Бу дөньяның кеме юк, яки «БГ»нең шундый көнгә калуыннан көлим әле!

Бу дөньяның кеме юк, яки «БГ»нең шундый көнгә калуыннан көлим әле!

Безнең эштә иң рәхәте – эреле-ваклы түрәләр белән түгел, укучыларыбыз белән аралашу. Һәр укучыбыз кадерле безгә. Аларның җылы сүзләре илһамландыра, киңәшләре эшебезне оештырырга, ә тәнкыйтьләре дөрес юлны табарга булыша. Тик кемнәр генә юк шул бу дөньяда. Берәүләр, елый-елый рәхмәт укыса, икенчеләре зарлана. Минем үземә үк шалтыратып, сезнең өчен куркып торабыз, бигрәк кыю язасыз, намаз саен дога кылам, диючеләр көн саен очрый. Мин андый догалы ак әбиләргә, ак бабайларга рәхмәт укыйм, безне кануннар түгел, нәкъ менә сезнең хәер-догаларыгыз яшәтә, саклый да инде, дим. Дөрестән дә, судлар белән куркытучылар, безне дошман күрүчеләр бихисап. Бу аңлашыла, без бит эшлексез түрәләргә тынгылык бирмибез, коррупция чоңгылына кереп баткан чиновникларның тынычлыгын алабыз. Һәртөрле янаулар да кабул итеп алырга туры килә алардан. Тик ул телефон аша сөйләшүдән, ризасызлык белдерүдән ары узмый. Ә менә туктаусыз хатлар язып, янап эзәрлекләгән укучыбыз юк иде әле. Дөньяның кеме юк, дип сүз башлаган идем хикәятемне. Менә шундый кемсә белән таныштырырга булдык бүген. Алга китеп шуны әйтик, бу кешенең миңа карата үчлегүе, хатларында үз-үзен сәер тотуы, мине аның белән сөйләшеп карарга, сәбәбен аңларга тырышырга этәрде. Әмма барып чыкмады. Журналистыбыз тикшерә башлагач кына шул ачыкланган: мин аның газетабызга ялгышлык белән ике тапкыр язылуын «төзәтмәгәнмен» икән. Исемә төште, бу сорау белән кайчандыр бер ир кеше шалтыраткан иде шул. Мин аңа язылган квитанциясен якынына бүләк итәргә, яисә сатарга, йә булмаса аны киредән почтага тапшырып, акчасын алырга киңәш иттем. Редакция газетага язылуны оештырмый, бу почта вазифасы. Акчаны да абунәче почтага түли, һәм бу очракта да, ялгышлык почта аша гына төзәтелә ала иде. Мин шуны аңлаттым. Ләкин укучыбыз моны аңламаган, һәм мин аның кан дошманына әверелгәнмен.

Әлеге хатларга ни өчен игътибар итәргә булдым: кайберәүләр, ваклану дип кабул итмәсен өчен, аңлатам. Хатларда ачыктан-ачык янау, мәсхәрәләү, кабатлана-кабатлана дәвам итте. Дөнья хәлен белеп булмый, әлеге дә баягы, бу дөньяның кеме юк. Юкса, күп еллар элек берәү шулай интернеттан миңа ачыктан-ачык юк итү белән яный башлаган иде. Ни өчен икәнен тәки аңламадым. Тикшерә торгач, мин аның контакттагы сәхифәсенә дә тап булдым. Һәм чәчләрем үрә торды, экстремистик тыелган фильмнар белән тулы иде ул. Бу хакта кисәтергә, һәм көч структураларына җиткерергә туры килде. Һәм бу кеше тынып калды. Чынлап та, мин күз уңындагы кеше, таныйлар: гаиләм дә, үзем дә якланмаган. Нинди авыру кеше килеп чыкмас, яз-көз айларында бигрәк тә кискенләшүләр арта бит.

Күп еллар килеп чыккан хәл белән бүген безнең белән шулай кара хат алышуны оештырган кеше арасында параллель үткәрү итеп кабул ителмәсен бу фикерләрем. Әмма киләчәктә, безгә янарга, безне кимсетергә теләүчеләр аң булсын, редакция һәр журналистының, хәтта укучысының хокукларын яклый алырлык мөмкинлекләргә ия. Бу очракта да бу кеше белән аралашуны юридик яссылыкта карый алабыз, дип искәртәм. Бәлкем ул ялгышкандыр, хатасын аңлар, һәм мондый эзәрлекләүләргә нокта куелыр, безгә бу темага кабат әйләнеп кайтасы булмас, дигән өмет белән сүзне әлеге теманы өйрәнгән, һәм у кешене эзләп табып, аның белән сөйләшкән журналистыбыз – Айгөл Закировага бирәм. Аның язмасын да укыгыз. Һәм шунысын да искәртим: «Безнең гәҗит» чынлап та бик четерекле, күп кенә түрәләрнең күңеленә хуш килми торган резонанслы темалар күтәрә, журналист тикшерүләре үткәрә. Без шул түрәләрне фаш итеп хаклык өчен көрәшкәндә, менә мондый эзәрлекләүләр, чынлап та, эшебезгә бик нык комачау итә.

Барыбызга да аек акыл теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

«БАНКЛАРНЫ БАЕТЫП ЯТАСЫЗ»

Бу хатлар быел июль аенда килә башлады. Исемен Раил дип атаган кеше фатир сатып алу мөмкинлекләре турында чыккан бер язмага карата («Ипотека – хәрам» диючеләргә хәләл ысул бар!», «Б.Г.», 3 июль, 2016) үз фикерен белдереп, электрон почтабызга хат җибәрде.

Ул анда үз исәпләү методлары белән язмада «хаталар» табуын аңлатырга «тырышкан» (чынлыкта, күпме генә тырышсак та, беребез дә аңламады – А. З.), безне «банкларны баетып ятуда» гаепләгән, шулай ук, баш мөхәрриребезгә юллама калдырган. Эчтәлегенә зыян китермичә генә, бераз кыскартып, аның белән сезне дә таныштырабыз:

«Су катыштырып язарга өйрәнеп киләсез бугай. Мин гади кеше, сезнең белән сүз көрәштерергә җыенмыйм, сез миннән «көчлерәк». Озак еллар гәзитегезне укып, бераз анализларга өйрәнеп киләм. Баш мөхәрриргә бер ике сүз язсам, ачулы калмас дип, уйлыйм. Язмаларыгыз әйбәт, ләкин, элеккеге белән чагыштырганда, бераз «суындыгыз». Картая барган саен дин ягына тартыласыз, бөтен кеше шулай үзеннән булмагач, дингә кереп «кача». Дини язмаларның гел уңай яктан язылуы, тискәре яктан искә алынмавы моңа ачык мисал. Анысы сезнең эш – укучыларыгыз күп, языгыз. Бер журналистыгыз, без төрлесен язабыз, уку-укымау, ышану сезнең эш дигән иде. Чыннан да шулай икәненә гәҗитегезне укыган саен ышана барам».

Бу хатка җавап буларак, Раил әфәндегә язманы тагын бер тапкыр укып карарга тәкъдим иттек. Моның ипотека да, ссуда да булмавын аңлатып карадык. Аннан соң да берникадәр шушындый «кыю» эчтәлектәге хатлар җибәрде әле «укучыбыз». Аларны монда китереп тормасам да, эчтәлегенең һаман шул безнең халыкны алдап мәгълүмат бирүгә барып тоташуы аңлашыладыр.

Шушы язышулардан соң берничә көн вакыт узгач, минем «Вконтакте» сәхифәсендәге битемә Радик Минебаев исемле кешедән хат килеп төште. Хәтерләсәгез, быел җәй көне газетабызда «Йолдызлар ни кылана» сәхифәсен башлап җибәргән идек. Шуны күз уңында тотып, артистлар турында язма язмасагыз, башка тема беттеме, дип башлаган иде ул сүзен. Языша башлагач, Радик әфәнденең газета почтасына хатлар язып, безне ялганчылыкта гаепләүче Раил булуы ачыкланды. Шактый озак аралаштык без аның белән. «Илфат Фәйзрахманов – куркак, «без кыю газета», дип мактана – кыюлыгы кайда, газетагызны тиздән укучы калмаячак, ул берничә елдан бетәчәк, укый торган җүнле язмаларыгыз юк», – кебек сүзләрне һәр смсында диярлек телгә алды Радик Минебаев. Ә бу вакытта редакциядә башка бер генә газетада да дөнья күрмәгән шактый четерекле темаларга: Балтач укытучыларын мәҗбүри рәвештә отпуск акчаларыннан мәхрүм итүләре, Кукмарада ТР Дәүләт Советы депутаты машинасының балигъ булмаган баланы бәрдерүе турында фаш итеп, җитди язмалар әзерләнә иде. Әнә шуңа күрә, «укучыбыз»ның фикерләре белән килешмәдем, аларга карата үз сүземне әйттем. Моңарчы киң җәмәгатьчелеккә чыгармаган дәлилләр белән, нинди җитди эш белән шөгыльләнүебезне аңлаттым: быел март аенда Балтач мәгариф идарәсе җитәкчесенең газетабызның бер хезмәткәренә карата җинаять эше ачуларын сорап, полициягә гариза бирүен; башка җитәкчеләрнең судка бирәбез дигән янаулары явып торуга да карамастан, һәр мәсьәләне җентекле тикшерүебезне сөйләдем. Башка газеталарда чыгару тыелган язмаларның нәкъ менә «Безнең гәҗит»тә дөнья күрүен тыныч юл белән аңлатырга тырыштым. Тик безгә карата пычрак атулар дәвам итте. Ни өчен мондый агрессив мөнәсәбәттә булуын белергә теләгәч, Радик Минебаев мөхәрриребезне буш вәгъдәләр өләшүче итеп калдырды (ни өчен икәне 1нче биттә аңлатылды). Мин хөрмәт саклап, беркем дә редактор белән «на ты» сөйләшми, дип аңлаттым тыныч кына. Барысы да бушка иде. Минем үземне дә җавапсыз калдырмады Минебаев: куштанлыкта гаепләде. Янәсе, миңа акча түләгән мөхәррир турында начар сүз әйтеп утырмам бит инде! Әнә шулай бер атна тирәсе теләсә-нәрсә язып, күңелен бушаткач, ничек кинәт пәйда булган, шулай юкка да чыкты. Тик бу – диңгезнең давыл алдыннан тынып торуы гына булган икән.

«КӨЛИМ ӘЛЕ»

Газетаның 42нче санында мөхәрриребез Илфат Фәйзрахмановның «Беткә үч итеп тун ягабыз» исемле язмасы чыккан иде. Бу материалдагы: «Редакциябез вакытлыча Казандагы шәхси бакча йортыма урнашкан иде. Чөнки редакциянең офислар арендаларга матди мөмкинлекләре юк. Менә шулай барын да санарга туры килә. Тагын берничә айдан барлык шартлары да булган урынга күчә алырбыз, дип өметләнәм. Ә хәзергә шул иске бакча йортында түзәргә туры килә», – дигән юллар Радик Минебаевның йоклап яткан хисләрен уятып җибәрер дип кем уйлаган?! Озак та узмады, аннан чираттагы «эчтәлекле» хатны алдык.

Радик Минебаев: «Офис арендаларлык акчагыз да юкмы? Кит инде, адәм көлкесе, шуның кадәр язылучылардан, шуның кадәр сумма җыеп! Ышанырлык түгел. Кергән табыш чыгымнарны капларлык булмагач, гәҗит чыгарып була икән. Сәламәтлегең какшап беткәнче ташла бу эшеңне, барып төртелгәнче. Җәлке, хәрия елы түгел, җыешып бирер идек. Берәр миллионерны мактап язып чык, җылы офислы булырсың – кыш җитә бит. Гел сүгеп булмый, куштанлан бераз. Мин дә бераз көлим әле, «Безнең гәҗит»нең шундый көнгә калуыннан. Бетеп бара горур гәҗит, бәяләр арта, хезмәт хакы юк, язылучылар кимер. Халык ышаныч яулагач, артык горурлана башладыгыз. Пучтаңны чүпләгән өчен психланма инде, тыныч бул».

Безнең вакытлы гына авырлык белән очрашуыбыз Радик Минебаев өчен тормышындагы иң зур шатлык булган, күрәсең. Билгеле, моңа кадәр дә шушындый мыскыллы тондагы хатларын укып арган кешеләр буларак, бу сүзләргә җавапсыз кала алмадык. Аның бу хатына мөхәрриребез үзе җавап язды.

Илфат Фәйзрахманов: «Син, әфәндем, акылыңны җуеп бармыйсыңмы ул? Бу хатыңны да, тегеләрен дә газетада бастырам. Адресың, исемең мәгълүм. Булдыксыз адәмнәр генә менә шулай нервыда уйный. Аек акыл һәм киң күңеллелек теләп, Илфат Фәйзрахманов. Хатларыңны укырга вакытым юк. Аларны журналистыбыз эшкәртә һәм газетага әзерли. Укучыларыбыз белсен, арада нинди ахмаклыклар да очраганын».

Радик Минебаев: «Ярар, горурлан гәҗитең белән, шуны онытма: син мине бер тапкыр кеше көлкесенә калдырырсың, тормыш дәвам итә. Җир шары түгәрәк – әлегә үз күчәрендә әйләнә, насыйп булса, очрашырбыз. Форум, блоглар һәм башкалар күп интернетта. Хакер (интернет сәхифәләрне «ватучы» – А.З.) хезмәтләре дә бар. Синең гәҗит сайтың, контактта битең бар, син мине «позорить» итәсең икән, мин сиңа җавап алымын кулланам. Форумнарда безнең гәзитнең ниндилеген укучылар күп булыр – интернет бөтен дөньяны били. Язма бер басыла, бер укыйлар – бетте, интернетта язмаларны ай саен яңартып була. Уйлап бетер язма чыкканчы, уңышлар».

Минебаев, бәлки, мондый янаулар өчен җинаять эше ачылу ихтималын белеп бетермидер. Интернеттагы сәхифәләрне җимерү – закон нигезендә җинаять санала. Шуны искәртеп куябыз: әгәр дә газета хезмәткәрләренең интернеттагы шәхси битләрен, газета сайтын вату очрагы булса, хәзер безнең сездән шикләнергә тулы хокукыбыз бар. Мондый сүзләрегез өчен сезгә суд каршында җавап бирергә туры килергә мөмкин.

Кешечә сөйләшеп, кисәтүгә дә карамастан, тузга язмаган хатлар килүен дәвам итте.

Радик Минебаев: «Язарлык әйберең калмагач, түрәләрне селкетә алмагач, әлбәттә гади кешегә бәйләнәсең – чөнки аның яклаучысы юк. Син, хөрмәтлем, бүгенге көндә штраф акчалары кая киткәнен, ел да юлларга бүленгән миллионнар, түрә абзый – ничек, колхозчы ничек көн күрә, 7-8 мең пенсия акчасына ничек яши, бәяләр нигә «сикерә», сайлап куйган абзыйлар нигә шуңа юл куя, «Среда обитания» тапшыруларын карап, кирәклесен алып мәкалә яз. Хаксызлыкны, коррупциягә, башбаштаклыкларга каршы көрәшеп, яманны фаш итүче гәҗит иде. Учак кебек сүнде, кызганыч. Сез үзегез тузанда чәчү чәчеп, көзге эсседә урып-җыеп, икмәк үстерәсезме, аны җитештерәсезме, фермермы яки авыл хуҗалыгы эше белән шөгыльләнәсезме? Халыкка файдалы нинди эш башкарасыз? Кәгазь битенә типография буявы сыланган гәҗит чыгару, минемчә эш түгел».

«ХАТНЫ МИН ЯЗМАДЫМ»

Берничә көннән Минебаев мине дә «исенә төшерде». Исәнлек-саулык сорашып тормастан гына, «Минем хатлар турында язманы кем әзерли, сезме? Нигә котыра ул Илфат? Ачсын Вконтактедагы битен, куркак!» дип смс җибәрде.

Ә инде ни сәбәпле безгә кимсетә торган эчтәлектәге хат җибәрүе турында сорагач, бөтенләй мантыйкка туры килми торган аңлатмалар бирә башлады. Алар ахырга кадәр уйланып бетмәгән аклануга охшаган иде. Имеш, Радик әфәнде интернетта акча эшләп алу нияте белән эш башлаган да, хакерлар почта тартмасын ватканнар. Һәм безнең газета почтасына килгән хатларны ул түгел, …хакерлар җибәреп яткан икән. «Ахыргы өч атна эчендә мин «Б.Г»гә хатлар җибәрмәдем. Димәк, минем исемнән Б.Г пычрак аталар», – диде ул.

Ә менә икенче булып килгән хатны (хакерлар белән янаган эчтәлектәгесен) үзе язуын таныды Радик әфәнде. «Әйе монысын мин яздым, почтаны рәтләп, нервыланып утырган чак иде, хат килеп чыкты. Гаеп миндә, ачуланмасын. Менә сезне ахмакка санап, әйтик, сары гәзиткә бастыру турында хат килеп төшсә, нишләр идегез? (Игътибар итегез – Минебаев «Б.Г.»не сары матбугат белән чагыштырып, мыскыллый – А.З.) Почтаны рәтли алмаудан нервыланып, ачудан җавап итеп язылган хат ул, гаеп миндә, тагын ничек аңлатыйм, каршыгызда тезләнепме? Мин Илфат Фәйзрахмановны якыннан да белмим, ызгышмадык, дошманнары күптер, ләкин мин түгел. Ул бит исбатланмаган, дәлилләнмәгән килеш, хатларыңны бастырам, дип, язды. Минем исемнән аны кимсетеп язылган хатка ышанып, мине ахмакка саный. Ну ярар, әйдә, бастырсын, гөнаһсызга мыскыл итсен, минем намус чиста, аның намусында кала әгәр мәкалә басылса. Аны күпләр укыр, мин күпне югалтам. Гафу итәрсез, мин җавапсыз кала алмаячакмын. Барысы да аннан һәм сездән тора».

Бераз языша торгач, Радик Минебаев үзенең почта тартмасын җимерүдә безне гаепләде, имеш, аның адресын белү өчен махсус заказ биргәнбез икән. Монысы инде – яла ягу дип атала. Моның өчен дә җинаять җаваплылыгы каралган. Тик инде безнең аралашу вакытында гына да өч маддә буенча хөкем итәрлек «утын җимергән» Минебаев тынычлану турында уйламады да.

«Почта тартмагыз сафтан чыгарылган булгач, мөхәрриребездән килгән хатларны ничек укып бара алдыгыз соң, әллә почтагызны җимергән хакерлар белән элемтәдә торасызмы?», – дип сорагач, тагын бер янаулы хат алдым.

Радик Минебаев: «Арыдым мин сезгә аңлатып, куркак Илфатка әйтегез: контакттагы битен ачсын, мобиласы ничек? (бу гаять кәттә сүзне мәгънәсен аңламасагыз, «мобила» – телефон номеры дигән сүз – А.З.) Иртәгә шалтыратам, аңлашабыз. Сез әйттегез түгелме, курыкмый, куркак түгел ул, дип? Сүзләрегез дөреслеккә туры килми. Батыр булгач, нәрсәнең ни икәнен исбатламыйча, дәлилләмичә, мине мыскыллап гәҗиткә язмасын. Кем соң шул хәтле? Проблемалары әзме, тагын кирәкме, дошманнар эзлиме? Сез – солдат кебек приказны үтәүче, бернишли алмыйсыз.(бу сүзләрен миңа атап язды – А.З.) Гәҗит политикасына чумып, юктан кеше пычрату шәп эш инде, аның өчен акча да түлиләр. Ярар, сез куркаклар белән булмас, гәҗит бите артына качып, 15 905 укучыга гади кеше мыскыллау зур батырлык бит ул. Язмагызны әзерләп бетердегезме, генерал Илфат кушуы буенча?»

Моннан тыш, Радик Минебаев Илфат Фәйзрахмановны «психованный баш мөхәррир», дип атады, «Сезгә язарга азык булды, соңгы арада тетрәндергеч язмаларыгыз бөтенләй юк. Әртисләрнең ни кыланганын интернеттан күчерү эшмени ул, кит инде, бүтәнгә «тешегез» үтми шул, минем кебекләрне чәйнәүдән башка», – дип «оялтты».

Радик әфәнде, шуны аңлагыз – пычрак ату безнең шөгыль түгел, сезнеке. Бу уенны сез башладыгыз, ә чамасын белмәгәндә уеннан уймак чыга. Сез никадәр генә яманласагыз да, шөкер, безне яратучы укучыларыбыз янәшәбездә. Чебен дулап тәрәзә ватмый, канатын гына сындыра, дигән әйтем бар. Бу очракта ул бик туры киләдер: безне бик тырышып түбән төшерергә теләсәгез дә, үзегезгә зыянга эшләвегезне аңлагыз. «Б.Г»нең шундый көнгә калуыннан мин дә көлим әле, дигән идегез. Онытмагыз, урысның шундый мәкале бар: «хорошо смеется тот, кто смеется последним».

Айгөл ЗАКИРОВА

Бу дөньяның кеме юк, яки «БГ»нең шундый көнгә калуыннан көлим әле!, 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии