Рамазан үтте, тик...

Рамазан үтте, тик...

Чираттагы Рамазан ае төгәлләнде. Ихластан ураза тотучы кем белән генә очрашма, бар да беравыздан: «Шул кадәр тиз уза, ахырга таба, бетә бит, дип күңел бимазалана башлый», – диләр. Ай буе гыйбадәтләрен кылырга тырыштык. Иманым камил, бар да дөньяларыбызга иминлек, ил-көн тынычлыгын насыйп ит, дип теләк теләми калмагандыр. Мин дә теләдем, телим. Бу Бөек Җиңү көнен каршылаганда тагын да актуаль. Сугышның ни икәнен күреп белгән буын әле исән бит...

...Үткән көннәребезне сагынам. Зәхмәт алып килгән пандемиягә кадәрге тормышыбызны, инде килеп февральдән өнебезне алган Украинадагы «махсус операция»гә кадәрге көннәребезне искә алам. Бигрәк ваемсыз, хәсрәтсез булганбыз икән бит. Әле шул иминлекнең кадерен белми, зарланыша идек. Бәхетеңне аңлар өчен, кыенлык килү кирәк бит, шул чагында гына ни югалтканыңны аңлыйсың. Инде иминлек килсә иде. Бу иминлеккә, хөрлеккә русиялеләр өчен дә, украиналылар өчен дә мөмкин кадәр югалтуларсыз ирешергә насыйп итсен иде. Юкса, тынычланырга сәбәпләр офыкта һаман да күренми сыман: һәр тараф позициясеннән чигенергә җыенмый. Киеренкелек бу халәттә дәвам итсә, яңа борылыш алмагае, дип куркам мин. Низагның килешүләр өстәле артында хәл ителүен, корбаннарсыз, югалтуларсыз ирешелүен кем генә теләми икән. Дипломатия корал телендә түгел, сөйләшү, килешү телендә алып барылырга тиеш. Бу нисбәттән Русиядә кануннар тәмам кырысланды, нинди дә булса фикер әйтү куркыныч. Мин гомер буе көч куллануга каршы булдым, кануннар үзгәрде, дип кенә позициямне үзгәртә алмыйм. Кайнар нокталарда ут астында калган егетләребез кызганыч, тыныч халык, балалар, хатын-кызлар кызганыч, шул ук Украин армиясе солдатлары да жәл... Кирәкмәгән кан коеш бу.

Мин ифтар табынында ут яңгыры астында калган, өйләре җимерелгән качакларны уйладым. Анда мөселманнар да бар. Аларга ураза тоту бәхете тәтемидер, дип көрсендем.

Ә ураза чынлап та бер тында үтте дә китте. Кешеләр бердәм булып ифтарларга йөрде. Ул хәзер шактый мәчетләрдә оештырыла. Менә шушы урында үземнең күңелемне тырнаган фикерем белән бүлешмәкче булам. Мин андый гомуми ифтарларга бик чакырсалар гына барам. Чөнки барган саен, күңелем төшеп кайтам. Халыкның ачлык заманындагы сыман бер-берсен таптап ризык янына ябырылуына аптырыйм. Ачлык булса ни булыр иде икән, дип күз алдына китерергә дә куркам. Ахшам намазы укылып та бетмәс борын табын түре тулган була. Тәһарәтнең ни икәнен, гыйбадәтләрнең, намазның кирәклеген аңламаган, ураза тотуын диета дип кабул иткән, әмма мең төрле сәбәпләр табып аны тотарга җыенмаганнар да шул табынга килеп, уразалыларны этеп-төртеп синнән алда кереп тула. Алай гына түгел, пакетына өенә алып кайтырга табыннан ризык тутыра. «Рамазан аенда безнең өйгә продуктлар алган, ризык әзерләгән юк. Мәчетләргә йөрибез. Сәхәр ашарга да шуннан җыеп алып кайтабыз», – дигән кешеләрне еш очратам. Минем:«Ризык үзләренә дә кирәк бит, алар да уразалы. Волонтерлары безне көйләп ашамыйча та торалар. Аннан соң шунда яшәүчеләр дә бар. Мәсәлән, Ярдәм мәчете. Алар сәхәргә ни ашар соң? – дигәч, «Җитә анда, яңаны әзерләрләр», – диләр. Менә шушы була рәхмәт, менә шушы буламы савапка дигән ният. Гаилә бюджетын экономияләү нияте, нәфес нияте ята шушы уй белән табын эзләп йөрүчеләрнең күңелләрендә. Әлбәттә, син түгел, Аллаһы Тәгалә белүче, диярсез. Ләкин мин оялам өммәтемдәге кардәшләрем өчен. Бүген ифтар табыннары корылмаса, ахшам намазына мәчет заллары тулыр иде микән? Ашарга килгән уңайдан гына ахшамга да кереп чыкканнарны ихлас дип аңлап буламы? Танышларымнан беләм, ифтарга барасы көнне, авыру сәбәпле башка вакытта ярамаганнар да уразага керә, ифтарга уразалы булып барырга тырыша. Әнә шуңа да мин мәчет каршындагы, республика-күләм гомум ифтарларны өнәп бетермим. 5 мең кеше җыйдык, ун мең кеше җыйдык, дип ярышуга, узышуга кайтып калмый микән ул, дип уйланам.

Туган авылымда да мәчетебездә ифтар узды. Өлешемне кертсәм дә, кайта алмадым. Әмма мондый ифтарлар авылларда кирәк, дип саныйм. Ул авылның рухын сакларга, аның гомерен озайтырга булыша. Авыллар әнә бетәм, менә бетәм, дигән хәлдә бит бүген. Күпчелек вакытта мәчетләрдә йозак эленеп тора. Шул ук вакытта фитыр сәдакаләрен бирер кеше табып булмый авылда. Бар да тук тормышлы, мохтаҗларны чыра яндырып эзләсәң дә таба алмассың. Берничә кешене санамаганда, алары да сәдака ияләре түгел, башларын ташлап аракы колларына әверелгәннәр. Аларга да бетәргә ирек бирми авыл халкы, күрше-күлән бакчасын карап, мөмкин булса, ризыгын кертеп тора.

Әнә шундый бимазалы, күңел тынычлыгы югалган туклык заманы җитте. Өебездә һәр көн кунак сые. Ашыйсы килгән, ашап карамаган ризык юк. Авылларда да бик күпләр хәзер бакча үстереп, чүп утап та интекми, абзар-каралтылар буш, мал юк. Авыл кибетендә, химикатлар кушылган булса да, мәңге бозылмый торган сөт тора, авыл халкы шуны сатып ала. Кишер-суганнарны да кибеттән генә аласы. Элек авыл кибетендә кишер-сөт сатыласы, дисәләр, аптырарлар иде. Әнә шундый аптыраттыра торган, пошаманлы туклык заманы җитте.

Сәдака дигәннән, аны чынлап та кемгә бирергә белмәссең. Мәчет каршында тезелеп басып кулларын сузып торган теләнчеләрне күрәсездер. Син намазга ашыгып мәчет капкасына атлаганда исәнләшәләр, илтифатсыз үтсәң – каргап калалар. Болар мохтаҗлармы? Белмим, икеләнәм. Мәрхүмә әниемне күз алдына китерәм. Нинди авырлыкларны, ачлык-ялангачлыкны, ятимлек ачыларын күреп үсеп тә, 42 яшьтән 6 бала белән тол калып та мондый түбәнлеккә төшә алмас иде ул. Бүген мохтаҗлар җитәрлек, авырулар күп анысы. Әмма аферистлары да бихисап. Динебездә сәдакане дә белеп бирергә тиешлеге искәртелгән. Һәр сузылган кулга, һәр очраган соранучыларга хәләл малыңны өләшү дөрес түгелдер. Тормышымда андый очраклар күп булды. Авыр хәлдә калдым дип, жәлләтеп, ярдәм сораучыларга булышкаладым, әле дә битараф кала алмыйм. Һәм, акча алып, кайтарам, дигәннәрнең эзсез югалганнарын да күрдем. Ә мәчет янындагы «мохтаҗлар»га килгәндә, азан яңгырый, бар да намазга ашыга, сафларга баса. Ә болар теләнчеләр сафында кулларын сузып сине капшап үткәрә. Шулай булгач кирәк микән ул теләнчеләргә сәдака бирү, таныш булмаган халыкны җыеп ифтар ашларын уздыруда ярышу?! Бу хакта газета укучыларыбызның фикерләрен көтәбез.

Тик бер генә фикер бәхәс уятмас: барыбыз да бердәм булып иминлек, тынычлык телик!

Ил-йортларыбызга иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии