- 07.02.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №1 (Гыйнвар)
- Рубрика: Кунак бүлмәсе
Чираттагы ялын көтеп алган хезмәткәр, лаеклы ялга чыккан ветеран елына бер тапкыр булса да сәламәтлеген ныгыту турында уйламый калмый. Иң беренче башына, кая барырга, дигән уй һәм дәвалау спектры зур булган шифаханә сайлау мәсьәләсе килеп баса. Азнакай халкы ул яктан бәхетле. Нарат, каен агачларына сыенып, оҗмах оясыдай утырган «Азнакай» шифаханәсе бар. Аның җитәкчесе – Татарстанның атказанган табибы Рөстәм Ибраһим улы Дәүләтшин 1983нче елдан бирле коллективны бөртекләп җыеп, бөтен тырышлыгын, көчен, белемен, сәләтен шушы шифаханәне ышанычлы, дәрәҗәле итүгә багышлый. Рөстәм әфәнденең шушы көннәрдә җитмеш яшен билгеләп үтәргә җыенып йөргән көннәре. Шул уңайдан аның бүгенге тормышы, хезмәте, киләчәктәге планнары белән кызыксынып, берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем. Ул теләп җавап бирде:
– Рөстәм Ибраһимович, сезне Азнакайда гына түгел, башка районнарда да, Татарстаннан читтә дә, хәтта чит илләрдә дә беләләр. Үзегез бу якныкы булмасагыз да, Азнакай данын еракларга ишеттердегез. Гәҗит укучыларны тумышыгыз, Азнакайга ничек килеп, яшәп калуыгыз турында кыскача таныштырсагыз иде.
– Мин Кызыл-Армия районының (хәзерге Чистай районы) Каргалы авылында туганмын. Әтием Ибраһим да, әнием Наҗия дә фронтовиклар иде. Әти – район гәҗите редакторы, әни – больницада эшләде. Без яшәгән район озак та тормады бетерелде, безне Тархан районына күчерделәр. Анда әти озак эшләмәде, ярты елдан гаиләбез белән Тәтешкә күчтек һәм әти җиде ел чамасы редактор булып эшләде. Редакторларны гәҗитләргә кайда өстәмә көч кирәк, шунда җибәрделәр, сорап тормадылар. Әтигә берничә районга бару мөмкинлеге бирделәр. Ул озак уйлап тормады, Азнакайны сайлады. 1966нчы ел иде бу. Әтием бик иртә – 1973нче елны – 54 яшендә бакыйлыкка күчте. Аның бер күзе начар күрде. Типографиядән чыккан гәҗитләрне ятып диярлек укыды. Элек типография буяулары кургашлы иде. Күрәсең, шулар әтинең сәламәтлегенә зыян салгандыр. Әнием Наҗия биш ел буе фронтта булган, аны да монда яраттылар. Соңгы елларда больницада физкабинетта эшләде...
Укуны тәмамлап, кулга аттестат алгач, мин өч ел «Сельхозтехника» берләшмәсендә ЧМД-14 универсаль двигательләрнең гильзаларын кыру эшендә, ике станокта эшләдем. Бу Татарстанда фәкать Азнакайда гына эшләнә иде... Биш яшемдә булса кирәк, «мин үсеп җиткәч баш врач булам», дип ычкындырганмын. Кечкенәдән урысча гына сөйләшеп йөргән чаклар ул. Мин шул балачак хыялымны тормышка ашыру өчен Казанга медицина институтына укырга киттем. Икенче курстан башлап төрле эшләрдә эшләп акча табу җаен да карадым. Яшәргә, яшәү өчен акча кирәк бит. Башта «Чаян» журналында штаттан тыш хезмәткәр булып, шәһәр буйлап журнал өчен материал җыйдым. Аннан өч ел Казанның Ухтомский урамындагы венерик авырулар поликлиникасында эшләдем. Җәй көннәрендә соңгы курсларда Киров районының санэпидстанциясендә эшләп йөрдем. Вагоннар бушатырга да йөрдек...
– Кулга диплом алгач, кая җибәрделәр? Ул елларда мәҗбүри өч еллык дәүләт практикасы үтү бар иде бит...
– Мине Алексеевск районына җибәрделәр. Санэпидстанциядә баш табиб булып эшли башладым, больницада ярты ставкага нарколог хезмәтен дә алып бардым. Гаделлекне яратам, шуңа эшне дә таләпчәнлекне беренче урынга куеп башлаганмындыр. Моңарчы мондый нәрсә булмаган, күрәсең. Елына оешмаларга 20-30 штраф салынып барган. Мин эшли башлагач, 129га җитте. Менә ничә еллар үтте, анда мине һаман хәтерлиләр икән. Бер елны дүрт тоннадан артык кәнфитне чыгарып юк итәргә, 20 тонна сөтне канализациягә агызырга мәҗбүр иттем. Мине райкомның беренче секретаре чакырып алып, ачуланырга тотынды: «Район сөт планын үтәми, ә син сөтне әрәм итәсең». Аңа пробиркага салып алып килгән, сөткә охшаган канлы сыеклыкны күрсәтеп, мондый сөтне кулланган очракта нинди нәтиҗәләргә китергәнен ачып бирергә туры килде... Миңа рәхмәт әйтте.
– Азнакайга кайчан, нигә кайтасы иттегез? Анда фатирыгыз да, эшегез дә, авторитетыгыз да булган...
– Азнакайга мине нарколог итеп чакырганнар иде. Кайтып эшли башларга өлгермәдем, «Азнакайнефть» идарәсенең санаторий-профилакториена баш табиб эзлиләр иде. Безнең әти эшләгән «Маяк» гәҗите социалистик ярышта Татарстанда гына түгел, РСФСР күләмендә икенче урынга чыкты. РСФСРның журналистлар берлеге әгъзасы, булачак язучы, күп романнар авторы Мөсәгыйть Хәбибуллинны да шофер булып эшләгән җиреннән редакциягә эшкә алды ул. Аңарда перспективалы, талантлы язучы күргән булган. Мин 1983нче елдан шушында эшли башладым...
– Сез эшли башлаган чор белән хәзерге чор арасында аерма зур. Заманы да, система да башка. Хәзер эш җайлымы, элек җайлырак идеме?
– Хәзер эшләү яхшырак... Мин эшли башлаганда санаторийлар гамәлдә профсоюзлар кул астында булсалар да, хокукый яктан Нефть-газ чыгару идарәсенеке иде. Декабрь аенда эшли башладым. Эшли башлаганга 40 була. Минем үземә – 70, яңа бинага күчкәнгә – 50 ел! Моңа кадәр ул баракта булган. Эшли башлауның икенче елында ук «Татнефть»нең санаторий-профилакторийлары арасында барган социалистик ярышта икенче урынга чыктык. Аннан даими беренче урынны алдык. Күчмә Кызыл байрак гел безнең коллективка бирелә килде. Бервакыт үземчә исәпләп язган отчетны Казан шикләнеп кабул итте, алар югарыга Мәскәүгә җибәргән. Мәскәүдә бөтен ил берничә дистә еллар шушы формула белән эшләгән, провинциядәге гади санаторий табибы хата тапкан дип, уңай бәя бирделәр. Мине шул уңайдан 1989нчы елны Мәскәүгә чакырып алып, Көнбатыш Украинага – данлыклы Трусковец санаториен тикшереп кайтырга җибәрделәр... «Татнефть» АҖ генераль директоры санаторийда булып, кешеләр белән сөйләшкәннән соң, «Татнефть»нең еллык отчет җыелышында безнең санаторий мисалында кеше сәламәтлеген ныгыту эшенең мөһим тармак икәнен әйтте. Шуннан соң санаторий эшенә игътибар нык артты.
– Шифаханәдә баш табиб булып эшләү өчен тырышлык, үҗәтлек, сәләт белән бергә үзеңә җитәкче дә, завхоз да, финансист та, психолог та, медицина өлкәсендә белгеч тә булу кирәк. Сез кайсысын беренче урынга куясыз?
– Инде заявкаларны март аена ала башладык. Аңа кадәр урыннар юк. Күп кеше башка регионнардан килә. Уфа, Казан, Оренбург, Магнитогорск, Самара өлкәләреннән, Донецкидан, Себердән, Ямал-Ненец округыннан да килүчеләр бар, бөтен Русиядән киләләр. Өч кеше Төркиядән ял итәргә килгән иде. Төрле кеше, төрле характер. Үзем дә Төркиянең Мерхен шәһәре мэры белән таныш. Өч миллион халкы булган шәһәр ул. Минем турыда газеталар 62 тапкыр язып чыкты, телевизорлардан күрсәттеләр... Стажым зур. Һәр нәрсәгә аек күзлектән карап эш итәргә тырышам. Кеше дәваланырга дип килә. Бик күп җирләрдә бәяне арттырдылар. Көненә 6-7 мең сум түләтәләр. Без кешедән акча каеруга йөз тотмадык. Бездә тәүлеге әлегә 1900 сум. Элек якын-тирә санаторийлар бездән ләм алалар иде. Хәзер каяндыр үзләрендә ләм табып, су белән бутап, кешене шунда яткыралар. Бу ләмнең шифасы безнеке кебек түгел. Бездә 10-11 дәвалану төре юлламага кергән. Машина кую урыны да бушлай. Кислородлы коктейльне дә башкалар йөз сумга сатып бирә. Һәркөн ләм белән дәвалану, физиотерапия, күзләргә массаж, ингаляция, аяк табанына массаж, магнитлар белән дәвалаулар юллама бәясенә кергән. Магнит белән дәвалау аппаратларын Белоруссиядән алып кайттым. Русиядә алар барысы 250 данә, шуның алтысы бездә. Татарстанда башка җирдә юк. Карбокситерапияне үзем чит илгә барып өйрәндем. Озонны кан тамырына кертеп дәвалау бездә берсе 300 сум, лазер – 250 сум. Башка җирләрдә озон – 600-700, ә лазер 800-900 сумга җитә. Ләм белән дәвалау һәм парафин кабинетлары җиде-җиденче яртыда ук эшли башлый. Без кешегә уңай булсын дип тырышабыз. Бездәге физкабинет кебек зур һәм аппаратларга бай дәвалау урынын бер җирдә дә күргәнем юк. Әле уемда тагын берничә аппаратка кабинет булдырырга. Америкадан кайткан аппарат бар. Ул – утырган килеш авып китеп, бер-ике минут баштүбән тота торган җайланма. Бу дәвалау алымын кытай медицинасында киң кулланалар икән. Безнең шифаханә кабинетларында кул-аяк буыннары авыруларын, остеохондрозны, артроз, артритны, травмадан соңгы авыруларны, сулыш-тын юллары, ашкайнату органы, бөер-бавыр юллары авыруларын, хроник тонзилит, нейродерматит, гинекология, эндокринология авыруларын дәвалау, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасын савыктыру өчен мөмкинлекләр бар. Төрле су, ультратавыш ванналары, галакамералар эшли. Дәвалану барышында кан юлларына зәңгәр, кызыл ультрафиолет нурлары, карбокситерапия, ягъни газлы уколлар кулланабыз. Алар күзәнәкләргә тиз тернәкләнергә ярдәм итә, тән тиреләрен яшәртә...
– Гомернең шушы баскычына менеп караганда, кире үзгәртерлек булса, нәрсәне үзгәртер идең?
– Үзгәртмәс идем... Мине, санаторий ачарга ярдәм итәбез дип, Төркиягә дә чакырганнар иде. Кая гына чакырмадылар эшкә. «Ян» ачылгач та мине чакырдылар. «Ромашкино»га да юл ачык иде, кире кактым. Башлаган эшне, хезмәт юлымны шушында төгәллисем килә. Алга таба да эшлисе эшләрем, планнарым зур. Язга чыккач, тагын йөз алтмышар квадрат метрлы ике бина төзетергә планлаштырып торам. Дәваланучылар санын да арттыру мөмкинлеге чыга. Миңа эшем ошый, дөньяда тынычлык кына урнашсын да, сәламәтлек какшамасын.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Сезгә киләчәктә уңышлар, планлаштырылган уйларыгызның тормышка ашуын теләп калам.
Нәфис ӘХМӘТ,
Азнакай районы
Комментарии