- 28.06.2026
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2026, №6 (июнь)
- Рубрика: Кунак бүлмәсе
Күренекле тел галиме Рүзәл Юсуповны белмәгән кеше юктыр. Мин аның белән ничек танышканымны, ничә ел белешкәнемне хәтерләмим дә инде. Мөгаен, Татарстан Дәүләт Советы депутаты булган чагында аралаша башлаганбыздыр. Филология фәннәре докторы, академик, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, бик күп орден-медальләр иясе ул. Казан дәүләт педагогика университетын җитәкләп, әлеге уку йортын Россия күләмендә югары дәрәҗәгә күтәргән шәхес. Зур урыннарда эшләгән җитәкчеләр турында, кайчакта тискәре фикерләр дә ишетергә туры килә. Менә Рүзәл Габуллаҗан улы Юсупов исеме чыкса, аның кул астында эшләгән хезмәттәшләре булсын, шәкертләре булсын... «ООО Рүзәл абый, Рүзәл Абллаҗанович... Ул олуг шәхес», диләр. Һәм аның белән бергә үткәргән елларын сагынып искә алалар. Минем аралашып яшәгәнемне белгәч, сәлам «төяп» җибәрәләр. Рүзәл Юсупов тел, милләт проблемаларына кагылышлы язмалары белән газетабыз эшчәнлегендә дә актив катнаша. Билгеле инде әлеге олуг шәхес белән фикерләшеп утыру үзе бер мәктәп. Күптән инде укучыларыбыз өчен дә сөйләшеп утырасым килеп йөри идем. Менә форсат җитте.
Бик ачык кеше ул Рүзәл Абуллаҗанович. Хәләл җефете Дилара апа да бик кунакчыл. Балалары, оныклары да сокланырлык.
– Рүзәл абый, Сезгә шулай гади генә итеп эндәшсәм, гаеп итмәссезме?
– Һич кенә дә юк, Илфат энекәш. Бер-береңә болай исем белән генә һәм, әңгәмәдәшеңнең яшенә карап, абый, апа, сеңел(ем), энем(энекәш) дип эндәшү ул – чын татарча, якынлык төсмере белән сөйләшүдә кулланыла. Фәлән Фәләнович дип, әңгәмәдәшнең исеменә атасының исемен өстәп, русча тәртиптә әйтү исә рәсми сөйләшүләрдә кулланыла.
Без, Сезнең белән исә, Илфат, күп еллар буена шактый якыннан таныш, һәм без Сезнең белән якташлар, шуның өстенә бер рухтагы кешеләр.
– Сүзне балачактан башлыйк. Сез, сугыш алдыннан туып, гади крестьян гаиләсендә үскән бала... Зур галим, күренекле җитәкче, җәмәгать эшлеклесе, олы дәрәҗәләргә ирештегез?
– Сез үзегез дә яхшы беләсез, кешеләрнең барлык уңышларының, дан-шөһрәтләренең нигезендә тырышлык дигән төп сыйфат һәм шул җирлектә барлыкка килә торган уңганлык, максатчанлык, уңай мәгънәдәге үҗәтлек һәм фидакарьлек дигән сыйфатлар ята. Бу сыйфатлар кешегә ата-анасыннан бирелә. Ата-анасы ялкау булса, аларның балалары тырыш була аламы икән?
Ләкин ата-анадагы тырышлык сыйфаты аларның балаларында да үрләсен, артсын өчен, аларга үскәндә тиешле тәрбия, барыннан да бигрәк хезмәт тәрбиясе, һәм тиешле шартлар булырга тиеш. Мин шундый мохитта үстем.
Әтиебез фронтта. Әниебез бер яшьтән ун яшькә кадәр дүрт малай белән калды. Ул еллардагы һәм сугыштан соңгы чордагы авылда (әтиебез сугыштан инвалид булып кайтып, җиңел эшләрдә генә эшли алды) ачлы-туклы, фәкыйрьлектә яшәп, кечкенәдән эшкә җигелеп, җәфа чигеп яшәгәнлегебезне сөйләп тормыйм.
– Сезнең мәктәптә укый башлавыгыз да үзенчәлекле, кызыклы булган бит.
– Авылдагы минем яшьтәге бер бала да укырга кермәгән иде ул елны. Укучыларның кышкы каникулы узгач, минем бик тә мәктәпкә йөрисем килә башлады. Әти-әнине алҗытып бетердем, һәм әти мәктәп мөдире белән сөйләшкән. Ул: «Йөреп торсын, туйгач туктар, киләсе елга әзерлек булыр», – дигән. Мин абыйларымнан йөгерек итеп укырга, язарга һәм санарга өйрәнгән идем инде. Укуны ташламадым, шул ук елны беренче классны 4-5ле билгеләренә тәмамладым. 7нче класстан соң бишле билгеләре генә тезелгән аттестатымны костюмымның кесәсенә бөгәрләп тыгып, берүзем Казанга юл тоттым. Озатып баручы булмады: кызу урак өсте, әти-әнине колхоз эшеннән җибәрмиләр. Күрше авыл Симетбаш яныннан узып, прицеплы машинадагы биниһая юан өч бүрәнәнең уртадагысы белән машина кабинасы артындагы иркенрәк урынга басып, Арчага бардым. Кырыйдагы ике бүрәнә сикәлтәле, чокыр-чакырлы урыннарда кабинага килеп терәлә һәм хәтта такталарны сытып керә. Мин ялгыш кырыйдагы ике бүрәнәнең берсе алдына басып барган булсам, бу әңгәмәдә катнашучы моннан 73 ел ук элек фани дөньядан китеп барган булыр иде инде.
Арча-Казан поездыннан төшкәч, минем барып керәсе адресым болай иде: «Колхоз базары урамында түгәрәк баганалы капкалы йортта яшәүче Зөләйха апа». Бу безнең әти-әниләр, Казанга килеп, азык-төлекләрен сатып, кайтырга поездга соңга калган чакларда кереп кунып чыга торган йорт булган. Әти-әниләр аның адресын тәгаен белмәгәннәр: миңа шулай гади генә итеп аңлатып җибәргәннәр.
Базар буйлап шундый йортны эзләп йөри торгач, Зөләйха апаларны таптым һәм шуларда кунып калдым. Урта зурлыктагы агач йортта ун кеше яши, мин унберенчесе булдым. Кайбер көннәрне авылдан килгән тагын бер-ике кеше төн кунып чыга иде.
Кооперация техникумын эзләп табып, гариза язып, шушы уку йортының товароведлар әзерли торган бүлегендә укый башладым. Миңа әле ул чакта 14 яшь тулып кына килә иде. Бу 1952-1955нче еллар. Дәһшәтле сугыш кыенлыклары узып бетмәгән әле. Тормыш гаять авыр.
Техникумның тулай торагы юк. Икенче курста бераз уңайрак фатирга күчтем. Стипендиягә генә яшәдем. Аны һәр көнгә тиенләп бүлеп тоттым: иртә-кич маргарин яккан ипи белән чәй, көндез техникум ашханәсендә итсез генә аш һәм ботка. Авылдан бернинди дә ярдәм юк: үзләре очны-очка ялгап яшиләр.
Уку рус телендә, дәресләр 7шәр-8әр сәгать, безгә, татар мәктәбендә укып килгән 4 малай өчен, шуннан тыш рус теленнән өстәмә дәресләр бирәләр.
Түздем. Кышкы һәм җәйге сессияләрдә имтиханнарны тапшырып, аларны 4ле-5легә генә биреп (өчле алсаң, стипендиядән колак кагасың), техникумны өч елда тәмамлап, товаровед белгечлеге алып чыктым. Чыныгу бик «яхшы», хәтта артыгы белән булды.
Мине, әле 17 яше тулып кына килгән егетне, юллама (путевка) белән Курган өлкәсенә товаровед итеп җибәрделәр. Анда беркатлы авыл малаеның күргәннәрен, алдаулар белән очрашканын сөйләп тормыйм. Ерып чыктым. Усть-Уйский дигән райпотребсоюзда ел ярым эшләгәч, отпуск алып өебезгә кайттым. Аннан Казанда пищеторг дигән оешмада бераз гына эшләгәч, армиягә алдылар.
Армиядә чагында татар теле һәм әдәбияты белгече булырга дигән теләк туган иде, техникумда русча гына укыган булсам да. Кабул итү имтиханнарына татар теле һәм әдәбиятыннан берничә ай үзлегемнән әзерләндем дә, бер урынга 5 кешелек конкурстан узып, университет студенты булдым.
Безнең төркем бит җитди егетләрдән һәм кызлардан тупланган иде. Равил Фәйзуллин, Әнвәр Шәрипов, Фарсель Зыятдинов, Шамил Маннапов, Ленар Җамалетдинов, Фирдәвес Гарипова, Флера Баязитова, Роза Ханнанова һәм башка булачак күренекле галимнәр һәм язучылар белән бергә укыдым.
Университет безне белемле җитди белгечләр итеп әзерләде. Мин филология-тарих факультетының комсомол секретаре булып, гел бишлегә генә укып, Ленин стипендиясе алып, биш еллык уку планын дүрт елда үзләштереп, төп белгечлеккә өстәп, тәрҗемәче-филолог дигән квалификациягә ирешеп тәмамладым.
Аннары Фарсель Зыятдинов, Ленар Җамалетдинов (алар да уку планын бер ел алдан тәмамлады) һәм мин – өчебез дә берьюлы диярлек радиода эшли башладык. Мине тәрҗемәче итеп сынау срогы белән алдылар. Бу минем өчен чираттагы бик кырыс сынау булды. Мәскәүдән килгән хәбәрләрне телетайп аппаратыннан алуга, машбюрога кереп, оригиналдан карап, машинисткага әйтеп торып тәрҗемә итәргә өйрәнергә кирәк иде. Бер елда ике еллык имтиханнарны бишле билгеләренә генә тапшырып, шунда ук әйтеп торып русчадан татарчага радиодан сөйләрлек итеп тәрҗемә итәргә өйрәнү газаплы гамәл булды. Борынымнан берничә мәртәбә шыбырдап кан китте (поликлиникага барып кына туктата алдык), күзләрем сызлый башлады. Шөкер, ияләндем, сәламәтлегем дә рәтләнде. Ләкин тәрҗемәче вазыйфасын озак башкарырга туры килмәде: ярты елдан телевидениенең пропаганда редакциясе редакторы булып эшләргә тәкъдим иттеләр. Ике елдан соң, Казан педагогика институты ректоры, профессор М.З.Зәкиев тәкъдиме белән, шушы уку йортының аспирантурасына кердем һәм, тәрҗемә теориясе буенча диссертация язып, аны вакытыннан алда яклап, татар теле кафедрасы укытучысы булып эшли башладым.
– Сезнең Казан педагогика университетында эшли башлаганнан соңгы дәверегез тагын да бәрәкәтлерәк һәм күркәмрәк гамәлләргә бай дип беләм...
– Минем белән, минем җитәкчелектә эшләгән укытучы-профессорлар коллективы зур белемле, тәрбияле укытучылар әзерләү буенча күп игелекле гамәлләр кылды, республикабыз өчен татарча да, русча да эшли алырлык педагоглар укытуда күп яңалыклар кертүгә ирештек. Мин ректор булып эшләгән 1986-2002нче елларда безнең Казан пединституты Россиянең йөз педагогика югары уку йортлары арасында рейтинг буенча беренче урыннарда барды. 1994нче елда университет дигән яңа статуска иреште.
– Сезне халык депутаты, зур җәмәгать эшлеклесе дип тә беләбез бит.
– Казан педагогика институтында дүрт ел тарих-филология факультетының партия оешмасы секретаре булып эшләдем, аннары депутатларның Казан шәһәре советында мәгариф эшләре буенча даими комиссия рәисе вазыйфасын башкардым һәм иң әһәмиятлесе: Татарстан Югары Советы депутаты, аның президиумы члены, милләт һәм мәдәният мәсьәләләре буенча даими комиссия (хәзергечә комитет) рәисе буларак, халык өчен бик мөһим законнар чыгаруда катнаштым, Татарстанның, дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул итү эшен оештырып йөрүчеләр сафында булдым. Башка төрле җәмәгать эшләрем дә булды, барысын да санасам – күпкә китәр. Ләкин берсен әйтми кала алмыйм.
Татарстанның күркәм уллары полковник Фәндәс Сафиуллин, прокурор Рәшит Вәгыйзов, юрист Гаял Мортазин, күренекле галим-профессорлар Фираз Харисов, Марат Мулюков, кыю редактор Хәлим Гайнуллин һәм башка алдынгы карашлы кешеләр белән бергә демократик партия – Татарстанның республика партиясен оештырдык. Аның председателе итеп мине сайлап куйдылар. Партиянең татар һәм рус телләрендә «Татарстан республикасы» исемле үз газетасы чыгып килде. Ул партия республиканың демократик юнәлештә алга баруына шактый зур өлеш кертте.
– Сез халкыбызны алдынгы милләт буларак иминлектә тотарга, туган телебезне, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез, традицияләребезне сакларга кирәклек турында күп язасыз, акыллы киңәшләр бирәсез, кайчакта хакимият ияләренә эшлекле тәкъдимнәр дә ясыйсыз. Ишетәләрме? Хакимият вәкилләре бу кеше кирәгеннән артык актив, инициативалы дип кырын карамыйлармы үзегезгә?
– Төрле фикердә торганнары бардыр, аңлаганнары да, аңламаганнары да. Өнәп бетермәгәннәре дә... Туры әйткән туганына ярамаган, ди бит. Хәерле булсын. Мин киткәч, аңлаган кешеләр артыр әле. Үзе исән чагында кемнәрнеңдер кадерен белмәү һәрвакыт булган һәм булыр. Мин намусым кушканча эшлим, яшим, кешеләргә, зыян китермичә, мөмкин булганча, игелек күрсәтергә тырышып гомер иттем һәм итәм.
– Сез – татар мәктәбен тәмамлаган авыл баласы, әнә нинди дәрәҗәләргә ирешкәнсез. Ә хәзер кайбер татар саналган ата-аналар балаларыбыз татар мәктәбендә укыса – күтәрелә, югары дәрәҗәләргә ирешә алмаслар, дип куркып, рус мәктәбендә укытырга тырышалар...
– Нык ялгышалар. Хәзер татар мәктәпләрендә дә рус телен сыйфатлы итеп укыталар. Белеме генә булсын, татар мәктәпләрендә дә укыган балалар бернинди тоткарлыксыз, теләсә кайсы югары уку йортына керә ала. Татар мәктәбендә укыган бала үз телен, әдәбиятын, мәдәниятен, тарихын белеп, милләтен, мәдәниятен саклап, үз халкына тугрылыклы хезмәт итә торган чын кеше булып җитлегә.
Безнең тырыш, уңган татар егетләре һәм кызлары хәтта рус теле татар мәктәпләрендә хәзергегә караганда күпкә кимрәк итеп укытылган чакларда да, югары уку йортларына кереп, белем алып, зур дәрәҗәләргә иреште. Мин шундыйлар исәбенә үземне дә кертеп саный алам. 7нче классны авылдагы татар мәктәбендә укып чыгып, рус телендә техникумда укып чыктым, соңыннан университетта барлык фәннәрдән дә бишлегә генә укып, инженер оклады күләмендәге Ленин стипендиясе алып бардым, Мәскәүдә СССР Фәннәр академиясенең Рус теле институтындагы советта докторлык диссертациясе якладым, 17 ел буена зур институтның (университетның) ректоры булып эшләдем һәм академик, Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты булып сайландым.


– Бу бик гыйбрәтле үрнәк. Хәзер Сезнең гыйльми һәм журналистлык, публицистлык эшләрегезгә дә тукталыйк.
– Һәрвакыт, үземне аямыйча, кырыс режимда эшләдем, хәзер дә, хәтта инде күптәннән пенсионер саналсам да, эшсез торганым юк. Шулай күнегелгән. Аннан, мин академик та бит әле, ә академиклар, маршаллар кебек, пенсиягә китми. Без, фәннәр академиясе членнары, эшләгән эшләребез – язган фәнни һәм публицистик хезмәтләребез, радио-телевидениедә чыгышлар ясавыбыз, гыйльми конференцияләрдә, түгәрәк өстәл, семинарларда катнашуыбыз турында язма рәвештә отчет биреп барабыз. Мин инде күп вакытлар һәр елны төрле әһәмиятле темаларга икешәр (кайбер елларда өчәү дә булып куя) калын-калын татарча, русча китап язып һәм бастырып, газета-журналларда татар һәм рус телләрендә кырыгар-иллешәр (кайбер елларны күбрәк тә була) мәкаләләр чыгарып барам (барлыгы 84 китабым, 800гә якын басылып чыккан мәкаләләрем бар). Арыйм, кайчакта туеп та куям, үземнең сәламәтлегемә зыян килү ихтималы барлыгын да беләм, ләкин барыбер шөгыльләнәм: укыйм, язам, башымны ватам. Шундый режимга күнегелгән инде. Ләкин тик тормауның, даими шөгыльнең файдалы ягы да бар: мондый гамәл яшәргә стимул бирә. Акыл эше белән физик эшне чиратлаштыру аеруча файдалы. Мин язу-сызуларымны хәлемнән килгәнчә бакчада эшләү белән аралаштырып барырга тырышам, хәтта кыш көне дә хатыным белән атнага бер тапкыр анда барып кайтабыз, кар көрим, мунчага ягу өчен утын ярам һәм башка вак-төяк эшләр көтеп тора һәрчак.
– Хатыныгыз Дилара ханымны да яхшы беләм, ул да бик эшчән бит.
– Әйе, бик тырыш, хәтта машинаны да ул йөртә. Минем язганнарымны да компьютерда ул баса, китапларымның редакторы да ул (белеме буенча филолог-укытучы). Кайчакта күпме язарга була инде, җитәр дип ачуланып та куя, дөрес әйтә, әлбәттә. Ләкин мине аңлый, рәхмәт аңа.
– Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Инде Дилара ханым белән Рүзәл Юсупов кемнәрне үстерде икән? Язмышыгызда бик авыр кайгы, зур югалту кичергәнегезне дә беләм.
– Кызыбыз Диләфрүз башта педучилещены, аннан педагогика университетының чит телләр факультетын кызыл дипломга тәмамлады. Шул ук университетта чит телләр белән багланышлар бүлегендә эшләде. Өч оныгыбыз бар. Олысы Фәридә улыбыз Фәниснең кызы, мәктәпне алтын медальгә, Санкт-Петербургның финанс университетын кызыл дипломга тәмамлады. ВТБ банкында эшләде. Без бик бәхетле – инде шул оныгыбыз Фәридәнең дә кызы Динарага 6 яшь.
Кызым Диләфрүз киявебез Айдар белән 2 ул үстерәләр. Олысы Ислам Германиядә Халыкара университетны инглиз телендә тәмамлады. Бик җаваплы белгечлек – авиация белгече булды. Очышлар өчен маршрутлар төзүче, таможня белгече. Кече оныгыбыз Кәрим Дубайда Инглиз мәктәбендә укый. Инде берничә ел рәттән математика буенча халыкара олимпиада ярышларында призлы урыннар ала. Ислам узган ел үзе белән Германиядә укыган кызга өйләнеп башлы күзле булды.
Кызганыч, тормышыбызда онытылмаслык йөрәк җәрәхәтебез дә гел сыкрап тора: олы улыбыз Фәнисне 30 яшендә фаҗигале төстә югалтырга туры килде. Бик авыр хәсрәтләр кичердек. Шөкер, кызларыбыз, улларыбыз, киявебез күңел төшенкелегенә бирелергә мөмкинлек бирми.
– Авыр, онытып та, күз алдына да китереп булмый торган хәсрәт. Инде алдагы тормышларыбыз имин, бәрәкәтле, матур булсын. Эчкерсез әңгәмәгез өчен рәхмәт. Әле милләтебез, телебез, фән өчен сездән зур хезмәтләр көтәбез. Саллы сүзегез, киңәшләрегез һәрчак кирәк, һәм алар бик кыйммәт.
– Яхшы теләкләрегез өчен рәхмәт! Җаваплы, хуплауга лаеклы, халыкка бик кирәкле эшегез киләчәктә дә уңышлы булсын! Сау-сәламәт яшәгез!
Әңгәмәдәш Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии