- 26.07.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №7 (июль)
- Рубрика: Мәдәният сулышы
Хәреф танып укый башлагач, китап укуның күңелгә нинди рәхәтлек биргәнен аңладым мин. Китап укудан алда беренче уку әсбабым газета булган минем. Әнкәем өстәл астына качып яки идән уртасына сузылып ятып китап укуымны кызык итеп искә ала иде. Беренче булып хәреф танырга өйрәтүчем дә дүрт сыйныф белемгә ия кадерле ӘНИЕМ булды шул минем...
Кайчандыр Русия дөньяда иң күп китап укучы дәүләт иде, әмма бу чор артта калды. Бүген яшьләр китап укуны «модно» түгел дип белдерә. Гомумән алганда, хәзер яшьләрне китапханәдә сирәк очратырга мөмкин. Чыннан да, китап уку модамы соң ул?
Мисырның бер патшасы (исеме хәтеремнән чыккан) китапханә төзеткән дә, бина өстенә «Җан дәвасы» дип яздырып куйган. Бу сүзләр белән кем генә килешмәс икән?! Китап уку ул, чыннан да, күңелгә бер дәва кебек. Яхшы китапны укып чыккач та, аннан аерыласы килми, кабат-кабат укыган китапларыбыз аз түгел бит. Китаплар безне яхшылык белән яманлыкка, әхлак белән әхлаксызлыкка, илдәге һәм дөньядагы вакыйгаларга, гаделлек белән гаделсезлеккә, матурлык белән ямьсезлеккә бәя бирергә өйрәтә.
Без үскән авылда китапханә революциядән соң ук эшли башлый. Бүген дә авыл һәм мәктәп китапханәләре җай гына эшләп тора. Һәркем өчен китапны китапханәнең үзеннән сайлап алып уку мөмкинлеге булды. Мәдәният министрлыгына район үзәк китапханәләр системасына әле шактый ук игътибарны арттыру кирәклеге кычкырып тора торуын...
Дәресләрдән соң китапханәгә барып, 4-5 китап алабыз. Әле бит аркабызда мәктәп сумкасы да бар. Анда да ким дигәндә дүрт-биш китап салынган. Алган китапларыбызны алмашлап укып чыгабыз. Бер атна үтүгә янә китапханә ишеген ачып керәбез. Китапханәче Хәтирә апа Шәйхиева, укыганыбызга ышанмыйча, китапларның эчтәлеген сөйләтеп карый иде. Мәктәптә дә матур әдәбият укуны һәрвакыт тикшереп тора иде укытучыларыбыз. Һәр укучының китапның авторы, исеме, төп геройлары, кыскача эчтәлеге язылган аерым бер дәфтәре булуын контрольдә тота иде алар. Бигрәк тә тел һәм әдәбият укытучылары.
Китапка хөрмәтне безнең гаиләдә әтием белән әнием тәрбияләгәндер. Чөнки алар 4-5 газета-журналларга язылды, китап укырга бик яратты. Күренекле журналистлар, язучылар, нәширләр Кадыйр Сибгатуллин, Харис Әшрәфҗанов, Шаһинур Мостафиннар гаиләбезнең көтелгән кунаклары булдылар.
Мин әле дә китап укырга бик яратам. Интернеттан да укыйм әсәрләрне. Ничек кенә мавыктыргыч булса да, китапны үз кулыңа алып укуга бернәрсә дә җитми. Китапның тәмен тою өчен, аны кулыңа алып, кыштырдатып укырга кирәк.
Бүген яшьләрне интернет челтәре генә кызыксындыра. Әлбәттә, бөтен кешене дә укымый дип әйтеп булмый. Яшьләребез арасында матур әдәбиятка гашыйклар, китап укырга яратучылар бихисап. Шулай ук бүген аудиокитаплар модага керде. Ләкин алар китапны уку түгел, тыңлау мөмкинлеге бирә.
Китап укыган кешенең уйлары да икенче төрле була бит. Ә китап укымау бик күңелсез нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Бүген Интернет челтәрендәге язуларны карасаң, һәр сүздә берничә хатага юлыгасың. Димәк, китап укымау бөтенләй наданлыкка китерергә мөмкин. Элегрәк: «Белемле беләклене җиңәр», диләр иде. Бу дөрес тә соң, әмма белемлеләр калмаса, нишләрбез икән?
Китап ул – тормыш мәктәбе, җан һәм күңел дәвасы. Китапны яратмаган, укымаган кеше белән хәтта аралашу, сөйләшү дә кызык түгел. Нинди генә дәрәҗәле урыннар биләмәсен, сөйли белмәсә, ул кеше хөрмәт иясе була алмый. Китап уку әнә шулай үз эшең, дөньяга карашың хакында матур итеп фикерли белергә, сөйләргә дә өйрәтә.
Рамазан КӘБИРОВ
Комментарии