Навальный кем проекты? Кая барабыз?

Навальный кем проекты? Кая барабыз?

Навальный баш калкыта гына башлаган вакытларда, аның хакында бәхәсләр күп булды. Либерал фикерләрне алга сөрүчеләр арасында бу фигураны Кремль проекты, дип бәяләү карашларын да бер генә тапкыр ишетмәдем. Чынлап та кем соң ул? Соңгы 2 атнада кырмыска оясына таяк тыгып болгаткан кебек Русияне чәбәләнергә мәҗбүр иткән фигураның максаты ни? Бүген шушы сорауга җавап биреп карыйм әле. Бу хакта сөйләүчеләр аз. Ә «Безнең гәҗит»не артистларның нинди трусик киюләре кызыксындырмаган, гайбәтне яратмаган акыллы укучылар укый. Юкса, Русиядәге вәзгыятьне чамалау бик кыен хәзер. Федераль телеканалларны карый алмыйм, андагы тапшыруларда утыручылар шул кадәр булдыксыз рәвештә күзгә төтен җибәрә. Акылым һәм сабырым җитми аларны аңларга. Гомумән, дошман эзләү, минем девизым түгел. Безнең бүгенге хәлебезгә, федераль ТВлар аңлатканча, Америка да, Украина да, хәтта шушы ук Навальный да түгел, үзебез гаепле. Байлар байый, ярлылар бөлә бара.

Экспертлар былтыр эчке тулаем җитештерүнең 3,5-4 процентка кимү ихтималын фараз итә (рәсми саннар әлегә юк). Ә менә халыкның кереме 2020нче елда 3,5 процентка кимегән. Росстат хәбәре буенча 2014нче елдан бирле кимү – 10,6 процент тәшкил итә. 6 ел өчен бик зур күрсәткеч бу, ягъни минем кулымдагы 2014нче елдагы 1 мең сум, бүген 894 сумга калган дигән сүз бит. Дөрес, минем әле, ашарга юк, дигән кешене очратканым юк. Ачтан интекмибез. Әмма 2013нче елда Русиядә яшәү минимумыннан кимрәк акча алучы 15,5 миллион кеше булган булса, 2020нче елның беренче ярты еллыгында инде мондыйларның саны 19,4 миллионга җиткән. Яшәү минимумы 11653 сум – эшләүчегә ул 12702 сум, пенсионерга – 10022, ә балаларга 11303 сум тәгаенләнгән. Димәк гаиләдәге һәр кешенең айлык кереме менә шул бәядән ким булырга тиеш түгел. Саный, бүлә башласаң, бик туры килеп тә бетми, җитәрлек тә микән…

Сугыш елларын, ачлыкны кичергән өлкән буын бүген, Аллага шөкер, өстәлебездә ипи бар, дип сөенсә дә, яшь буын бу хәлгә риза түгел. Әнә шуңа да Навальныйга «кырмыска оясын» тузгыту бик җиңел. Махсус хезмәтләр тарафыннан саклана торган зиннәтле сарайлар, коррупциянең чәчәк атуы, олигархларның оялмыйча типтереп яшәүләре турындагы Навальный фильмнары халыкны чыгырыннан чыгара. Бүгенге аудиторияне Федераль каналлардагы пропагандистлар үз авызларына каратып тора алмый инде. Телепропаганданың көче бетте. Премьер-министр, Президент канәфиләрен Русиянең Иминлек Шурасы рәисе урынбасары урындыгына алыштырган Дмитрий Медведев, Русияне интернет киңлекләреннән өзәргә мөмкинлек бар, дип игълан итсә дә, бу мөмкин булыр микән?! Бүген яшьләр бер генә минутка да телефоннан аерылмый. Бүген интернет аларның сулышы, ризыгы… Бүгенге буын интернетны кочаклап йоклый. Мондый буын белән идарә итү ай-һай җиңел булмас. Мәктәпләргә сәяси тәрбия буенча директор урынбасарлары вазыйфалары да ярдәм итмәс. Ашыгыч рәвештә шундый вазыйфа булдырмакчылар. Тик соң… Замполитлар, политинформацияләр вакыты түгел инде бүген. Совет чоры идеологиясе үтми. Кызганыч, күсәк, электрошокерлар белән генә тыеп була торган түгел инде урамны. Соңгы 2 атна шуны күрсәтте. Санкцияләнмәгән протест акцияләрендә катнашучылар бу якшәмбедә 23нче гыйнвардагыга караганда да күбрәк булды. Экспертлар анализларына караганда бу рөхсәт ителмәгән протест акцияләрендә катнашучыларның 40 проценты Навальный өчен түгел һәм алар митингларга беренче чыга. Бу бик куркыныч симптом. Протест акцияләрендә катнашучылар гына түгел, журналистлар тоткарлана. Мин «Доҗдь» телеканалында алып барылган турыдан туры трансляция вакытында тәртип сакчыларының журналистларга электрошокер белән кизәнүләрен күрдем. Егылган ОМОН хезмәткәре кесәсеннән пистолет та тартып чыгарды, диделәр шул ук каналда. Бәхеткә, ул атылмады. Әмма ни буласын бүген фаразлау кыен.

Куркам, Русия өчен, иминлегебез өчен. Минем балаларымны имин-тыныч, бәхетле илдә үстерәсем килә, бәхетле картлыгымны шушы илдә күрергә хыялланам. Көч, янау, ялган белән бу мөмкин булыр микән?! Бүген изоляторлар тулган. Тоткарланучылар саны арта бара. Яңа изоляторлар төзергәме, концлагерьлар булдырыргамы?

Газетабызның бу санын нәшриятка әзерләгән вакытта Навальный суд залында иде әле. Агуланганнан соң Алманиядә дәваланып, ул шартлы хөкем шартларын «үтәмәгән»: УФСИНга килеп билгеләнеп йөрмәгән. Хәзер менә утыртып куймакчылар.

Мин узган санда яздым, Навальныйга хөрмәтем юк. Аның илне демократик казанышлар юлыннан алып китәсенә дә өметем аз. Либерал карашлы көчләр белән берләшү ихтималы турында сүз чыккач, ул кискен төстә каршы чыккан иде. Мин үзем, берегез дә кирәк түгел, дип катгый белдерде. Әнә шуңа да торган саен, әллә ул чынлап та Кремль проекты булды микән, дип уйлап куям. Артыгын узып китеп, бәйдән ычкындымы аннан? Шулай булса… Юкса, аны либерал карашта торган сәясәтчеләр оппозиционер буларак кына кабул итә, аңа иярергә теләми. Ә Кремль тыюлар белән, шундый Навальныйдан, киресенчә, милли лидер, патриот ясый. Агуланганчы аны Русиядә азмы-күпме беләләр иде, ә хәзер… Ул планетабызның билгеле, популяр шәхесенә әверелде.

Инде митингларның канунсызлыгына килгәндә, ул кануннарны канунсыз дип кем үзгәртте соң?! Конституциябездә сүз иреге, фикер, тыныч протест белдерү гарантияләнгән. «Принтер» дип йөртелә башлаган ДәүДума иртән торышка яңа закон уйлап чыгармас, дип кем әйтә ала. Шунысы, бу кануннар һәркемгә кагыла торган булып чыга: тыярга, штраф салырга, хөкем итәргә… Катгый төстә җавапка тартырга… Минем соңгы елларда ниндидер йомшаклык күрсәтү инициативасын күргәнем юк. Пенсия реформасы үзе генә дә ни тора?! Мин, мәсәлән, шушы реформага «рәхмәтле» – 63 яшемдә генә пенсиягә чыгачакмын. Анысы, башым эшләсә, хезмәтемне дәвам итәрмен, исән булсам… Ә менә механизатор 65 яшькәчә ничек эшләр, 60 яшьлек сыер савучы ничек?.. Менә шулардан башлана бар да.

Тагын кабатлыйм сакаллы мәзәкне: Үзбәк ханына килеп: «Анда халык ачтан кырыла», – дип зарланалар. Тегесе аптырап: «Нигә пылау ашамыйлар?» – дип гаҗәпләнгән. Өстәгеләр үз тормышлары белән яши башлады бугай. Ачның хәлен аңлаучы калмады сыман.

Ишетегез, болай бара алмый, дип аңлатасы килә дә… Әле яза алам, рәхмәт. Бераздан бу мөмкинлек калмаска мөмкин. Элегрәк капыл гына наркоман булудан курка идем, хәзер иноагент булып куймагаем, дип тә йөрим борчылып. Ә дәшми кала алмыйм. Мин дә дәшмә, син дә шыпырт тор… Булмый, йөрәк түзми.

Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Навальный кем проекты? Кая барабыз?, 1.5 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии