«Иң зур таянычым – эш булды»

«Иң зур таянычым – эш булды»

«Мин бәхетле». Тормышның ачысын татыган, авырлыгын үз җилкәсендә тойган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, алып баручы Айгөл Нәбиуллина бүген елмаеп әнә шулай ди. Бу бәхеткә илткән юл нинди булган икән?.. Аның белән шул хакта сөйләштек.
«ТОРМЫШКА ҮПКӘ САКЛАМЫЙМ»
– Тормышыгызны үзгәрткән мизгелдән башлыйк әле. Авыр югалтудан соң тормышка карашыгыз үзгәрдеме?
– Беренче ирем Фәнис үлгәндә, миңа нибары 22 яшь иде. Инде байтак вакыт узды. Яшьлек – юләрлек, диләр. Белмим, әллә шуңадырмы, кул кушырып утырырга, шашып еларга вакытым булмады. Хәер, янымда нарасыем – улым. Аны яшәтергә теләгем зуррак булгандыр, күрәсең. Тиз генә аякка басарга, тормышның бу авырлыгын тизрәк җиңү теләге яшәде миндә. Шуңа да бу вакытлар төшкә генә кергән кебек хәзер. Әлбәттә, җиңел булмады. Яшьли бала белән икәү генә калырбыз дип уйламыйсың бит. Акча юк, торырга урын юк – авыр булды. 
Баланы үстерер, аны кеше итәр өчен акча кирәк иде. Баламны танышларымда, әниләрдә калдырып, эшли башладым. Эштән курыкмадым – сыерын да саудым, тәүлек буе больницада идән дә юдым, авыр капчыкларны күтәреп, бәрәңге дә саттым. Кеп-кечкенә балам белән баракта да, кысан тулай торак бүлмәсендә дә яшәргә туры килде. Тормышның һәр сынавын кабул иттем, каршы тора алдым. Альфред улым күбрәк үзе генә үсте, аны калдырып көн-төн чаптым, эшләдем. Әле дә хәтерлим: филармониядә эшләгәндә, «Иртыш моңнары» фестивале белән бер атнага Казахстанга чыгып китәргә туры килде. Улымны калдырырга кеше юк. Филармониядә администратор булып эшләгән кызны үзебезгә чакырдым да, баланы шуңа тапшырып чыгып киттем. Ул чакта бит Интернет юк, телефон аша ике минут саен сөйләшеп торып булмый. Альфредның колаклары шешеп, отит булып, ничә көн өйдә авырып яткан, балакаем. 
– Барысын да яңадан башлыйсы килгән чаклар булдымы?
– Юк, алай димәс идем. Мин һәрчак әйтәм: «Эшне инде башкаргансың икән, үкенүдән мәгънә юк». Үкенерлекне эшләгәнсең икән, димәк, нәтиҗә ясап, бүтән мондый ялгышлык кылмам дип үзеңә сүз бирергә кирәк. Ничәдер ел элек кылган ялгыш гамәлең турында уйлап, елап, кайгырып утырудан берни үзгәрмәячәк. Безнең нерв күзәнәкләре болай да гомер буе эштә, тормышта сынала. Бөтенесен дә күңелеңә якын алып яшәсәң, бетешеп йөрсәң – тиз бирешәсең.
– Тормышка үпкә сакламыйсызмы?
– Юк, нигә саклыйм? Тормыш үзенең сынаулары белән мине көчлерәк итте. Мин ниндидер җиңүләргә ирешкәнмен икән – барысы да үз тырышлыгым белән. Арттан этәргә дә, каршы алырга да йонлы куллы кешем булмады. Барысы да – үземнең хезмәтем. 
– Бер интервьюда сез үзегез турында: «Мин ачык авыз. Әле дә шулай, тормыш мине өйрәтми», – дигәнсез. Бу сыйфатыгыз кемнән күчкән икән?
– Беркатлылык бу диимме соң. Гел кешегә ышанам. Менә шундый сыйфатым бар. 50гә җиттем, күпме гомер узылган, тик бу сыйфатымны үзгәртә алмыйм. Кемнән күчкән дигәндә, әнидән, мөгаен. Әни бөтен кеше белән дә дус, берәүгә дә рәнҗи, үпкәли белми. Мин үзем дә ачу саклый белмим. Ирем белән дә дөнья бетереп кычкырышабыз да, ике минуттан дуслашып яши башлыйбыз. 
– Ә шулай да тормышта сабак алырлык ситуацияләргә эләккәнегез булдымы?
– Минем холкым шундый инде. Адреналин яратам. Башыма суккан икән – шушы ук минутта эшләргә кирәк. Бәлки, җиде кат уйлап, бер кат кисәргә кирәктер дә, ләкин бу минем хакта түгел. Барысы да тиз һәм хәзер үк булырга тиеш. Шуның аркасында яшьрәк чакта алтын алка, акчаны күп югалттым. Ишегем беркайчан бикле булмады. Кем керсен дә, кем алсын дип уйлый торган идем. Кеше турында начар уйламыйсың бит. Керделәр дә, алдылар да. Биек таудан чаңгыда шуып, кулымны да сындырдым, операция ясатып, Илизаров аппараты белән йөрдем. Менә шул сыйфатым, уйламаганда гына эшләп атуым аркасында бу.
– Тормыш юлында очраган, ярдәм кулы сузган кемнәргә рәхмәт әйтер идегез?
– Мин иң беренче чиратта үземнең укытучыма – Шамил Бариевка рәхмәтле. Мин Казанга укырга килгәч, режиссерлык бүлегенә документларымны тапшырдым. Шамил абый безнең әзерлек репетициясенә керде. Ул мине үгетләп: «Әйдә, документларыңны ал да, актерлык осталыгы бүлегенә тапшыр әле», – диде. Безнең белән әзерлек курслары үткәрде. Шулай итеп мин театраль факультетка укырга кердем. Шамил абый – миңа сәхнә серләрен ачкан кеше. Беренче курстан ук телевидениегә «Татарча сөйләшәбез» дигән тапшыруга йөртә башлады. Анда катнаша идем.
Икенче әтием урынына күргән кешем – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Зиннурович Закиров. Аңа мин аеруча рәхмәтле. Казан милли мәдәният үзәгенә методист булып килдем. Минем тормышта бер генә дә таяныр кешем юк. Әйткәнемчә, арттан этә торган кешем дә булмады. Иң зур таянычым эш иде, чөнки эшләп кенә нәтиҗәгә ирешә алам, эшләп кенә кеше була алам. Анда мин көне-төне ялсыз эшләдем, концертлар алып барырга өйрәндем. Төп эшем методист, ягъни административ хезмәт. Ә кулыма микрофон бирсеннәр өчен өстәмә рәвештә алып баручы булып эшлим. Теләсә кемгә бушлай чара үткәрергә дә әзер идем. Эшкә өйрәнергә әйбәт булды. Профессионал хезмәткәрләр арасында кайнашу минем өчен бик зур тәҗрибә булды. Төп эшемә дә җаваплы карадым. Ринат Зиннурович башта мәдәният бүлегенә мөдир итеп куйды, аннары Филармония директоры итеп билгеләде. Авыр чакларымда бик ярдәм дә итте. Кисәк кенә әтием үлеп китте, үпкәсе кабарган булган. Энем Биектау больницасына илтте, берничә сәгатьтән үлде дигән хәбәре килде. Әти үләр дигән уй башта да юк иде. Ашыгыч ярдәм машинасы белән Казанга моргка алып бардык. Энем белән күтәреп, моргка керттек. 12нче июнь – бәйрәм көннәре иде. Ике көннән килерсез, әзер була, диләр. Әтине ике көнгә калдырып булмый бит инде – Ринат Зиннуровичка шалтыраттым. Ул баш табибка шалтыратты, сөйләште. Икенче көнне ярып, юып бирделәр. 
Шуннан бер вакыт мәктәптән шалтыраталар: Альфред улымның эче авырта икән. Ринат Зиннурович машина җибәреп, Казанның ДРКБсына алып барды, табиблар белән сөйләште. Чаңгы шуганда кулым сынып, бик каты чәрдәкләнгән, операциясез булмый, диделәр. Янәдән Ринат Зиннурович ярдәм итте. Аңа рәхмәтем чиксез, ул миңа әтием кебек якын. Аның кул астында 10 ел эшләдем. Ул тормышка, кеше арасында булырга өйрәтте.
Милли мәдәният үзәгенә эшкә урнашуым да кызык хәл. Мин ул чакта Арча районы мәдәният йортында эшли идем. Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров та – тумышы белән Арча районыннан. Аның гран-при алган чагы. Шуңа да ул кул җитмәслек йолдыз булып күренә иде. Арчаныкы булгач, мәдәният йортына еш кергәли. Шунда таныштык. Шулай берчак: «Айгөл, син монда калсаң бетәсең. Үзешчән булып йөрисең. Сиңа Казанга китәргә кирәк. Милли мәдәният үзәгенә кеше кирәк. Әйдә, Казанга күч», – дип, Рөстәм Закиров миңа калага юлны күрсәтте. Аңа да рәхмәтлемен.
22 яшьтән бирле дус булган сердәшчем – Миләүшәгә дә рәхмәт. Кирәк чакта терәгем дә, таянычым да булды, торыр һәм барыр җирем булмаганда, үзе янында яшәтүче дә ул иде. 
«СПОРТНЫ ЯРАТАМ»
– Сезгә тәнкыйть һәм аңлашылмаучык белән еш очрашырга туры киләме?
– Мин тәнкыйтьне кабул итә белә торган кеше. Тәнкыйть утында тоталар мине дип әйтмәс идем. Мәгънәсез тәнкыйтькә гомумән игътибар итмим. Кеше ни әйтер икән дигән фикер белән дә яшәмим. Минем үз тормышым, кемгәдер ярарга тырышмыйм. 
– Үзегезне уңышка ирешүчән кеше дип саныйсызмы?
– Бары тик үҗәтлек һәм тырышлык кына уңышка алып килә.
– Күпләр сезне «Тәртип» радиосы аша белә. Кемнәргәдер сез алып баручы буларак таныш. Тагын ниләр белән шөгыльләнәсез?
– Спорт белән шөгыльләнәм. «Максимус» спорт клубына йөрим, аннан башка яши алмыйм. Ул минем тормыш рәвешем, дисәм дә һич ялгышмам. Шуннан көч һәм энергия алам. Арыган вакытта да шунда барып ял итеп кайтам. Чир инде бу. 
«Тәртип»тә ике сәгатьлек иртәнге туры эфирны алып барам. Ике сәгать кенә булса да, туры эфир күп энергияне ала. Юк-бар сүз сөйләп утыру – зур мәгънәсезлек. Әйтер сүзең юк икән, дәшми калуың яхшырак, диләр бит. Шуңа күрә һәр сүзне уйлап, фикереңне төпләп, радиотыңлаучыларга җиткерү күп энергия сорый. Ә менә спортзалга барам икән, көне буена җитәрлек энергия һәм көч туплап кайтам мин.
– Тиздән юбилей концертыгызны да оештырачаксыз. Мондый концертларда үткәнгә нәтиҗә ясап, алга таба планнарны билгелиләр. Сезнең бүгенгә нәтиҗәгез һәм алга таба планнарыгыз ниндирәк?
– Әйе, Аллаһ боерса, иҗади кичәм була. Яңа әсәрләр әзерлим. Әсәрләрне ятлау гына түгел, сәхнәгә куярга кирәк. Кичәмдә җыр-моң, шигърият, юморга да урын бар. Үзем булмаган образлар да җитәрлек. Кунакларым – җырчылар. Алар барысы да – минем тормышыма ниндидер мөнәсәбәте булган кешеләр. Сәнгать дөньясында кайнаганнар бер-берсен белә: филармония дәвереннән башлап, төрле артист белән эшләргә туры килде. Чакырам дисәң, һәрберсе котлап китәргә әзер – анысына рәхмәт. 
50 яшь бит инде дип уйламыйм да, күңел һаман яшь. Үземә карыйм да: «Кит инде, 50ме?» – дип көләм. Инде 33 ел буе иҗат дөньясында кайныйм, шунда яшим. Күпме артистларның кичәләрен алып барганым, сценарийлар язганым булса да, үземнең юбилей кичәсен эшләгәнем юк иде. Шуңадырмы, дулкынланам. Барысы да матур гына узар дип ышанам. 
Киләчәккә максат – «Без» каналын үстерү. Ул Летай кабель челтәрендә «Күңел ТВ» дип чыга. Мин анда да эшлим. Ничек тә булса шул каналны уңышка ирештерәсе иде. Башка юнәлештә китәргә ниятлибез: безнең идеяләребез тормышка ашсын иде. Аннан тыш, күбрәк чыгышлар ясыйсы килә, шигъри концертлар оештыру теләге бар. Күңелдә йөрткән әйберне кычкырып әйтергә дә ярамый дадыр, бәлки. Ләкин шул хыялларымны чынга ашыру теләге белән янып йөрим.
– Бүгенге Айгөл бәхетлеме? Аны кем һәм нәрсә бәхетле итә?
– Кеше үзенең бәхетен үзе таба, үзе яулый һәм үзе ирешә. Әллә нинди байлыкта яшәп тә, бәхетсез булырга мөмкин. Кемдер гади генә тормышта әллә нигә ирешмәсә дә, шул кечкенә почмагында да үзен бик бәхетле хис итәргә мөмкин. Бәхет – тирән төшенчә. Балаңның сине кочаклап, аның яратуын тою да – зур бәхет.
Мин бәхетле. Тулы гаиләм бар. Ирем, улым бар, аңа 30 яшь инде, кызым Әминәм бар. Үзем исән-сау, аяк-кулларым сау-сәламәт. Тормышымда үз урынымны таптым. Иҗат дөньясыннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Бу – минем яшәү рәвешем. Хак Тәгалә иҗат көченнән аермасын. Үземдә булган сәләтне кулланып, зуррак эшләр башкарырга насыйп булсын.
Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии