Сүз остасы җитми

Сүз остасы җитми

Сәнгатьнең нигез ташын тәшкил иткән шәхесләр бар. Соңгы берничә дистә ел эчендә аларны йолдызлар, дип атый башладылар. Һәр буынның үз йолдызлары... Гөлсем Сөйләйманова, Зифа Басыйрова, Рәшид Якупов, Фәйзи Йосыпов, Әзәл Яһудиннар, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Рәшид Сабировлар... сәхнәдә үз йөзләрен булдырган, якты эз калдырган тагын бик күп йолдызларыбыз. Әмма, минемчә, чын сәнгатьне профессиональ сәнгать осталары гына тиешле югарылыкта тотып тора алмый. Сәнгать, нигездә, авыл, район мәдәният йортларында хезмәт куючы талантлар кулында. Алар тормыш-көнкүрешләре сәнгать белән бәйле булмаган талантларны барлап, урыннарда сәнгать учагын дөрләтеп тора. Үзләре дә шул җирлектә сәхнә йолдызлары санала, аларның үз тамашачылары бар. Аларны якташлары ярата, үз йолдызларына саный. Һәм алар сәнгать үсешендә зур бер армия булып тора. Бүген мин укучыларыбызны шундый талантлы бер шәхес белән таныштырмакчы булам. Аны 90нчы еллар башында Арча район мәдәният йортында күргән бер концерттан исемдә калдырдым. Сәхнәдә Актаныш җыр һәм бию ансамбле (ул вакытта һәвәскәр коллектив иде әле)... Менә алга кыска буйлы мөлаем бер ир чыгып басты... Һәм сәхнәдә нәфис сүз, чын югарылыктагы сәнгать башланды. Мин яңа гына армиядән кайтып Арчада радиода, редакциядә эшли башлаган егет. Район мәдәният йортында «Җидегән чишмә» халык театрын оештырып йөрим...

...Күп еллар үтте. Әмма шушы концерт, аны алып баручы абый күңелемдә фоторәсем булып сакланды.

Казанда телевидениедә эшләгән чаклар. Инде 2нче меңьеллыкка аяк басарга торабыз. Язмыш журналист Мирсил Әһлетдинов белән очраштырды һәм дуслаштырды. Аның Актаныштан икәнен белгәч, күңелемдә сакланган «фотосурәт» белән бүлешми кала алмадым. Мирсил аптыратты:

– Бәй, минем әтием бит ул... Мәгыйс исемле. 

Исеме дә, сәхнәдә ни сөйләгәне дә хәтеремдә түгел иде инде. Әмма күңелемдәге рәсем иясенең Арча сәхнәсендә югары сәнгать үрнәген күрсәткәне күңелемнән чыкмый. Бу бит мин күреп калырга өлгергән сүз остасы Фәйзи Юсупов та түгел, интеллигент үрнәге мәрхүм Илдус Сафин да, сүзнең тәмен халыкка җиткерүче Рәшит Сабиров та түгел, район җирлегендә яшәп ятучы Мәгыйс Әһлетдинов. Күп меңләгән үзешчәннәр армиясеннән аерым бер артистның истә калуы, онытылмавы үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Һәм менә 40 елдан артык вакыт узгач, мин Мәгыйс абыйның үзе белән очрашу бәхетенә тиендем. Пөхтә, уңайлы өйдә сөйләшеп утырабыз. 55 ел гомер кичергән хәләле Илфира апа безне калдырып кухняга чыгып китте. Ул китапханәдә эшләгән. Икесе дә бер авылдан булсалар да, Мәгыйс абый аны сәхнәдән тапкан. «Тыңламаста Яңа елга әзерләнеп ятабыз. Мәгыйс армиядән кайткан. Мин җырларга репетиция ясап ятам. Ул кем җырлый дип тыңлап тора икән, җырлаганга гына гашыйк булдым дигән була. Җырламаган булсам... белмим», – дип көлде Илфира апа. 

Бу өйдә җылылык, үзара хөрмәт, кешеләрне ярату, кунакчыллык тойдым мин. Ә шкафта китаплар. Арада Мәгыйс абыйныкылар да. 3 китабы нәшер ителгән инде. Анда шигырьләре, туган як, ватан, мәхәббәт турында һәм Актаныштагы сәнгать тарихы. Бу китаплар Мәдәният йортларында эшләүчеләргә ярдәмлек тә була ала. 

– Сәхнәгә юл кайдан?

– 18 яшьтән чын сәхнәдә инде мин. Районны 1964нче елда бер 3 елга Минзәләгә кушып тордылар. Ул чакта колхозда бозаулар карый идем. Минзәләгә смотрга баргач, Әхмәт Ерикәйнең «Гаилә тынычлыгы» дигән бик озын әсәрен укыдым. Ул концертны чыбыклы район радиосыннан да тапшырдылар. Шул ук елны районга агитбригадага чакырдылар. Шуннан район күләмендә чыгыш ясый башладым. Алабугага Культура-агарту училищесына кердем. Аннан армия. 3 еллык хезмәтне без төгәлләдек, бездән соң 2 елга калды. 1970нче елда кайткач, туган авылым Тыңламаста клуб мөдире итеп куйдылар. Баштан ук районга чакырсалар да, китәсем килмәде. 5 ел авылда эшләдем. Ул чакта телевизор берничә кешедә генә иде. Без спектакльләр, концертлар белән йөреп клубка магнитофон, телевизор алдык. 1975тә колхоз үзәге Кәскәй авылында яңа мәдәният йорты төзеделәр, шунда күчерделәр, анда 12 ел эшләдем. Аннан районга чакырып алдылар. 

Гомумән алганда, 41 ел тоташ – 1970нче елдан 2011нче елга кадәр Агыйдел ансамбле концертларын алып бардым. Методист, сәнгать җитәкчесе булып эшләдем. Сценарийлар яза идем. Районда ни уза – алдынгылар слетымы, терлекчеләр слетымы, өлкәннәр атналыгымы... барысына да сценарий кирәк.

– Тамашачы күңеленә кереп калу зур нәрсә бит инде. Мин 90нче еллардагы концертыгызны күреп, онытмадым. Сез филармониягә дә китә алган булыр идегез. Мәгыйс Әһлетдинов профессиональ сәхнәдә дә үз урынын табар иде. 

– Арчага ансамбль белән килгәнче дә районда концертлар белән күп йөрдек без. Газинур Фарукшинның укып йөргән чагы булса да, инде популяр вакыты. Абыйсы Мирзанур, сеңлесе Энже, биючеләребез больницаның баш врачы Газинурлар белән йөрдек. Арчада тамашачы бик ипле, сәнгатьне ярата, дип истә калган. Тулы заллар белән каршыладылар. 

Эшли-эшли Мәдәният институтын тәмамладым. Шамил Зиннурович Закиров мине Камал театрына чакырды. Нишләптер Актаныштан китә алмадым. Менә инде Актанышта да ялга туктаганыма 15 ел. Урамда таныйлар. Искә алалар. Бу күңелне күтәрә. Онытмыйлар.

– Хәзер нәфис жанры бармы? 

– Нәфис сүзгә игътибар элек тә әллә-ни түгел иде. Хәзер дә мактанырлык эшләр юк. Мин Рәшид Сабировтан соң күрмим. Әсәр сөйләү юк. Анекдотлар укмаштырып, тещаларга бәйләнеп... көлдермәкчеләр. Әзәл Яһудиннар үткәндә калды.

Без яшьрәк чакта җырчының җырын да конферансье игълан итә иде. Хәтта, бу җырчы сөйли беләме икән, дип тә уйлый идек. Хәзер үзләре сөйли. Сүзнең тәме бетте, логик басымнарны белмиләр. Колакка бәрә бит ул дөрес булмаган сөйләм. 

– Мин концертларга сирәгрәк йөрим. Сәхнәдә тозсыз, затсыз сүз китә икән, үзем дә сизмәстән башымны иям, әйтерсең, минем монда утырганымны күрмәсеннәр. Өйдәгеләр, Илфат кача, дип, моны көлеп сөйли. Урынымнан торып чыгып та киткәнем бар залдан. Ләкин халык көлә инде. Хәтта затсызлыктан да.

– Әйе, кайчакта сәхнәдәгеләр өчен оялырга да туры килә. Халык шуны тели, дию, дөрес түгел. Зәвыксызлыкны өстен күрүчеләр халыкны начарга ияртә. Халык матурны, яхшыны күрә ул. Сәхнәдәге сүздән гыйбрәт алырлык булырга, ул тәрбияләргә тиеш. Сәхнәгә алып чыгасы әсәреңне эшләгәннән соң, халык кабул итмәсә, төшереп калдырасың, икенчене сайлыйсың. Ләкин ул арзанлы булырга тиеш түгел. 

Хәзер концертларга бик йөрмим. Җырчы берничә җыр тыңлагач, канәгать буласың бит инде. Тавыш бик көчле куела. Күбрәк спектакльләргә йөрим.

Аннан соң зал белән зал аермасы да бар. Кайсы концертлар бик җиңел үтә, чөнки залда яхшы энергетика хакимлек итә. 

– Телевидениедә тапшыруыма кунак булып килгән Әлфия Авзалова миннән кайсы яктан дип сорап куйды. Арча районы Түбән Оры дигән авылдан, дигәч, беләм, Түбән Орыдагы кебек тамашачы беркайда да юк. Ул якка сәфәрем төшсә, мин анда керми калмыйм, көндез булса да куям концертны, дигән иде. 

– Әйе, кайсы залларга киләсе генә килеп тора шул. Анда яхшы энергетика. 

– Әлфия Авзалова, Рәшид Сабировлар үзәктә, сәнгатьнең көзгесе. Ләкин сәнгатьне меңәрләгән үзешчәннәр тота бит. 

– Әлбәттә шулай. Шуннан күтәрелә бит инде. Менә Агыйдел җыр бию ансамбле халык коллективы иде. Аны, дәүләтнеке иттеләр. Бер яктан моның белән килешеп тә бетмәдем. Чөнки үзешчәннәр ансамбле таралды. Без Венгриягә дә, Германиягә дә бардык. Татарстанда, Башкортстанда гына түгел, кайда гына булмадык. Бүген үзешчәннәр ансамбле юк. 

– Гомумән, элек үзешчән сәнгать бар иде. Хәзер бармы соң ул? Бар да профессиональ булып бетмәдеме?

– Үзешчәннәр бар. Бездә, мәсәлән, ел саен смотрлар булып тора. Драма коллективлары эшли. Аларны карарга йөрим. Хәтта кайчан нинди әсәрләр сәхнәләштерелгәнен теркәп тә барам. 

– Казанда эшли башлагач, сәнгать дөньясында Актанышның аерым урын тотканын күрдем. Бу Мәгыйс абыйларның өлешедер.

– Бездә Мирзанур Фәрукшин, Робсон Мусин, Инсаф Хөсәенов кебекләр бик күп. Шулар үрнәк булып тора.

– Мин телевидениедә эшләгән вакытта Актанышта Алдынгылар слетында булдым. Аны алып баручылар шул кадәр кызыклы, мәзәк итеп оештырдылар ул җыенны. Хәтта район җитәкчесеннән дә көлделәр. Гадәттә район җитәкчеләренә сүз әйтеп кара...

– Хәзер булса, алай сөйләп булмас иде бәлки. Демократия бар иде ул чорда. Бернинди үпкәләүләр юк иде ул чакта.

– Сәхнәгә менәргә теләгән егетләргә – кызларга теләгегез. Менә әйтәсез бит – һаман таныйлар... шушындый юл үтәр өчен нишләргә?

– Аны ясалма булдырып булмыйдыр инде. Үзешчән сәнгатьтә дә онытылган, бер тапкыр чыгып та онытылмый торганнар да күп.

Сәләтлеләр бар. Ләкин күп түгел. Бармак белән генә санарлык. Калганнары җырлаучы. Әнә Робсон миннән 6 айга гына кечерәк. Һаман да шул ук тавыш, һаман сәхнәдә. 

– Концерт куям, 5 кенә билет ал, дип йөрүче «йолдызлар»га фикерегез.

– Киләләр. Исемнәрен әйтмим, җитәкчеләр белән танышып, аннан бюджетта эшләүчеләргә мәҗбүри билет алдыртып... зал җыялар.

– Менә шул яшь «йолдызлар» үзләрен зурга куеп, үзләренә махсус шартлар таләпләр дә куялар бит әле. Сезнең чорда шулай йөрдеме артистлар? 

– Кая инде?! Ат чанасында йөрделәр. Микрофон юк. Мин авылда Рәшид Ваһаповның, Зифа Басыйрованың концертын карадым. 1964тә Актанышта Сөләйман Юсуповның концертын алып барырга туры килде. Үзебез авылларда концерт куеп йөри идек. Мәдәният йорты директоры Хәмит абый Раянов, Сөләйман Юсуповның концерты була, карарга кил, дип чакырды. Алып баручы Наҗия Минкина чирләгән, сөйләшә дә алмый. Шунда Хәмит абый, менә концерт алып бара торган бер егет бар, дигән. Шулай итеп тегеләрнең концертын алып бардым. Бригадаларында иллюзионист Хәй Мушинский бар иде. Сөйләмән Юсупов үзе язып бирде, мин аптырадым: ничек инде Хәй дигән генә исем буламыни... Габделхәй булгандыр инде ул, диделәр. Шунда сәхнәгә чыктым да иллюзионист, фокусчы Габделхай Хәймушинский дип чакырдым. Тегеләр көлә. Мин, нигә көләләр дип, аптырадым. Гаепләмәделәр. Арада шигырьләр дә сөйләп алдым. Күңелләре булды артистларның.

– Эстрадада иң авыр хезмәт конферансьеныкы. Җырны кабат җырлыйлар, берни юк. Сүзне ике тапкыр кабатлап булмый.

– Әйе, бер Рәшид Сабировка, киткәндә колхоз җитәкчесе, икенче килгәндә яңа әйберләр өйрәнеп кил, дигән. Монда бер ишеттергән булган инде ул бу сөйләмнәрен. Мин кайсы авылда ни сөйләгәнемне, репертуарны язып бара башладым. Аннан гел алыштырып тордым. 

– Конферансье һөнәре юкка чыгып бара түгелме? Сүзнең тәмен сәхнәдә генә түгел, радио-телевидениедә тою авыр. 

– Хәзер концертларда акча җитмәүдәнме, алып баручы юк. Үзләре сөйлиләр. Сүз остасы, чынлап та җитми сәхнәдә. 

Әңгәмәдәш Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии