Депутатлар ябыгырга теләми

Депутатлар ябыгырга теләми

Татарстан депутатлары пенсияләренә өстәмә түләү акчаларыннан баш тартмаячак. Госсовет спикеры, «Бердәм Русия»нең Татарстан бүлеге лидеры Фәрит Мөхәмәтшин шулай дип белдерде. Моннан элегрәк «Бердәм Русия» вәкиле Андрей Турчак ДәүДума пенсияләренә өстәмә түләүләрдән баш тарту инициативасы белән чыккан иде. Татарстанлылар бу тәкъдим белән килешмәде. «Ъ» газетасының депутатлар арасында үткәргән сораштыруыннан күренгәнчә, депутатлар бу өстәмә түләүләрне бик тыйнак сумма дип саный икән. Ә сүз, газета исәпләвенчә, 35–55 мең сум турында бара.

Андрей Турчакның тәкъдиме федераль дәрәҗәдә дә яклау тапмады. Шул ук бердәмрусияле Виталий Милоновның белдерүе кызыклы: «Барлык депутатлар да җиде буыннарына кадәр тәэмин ителмәгән, завод-параходлары юк», – диде ул.

«Безгә хезмәт хакын мин билгеләмәдем. Ул билгеләнгән. Реаль карарга, популизм белән шөгыльләнмәскә кирәк. Без депутатларның ташламаларын алып берни дә отмыйбыз», – диде Татарстан коммунистлары җитәкчесе Хафиз Миргалимов та.

Димәк, 35–55 мең сум өстәмә түләү күпме, азмы дигән сорауга бер төрле генә җавап юк. Ул берәүләр өчен чүп кенә, ә икенчеләр өчен бик зур акча. Депутатларның тормышларын авырайтмаска иде… Бу темага тәфсилле язманы 6нчы биттән укыгыз.

Тик анда күчкәнче, үземнең әйтәсе килгән сүзем бар иде, хөрмәтле депутатларыбызга! Сез бөтен ил халкы бай булсын өчен эшләгез, шундый шартлар тудырыгыз: ил икътисады гөрләп чәчәк атсын. Коррупцияне юкка чыгарыгыз. Илебезгә тигез хокуклылык, хөрлек иңсен. Иң югары медицина ярдәме алырлык булсын, юкса, сез аерым махсус клиникаларда дәваланасыз, ә халыкка түләүле медицина гына кала. Менә шул чагында сезгә билгеләнгән өстәмә түләүләрне дә күпсенүче булмас, чөнки мондый түләүләрне бар халык аласы бит… Ә хәзергә илнең икътисадый проблемалары халык кесәсенә керү юлы белән хәл ителә. Пенсия, салым реформалары моңа анык мисал. Менә шушы депутатларыбыз, судьяларыбыз әйбәт яшәсен өчен салымнар түләүче халык арасында очын-очка ялгап, пенсиясен ипи белән сөткә генә җиткерә алучылар бихисап. Чөнки туктаусыз кыйммәтләнүче коммуналь түләүләр, бәяләр халыкның хәлен торган саен авырайта. Бүген Русиядә 20 миллионнан артык халык хәерчелек чигендә яши, дип хисаплый Росстат. Бу Русиядә һәр 7–8 кешенең берсе хәерче дигән сүз. Ләкин экспертлар әлеге рәсми сан белән килешми: хәерчелек чигенә чыкканнарның саны бер ярым ике тапкырга артыграк булуын белдерә. Әле бу чик түгел, соңгы чорда илебезне шаулатып алган пенсия реформасы халыкның яшәү шартларын тагын да авырайтачак. Алда өметле перспектива күзгә чалынмый.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии