Бәхил бул, Туфан абый!!!

Халкыбыз тагын олы югалту кичерә. Милләтебезнең йөзек кашы булган олуг шәхесебез Туфан Миңнуллинның тынгысыз йөрәге мәңгелеккә туктап калды. Ул янды, көйде, борчылды, яклады, көрәште. Милләтем, татарым дип яшәде.

Капыл булды бу хәбәр. Хәбәрне ишетүгә соңгы тапкыр кайчан очрашуымны барлый башладым. Күңелем, ирексездән, ерак 1997нче елларга алып китте. Телевидениенең элеккеге җитәкчелеге мине булдыксызга чыгарып, «профессиональ яктан яраксыз» ярлыгы тагып эштән кумакчы була. Тапшыруымны яптылар. Юлыма Туфан абый очрады. Минем ни өчен күңелсез булуым белән кызыксынды бу.

– Менә тапшыруларымны яптылар, үземне булдыксызга чыгаралар, – дим.

Шунда Туфан абый миннән бу хакта язып бирүемне сорады. Аны Дәүләт Советы мөнбәренә чыгып укыды. Ни өчен журналистлар эзәрлекләнә дип, депутат соравын югарыга җибәрде. Мин исән калдым, җитәкчелек үзе очты.

Тел, милләт язмышы өчен борчылган чакта да, әле ярый Туфан белән Разил абыйлар бар, алар гына исән булсын, дип мин генә әйтми идем. Кайбер гайбәт форумнарында булыр-булмас, тулыр-тулмас акыл ияләреннән шушы депутатларыбыз адресына мәсхәрәләр дә ява иде. Әйтерсең, бүгенге халәтебезгә шушы 2 депутат кына гаепле.

Хәтеремдә, бер очрашкач, гайбәт форумнарында үзен шулай хурлаучыларга бик гарьләнгәнен белдергән иде.

– Борчылмагыз, Туфан абый, эшләгән кешене шулай яратмыйлар инде ул. Рәтле башлы эш күрсәтә алмаганнарга, кушамат артына качып бүре аулаучыларга игътибар итмәгез. Иркә ише тәтелдекләр бәхетсез җаннар ул, – дидем.

– Юк, мин рәнҗемим. Нинди үчләре бар икән, дип кенә кызыксынам, – дигән иде Туфан абый.

«Безнең гәҗит»нең иң тәүге саны 2003нче елда Туфан абый Миңнуллин белән оештырылган әңгәмә белән ачылган иде. Ул татарча яңа газета тууга сөенде. Әле шул әңгәмәне укып чыктым. Газетабызның киләсе санында кыскартып кабат басарбыз. «Ярый әле Президент булмаганмын, Аллага шөкер, ул мине язучы гына иткән… – дип әйткән иде анда ул. – Русия Президенты булу, Татарстанныкына караганда җиңелрәк. Чөнки хокуклары булмаган халыкның Президенты булып, аны ниндидер бер формада яшәтергә тырышырга, ниндидер юллар сайларга кирәк», – дигән иде ул чакта.

Милләтебезнең аяныч язмышы, телебезнең киселә баруы аны төн йокыларын качыргандыр. Һәм менә ул бик вакытсыз арабыздан капыл китеп барды.

Урының оҗмахның түрендә булсын. Нәҗибә апаның, балаларыгызның, якыннарыгызның тирән, әйтеп бетергесез авыр кайгысын уртаклашабыз.

«Безнең гәҗит» коллективы исеменнән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Бәхил бул, Туфан абый!!! , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии