Кичә һәм бүген… Анда Горбачев бар

Кичә һәм бүген… Анда Горбачев бар

СССРның беренче һәм соңгы Президенты Михаил Горбачевка 2нче мартта 90 яшь тулды. Кем соң бу шәхес? Кемдер минем белән килешер, кемдер эт итеп сүгәр бүген. Моңарчы Сталин турында язмалар чыккач, кайбер укучыларыбызның миңа рәнҗеп, хәтта, башың бетсен, дип каргап шалтыратулары, язулары сыман.

Сүзләрен рәтләп әйтә дә алмаган, инде бер аяклары белән кабергә баскан бабайларның генераль секретарь булып өлгерергә чират торган чаклары, үзләренә тагылган орден медальләрен дә күтәреп тора алмаслык хәлсез картлар… Шул чак экранда кәгазьсез дә сөйли ала торган, җитез хәрәкәтле, оптимист, яшь җитәкче пәйда булды, без белми дә торган сүз иреге турында сөйли башлады. Моңарчы кухняларда гына чышын-пышын сөйли торган сүзләрне экраннардан әйтәләр, эш урыннарында халык җыелышлары үтә. Ирек барлыкка килде. Мин «яшел» журналист менә шушы чорда гражданин буларак формалаштым. Моңарчы ике төрле стандартлар булганын аңлап алдым. Хәер, беләм мин аны, ләкин шулай тиеш, дип кабул итә идем. Газета, телевидение-радио теле, фикере башка иде. Әле дә хәтеремдә Арчада радиода эшләгән чагымда Арча районындагы Курса колхозындагы бер савымчы турында зарисовка әзерләдем. Мине мактый-мактый, Татарстан радиосы аны республикага яңгыратты. Геройның исеме онытылган инде. Бәлкем үзе хәтерлидер, исән-саудыр, дип ышанам. Ул мәктәпне тәмамлагач, Казанга китеп алган да, кире кайткан. Менә мин моны ничек яздым: «Башкаларга ияреп ул да озын берлек артыннан шәһәргә юлланды. Әмма ул анда күңеленә тынгылык тапмады. Авылын, аның табигатен, бакчаны, ферманы сагынды. Көннәрдән беркөнне тотты да кайтып китте. Авылда фермага эшкә килде. Сагындырган икән ферма, сыерлар. Туйганчы эшләде. Ул үзенең бәхетен туган авылында, сыерлары янында тапты…»

Бу ханым пенсиядәдер инде. 30 – 40 ел эшләп 7–8 мең сум белән пенсиягә чыккан каһарман сыер савучылар минем бу сүзләремә төкереп куйганнардыр. Әйе, тапкан ди сиңа бәхетен җәен-кышын көн саен иртә таңнан аягына резин итек өстерәп фермага, тирес арасына чапкан кыз бала. Кайбер әдәпсез укытучылар дөрес әйткән: әнә, укымасаң, әниең кебек сыер саварсың, әтиең кебек тракторчы булырсың, дип сүгә иделәр. Бәхетнең фермада, гафу итегез, тирес арасында түгеллеген бик яхшы белә идек үзе. Әмма башкача язарга ярамый иде.

Паспортларын бирмичә, укырга да җибәрмичә, класслары белән мәҗбүриләп авылда калдыруларны да без патриотизм, яшьлек фидакарьлеге, ватан, әй лә түгел, партия алдындагы изге бурычны аңлап эш итү, дип яза идек. Чөнки ватан дисәк – партия, партия дисәк – ватанны аңлый торган чаклар. Районда райкомда эшләгәндә җыелышларда залның төрле почмакларына безне утырталар, кулларыбызда доклад. Алкышлар, дигән урында аз гына кул чабабыз, «бурные аплодисменты» дигән урыннарда дәртләнеп алкышлыйбыз. Без башлыйбыз, зал элеп ала…

Яшьләр кавыша, шыпырт кына никахлар укытабыз, юкса, гәҗиткә язып оятка калдырулары бар, искелек калдыгы, янәсе…

Горбачев менә шул күгәргән, сасыган калыпларны иште, җимерде. Ни уйлыйбыз, шуны яза, экраннардан сөйли башладык. Коррупционер түрәләр фаш ителүдән, газета, телевидение сүзеннән курка башлады. Элек тә матбугат сүзе зур кодрәткә ия иде анысы, ләкин рөхсәт ителгән генә языла иде шул.

Дөрес, Горбачевның бу үзгәреш җиле хөррият белән бергә хаос та алып килде. Сөйләүгә сусаган тел коры такылдауга кайтып калды. Икътисадый реформалар барып чыкмады, саботаж, дефицит барлыкка килде…

Бүген Русия үткәннәрдәге шәхесләрне актару белән мәшгуль. Яман аты белән генә кереп калган шәхесләрне торгызу, аклау тенденциясе көчәя. Мәсәлән, Иван Грозныйларны әүлияләштерү, миллионнарның башына җиткән чекист Дзержинскийны, Сталинны «уятырга» маташу моңа анык мисал.

Инде СССР һәм Русия тарихына кереп калган җитәкчеләрнең рейтингына килгәндә, халык башлыча, күпчелектә Брежневны сагына, дип беләм. Әнә шул зал почмагында докладларны карап барып алкышларны башлап, төгәлләп утырган, ике төрле уйлый торган, бик зур блатлар белән дефицит таба алган, шул сәбәпле кибетчеләр шәп яшәгән чор булса да – сагындыра. Юк, монда яшь булуыбыз, агачларның биегрәк, яфракларның яшелрәк, матуррак күренүе генә сәбәп түгелдер. Чынлап та иртәгәге көн өчен кайгыбыз юк дәрәҗәсендә иде бит. Шәһәргә килеп урнашсаң, тулай торак көтә, берничә ел эшләгәннән соң бушлай фатир аласың, бушлай медицина, түләүсез белем… Теләсәң, эшләп укы… Үсеш, камилләшү өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Завод-фабрикалар эшкә чакырып тора… Бүген боларның берсе дә юк. Әнә шуңа да сагындыра торгандыр ул Брежнев эпохасы. Мин Сталин чорын китаплардан, сөйләүләрдән генә беләм. Ә менә калганын күрдем. Авып китәргә торган генераль секретарьларны, алар хөрмәтенә шәһәрне исемләүләрне кичтем: армиягә Чаллыдан киттем, Брежнев шәһәренә әйләнеп кайттым.

Шушы хәлләрдән соң Горбачев килде. Ул халык янына чыкты. Ил белән 6 ел һәм 9 ай идарә итте. Беренче өч елында бар да әйбәт иде. Якты киләчәккә кискен борылыш ясала сыман тоелды. Тик аннан соң бер урында таптану, сазлыкка бату процессы китте. Соңрак аңлашыла башлады: эпоханы Горбачев үзгәртми, тормыш үзе хаос тәртибендә үзгәрә, ә Горбачев аңа ихтыярсыздан иярде генә… Аның янында булганнар аннан читләшә башлады. Бөек державаның кодрәтле җитәкчесе постын алган шәхес кул астындагы властен җуйды. Шуның аркасында ГКЧП килеп чыкты. Ә бу Ельцин өчен кулай форсат булып чыкты. Горбачев китте. Дөресрәге, китәргә мәҗбүр булды. Чөнки, гади итеп әйткәндә, эш урыны калмады. Ельцин Горбачевтан котылу өчен Белорус урманында «3 борынга кереп», союзны яклап тавыш биргән Бөтенсоюз референдумы нәтиҗәләренә төкереп, СССРга ясин чыкты. Иле булмагач президенты да кирәкми булып чыкты.

Горбачев Балтыйк буе илләрендә кан коелуга күпмедер дәрәҗәдә гаепләнсә дә, күп кенә элекке союздаш республикалардагы кебек, бездә кан кою, гражданнар сугышы булмый калды. Һәрхәлдә, Горбачев үз парламентына, Югары Советка танклардан аттырмады. Әгәр ул постын саклап кала алган булса, минемчә, Чечня сугышы да булмас иде.

Уйлавымча, ил түбәнгә мәтәлүен Горбачев чорында гына түгел, Ельцин дәверендә тизрәк темпта дәвам итте. Ил байлыгы тиз арада аерым куллар кулына күчте. Халык ярык тагарак янында калды. Путин килгәч, нефть бәясе артып хәлләр җайлана башлады үзе. Тик бу завод-фабрикалар төзү, индустриальләштерү хисабына булмады. Сталин чорында концлагерьлар аша миллион җаннар харап ителсә дә, Советлар Союзы индустриальләштерү юлына аяк баскан иде. Тубал, ат белән эш итүче аграр илдән куәтле техникалы, армияле ил ясау җиңелләрдән булмаган, репрессияләрне дә шуның белән өлешчә аклап буладыр. Горбачев менә шул индустриальләшкән илне таркатырга шартлар тудырды, Ельцин бүлгәләп өләште. Путин шул мирасны кабул итеп алды. 2 дистәдән артык ел вакыт үтте. Завод фабрикаларга һаман да арендаторлар хуҗа. Анда сәүдә гөрли, җитештерү генә юк дәрәҗәсендә. Шул килеш тә бар да әйбәт кебек иде дә бит. Кырымга чаклы. Аннан санкцияләр башланды.

Русиядә Горбачевтан соң ук яшәү куркыныч иде инде. Күпме сәяси үтерүләр булды. Кызганыч, ачылган җинаятьләр бик аз, заказчылары билгесез. 2015нче елның 27нче февралендә оппозиция лидеры Борис Немцов атып үтерелгәч, илебездә сәяси активлык белән шөгыльләнү гаять куркыныч эшкә әверелде. Бу җинаять җепләре кайбер билгеле зур җитәкчеләргә тоташа, дип шикләнелсә дә, сер чишелми. Инде оппозиционер Алексей Навальный агуланды. Әмма җинаять эше ачылмады. Ә Навальный үзе төрмәдә. Бүген законнар кырыслана бара. Горбачев чорындагыча, уйлаганыңны авыз күтәреп әйтә, теләгәнеңне таләп итә алмыйсың.

Димәк, Горбачевның кем икәнен аңлау өчен Совет чорында да яшәп калырга, ГКЧПны үткәрергә, бүгенге чорга килеп җитәргә кирәк. Ничек башладык, кая барып җиттек, дигән сорауга азык-төлек карточкалары кертү турында сөйләшә башладык инде, дип кую да җитә. Соңгы 1 елда Русиядә азык-төлек бәясе рәсми инфляция дәрәҗәсен узып, 7 процентка үскән. Ризык алырга акчасы җитмәүчеләр саны арта бара… Шул ук вакытта ватаныбыз, халкыбыз баеп баручы долларлы миллиардерларыбыз белән горурлана ала…

СҮЗ УҢАЕННАН: бүген Михаил Горбачев Мәскәү астындагы бистәдә хөкүмәт биргән дачада яши. 750 мең сум пенсия ала. Кызы ике оныгы бар. Алары Алманиядә яши. Үзенең шоферы, тән сакчысы, пешекчесе бар.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии