайларга шул товарны «төртергә» мәҗбүр булулары һ.б.һ.б. бик күп сәбәпләр гаепле. Беркем, берни өчен дә җавап тотмый. Кайдан урларга, ничек эшләмәскә, ничек көн үткәрергә?.. Бүген почтада гына түгел. Русиядә тормыш девизы шушы бугай.

Ә почтага килгәндә, мин 66нчы почта бүлекчәсендә булдым. Анда эшләргә кирәклеген беренче тапкыр гына исбатлавым түгел инде. «Татарстан почтасы» җитәкчелегенә дә зарлы мөрәҗәгатьләрем булгалап тора. Менә чираттагысы әзер. Баксаң, эш гади: мин абонемент әрҗәсе өчен түләмәгән икәнмен. Ләкин гаебем юк: качып йөрүче мошенник түгелмен. Вакыт тулганчы ук, кирәкле гаризаларны язып тапшырдым, акча түләү документларын сорадым. Чиратларда торырга вакытым юк, әрҗәгә генә салыгыз, дидем. Ярар, ярар, диделәр. Мин бит акчаны «Авылга, бабайга» дип калдыра алмыйм... Шулай дәвам иткәч, мәшәкатьләнеп тә акча түли алмагач, туктадым. Менә исләренә төшкән, мин имеш бурычлы... Ләкин гаебем булса, булып та кисәтү алсам икән?! Бу  саботажлыкның сәбәбен сорагач, безнең йөзләп абонемент тартмасы, без аның хуҗаларын эзләп йөри алмыйбыз, дип миңа ахмак җавап бирделәр. Әйе, ахмак җавап. Безне эзләп йөрисе юк, әрҗәгә кәгазь кисәге генә саласы, элек шулай итәләр иде: вакытыгыз чыга, түләр чак җитә, дип кисәтәләр иде.

Кыскасы, инде мәсьәлә хәл ителде кебек. Алай да мин бу ситуациягә «Татарстан почтасы»ннан рәсми җавап – шәрехләмә көтәчәкмен. Ә укучыларыбызга, бигрәк тә авторларыбызга мөрәҗәгатем шул: язган хатларыгызны җибәргәннән соң 3 атна үткәч, редакциябезгә шалтыратып тикшереп алсагыз, әйбәт булыр иде. Мин аңладым: хәзер газета-журналларның вакытында укучысына барып җитүе өчен генә түгел, язган хатларыңның да адресатка барып ирешүе өчен борчылырга икән. Почта искиткеч, «шәп» эшли. Шушы «шәп»леккә аңлатма бирерлек сүз байлыгы җитми минем авызымда.

Укучыларыбызга искәртәм, адреста абонемент тартмасы санын гына түгел, редакциябезнең адресын да күрсәтергә кирәктер ахры. Менә шушы тәртиптә.

420066.

г.Казань–66. А/Я 141 или Пр.Ямашева 19-159.

Инде бик күп авторларыбыз хатларын электрон адресыбызга юлларга өйрәнде. Интернет аша килгән хатлар кул астына тизрәк тә килеп керә, газетада да тизрәк урын ала.

Алга таба да бергә булырбыз. Кемнәрдер газеталарыбызга язылырга өлгермәгән икән, соң түгел. Һәр айның 15енә кадәр язылсагыз, ул киләсе айдан килә башлый.

Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии