- 25.07.2023
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2023, №29 (26 июль)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
7нче июльдә Мәскәү өлкәсе Котельники шәһәрендә коралланган хокук сакчылары җомга намазы вакытында мөселманнар оешмасының намаз уку бүлмәсенә кереп, тентү оештыра. Полицейскийлар аяк киемнәре белән йөри, бер мөселман хокук сакчысының аягына төртеп күрсәтә һәм низаг башлана. Полицейский бу ишарәне үзенең коралына үрелү дип аңлый, мөселман исә намаз вакытында йөрергә ярамаганын әйтә. Талаш башлана, мөселманны иптәшләре читкә алып китә.
Котельники шәһәре мөселманнары оешмасы рәисе Салават Ибатуллин әйтүенчә, полицейскийлар аяк киемнәрен салмау белән беррәттән, сүгенгәннәр, көч кулланганнар, кешеләрне кимсеткәннәр. Намаз укучыларга дошманга яки җинаятьчегә караган кебек мөнәсәбәт күрсәткәннәр.
Бу хәлдән соң Котельники мөселманнары җәмәгате Русия Президенты Владимир Путинга яклау сорап мөрәҗәгать итә.
«Интертат» газетасы шулай дип язып чыкты.
Күптән түгел татар мәркәзе саналган Казанда да кайбер мәчетләрдә азан тавышы тыелды. Баксаң, ул халыкның тынычлыгын боза икән.
Горурланырлык вакыйга булды, тантаналы төстә Җәмигъ мәчетенә нигез ташы куелды. Әмма аны күндәм рәвештә шәһәр читенә күчереп куйдык...
Саный китсәң күп мисаллар. Мөселманнарга ихтирамсызлык Русиядә адым саен. Минем үземнең дә аңа тап булганым бар. Бу хакта газетабызда язган да идем инде. «Болгар» мәчетендә җомга намазы вакытында бер полицейскийның саҗдәгә киткән кешеләрне этә-төртә йөрүе мине, намазымнан бүленеп, аңа эндәшергә мәҗбүр итте.
– Болай итәргә ярамый, бит инде, – дидем.
– Син әле мине өйрәтәсеңме? Кагылма миңа, – дип җикеренде хокук сакчысы.
– Кагылмыйм, сезнең бәллүрдән икәнегезне беләм, ватылырсыз, әмма болай йөреп намазны бозып зур гөнаһ кыласыз, – дидем.
Беренче катның шул почмактагылар намазларын яңадан укырга мәҗбүр булды. Мин инде намаздан соң, көтеп торырлар, дип уйлаган идем, әмма курыкмадым. Полиция вәкилләре артымнан гына карап калдылар. Аңлаганнардыр, «сасыячакларын».
Әйе, бәлкем татар милләте вәкиле булган бу хокук сакчысының ашыгыч эше дә чыгарга мөмкиндер, әмма ул чакта аңа урынны ишек төбендәрәк сайларга була иде. Хәер, намаз укырга килгән булса.
Көч структураларының мөселманнарны түбәнсетүләре эзлекле гамәлгә әйләнеп бара шул. Әнә Котельникидан соң 1 атна узуга, тентү Мәскәү өлкәсенең Дзержинский шәһәрендә кабатланды. Коралланган полиция хезмәткәрләре шулай ук намаз бүлмәсенә тышкы аяк кименнән кереп, мөселманнарның намазын бүлә. Дөрес, монысында низаг күпертелми, гыйбадәт кылучылар ризасызлык белдергәч, хокук сакчылары бүлмәдән чыгып киткән һәм документлар тикшерү эшен намаздан соң башкарганнар.
Ә Котельникига килгәндә быел май аенда Тикшерү комитеты бу урында тикшерү уздырып, мөселман җәмгыятен ябу турында карар чыгарган. Миграцион законны бозган өчен протоколлар төзелде. Адвокат Руслан Нагиев мөселман җәмгыятенә юридик консультацияләр күрсәтте, Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Мәскәү өлкәсе мөфтие Рушан Аббясов бу мәсьәләне хәл итүдә катнашты. «Мөселман җәмгыяте аерым кешеләрнең хокук бозулары өчен җавап бирми», – диде Нагиев. 20нче июньдә намаз уку урыны яңадан ачылды.
Күренекле дин әһелләре, сәясәтчеләр халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Әлеге хәлләргә беренчеләрдән булып Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров реакция белдерде.
«Хокук саклау органнары хезмәткәрләренең профессиональ булмаган һәм тискәре игътибар җәлеп итә торган гамәлләрен мин, милләт-ара дөньяның ныклы нигезен какшату максатыннан, безнең тылда провокация буларак бәялим. Һичшиксез, гыйбадәт вакытында намаз укучыларга карата мондый тупас һәм ихтирамсыз мөнәсәбәт беркем тарафыннан да гадәти хәл буларак кабул ителмәячәк һәм кабул ителергә тиеш тә түгел», – диде ул «Телеграм» каналында. Шулай ук ул Русия Дәүләт Думасы депутаты Адам Делимхановка бу мәсьәләне тикшерергә кушты. Кадыйров билгеләп үткәнчә, хокук саклау органнары хезмәткәрләре төрле дин һәм милләт вәкилләренә бертөрле карарга, уйлап сөйләшергә тиеш.
Хокук сакчыларының гамәлләрен тәнкыйтьләүгә Дагыстан Республикасы башлыгы Сергей Меликов та кушылды.
