Дипломлы белемле дигән сүз түгел…

Дипломлы белемле дигән сүз түгел…

Мәктәпләрдә ыгы-зыгылы чак. Балалар, аларның ата-аналары, укытучылар ут йота. Алда мең төрле сорау: бердәм дәүләт имтиханын тапшыра алырлармы, киләчәккә нинди юл сайларга, кая укырга керергә… Татарстанда быел 22 мең укучы белән БДИ аша исәп-хисап ясый. Ә буенча алар 880 мең. БДИ 28нче майда башланып китте. Мәҗбүри предметлар – рус теленнән һәм математикадан имтихан үтте инде. Аттестат шушы фәннәр балларына карап биреләчәк. Димәк, кемнәрдер аттестатсыз да калырга мөмкин.

Русиядә мәктәпне тәмамлаучылар саны елдан-ел кими. Шул сәбәпле вузларның кайберләрендә абитуриентлар саны җитми дә. Хәзер түләүле уку йортлары да чат саен. Акчаң булса, кем генә сиңа тапшырмый. Күп уку йортларында белем бирү дәрәҗәсе әлли-хөлли генә. Студент акчалы гына булсын һәм урын гына тотып торсын.

Бер танышымның сөекле баласы шундый бер югары уку йортын тәмамларга җыена. Мәскәү филиалы ел саен дистәләгән белгеч әзерләп чыгара. Үсмерләр дәрескә дә рәтләп йөрми. Әлеге уку йортында бары тик акчаның вакытында түләнүен генә тиешле контрольдә тоталар. Калганы студент проблемасы түгел. Бер укытучыларын күрергә дә туры килде. Үзара сөйләшкәндә дә аңлавы кыен булган, көчкә сөйрәлеп йөрүче бу бабай нинди белем бирә икән, дип шаккаттым.

Ата-аналар акчасына менә шундый уку йортларын, алар гына түгел, исемнәре мәгълүм институт-университетларны тәмамлаган белгечләр – якты киләчәк төзер. Без яшь чакта белемебез турында сорасалар, шаяртып: 14 коридор (10 еллык мәктәп һәм институт) тәмамладым, класска да, институт аудиториясенә дә кереп җитеп булмады, дип җаваплый идек. Шулай да, без укыдык, укытучыларыбыз да таләпчән иде. Ул чакта стипендиягә яшәп була, ә начар укысаң, ул түләнми. Аннан соң, мәктәпне тәмамлаган һәркем югары уку йортына ябырылмый, күпләр эшкә урнашу җаен карый иде. 1978нче елда Яңа Кенәр урта мәктәбен һәр сыйныфта 30дан артык баласы булган 6 параллель класс белән тәмамладык. Әмма һәр сыйныфтан берничәбез генә институтка юл алды.

Хәзер башка күренеш. Балаларның күпчелеге «КРУ (куда родители устроят) принцибы» белән яши. Кеше арасында дипломлы итеп күрсәтергә тырышучы ата-ана исә, нарасыен кая кертә ала, шунда тыга. Белгечлеге мөһим түгел, аннан күз күрер. Ә аннан вузны эленке-салынкы укып чыккан егетләр-кызлар дипломнарын алып кайтып сандык төбенә, альбомнар, башка документлар янына ата да, кайда эш табыла, шунда урнаша. Үзенең югары белемле булуын да оныта хәтта.

Бар да – системасы җимеше. Ул соңгы 20-30 елда Русиядә тәмам түтәрәмгә калды. Реформаларның рәте-чираты юк. Өсте-өстенә яңалары уйлап табыла. Оптимизация дә үз ролен уйный. Ничек кенә танырга теләмәсләр дә, ничек кенә, прогрессив юл, дип аңлатсалар да, БДИ да баланың белемен тирәнәйтергә ярдәм итми. Укытучылар мәктәп программасын үтәсе урында, ел буе шул тест сорауларына җавап әзерли. Бала ятлау, механик рәвештә фикер йөртү күнекмәсен генә ала. Уйлап табу, анализлау, сорауга җавапны аналитик фикер йөртү аша табу читтә кала. Шушы рәвешле дәвам итсә, минемчә, тирәсендәге хәлләр алга таба тагын да мөшкелләнәчәк.

Күптән түгел Казан федераль университетында эшләгән бер танышым зарланды: кыскартулар башланган, оптимизация… Инде пенсия яшендәгеләрне жәлләп тормыйлар иде, хәзер яшьрәкләргә дә чират җитә, диде ул ачынып. Һәм университетта фәнгә карашның үзгәрүе, бер көнлек бизнес, табыш алу гына кызыксындыруы турында сөйләп китте. Бүген биредә фанатларга урын таррак, намуссызлар, әрсезләр заманы җиткән икән.

Хәзерге яшь буынның барысында да диярлек югары белем турындагы диплом булса, арабызда фән кандидатлары һәм докторлар, профессорлар да хисапсыз. Алар хакимият структураларына кысылып урнашып беткән… Һәм шул «кысылгач» кына фәнни дәрәҗәгә тиенгән… Шул ук вакытта фән белән шөгыльләнергә галим җитми. Талантлылары Русиядә калмау ягын карый. Чөнки җүләр законнар чынлап торып эш белән шөгыльләнергә теләүчеләрнең эшчәнлеген кыса. Әйтик, әле генә чит илләрдән грант алуга өстәмә киртәләр закон белән беркетелде. Акча үзебездә дә юк, чит илдән дә алырга ярамый. Ә фән ул матди ярдәм сорый. Һәм бүген кертелгән 1 сум киләчәктә меңе белән әйләнеп кайтачак. Тик бүген КФУ ректоры Гафуров кебек эшмәкәр галимнәр чоры.

Бүгенге мәгарифнең дәрәҗәсе белән канәгать булмавы хакында РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов та белдерде. «Безнең барлык фән кандидатлары һәм докторлары да тиешле таләпләргә туры киләме? Юк…» – диде ул «Эхо Москвы» радиосына. Шулай итеп, ачыктан ачык әйтмәсә дә, министр фәнни дәрәҗәләрнең күпчелеге ялган, дипломнарның ясалма булуын таныды.

Белмим, минемчә, кояш әле Русия мәгарифе горизонтында балкып тиз генә чыга алмас кебек. Моның өчен коррупцияне җиңәргә, белем бирүгә акча кызганмаска кирәк. Милли мәгарифне буу белән дә матавыкланасы түгел иде рәсми Мәскәүгә. Иң элек фән белән шөгыльләнүченең дәрәҗәсен, укытучының абруен күтәрү чарасын күрү мөһим. Ачлы-туклы, ябык заманнарда да, бүген тиран дип телгә алынучы Сталин да белемнең ни икәнен аңлаган. Укытучыларга махсус паеклар бирелгән. Алар Совет режимының төп идеологлары итеп файдаланылган. Ә укытучылар дөньядан ябылган, СССР дип аталган илнең патриотларын тәрбияләгән. Бүген мәктәп кемне тәрбияли? Мин бу сорауга анык җавап бирә алмыйм. Һәрхәлдә патриотлар урта һәм югары белемгә ия булу турында аттестат һәм дипломнарга ия булучылар арасында юк диярлек инде.

Кыскасы, безгә дипломлы, аттестатлы кешеләр түгел, гыйлемле гражданнар кирәк. Никтер Русиядә моңа ирешү өчен тиешле чаралар күрелми сыман.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии