- 06.02.2024
- Автор: Раиф ГЫЙМАДИЕВ
- Выпуск: 2024, №1 (Гыйнвар)
- Рубрика: Кунак бүлмәсе
«Исәнмесез?»
Декабрьнең соңгы көннәрендә генә интернет киңлекләрендә шундый исемдәге яңа татар киносы барлыкка килде. Ул сыйфатлы төшерелеше, актерларның оста уйнаулары һәм эчтәлеге, мәгънәсе ягыннан аерылып тора дисәк, ялгыш булмас.
Бер яктан, фильм җиңел жанрда, гадәти тормыш турында төшерелгән. Ләкин шул җиңеллек, гадәтилек аша татар халкының шанлы тарихын чагылдырып, бүгенгесе, киләчәге турында борчылудан туган сораулар тамашачыны тирән уйлануга этәрә.
Киноның режиссеры, продюсеры, РФ кинематографистлар берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Илдар Ягъфәров үзе дә әлеге иҗат җимешен моңарчы төшерелгәннәр арасында иң яхшысы, дип бәяли. Ләкин, ни гаҗәп, киноны Русия күләмендә киң экраннарда прокатка чыгарырга рөхсәт бирелмәгән. Юкса республикадагы кинотеатрларда тамашачы аны тулы зал белән, бик яратып караган. Алтайда үткән Шукшин һәм Псков шәһәрендәге халыкара кино фестивальләрендә дә «Исәнмесез?» фильмы төп призларны яулый. Шундый затлы татар киносы ни өчен Русиянең киң экраннарына прокатка чыга алмый соң? Ул турыда һәм киноның туу тарихы, идеясе, мәгънәсе һәм гомумән татар киносы хакында авторның үзе белән әңгәмә кордык:
– Илдар әфәнде, исәнмесез! Монысы Сезнең белән исәнләшү иде. Ә хәзер сорау: киноның исеме үзенчәлекле - «Исәнмесез?» Ни өчен шундый исем сайланды?
– Моңарчы мин төшергән фильмнар аерым бер кешеләр язмышы турында иде. Гадәттә андый әсәрләр Мәскәүдәге кино тәнкыйтьчеләренә ошый. Ә менә 40 яшьләрне узгач, үз халкым өчен аеруча әһәмиятле булган кино төшерергә кирәклеген аңлый башладым. Бу бәлки «төчерәк» яңгырыйдыр, ләкин чынлап та шулай. Мин ВГИКта (Бөтенрусия дәүләт кинематография институты – Р.Г.) белем алган кеше. Әтием Рәшит Ягъфәров танылган әдәбият галиме, фольклорчы иде. Гомере буе татар фольклорын өйрәнде. Кан тартуы, җан тартуы да булгандыр. Олыгая барган саен халкыбызның яшәешен чагылдыру, эчтә – милли үзаң дәрәҗәсендә нинди процесслар барганын аңлау һәм аңлатырга тырышу мөһим була башлады.
Бу турыда иҗатташ дустым, танылган драматург Мансур Гыйләҗев белән дә еш сөйләшә идек. Көннәрдән бер көнне ул сценарий алып килде. Исемен «Акбүз ат» дип атаган. Сарман бистәсе янәшәсендә генә шундый исемле чишмә бар икән. Сценарий буенча вакыйгалар да шул якта – Сарман, Зәй районнарында бара.
Мансурның язмасы белән танышып чыккач: «Кара әле, дустым, әсәрнең исеме «Исәнмесез?», ягъни русчасы «Живы ли вы?» булса, яхшырак түгелме?» – дигән тәкъдим керттем. Автор бик хуплады. Син шул хәтле төгәл исем таптың, ди. Чөнки «Исәнмесез?» – бу татарларга бирелгән сорау. Милләт буларак без бүген ни дәрәҗәдә исән, ни дәрәҗәдә берләшеп, ярдәмләшеп, тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне, милли асылыбызны саклап яши алабыз? Менә шул сораулар турында уйлануга этәрү иде төп максат.
– Кинода бу мөһим сораулар Казан ханлыгы Явыз Иван тарафыннан яулап алынган тарихи чорлар аша да ассызыклана. Коллегаларыгыз, кино тәнкыйтьчеләре тарафыннан ничегрәк кабул ителде андый күренешнең булуы?
– Әйе, Явыз Иван турында диалог булган күренешне кую миңа шактый «кыйммәткә» төште. Кайбер күзәтүчеләр: «Бу нинди русофобия белән сугарылган фильм?» – дип тел шартлатты. Ә минемчә рус милләтенә карата бернинди начар фикер, мөнәсәбәт юк анда. Фәкать татар тарихының аерылгысыз бер күренеше сурәтләнә. Тарихны без хәзер үзгәртә алмыйбыз бит инде, ул шулай булган. Һәм аңа карап уртак ватаныбыз Русиягә булган яратуыбыз да кимеми. Без ул сүзләрне бераз татарның авырткан урыннарына кагылу өчен калдырдык.
– Исеменнән тыш, кино төшерү барышында сценарийга тагын күп үзгәреш кертелдеме, гомумән аны сез бергәләп язмадыгызмы?
– Юк, сценарийны Мансур Гыйләҗев язды. Ә үзара сөйләшү, булачак кино турында фикерләшү дәверендә, аңа шактый гына үзгәрешләр кертелде инде. Иҗат процессында була торган табигый хәл ул. Ярты ел чамасы язылды бугай әлеге сценарий. Кайбер күренешләр турында сөйләшкәндә үзара каты гына бәхәсләшеп киткән чаклар да булгалады. Мисал өчен, сабантуй күренешендә автор фикере буенча колга башына 100 мең сумлык кроссовка эленергә тиеш иде. Мин ул фикер белән килешмәдем. Сабантуенда нинди кроссовка инде, милли бизәкләр белән чигелгән читек булырга тиеш, дидем. Киноның һәр кадрында күрсәтелә торган символлар ниндидер мәгънәгә ия булырга тиеш бит. Ә бу кинода татарның үзаңына тәэсир итүче символларга өстенлек бирелде. Нәкъ шул максаттан колга башына без Татарстан флагын да элеп куйдык. Гәрчә сабантуйларда аны элү мәҗбүри түгел.
Киноны төшерү 2021нче елда, пандемия котырган чорга туры килде. Шул сәбәпле, төшерү барышында да сценарийның кайбер урыннарын үзгәртергә мәҗбүр булдык. Әйтик, шул ук сабантуй бәйрәмен зуррак итеп оештырмакчы идек. Фирдүс Тямаевны да катнашырга чакырдык. Кино Сабан туе белән тәмамланырга тиеш иде. Ләкин короновирус вакыты булгач, күп кеше җыймадык.
– Пандемия сәбәпле сабантуй күренешенә күп халык җыймау бер хәл. Кинода күрсәтелгәнчә, тормышта берләшеп, бердәм булып яшәү мәсьәләсе күпкә мөһимрәк! Бу яктан Татарларны Чечен халкы белән чагыштыру махсус эшләндеме?
– Әлбәттә, махсус! Мин инде төрле милләтләр яшәгән байтак төбәктә булдым. Үзем Пермь өлкәсендәге Барда авылында туганмын. Ул якларга да еш кайтам. Ләкин күп җирдә, туган төбәктә дә, хәзер, кызганычка, татарлар бер табын артына җыелышып чәй эчеп утырмый шул. Сөйләшүләр, вәгъдәләр күп анысы. Ә тәгаен эшкә барып җитсә, кешеләр бик сирәк очракта гына берләшә. Кавказ халыкларында бу мәсьәләгә игътибар күбрәк бирелә кебек. Шулар турында милләттәшләремне уйландырасым килде. Кино бит ул мәчет яки чиркәү кебек. Мәчет-чиркәүдә гыйбадәт кылып, җанны сафландыралар. Әйдәгез, бу киноны карап та сафланыйк, ни дәрәҗәдә милли үзаңны саклап, берләшә алабыз, шул турыда уйланыйк, дигән мөрәҗәгать бу.
Дөрес, чечен халкы мисалы белән бәлки без арттырыбрак та җибәргәнбездер. Ләкин бу бит документаль яки тарихи кино түгел, нәфис фильмның драматургиясе шундый. Ә бердәмлекне татар халкы да ныгыта ала, дип өметләнәм.
Нәфис фильм драматургиясе дигәннән, шуны да искәртәсем килә. Татарлар турындагы кинода нигә спиртлы эчемлекләр, көчләү күренешләре бар, дип еш сорыйлар. Ә нәрсә, безнең тормышта алар ят күренешме әллә? Кайчандыр атаклы театраль Марсель Сәлимҗанов әйткәнчә, без хәтта үз бандитлары һәм фахишәләре булган тулы канлы халык! Әйе, тупасрак әйтелгән, ләкин чынбарлык шундый. Без фольклорлы гына, уйнап-биеп йөрүче генә халык түгел. Үзеңне ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Кимчелекләрне яшермәскә, аларны күрә белү һәм бетерергә омтылу мөһим.
– Гомумән татар киносының бүгенгесен ничек бәялисез? Безнең кино сәнгате дип әйтерлек тармагыбыз бармы, әллә яралып кына киләме?
– Хәзер кино төшерүчеләр, яки ул эш белән маташып караучылар күбәйде. Арзанлысын да, продюсерлар белән кыйммәтлесен дә төшерәләр. Ләкин кино төшерү процессы ул спортта Дөнья чемпионаты кебек. Яшьтән шөгыльләнгән профессиональ спортчы һәвәскәрне уза. Әлегә татар киносында андый профессиональ мөнәсәбәт юк. Ул эшкә югары белгечләрне җәлеп итү, яшь талантларны яхшы уку йортларына белем һәм тәҗрибә тупларга җибәрү беренчел максатлар булып кала. Киноны төшерергә теләк булу гына җитми, кем аны сыйфатлы итеп төшерә белә, шуларга игътибар итәргә кирәк.
Татар халкының мәдәнияте бик югары. Мисал өчен әдәбият, театр сәнгате, эстрада нык үсештә. Ә бөтен дөньяга танылырлык татар кинематографиясе дигән ракетаны корып бетерә алмыйбыз әле. Акыллы, көчле, тормышның интим урыннарына карый белә торган фильмнар төшерергә өйрәнергә кирәк. Аның өчен яшь режиссерларга вакытында юл бирә белү дә әһәмиятледер.
– Ә актерлар буенча хәл ничегрәк тора?
– Татар киносы өчен актерлар табу проблема түгел. Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия һәм Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрларыннан тыш та, республикадагы башка шәһәр-район театрларында сәләтле артистлар җитәрлек. Аларга барып, кастинг үткәрү генә сорала. Аеруча Әлмәт, Чаллы театрларында кино өчен көчле актерлар күп. Ә ничаклысына кино төшерүчеләрнең бөтенләй барып җиткәннәре юк. Һәммәсенә барырга, карарга, яңа йөзләрне эзләргә генә кирәк. Безнең татар актерлары акча белән дә бозылмаган, кинода төшү өчен ул хәтле зур гонорарлар сорамыйлар.
«Исәнмесез?» киносында төп рольне – Тамерланны гаҗәеп талантлы актер, Татарстанның халык артисты Инсаф Фәхретдинов уйнады. Ул Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театрында эшли иде. Кызганычка каршы, узган елда ни сәбәпледер аны эштән җибәргәннәр... Тагын бер бик истә кала торган образ – Тамерланның энесе Мөслим ролен Татарстанның атказанган артисты Фарил Вафиев башкарды. Ул Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында эшли. Төп геройның хатыны Фәридәне – Башкортстанның халык һәм Татарстанның атказанган артисты Рәсимә Гайфуллина, сеңлесе Галияне – Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева уйнады. Кыскасы, катнашкан актерлар төрле театрлардан, күбесе дәрәҗәле исемнәргә лаек. Алар белән эшләү бик рәхәт булды.
– Әйткәнегезчә, актерлар акчаны күп сорамаса да, бу фильмның чыгымнары шактыйга җыелгандыр. Чөнки ул төшерелеше ягыннан да сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Кемдер ярдәм иттеме?
– Фильмның бюджеты 15 миллион сум иде. Акча табуда тулысынча Татарстан Президенты, хәзер Рәис инде, Рөстәм Миңнеханов ярдәм итте. Әйткәнемчә, пандемия башланган чорга туры килде бит. Инде булган акчаны да кире кайтарырга туры килерме, дип борчылган идек. Мәдәният министрлыгы, Сарман һәм Зәй районнары җитәкчелеге ярдәмнәре белән 25 көн эчендә киноны төшереп бетерә алдык. Аның биш көне – кышын, 20се – җәен төшерелде. Булышлык күрсәтүчеләрнең барысына да олы рәхмәтебезне җиткерәсем килә.
– Кино ясалып беткәч, соңгы нәтиҗәдән канәгать калдыгызмы соң?
– Мин канәгать. Монтажлап бетергәч, әлегәчә үземнең иң яхшы киномны төшергәнемне аңладым. Әйттем бит инде, моңарчы минем фильмнар татар халкына багышланган түгел иде. Ә хәзер милләтем язмышы турында борчылып, үз сүземне әйтә алдым. Билгеле Мәскәү продюсерларының мине аңлап бетермәүләре, бәлки махсус аңларга теләмәүләре, берникадәр күңелне китте. Явыз Иван турында күренешне кабул итмичәме, русофоблыкта гаепләпме, бәлки сыйфатын шул дәрәҗәдә генә бәяләп, киноны Русиянең киң экраннарына прокатка чыгармадылар. Ә төрле фестивальләрдә, тәкъдим итү чараларында күрсәткәндә, һәрвакыт бөтен зал торып кул чапты. Хәтта башка милләт вәкилләре дә: «фильм татарлар турында гына түгел, барыбыз хакында», – дип ассызыклады. Ютуб каналга урнаштыргач та, ике атна эчендә 25 мең кеше караган бит.
Бу урында бер истә калган вакыйганы да сөйлисем килә. Пандемия чорында кино төшерергә Сарман районына килгәч, бер апа, чир таратабыз дип куркып, безне фатирга кертмәде. Соңыннан әзер фильмны Сарман районында халыкка күрсәттек. Кино беткәч, теге апа мине эзләп яныма килде дә, күз яшьләре белән гафу үтенде. «Шундый яхшы кино төшергәнегезне белгән булсам, гел ярдәм иткән булыр идем», – дип, рәхмәтләрен җиткерде.
– Бу киноны хәзергәчә үзегез төшергәннәр арасында иң яхшысы, дип бәяләдегез. Ә киләчәктә тагын ниндирәк фильмнар иҗат итәргә җыенасыз?
– Мин хәзер шуны яхшы аңладым: әгәр без Русиянең киң экраннарына чыгарга телибез икән, татар дөньясы турында киноны рус телендә төшерергә кирәк. Бүтән чарабыз юк. Ә киң экраннарга чыгу мөһим. Безнең киноны илнең барлык шәһәрләрендә карый алсыннар иде! Шуңа күрә милләттәшләр мине аңлар дип уйлыйм, киләчәктә татар турында фильмны рус телендә төшереп карарга җыенам.
Тагын шуны да искәртәсем килә: кино гел татарлык белән генә сугарылган булса, бик яхшы. Әмма андый фильм гомумрусия форматына керә алмаячак. Димәк, тагын киң прокатка чыгу мөмкинлеге бетә. Сүз дә юк, милли рухтагы кинолар кирәк. Аларны республика күләмендә эчке прокатта күрсәтергә мөмкин. Хәзер «Яңа гасыр» телеканалында күрсәтелә торган татарча сериалларның булуы да начар түгел. Ә илкүләм прокатка чыгу өчен милли идеология балансы сакланган булу шарт. Менә шул үткен кырларны саграк үтеп, киң прокатка чыгарлык кино төшерергә омтылам.
Әңгәмәдәш – Раиф ГЫЙМАДИЕВ
Комментарии