«Бу хезмәткәрләргә изге җомга көнне мәчеттә рейд үткәрү ник кирәк булган, һәм ни өчен алар үзләрен шулай тыйнаксыз тоткан? Бу кешеләр үз гамәлләре белән хезмәт иткән структураларына күләгә төшерә аласын аңламыйлармыни?» – ди Сергей Меликов үзенең «Telegram» каналында. Ул бу хәлгә гадел бәя биреләсенә өмет белдергән.
Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин 7нче һәм 14нче июльдә булган хәлләрне «Русиядәге динара татулыкка һәм стабильлеккә каршы диверсия» дип атады. Бу турыда ул Русия Президенты Администрациясе башлыгы Антон Вайнога юллаган хатында белдерде.
«Башка дини традицияләрдәге кебек үк, исламда да изге әйберләрне мыскыллау – кабул ителмәслек һәм диндарларны җавап гамәлләргә этәрүче акция. Күмәк дога кылу урынына мәсхәрәле һөҗүм ясау, карикатура аша Пәйгамбәребезне мыскыллау, Коръән китабын яндыру кебек исламофобия провокацияләре конкрет төбәктәге яки дәүләттәге вазгыятьне какшатуга юнәлдерелә», – дип язылган Равил Гайнетдиннең мөрәҗәгатендә.
«Изге көнне кем һәм ни өчен шундый тупаслыкка күрсәтмә бирә алган? Иманыбыз камил, мондый боерыклар җәмгыятьнең каршылыгын тудыру өчен яки дәүләти һәм хокукый аң, һөнәри тәҗрибә, акыл тулы булмавы аркасында бирелергә мөмкин.
Шушы вакыйгалардан соң берникадәр вакыт узгач, Русия Президентына юлланган мөрәҗәгатьтән соң, полиция рейдларының миграция законнарын бозуны профилактикалауга юнәлтелгән булуы турында аңлатмалар алынды.
Бүген хакимиятнең бөтен тармакларында милли-дини сәясәт өчен җавап бирә торган иҗтимагый советлар, министрлыклар, ведомстволар эшли. Рейдлар өчен мәчетләр мәйданчыгын файдалану исә үз эшеңнең уңышсызлыгын тануны һәм мондый боерык бирүчеләрнең булдыксызлыгын аңлата.
Югарыда язылганча, хакимият органнарыннан һәм хокук саклау институтлары вәкилләреннән полициянең билгеле гамәлләренә карата тиешле хокукый бәя сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте Саратов өлкәсе мөфтие, Русия мөфтиләр Советы Президиумы әгъзасы Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов.
«7нче июльдәге хәлләр халыкка чыкканнан соң, гафу үтенүләр дә, янаулар да булмады. Без алардан гафу үтенү көтмибез. Иң мөһиме – бүтән кабатланмасын. Безгә шул турыда әйтүләрен телибез.
Безне Рамзан Кадыйров, Сергей Меликов, Равил хәзрәт Гайнетдин, тагын берничә мөфтият яклап чыкты. Бик зур рәхмәт аларга. Татарстан белән Башкортстан теләктәшлек белдермәде. Алар берәр сүз әйтер, дип өметләнгән идек», – диде Котельники шәһәре мөселманнары оешмасы рәисе Салават Ибатуллин «Интертат» хәбәрчесенә. Ул тумышы белән Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән, үзен башкорт дип саный.
Русия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Мәскәү мөфтияте» Үзәк төбәге рәисе, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов «Интертат» хәбәрчесенә Мәскәү өлкәсенең Серпухов шәһәрендә дә узган кышта тентү булганын әйтте.
«Узган кышта җирле хакимият Серпухов шәһәрендәге намаз уку йортын ябарга мәҗбүр итте. Котельникидагы кебек тикшерү дә булды. Шул вакыттан бирле без төрле урыннарга хатлар язабыз. Бу мәсьәләне, әлбәттә, чишәргә кирәк. Монда берничә проблема бар. Мәскәү өлкәсендә җирле хакимият мәчет төзергә бик кыенлык белән генә рөхсәт бирә. Мөселманнарга гыйбадәт кылырга урын булмагач, алар намаз уку йортлары, бүлмәләре ачарга тырыша. Мөселманнар җомга намазына җыелырга тиеш бит. Мәчет булмагач, кая барсын? Хакимият, бер яктан, мәчет төзергә җир бирми, икенче яктан, шәхси йортларда, биналарда, «җәмәгать урыны түгел» дип, җыелырга рөхсәт итми. Хәтта мәхәллә рәсми рәвештә теркәлгән булса да. Шуңа намаз йортларында гыйбадәт кылучылар янына теләсә кайсы вакытта тикшерү оешмалары килергә мөмкин, – ди Әлбир хәзрәт Крганов.
Шулай итеп, мәчет төзергә дә, теләсә кая җыелырга да рөхсәт юк. Хакимият өчен мөселманнарның яшерен урыннарда җыелуларына караганда, рәсми рәвештә эшчәнлек алып барган мәчеткә йөрүләре кулайрак түгелме, дигән сорау туа. Мәчет төзелгән очракта, тәртип өчен җаваплы, мөселманнарны дөрес юлдан алып баручы имамы да булачак бит. Икенче яктан, яшәгән урыны янында мәчет калкып чыгуын кабул итә алмаучылар да күп. Русиядә мөселманнар саны елдан-ел артса да, җәмгыятьтә чит диндәге кешеләргә ихтирам үсми. Бу – социаль челтәрләрдәге кайтавазлардан да күренә. Пружина кысылганнан кысыла барып, ычкынып кына китмәсен инде, – дип нәтиҗә чыгарган «intertat.tatar» хәбәрчесе Рифат Каюмов.
Хак сүзләр. Бу дин һәм милләт-ара ихтирамлыкның илебездә кәгазьдә генә булганлыгын күрсәтә.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии