Кырымны пенсионерлар күтәрә

Кырымны пенсионерлар күтәрә

Бүген без бәхетле! Ура, Кырымыбыз бар. Бәхет өчен түләргә дә кирәк. Менә түләр чак җитте. Финанс министры Антон Силуанов русиялеләрнең быелгы тупланмасы безне бәхетле иткән шул Кырымга китте, дип белдерде. Әле ярый яшереп маташмады. Ә менә Икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаев бөгештерә булыр. Кырымга биргән акчаны каяндыр таптырмакчы булып вәгъдә итә. Табарсың пычагым… Бигрәк тә Русиядә. Күптән очты инде ул. Әле Улюкаев пенсияләр артмый дигән имеш-мимешләрне туктатырга да чакыра. Ялган тараталар ич. Ялганмы, юкмы, мин белмим. Ә менә кечкенә генә акылым белән уйлап карыйм да, Улюкаев сөйләшкән дәүләт телендә «едва ли» дип әйтеп куям. Дәүләтнең акчасы юк бит аның. Аның байлыгы абстракт берәмлек. Ул бит, алдың да куйдың – булырга, 100 тәңкә түгел. Сүз 243 млд сум турында бара. Ул 2013нче елда Русиядә реформасы вакытында туңдырылган җыем (накопитльный) өлеш. Билгеле булганча, аны картлык көненә әзерләнүче гражданнар дәүләт яки дәүләтнеке булмаган фондларында үзләре өчен җыя иде. Ә җыемнарының иминиятле өлеше (страховая) хәзерге пенсионерларга түләү өчен файдаланылды. Башта 2023нче елга шәхси туплау иминият өлешен узып китәчәк, дип уйланылды. Әмма ул барып чыкмады. Пенсионерлар күбәйгәннән күбәя, шул сәбәпле акча җитмәү проблемасы елдан ел ныграк сиздерә. 2013нче елда дефицит 2 трлн сумга җитте. Бу җитмәүчелек ел саен федераль бюджеттан каплана килде.

Менә хәзер 2 министр бәхәсләшә. Силуанов хаклы ахыры, яшереп маташмый: дәүләт тагын бер төбәкне ашатырга акчаны каян алсын?! Өстәвенә аңа чыгымнар федераль бюджетта алдан планлаштырылмаган да иде. Чөнки Кырымны үзебезнеке итү ашыгыч килеп чыкты бит. Халык бик сорагач, аны без үзебезгә куштык та куйдык, дөнья сизми дә калды. Менә халык та разый. Тик ул үзенә тагылган патриотизм өчен түләргә туры киләчәген аңламады шул. Чөнки Кырымлы булган бәхетле халыкка хәзер пенсияләр арттыру кыенлашыр. Ә бәяләр пенсиягә карап тормый – үсә. Торак өчен дә күбрәк түлисе, ягулык та кыйммәтләнә, электр да… Дәүләт Кырымны пенсионерлар акчасы белән күтәрә. Халык үзе сорады ич, менә үзе ярдәм дә итә. Бу инде саллы ярдәм, кирәксә, кирәкмәсә, патриотизм дип шау куптарып, ихтыяри-мәҗбүри гуманитар ярдәм җыю гына түгел. Әле халык бердәм булып Донбассларда да тәртип урнаштыруны сораган иде. Тик Донбасслы булу өчен кыюлыгыбыз җитмәде. Чөнки Җир дигән планетада без ялгызыбыз гына түгел икәнбез: халык сорый дип кенә гаскәр белән яу чаба алмыйбыз. Дөнья безне аңламады. Ә халык Кырымга җибәрелгән акчаларның кайдан алынганлыгын гына түгел, гаскәрләрнең дә үз балаларыннан җыелганын төшенми күрәсең. Армия бит безнең улларыбыздан, энеләребездән, абыйларыбыздан тора. Сугыш булган җирдә үлем-китем дә булмый калмый. Әйе, Украинада тәртип урнаштырырга кирәк, андагы урысларны жәллибез, масса-күләм мәгълүмат чаралары шул хакта гел сөйләп-аңлатып торгач, халык шуңа күнде, ышанды. Ә менә кемнең улы үләргә тиеш соң ул Украинада? Монысы хакында гына уйлаучы юк. Ярый әле, Украинага рәсми төстә яу чапмадык. Алайса, Әфган, Чечня әле онытылып бетмәгән, һәр зиратта диярлек табутта кайткан яшь гомерләр күмелгән.

Кыскасы, өстән иңдерелгән пафослы патриотизм белән генә булмый шул. Барысы өчен дә түләргә кирәк. Дөньядагы абруй белән генә түгел, Кырымга җибәрелгән акча белән дә, шулай ук гомерләр белән дә. ЖКХ түләүләре, кибетләрдәге товарларга күтәрелгән бәяләр белән дә. Аек акыл белән эш итмәгән сәясәтчеләр үстергән җимешне рәхәтләнеп ашыйбыз һәм үзебезнең бәхетле икәнебезгә ышанып яшибез. Чөнки ышандырырлык пропаганда эшли. Аек кешегә тик тормышлар гына икенче төрле күренә.

***

Кызык бездә. Бу хакта да дәшми кала алмадым. «Бердәм Русия» фиркасе тарафдарлары ДәүДумага шикләнелүчеләрне гарипләндергән өчен полицияне җинаять җаваплылыгыннан азат итү турында канун өлгесен тәкъдим иткән. Кабатланып тормыйм, газетабызның 3нче битендә хокук сакчыларының эш стиле турында «Азатлык» радиосы шактый тәфсилле аңлата. «Полиция» турындагы канунга әлеге үзгәреш өстәлсә, Русиядә яшәү бөтенләй куркыныч булачак.

Әнә Юстиция министрлыгы бала тудыру йортында тумаган балаларны теркәмәскә тәкъдим итә. Шул рәвешле ана капиталы тирәсендәге мошенниклыкны бетерергә телиләр икән. Юкса, кайберәүләр, бигрәк тә чегәннәр, ялган белешмәләр белән ана капиталларын үзләштерә диләр…

Ни әйтим, башым эшләми аңлатма бирергә. Ялган белешмә бирүчене, ана капиталын урлаучыны хөкем итә алмагач, бала табуны тыясы гына кала инде.

Кызык, гаҗәп… оят.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

  Кырымны пенсионерлар күтәрә, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии