- 02.02.2026
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2026, №01 (гыйнвар)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Мин «Безнең гәҗит»нең узган елгы август санында шулай дип аптырап сөрән салган идем. Аптырарлык та шул. Бөтен дөньясына аптырап яши торган заман. Аптырамас өчен ваемсыз туң йөрәк булырга кирәктер. «Арба ватылса утын...» яки «Кеше кайгысы кештәктә...» дип яшәргә... Ни өченме? Туң йөрәк булмаганнар мине аңлар, ә инде, миңа нигә бу, мин ни кыра алам, миңа болай да ипле, ник җимерелми шунда дөньялары, дип яшәүчеләр, аңламас билгеле.
Бүгенге сүзем дә аптыраулы тонда булыр. Әнә моннан дистә еллар элек тә гел аптырап, кызыксындырган сорауларга җавап таба алмый, гаделсезлекләргә бимазаланып яшәгәнмен. Моны аңлар өчен 10нчы 11нче биттәге архив язмаларга күз салу да җитә.
Башта дөнья хәлләренә тукталыйм. Тыныч түгел ул. Нигә тыныч түгел, шуңа аптырыйм. Аракы сөременнән башлары кайнап китеп сугышкан сәрхушләрне һәркем сүгеп ата: ни җитми, ни бүлешкәннәр... Алар айный, бер-берсеннән гафу үтенешә дә, алга таба яши башлый. Инде кемнедер кыерсыту, җәберләү, яисә талау максатыннан оештырылган орышлар хулиганлык, җинаять дип бәяләнә. Ә менә халыклар, илләр арасындагы сугышларны ничек бәяләргә? Алар өчен кем җавап бирә? Аларны башлаучылар нинди хисап тота? Бернинди хисап тотмый. Гади халык, ягъни шул халык уллары, мәҗбүриләп армиягә алына һәм ике яктан да үзе кебек гади халык вәкилләрен, ягъни бер-берсен дөмбәсләшә, үтерешә дә, соңрак тынычлыкка ирешелә. Шул сугышны башлаган илбашлары, сәясәтчеләр рәхәтләнеп яши бирә, ә әтиләре, балалары каберләрен чистартырга зиратларга якыннары йөри. Әлбәттә Гитлер ише залимнар җәзасын ала иде әлегәчә.
Моңарчы дөньяда күпмедер дәрәҗәдә аек акыл хакимлек итә иде. Ә менә Америкага Трамп абый килгәч, иртәнге акыл кичкә авышканчы ук авыша башлады. Ул сайлангач, газетабызның узган елгы февраль санында «Иске яңа президент дөньяны селки», дип язган идем. Шул мәкаләдән берничә җөмләне кабат телгә алу урынлы булыр. «Шундый кешеләр була, «нахал» диләр аларны. Аның бернинди комплексы юк. Әдәп, әхлак төшенчәләрен дә санга сукмыйлар, үзе турында кемдер нидер уйлар дип тә борчылмыйлар... Теләсә нинди каршылыкларны җиңеп, теләсә нинди юл белән максатына ирешә ул. Аның эш-планнарын, уй-максатларын берничек тә алдан белеп булмый. Ул бер төрле уйлый, икенче төрле сөйли, өченче төрле гамәл кыла. Мин АКШка президент итеп кабат сайланган Дональд Трампны шундый кеше дип күзаллыйм, һәрхәлдә читтән караганда шундый булып күренә ул. Бәлкем ялгышамдыр, бик итагатьле, әдәпле, миһербанлы адәмдер. Әмма... аңа карагач, аның гамәлләрен күргәч, ничектер эчкә шом керә. Болгатачак бу дөньяны дим. Болай уйларга җирлек бар. Ул АКШның президенты булып карады бит инде. Күп шау-шуларга сәбәпче булды, аңа җинаять эшләре дә кузгаттылар, әллә нинди гаепләүләр тагылды.
Дөньяны үз кубызына биетә алам дип уйлап, кодрәтле булып күренергә тырышкан Американың иске яңа президенты хәйран аптыратыр әле» – бу бер ел элек язылган фикерем.
Чынлап та, аның әле аптыратырга вакыты җитәрлек: 2029нчы елның 20нче гыйнварына чаклы. Әле аннан соң да аптыратырга калмаса. Америка кануннары буенча президент ике срок эшли алмый, әмма кем белә, законнарны әйләнеп узарга мөмкин, моңа мисаллар җитәрлек бит...
АКШ президентының аптыратырлык гамәлләре шактый инде. Халыкара багланышларны, сәүдә схемасын җимереп ташлады, Канаданы АКШка кушып куймакчы булды, Гренландияне әле һаман да үзенә алмакчы... Кытай белән әрепләшә. Украина-Русия хәрби низагын 3 көндә туктатам, дип вәгъдә итте. Өч көн түгел, инде ел үтте. Бүгенге АКШ президентының теле сөяксез, «сөяксез тел ни сөйләмәс»...
Шунысы аяныч, аның гамәлләре куркыта да бит. Әнә Фәләстин җирен җир белән тигезләгән Израиль бүген бу төбәктә Газраил вазыйфасын үти. Әлбәттә, Трампның турыдан-туры ярдәме белән.
Сүз башында сугышлар нигә кирәк, дип сораган идем бит. Ул кәнәфие какшаган ил башларының урыннарында калу өчен дә кирәк икән бит. Әнә Израиль җитәкчесе Премьер-министр Биньямин Нетаньяху сугышлар башламаса, канәфиеннән колак кагар, төрмәгә үк эләккән булыр иде... Ил җитәкчесенең эше судта тикшерелә, ул ришвәт алуда, коррупциядә гаепләнә. Ә менә сугыш аны вазыйфасында исән калдырды.
1948нче елда гына махсус оештырылган Израиль коррупционер җитәкчесе белән көнчыгышта үз тәртипләрен, үз вәкаләтләрен булдырмакчы. Дошманы Иран да аңа комачау. Соңгы вакытта Иранда гиперинфляция, тормыш дәрәҗәсе кискен төшү сәбәпле протест акцияләре дөрли. Шушы форсаттан файдаланып һәм сәбәп итеп, Дональд Трамп та сөеклесе Израиль белән Иранга һөҗүм итәргә мөмкин. Узган елның июнендә 12 көнлек сугышта Израильнең Иранга һөҗүмнәре вакытында Америка да катнашты. Трамп, Иранның атом-төш корал җитештерү үзәкләре юк ителде, дип хисап тотты. Ләкин Иран тез чүкмәде.
Бу төбәктә яңа кайнар нокта барлыкка килергә тора. Минемчә, Израиль – АКШ һәм Иран сугышы котылгысыз. Инде Иран ягыннан да кисәтүләр яңгырый: ракетага ракета белән җавап бирәчәкләр. Иран хәрби куәте ягыннан хәлсез ил түгел. Ләкин Трамп җир шарында үзе теләгәнчә тәртипләр урнаштыру өчен бернидән дә тайчынмас. Аңа каршы чыга алучы юк, бары тик белдерүләр белән генә чикләнелә.
АКШка Гренландияне контрольгә алу кирәклеге турында яңа белдерү ясалды. Янәсе бу АКШның дәүләт иминлеге белән бәйле. «Әгәр без моны эшләмәсәк, Гренландияне Русия яки Кытай контрольгә алачак, ә без Русия яки Кытайның безнең күршеләребез булуын теләмибез», диде Трамп. Ул шулай ук Даниянең Гренландиягә хокукын шик астына куйды, «анда 500 ел элек ниндидер көймә килеп туктаган булуы утрауны аларныкы итми» дип белдерде.
Трамп Америка максатларына ирешү өчен «гади юл» барлыгын әйтте, ләкин ул кабул ителмәсә, «кырыс» вариант та булуын ассызыклады.
Кыскасы, Дональд Трамп президентлык вазыйфасының икенче елында тәмам кыюланды: быел бөтен планетада үз тәртибен булдырмакчы. Венесуэла президентын урлаганнан соң Кубага да янады. Мексикадагы наркотик курьерлары белән дә көрәшмәкче, һәм Иранга һөҗүм. Кубага һөҗүм турында сүз юк анысы. Әмма һөҗүм булган очракта да, Мәскәү Совет чорындагыча Кариб кризисын оештырырмы икән инде? Русия өчен Украина да җиткән бит.
Европа АКШның гамәлләренә торган саен ныграк аптырый. Украина проблемаларын хәл итүдә ялгыз калудан куркалар. Өстәвенә, Гренландия сәбәпле Дания белән хәрби низаг чыкса, НАТОга да таркалу куркынычы яный.
Бу дөнья театрына күз салу булды. Күптән анализлаганым юк иде. ЛӘКИН ҮЗ ЯЗМЫШЫМ ДА АПТЫРАТТЫ ӘЛЕ...
Инде газиз укучым, тотынып утыр! Бу юлларны язучы, ягъни мәсәлән, мин фәкыйрегез Илфат Фәйзрахманов экстремистлыкта гаепләнә, ягъни мин милләт-ара низаг чыгаручы. Инде журналистикада 5нче дистәмне тутырам. Яшем белән җиденче дистәмне төгәлләп киләм. Нинди катлаулы чорда да телевидениедә сәяси тапшырулар директоры булдым... Менә шулай гомер көземдә мин – экстремист. Тик аңламыйм гына, ничек, кайсы сүзем белән җәмгыять иминлегенә куркыныч тудырам?!
2025нче елны тәмамлаганда, ашыгыч рәвештә Казан шәһәре прокуратурасына чакыру алдым. Бардым, узган елгы газетабызның сентябрь санын тәрҗемә иткәннәр, Екатерина Палех дигән эксперт менә шул тәрҗемәдә административ җаваплылыкка тартырга мөмкин булган бик күп хилафлыклар тапкан. Әлбәттә, үземә каршы кузгалтылган зур эш белән таныша алмадым. Чөнки вакыт та, миңа каршы кузгалтылган эш документларының күчермәләре дә бирелмәде, хәтта аларны фотога да төшереп ала алмадым, рөхсәт булмады. Шулай итеп, икенче көнне «сукыр килеш» судка кереп бастым. Газетада Фәүзия Бәйрәмова язмалары да экстремистик дип табылган булып чыкты, шул исәптән минем 2нче биттәге баш мәкаләм дә. Бу нисбәттән Фәүзия Бәйрәмова да суд хөкемен алды (18нче бит). Аңа 10 мең сум штраф, ә миңа – 20 мең сум.
Әлбәттә, мин өстән-өстән генә булса да, үз мәкаләмне анализларга, экспертның нинди бай фантазияле кеше икәнлеген чамаларга өлгердем. Прокуратура кабул итеп алмаган ризасызлыгымны судка бирдем. Ләкин аларны игътибарга гына алучы булмады.
Бүген шул экстремизм билгеләре табылган урыннарын укучыма да күрсәтергә булдым. Ул 2025нче елның сентябрь санында чыккан «Килешә алмыйм шул...» дип исемләнгән мәкаләмнән. Сүзен сүзгә күчереп басам, бары тик экстремизм «күренмәгән» урыннарын гына кыскартам:
БЕРЕНЧЕ ГАЕП: «Безнең чордашларыбыз җәмгыятьтәге кискен үзгәрешләрне, борылышларны күргән буын. Әтиләребез коммунизм төзибез дип хыялланганда, без бу хыялларның хыял гына икәнлеген аңладык: мәңгелек, какшамас бөек держава дип йөргән биниһая дәү дәүләтебез безнең күз алдыбызда ишелде. СССР гражданины булып йокларга яттык, икенче ил кешесе булып уяндык. Безнең әтиләребез, бабайларыбыз корычтай нык, аяусыз һәм канлы режим чорын күреп, курку белән яшәсә, ә без ялган һәм хакыйкатьнең ни икәнен аермачык күреп, гаделсезлекнең, халык фикеренең бернигә дә тормаганлыгын аңлап аптырап калдык. Менә шундый аптыраулы чорда 1990нчы ел, 30нчы август безгә киләчәккә өмет уята торган шатлык китерде, Татарстан республикасы мөстәкыйльлеген игълан итте. Ул 16нчы союздаш республика буласы иде. Буласы иде, әмма тагын бер елдан фетнә... Август фетнәсе... ГКЧП. «...» Шуны гына әйтим, бу аерым түрәләрнең үзләренә канәфи булдыру хасияте булды. Шулай ук Татарстаннан үрнәк алып суверенлык парадын туктату өчен дә махсус оештырылган бер гамәл иде, минемчә».
...Мин судта аңлатып карадым: бу бит минем генә сүзләрем түгел. Моны Русия Президенты Владимир Путин да һәрдаим кабатлый...
ИКЕНЧЕ ГАЕП: «Телне бетерү өчен аның язма телен буу җитә: 1-2 буыннан ул телдә сөйләшүче калмас. Бүген шовинизм идеяләре белән коралланган көчләр патша самодержавиесы да, Совет дәүләте дә булдыра алмаган дәрәҗәдә урыс булмаган халыкларның миллилегенә кизәнде. Ильминскийлар мондый уңыш турында хыяллана да алмаганнардыр. Әнә туган авылымда, урысча рәтләп аңламаган халык яшәгән салада урамда ара-тирә күренгән балалар үзара урысча сөйләшә. Үземнең оныкларым да урысчага каера. Мин тәрҗемәче ролен үтим. Шушы оныкларымның балалары татарча сөйләшерме?»
...Аптырыйм, кайда бу сүзләрдә экстремизм?
ӨЧЕНЧЕ ГАЕП: «Шау-шулы бәйрәмнәрне бик аңлап та бетермим бүгенге вәзгыятьтән караганда. Украинада егетләребез кан коя, ә без җырлыйбыз да, уйныйбыз да, салютлар атабыз. Ул миңа туп шартлавын хәтерләтә. Бүген шулай тоела... Һәлак булган егетләребезнең кайгысы аларның хатыннары, балалары, әти-әниләре генә кайгысы бугай. Ә үзебез патриотизм дип лаф орабыз».
Менә бу сүзләрдә кайда икән экстремизм? Эксперт аларны да аерып күрсәткән. Юк, аңламыйм мин күп нәрсәне, аңларга тырышсам да.
Минем инде бер генә тапкыр түгел, игълан иткәнем бар. Бүген шуны тагын бер кабатлыйм:
Илфат Фәйзрахманов НАРКОМАН ДА, ЭЧКЕЧЕ ДӘ, ДИНИ ФАНАТ ТА, ТЕРРОРЧЫ ДА, ЭКСТРЕМИСТ ТА, ОППОЗИЦИОНЕР ДА ТҮГЕЛ. Булмады, булмас та. Аның кул астында эшләгән журналистлары да намуслы, эчкерсез, гади кешеләр. Әгәр безнең өскә ниндидер яла яксалар, ышанмагыз. Ә без намусыбызны буярга ирек бирмәбез!
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии