- 10.11.2023
- Автор: Сәйдә ИСМӘГЫЙЛЕВА
- Выпуск: 2023, №44 (8 ноябрь)
- Рубрика: Милләт язмышы
6нчы ноябрь – Татарстан республикасы тарихында истәлекле көн. Нәкъ 31 ел элек бу көнне Татарстан Конституциясе кабул ителгән. Дөрес, элек кабул ителгән Конституция инде дистәләгән тапкыр үзгәртелде. Соңгы 2023нче елда гына да аның күпчелек маддәләре танымаслык булып үзгәрде. Шул үзгәрешләрнең кайберсе турында мактанып түгел, бераз оялып булса да, сөйләп китүне кирәк дип таптык.
1992нче елның 6нчы ноябрендәге тарихи вакыйга республикабыз өчен сәяси, икътисадый һәм хокукый өлкәдә яңа мөмкинлекләргә юл ачты, тик хәзер бу юллардагы чокырлардан бутый кимиче генә үтеп булмас.
СУВЕРЕНИТЕТ ҺӘМ ДӘҮЛӘТ СТАТУСЫ
1992нче елның 6нчы ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясенең 1нче маддәсендә болай диелгән:
«Татарстан республикасы – республиканың күпмилләтле барлык халкының ихтыярын һәм мәнфәгатен чагылдыручы суверен демократик дәүләт.
Дәүләтнең суверенитетын һәм вәкаләтләрен халык билгели.
Дәүләт суверенитеты – Татарстан республикасының төп билгесе».
Символик мәгънәгә ия булган беренче маддә күпсанлы үзгәрешләргә дучар булды. 1992нче елда Татарстанның «суверен демократик дәүләт» булуы әйтелсә, соңгы үзгәрешләрдә Татарстан Конституциясеннән «суверенитет» сүзе алып атылды.
Гамәлдәге Конституциядә: «Татарстан Республикасы – Русия Федерациясе составындагы демократик хокукый дәүләт.
Татарстан Республикасы дәүләтчелеге, Русия Федерациясе карамагындагы мәсьәләләрдән һәм Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының уртак карамагындагы мәсьәләләр буенча Русия Федерациясе вәкаләтләреннән тыш, дәүләт хакимиятенең бөтен тулылыгына һәм аның үз территориясе, халкы, дәүләт хакимияте органнары системасы, үз Конституциясе һәм кануннары, дәүләт телләре һәм дәүләт символлары булуында чагыла», – диелә.
ТАТАРСТАН ВАТАНДАШЛЫГЫ
Элекке Конституциянең 21нче маддәсендә: «Татарстан республикасының барлык гражданнарына гомумтанылган халыкара хокук нормалары, шулай ук Татарстан республикасының халыкара килешүләре нигезендә Татарстан республикасы Конституциясендә каралган хокуклар һәм ирек гарантияләнә.
Татарстан республикасының читтә яшәүче һәр гражданына Татарстан республикасының хокукый яклавы һәм ярдәме гарантияләнә», – дип язылган.
Тик 2023нче елгы Конституциядә Татарстан ватандашлыгы, гомумән, телгә алынмый. Хәзер сүз Русия ватандашлары һәм аларның Татарстан җирендә булуы турында гына бара. Әлеге төшенчәнең юкка чыгуы, паспортларда Татарстан кушымтасының бирелмәвенә китерде.
ХАЛЫКАРА КИЛЕШҮЛӘР
«Татарстан республикасы башка дәүләтләр белән мөнәсәбәткә керә, халыкара килешүләр төзи, дипломатия, консуллык, сәүдә һәм башка вәкиллекләр алмаша, халыкара хокук принципларына нигезләнеп, халыкара оешмалар эшчәнлегендә катнаша.
Гомумтанылган халыкара хокук принциплары һәм нормалары Татарстан республикасы кануннарыннан өстенрәк санала».
1992нче елның 6нчы ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясенең 62нче маддәсе әнә шулай дип сөйли.
Элек Татарстан чит илләр белән мөнәсәбәтне үз Конституциясенә нигезләнеп алып бара алса, хәзер исә канунда бу хакта берни әйтелми. 2023нче елда кабул ителгән үзгәрешләр буенча, Татарстан мөнәсәбәтләрне бары тик Русиянең башка төбәкләре белән генә төзи ала.
ПРЕЗИДЕНТ ТҮГЕЛ
«Татарстан республикасы президенты – Татарстан республикасында шәхес хокуклары һәм ирегенең, республика суверенитетының, Татарстан республикасы Конституциясен һәм кануннарын, шулай ук Татарстан республикасының халыкара килешүләрен үтәүнең гаранты».
Конституциянең 107нче маддәсендә 31 ел элек әнә шулай дип язылган иде. Ни кызганыч, хәзер безнең президентыбыз юк. Хәзерге вакытта Татарстан җитәкчесен рәсми рәвештә «Рәис» дип атарга мәҗбүрбез.
ТАТАРСТАН ПРОКУРОРЫ
Татарстан Конституциясенең 154нче маддәсендә: «Татарстан республикасы прокуроры, Татарстан республикасы президенты тәкъдиме белән, Татарстан республикасы Дәүләт шурасы тарафыннан билгеләнә, ул аның алдында җаваплы һәм хисап бирә», – дип язылган.
Яңа редакциядә Татарстан прокуроры турында кыскача гына федераль канунга сылтаналар. 1992нче елда ул тулысынча Татарстан тарафыннан билгеләнә иде, соңгы елларда бу вазыйфага намзәт Татарстан президенты һәм Татарстан Дәүләт шурасы белән килештерелергә тиеш дип булды. Ә хәзер: «Прокуратура органнары вәкаләтләре, аларны оештыру һәм аларның эшчәнлеге тәртибе федераль канун белән билгеләнә».
Менә шундый Закон Китабы бар безнең. Бар иде, дисәк, отышлырактыр да. Һәрхәлдә, ул китапның 31 еллык тарихындагы үзгәрешләре белән танышу мөмкинлегенә ия булуыбыз белән дә бәхетледер без... Әлегә.
Сәйдә ИСМӘГЫЙЛЕВА әзерләде
Комментарии