- 01.08.2023
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2023, №30 (2 август)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Газетабызның узган санында (26 июль, 2023) Русиядә вөҗдан иреге Конституциядә гарантияләнсә дә, тигез, гадел караш җитенкерәми, дип язган идем. Моны дәлилләрлек мисаллар җитәрлек. Әйтик, 7нче июльдә Мәскәү өлкәсе Котельники шәһәрендә коралланган хокук сакчыларының җомга намазы вакытында мөселманнар оешмасының намаз уку бүлмәсенә аяк киемнәрен дә салмый кереп, тентү оештырулары, сүгенүләре, намаз укучыларга карата көч кулланулары, кимсетүләре, бернинди калыпларга да сыйдырышлы түгел. Әйтерсең җинаятьчеләр... Мондый мисаллар тагын да бар. Русиядә шулай ук мәчетләр төзелешенә урын алу үтә кыен мәсьәләләрнең берсе. Хәтта татар мәркәзе саналган Казанда да 1 ел элек тантаналы төстә нигез салынган Җәмигъ мәчете шәһәрдән читкә сөрелде. Нишлисең, горурланып сөйләрлек Илһам Шакиров концерт залыбыз бар, тик ул аэропорт янында. Шуның кебек Җәмигъ мәчете дә шәһәр үзәгендә була алмас бит инде. Камал театры да Зообакча янына күчәсе. Татарлыгыбыз шундый дәрәҗәдә. Театр дигәннән, Качалов театры да, ТЮЗ да тап-тар тыкрыкта булсалар да, беркемгә комачау итми. Хәер, бу хакта озаклап сөйләргә, үпкә белдерергә мөмкин булыр иде. Безгә бердәмлек, милли горурлык җитми, мәгърур халык булсак, мондый кимсенүләргә юл куелмас иде. Телебез дә үлмәс, татар мәгарифенә дә ясин чыкмас идек. Юк шул, әйдә ярар, дип яшибез. Хакларыбызны судлар аша хакларга гына кала.
Әнә Котельникида җомга намазы вакытында ОМОН үткәргән рейдның дәвамы мәгълүм булды: 31нче июльдә Мәскәү өлкәсенең Люберецк районы суды Котельники шәһәре мәхәлләсен 30 мең сум штрафка тарткан. Бу хакта мәхәлләне яклаган Русия юристлары милли берләшмәсе хәбәр итә.
Дүшәмбе көнне мәхкәмәдә ике административ эш каралган. Беренче эш нигезендә Котельники мөселман үзәге «миссионерлык эшен алып баруда» гаепле дип табылды. Мәхкәмә моны мөһер сугылмаган «Ислам нигезләре» китабы табылуы белән аңлаткан. Юристлар мәхкәмә карарын шикаять итәчәк.
«Прокуратура ни өчендер экстремистик дип саналмаган, ләкин дини оешманың мөһере сугылмаган әдәбиятны миссионерлык эше дип бәяли. Гәрчә, Конституция мәхкәмәсе билгеләмәсе нигезендә мәчет, гыйбадәтханә миссионерлык эше алып бара торган урын саналмый. Без моны шикаять итәчәкбез», – ди адвокат Марат Ашимов.
Икенче эш нигезендә прокуратура мәхәлләне 9 кв метр зурлыктагы бүлмәне канунсыз куллануда һәм миссионерлык эше алып баруда гаепләгән. Бу маддә нигезендә 1 млн сум штраф салу каралган. Шулай да прокуратураның дәлилләре җитәрлек булмаган. Шул сәбәпле мәхкәмә бу гаепләүне кире каккан.
Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте махсус мөрәҗәгать белән чыкты. Алар куәт оешмасы вәкилләренең мөселманнарга намаз укып бетерергә рөхсәт итмәве, аларны йөзләре белән идәнгә яткыруы, балаларны куркытуы, намаз келәменнән аяк киемендә йөрүе, ОМОН вәкиленең берсе мәхәллә халкы тарафына янгын сүндерү җиһазы белән сыекча атуы турында хәбәр итте. Мөфтияттә бу «мәсхәрәләүче тикшерү»не дәүләт-динара мөнәсәбәтләрне какшату дип бәяләделәр.
Нәрсә әйтим, мин бу гамәлләрне «урыныгызны белеп торыгыз», бу ил сезнеке түгел, дип аңлатырга маташу түгелме икән, дип бәялим. «Россия для русских» шигарьләре күтәрелгән заманнар әллә кайда калмаган. Аны ишеткәләп торабыз...
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии