- 26.07.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №7 (июль)
- Рубрика: Мәдәният сулышы
Һәрбер төбәк үзенә генә хас булган үзенчәлекле яклары белән аерылып тора. Кукмара элек-электән эшкә батыр, уңган, җыр-моңга гашыйк кешеләре белән горурлана. Баскан җирендә ут чыгара, сандугачлар көнләшерлек итеп җыр суза торган һәрбер кеше олы хөрмәткә лаек. Әсән-Елга модельле авылы китапханәсендә узган «Сүз сәнгатенең йөзек кашы» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичәнең кунагы Фоат ага Галимуллин белән очрашу безнең күңелләрдә зур горурлык хисләре уятты.
Шул чор кешесе булгангамы, әллә инде Фоат аганы һәр очрашуга сагынып көтеп алгангамы, аның белән төрле темага иркенләп сөйләшеп, киңәш сорап, сөйләмен йотлыгып тыңлап, күңелләрен сафландырып кайтырбыз дигән уй беләнме, авыл кешеләре шактый җыелган иде. Алай гына да түгел, без мәдәният хезмәткәрләренә дә бик якын кеше ул Фоат ага. Ул укыган шигырьләр, аның әйткән фикерләре һәрвакыт чараларыбызның бизәге булып тора. Ул сүз көчен, сүз тәмен белә, һәрвакыт зирәк, акыллы фикер әйтә белүче, Юрий Левитан мәктәбен узган профессиональ диктор гына түгел, зур галим, әдәби тәнкыйтьче һәм язучы да. Саный китсәң, аның башкарган эшләре, мактаулы исемнәре бихисап. Хезмәттәшләребез тарафыннан оештырылган кичә – моңа ачык мисал иде.
Чыннан да, Фоат Галимуллинның шундый зур дәрәҗәләргә ия булып та, үзен беркайчан да өстен куймый торган, бик ипле, итагатьле, гап-гади кеше булуы, безгә – тамашачыга да сизелә. Заман ничек кенә сындырып сынарга тырышса да, шул чорга хас булган үҗәтлек, тырышлык, тормыш арбасына чытырдатып ябышып яшим дигән өмет адәм баласын алга илтә.
Бүгенге көндә дә татар телендә эшләүче радио һәм телевидение алып баручылары Фоат абый үрнәгендә милләтебезнең телен, гореф-гадәтләрен саклап, алдагы буынга тапшыра. Чарада ул безне дикторлык хезмәтендә булган истәлекләре белән таныштырды. Бөтен Советлар Союзыннан Мәскәүгә дикторлык курсына утызлап укучы җыела. Әлеге курсларны Юрий Левитан җитәкли. Шулай беркөнне дәрес барган вакытта Левитан курсантларга: «Кайсыгыз нәкъ минем кебек итеп, «Внимание! Внимание! Говорит Москва!» – дип әйтә ала, шул курсантка «Останкино» телевидение манарасындагы «Җиденче күк» ресторанына күтәрелергә ике билет бирәм», – дип мөрәҗәгать итә. Утыз кеше арасыннан бары тик мин генә әлеге сүзләрне аныңча яңгырата алдым, ди Фоат абый.
Без, китапханә хезмәткәрләре, якташыбызның иҗаты, шигырь тәлгәшләре, фәнни хезмәтләре белән һәрдаим танышып торабыз. Үзебездә тупланган барлык фикерләрне түкми-чәчми китап укучыларга җиткерә алуыбыз безне эшебездә рухландыра һәм канатландыра.
Очрашу җылы –матур хатирәләргә бай булды. Шәүкәт Галиевның 70нче елларда язылган «Әткәйгә хат поэмасы»сы турында: «Тетрәнеп киттем, нәкъ минем турыда язылган кебек, мин кичергән хисләрне Шәүкәт Галиев шушы поэмада чагылдырган», – диде кунагыбыз. Дөрестән дә, сугыш вакытының авырлыклары Фоат абый кебек үсмерләрне иртә чыныктырган, шул еллар аларны шәхес итеп тәрбияләгән, ә кемнедер язучы иткән. Шулай ук «Җырың, моңың сине районның тар кысасында гына калдырмас. Хәзергә авылыңның культурасын күтәр», – дип үзен сәнгать дөньясына кертеп җибәргән Сәет ага Сәгыйтовны гомер буе рәхмәт хисләре белән искә ала Фоат Галимуллин. Хәзерге чорга аваздаш булгангамы, «Фазыл чишмәсе» җырының кунагыбыз тарафыннан яңгыравы берәүне дә битараф калдырмады, дулкынланмыйча гына тыңлау да мөмкин булмады.
Догалы иманлы нигездә тугангамы Фоат ага – чын-чынлап бәхетле язмышлы кеше икән дигән уй һич башымнан китмәде минем. Ник дигәндә, «Һәрбер бөек Ир-ат артында бөек Хатын-кыз тора», – дигән фикер Фоат абыйның гаиләсенә бик туры килә. Озак еллардан бирле Фоат абый Фәйрүзә ханым белән бергә, барлык авырлыкларны бергә җиңеп, гомернең шатлыклы мизгелләрен бергә кичерәләр.
Һәрбер җирдә Фоат аганың хезмәте, башкарган эшләре югары бәяләнә. Ә иң зур бәя – татар халкының аңа карата булган мәхәббәте, аны олылавы.
Халкым мине кая барсам
Шунда ихтирам итә.
Мәхәббәтле караш тоеп
Яшәүләргә ни җитә?
Бу шунсыз мөмкин дә түгел: гомер буе милләткә, халыкка, фәнгә армый-талмый хезмәт итү, иң олы мәртәбәгә лаек.
Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы
библиографы Фәния РӘХИМОВА
Комментарии