- 10.02.2025
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2025, №2 (февраль)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Шундый кешеләр була, «нахал» диләр аларны. Аның бернинди комплексы юк. Әдәп, әхлак төшенчәләрен дә санга сукмыйлар, үзе турында кемдер нидер уйлар дип тә борчылмыйлар... Теләсә нинди каршылыкларны җиңеп, теләсә нинди юл белән максатына ирешә ул. Аның эш-планнарын, уй-максатларын берничек тә алдан белеп булмый. Ул бер төрле уйлый, икенче төрле сөйли, өченче төрле гамәл кыла. Мин АКШка президент итеп кабат сайланган Дональд Трампны шундый кеше дип күзаллыйм, һәрхәлдә читтән караганда шундый булып күренә ул. Бәлкем ялгышамдыр, бик итагатьле, әдәпле, миһербанлы адәмдер. Әмма... аңа карагач, аның гамәлләрен күргәч, ничектер эчкә шом керә. Болгатачак бу дөньяны дим. Болай уйларга җирлек бар. Ул АКШның президенты булып карады бит инде. Күп шау-шуларга сәбәпче булды, аңа җинаять эшләре дә кузгалттылар, әллә нинди гаепләүләр тагылды.
Беренче тапкыр сайланганда Русия тантана итте. Яңадан сайланганда теләктәшлек булса да, элекке күтәренке кәеф сизелмәде. Симпатиянең сүрелүенә ышанычның акланмавы сәбәпче. Моннан 9 ел элек ничек тантана иттек бит?! Мин шул чорда бу хакта газетабызда берничә мәкалә дә язганмын (6нчы биттә). Шуларны укыдым да, фаразларым чынга туры килгән бит, дип куйдым. Инде бу юлы да дөньяны үз кубызына биетә алам дип уйлап, кодрәтле булып күренергә тырышкан Американың иске яңа президенты хәйран аптыратыр әле. Әле үк аптырата башлады инде. Моңарчы аның сүзләрен, белдерүләрен чынга алыргамы-юкмы дип уйласак, ул аларны гамәлгә дә куя башлады.
Иң беренче эш итеп ул Америкадан мигрантларны куарга тотынды. Гренландияне үзенә кушмакчы, Канадага Американың тагын бер штаты булырга өндәде... Һәм буйсынмагач, акылга утыртырга кереште. 1нче февральдән Канада һәм Мексикадан кертелгән товарларга 25% җыем (энергоресурслар өчен 10%), ә Кытай товарларына 10% җыем кертте.
Канада премьер-министры Джастин Трюдо, шулай ук АКШ товарларына 25% җыем кертүен, белдерде. Мексика президенты Клаудия Шейнбаум да җавап чаралары турында сөйли. Кытай АКШ керткән җыемга җавап итеп, Дөнья сәүдә оешмасына шикаять бирергә ниятләвен белдерде. Шулай ук җавап чараларын әзерләвен әйтте.
Моннан беркем отмый, ә җайга салынган мөнәсәбәтләр ишелә, дип бәяли экспертлар. Шуны гына карау да җитә: бу өч илдән кертелгән товарлар АКШ импортының якынча 40%ын тәшкил итә. АКШ нефть эшкәртү сәнәгатенең 20-25%ы Канада нефте белән эшли. Гомумән, Канада экспортының 70%тан артыгы АКШка туры килә. Яшелчә һәм җиләк-җимешнең якынча 64%ы АКШка Мексикадан керә. Кем кемне ота, кем кемне тез чүктерә, озак та үтмәс, аныкланыр.
ӨЧ КӨНДӘ ТУКТАТАМ...
Трамп Украина-Русия хәрби низагы турында шулай дип белдергән иде. Моның «сөяксез тел ни сөйләмәс» икәне аңлашыла әлбәттә. Инде ул бер айга калды. Шулай да өмет юк түгел: Трамп та, Путин да очрашу кирәклеге турында фикерләрен әйтеп торалар. Очрашу урыны турында да хәбәрләр ишетелгәли.
Бу низагка нокта куярга кирәклеген инкарь итүче юктыр. АКШ дәүләт секретаре Марко Рубио, Украина белән Русия арасында сугыш көрчеккә килеп терәлде, дип саный. Аның сүзләренчә, президент Дональд Трампның максаты – низагны туктату һәм ныклы тынычлык урнаштыру. Алга таба югалтуларны булдырмас өчен, сөйләшергә, килешергә, һәм моның өчен ике тарафка да «нидер корбан итәргә туры киләчәк», ди ул.
Русия-Украина низагыннан соң дөнья элеккечә калмас, дип фаразлый иде экспертлар. Мин инде Трамп президентлыгыннан соң да дөнья үзгәрер дип фаразлыйм. Америка хәзер ике юл чатында: йә ул күтәрелеп, дөньяда югалта барган позицияләрен кайтарып дөнья кендегенә әверелә, йә... упкынга кискен тәгәри. Трамп белән ул эзлекле, тигез юнәлештә алга бара алмас. Әмма ни генә булса да, Украинадагы хәрби низагны туктатуга кодрәте җитсә, мин аны, бар кимчелекләрен дә, мәгънәсезлекләрен дә күрмәмешкә салышып, иминлек сакчысы, дип бәяләр идем.
Сүзем ахырында моннан 9 ел элекке фаразымны кабатлыйм (6 бит): Дональд Трампны импичмент көтәргә мөмкин. Һәрхәлдә, 2 сайлау өчен түгел, президентлыгының беренче чорын да эшләп бетерә алмаган беренче президентка кандидат ул.
Кем белә, хәлсез, көчкә сөйрәлгән Байден кәнәфиенә ябышып ятмаган, чамасын бәяләп, вакытында китеп, үз урынына варис калдыра алган булса, Трампка президент посты тәтемәгән булыр иде.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии