Әдәби музыкаль кичә «Сагынулар аша кайтып киләм»

Әдәби музыкаль кичә «Сагынулар аша кайтып киләм»

Сагынганмын туган авылымны,
Шомырт чәчәгенең исләрен.
Берни басмый икән йөрәгемнең, 
Өзелеп, өзелеп сагыну хисләрен.
(Ә. Кадырова)
Авыл китапханәләренә бәя биреп бетергесез рухи хәзинә тупланган. Китапларда – аң-белем, акыл, тормыш фәлсәфәсе. Ә теләсә кайсы әдәби әсәрнең чын бәясен, кадерен аңлар өчен аны укырга, язучының үзе белән очрашырга кирәк икән, дигән фикер кулыма каләм алырга этәрде. Сүз башына куелган шигырь юлларының авторы, безнең җирле шагыйрәбез, язучыбыз, Зур Кукмара авылында туып, туган авылы чишмәләренең тәмле суларын эчеп, күңелендә дөньяга карата бары тик мәхәббәт хисләре генә туплаган Әлфирә Кадыйрова-Гайфетдинова мисалында шундый уйга килдем.
Китапханәче, кем әйтмешли, әсәрләрне «сүтеп җыярга» хирыс халык. Шулай булмаса, ул укучыларны ничек җәлеп итсен, уку белән кызыксындырсын? Очрашуда нык сизелде бу. Баксаң, язучыбызның китапларын Англия, Швеция, Германия, Грециядә яшәүче татарлар бик яратып укыйлар икән! Шулай булмый-ни, меңләгән тираж белән нәшер ителгән китапларының күз ачып йомганчы, тиз арада таралып бетүе моның ачык мисалы булып тора. Үз башыннан үткәнгәме, бүтәннәр тормышыннан алынган гыйбрәтле хәлләрнең тәэсир итү көче булгангамы Әлфирә ханымга сораулар күп булды. 
Һәркемгә мәгълүм булганча, китап бастыру зур чыгымнар сорый. Шуңа карамастан, ул ярдәмне үзенең хәләл җефете Миннәхмәт абыйдан сорый. Ул бик җор телле кеше, өченче китапны бастырырга иремнән акча сораган идем, бүтән язмасаң бирәм, – диде дип, бөтен залны көлдерде. Хәер, үзе дә бер көлгәндер, чөнки Әлфирә белән Миннәхмәт бер-берсен аңлап, кадерләп яшәүче үрнәк гаилә. Китаплар яза башлаган Әлфирәнең хәзер буш вакыты бөтенләй юк, диярлек, ире Миннәхмәт, уены-чыны белән бергә шуңа әйткәндер ул сүзен.
Әлеге очрашуны тагын да ямьләндереп Әлфирә Кадыйрованың бертуганнары сәхнәгә күтәрелде. Алар да үзләренең иң матур теләкләрен җиткерде, балачак хатирәләре белән уртаклаштылар. Әлфирә Кадыйрованың балачак дусты Рафис Накиповның матур хатирәләре әлеге очрашуны тагы да эчтәлекле итте. Китапханәчебез Гөлнурның ире Илсур әфәнде дә Әлфирә Кадыйровага багышлап бик матур шигырь иҗат иткән. 
Әлеге кичәгә йомгакны үзәкләштерелгән китапхәнәләр системасы директоры Резидә Касыймова ясады. «Сезнең китапларыгыз укучыларыбызның артуына китерде. Иҗат чишмәгез саекмасын, яңа әсәрләрегез белән куандырып, китап киштәләрен баетыгыз», – дип рәхмәтен белдерде ул Әлфирә ханымга. 
Бүген меңнәрчә кеше аның китапларын сатып ала, китап геройлары язмышларына ияреп, алар өчен яна, көя, Әлфирә аларны бәхетсез итмәсә ярар иде дип борчылып, дөнья мәшәкатьләреннән әзгә булса да онытылып, укый да укый бирә.
Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 
библиографы Фәния РӘХИМОВА

Комментарии