«Бүген ашап бетерергә кирәк, дигән кагыйдәне онытыгыз!»

«Бүген ашап бетерергә кирәк, дигән кагыйдәне онытыгыз!»

 

Нинди генә бәйрәм булмасын, табынын мулдан кора безнең халык. Төп максат – табынны күршенекеннән яхшырак итү һәм анда буш урын калдырмау. Ләкин «шәп» өстәл артыннан куып, организм өчен файдалы булган ризыклар турында онытабыз түгелме? Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан «файдалы» табын нинди булырга тиеш, дигән сорауга җавап эзләп, дөрес туклану белгече, диетолог Чулпан Мөслихова белән әңгәмә кордык.

– Яңа ел табынына организм өчен файдалы булган нинди ризыклар кую хәерле?

– Без Яңа ел табынын мулдан корырга ияләнгән. Табында буш урын калмасын өчен, күптөрле ризык әзерлибез. Бер яктан, өстәлдә ризык төрлелеге булу яхшы. Икенче яктан, алар арасында организм өчен зыянлылары күбрәк. Яңа ел табынына гадирәк ризыклар куярга тәкъдим итәм. Ел да өстәлгә кыздырылган үрдәк куябыз. Аны майонез, сарымсак, төрле соуслар белән болгатып кыздырганчы, үз согында, эченә алма тутырып, духовкада пешерергә мөмкин. Табынга бик майлы булмаган балык, ит, майонезсыз маринадланган шашлык та куярга була. Аксымга бай булган әлеге ризыклар яшелчә салаты белән яхшы үзләштерелә. Шуңа күрә өстәлгә яшел үләннәр, яшелчәдән ясалган, җиңел эшкәртелә торган салатлар кую отышлырак булыр. Беренчедән, өстәлгә матурлык иңәчәк, икенчедән, әлеге продуктлар организм өчен бик яхшы клетчатка ролен үти. Әйтик, грек салаты әзерләргә мөмкин. Аны ясавы да җиңел. Шулай ук шпинат, рукола, айсберг салатын кисеп куярга була. Күз алдында булгач, алар барыбер ашала. Аксымга бай ризыкларны эшкәртер өчен боларның да файдасы күп.

Табынга тозлы ризыклар куярга киңәш итмәс идем, чөнки алар бөер өчен авыр. Ә менә ферментланган яшелчә яки шикәрсез, аш серкәсе кулланмыйча, үз согында тозланган кәбестә файдага гына булачак. Ул ашказаны эшчәнлеген яхшырта. Кабымлыклар куярга теләсәгез, өйдә ясалган колбаса, пешерелгән иткә өстенлек бирегез. Өйдә ясалган колбасаларда глутамат булмый һәм организм өчен зыянлы тәмләткечләр дә кушылмый.

Майонез кулланылган салатлардан баш тартырга киңәш итәм. Күпләр: «Майонезсыз салат булмый», – дияр. Бу очракта майонезны өйдә ясарга мөмкин. Шулай ук 50 грамм гади йогыртка 50 грамм майонез кушып болгатырга һәм аны салатта кулланырга була. Аның зыяны азрак булачак.

Баллы конфет, тортны җиләк-җимешкә алыштырырга тәкъдим итәм. Алар өстәлне дә бизи, организм өчен дә яхшырак. Ләкин банан, виноград һәм хөрмәне төнгә ашарга ярамый. Алар кандагы шикәр күләмен арттырырга мөмкин. Баллыдан баш тарта алмаучылар ПП-конфетлар куллана ала. Аларда шикәр күләме бик аз.

– Яңа ел табынының төп күрке – оливье. Ашказанына авыр булмасын өчен нишләргә?

– Оливьеда колбаса урынына тавык ите яки пешкән сыер теле кулланырга тәкъдим итәм. Борчак урынына җәйдән үк туңдырылган бакча борчагы яисә шикәрсез консервланган борчак куллансагыз яхшырак. Ашказанына авыр булмасын өчен, табын артына утыруга майонезлы салат ашый башламагыз. Яшелчәле салат ашагыз, шулпа эчегез. Салатны табынга куяр алдыннан гына болгатыгыз.

– Дерелдәвекне (холодец) табынга кую дөресме?

– Дерелдәвек – файдалы ризык. Ул коллагенга бай, безнең организмдагы аксымның 30 процентын тәшкил итә. Аны икенче төрле «төзелеш материалы» дип тә йөртәбез. Дерелдәвектә алыштыргысыз аминокислоталар була. Болар баш мие эшчәнлеге, мускуллар, иммунитет өчен бик файдалы. Әмма аның да калорияле һәм калориясезе була, чөнки кемдер майлы, кемдер майсыз итеп пешерә. Табынга майсызын куярга кирәк. Төнгә каршы майлы ризык ашау файдага түгел.

– Ә табындагы эчемлекләргә килсәк, нәрсәгә өстенлек бирергә?

– Үзем суга өстенлек бирәм. Җылы су ашказаны эшчәнлеген яхшырта, эчәклек өчен дә зарарсыз. Кибет соклары, газлы сулар ашказанына авырдан тәэсир итә. Алар кирәкле ферментларны юдыра. Кибет суларында шикәр микъдары күп, шуңа күрә су эчкәч, гел ашыйсы килеп тора. Өйдә кайнатылган җимеш, алма компоты, морслар файдалырак булыр.

– Беренче гыйнвар көнне ашау графигын ничек төзү дөресрәк?

– 1нче гыйнвар кем өчендер иртән, башкаларга төшке аш вакытында гына башлана. Иң беренче киңәшем шул: 31еннән калган салатларны бүген ашап бетерергә дигән кагыйдәне онытыгыз! Статистика буенча, Яңа ел бәйрәменнән соң, агуланып больницага мөрәҗәгать итүчеләр саны кискен арта. Бу, иң беренче чиратта, ризыкның инде бозыла башлавы белән бәйле. Яңа ел табыны әзерләгәндә, ризыкны бары бер көнгә җитәрлек итеп кенә әзерләргә кирәк. Бересендә кунакка барасыз икән, әз-әзләп ашагыз. Өйдә торсагыз, гадәти тормышка кайтыгыз: бер утыруда корсак тутырмагыз, 3-4 тапкыр бүленеп ашагыз. 31, 1, 2се көнне күп ашыйлар да, 3нче гыйнварда ябыгам дип, ашамый башлаучыларны беләм. Бу – тыелган гамәл, чөнки организм стресс кичерәчәк. Идеаль тәлинкә буенча көнгә 3-4 тапкыр әз-әзләп ашасагыз, организмга яхшырак булыр. Идеаль тәлинкәнең дүрттән бер өлешен – яшелчә, дүрттән берен – аксым (балык, күркә ите), өчтән берен – катлаулы углеводлар (карабодай, ясмык, борай) алып тора.

– Яңа ел бәйрәмнәре даруга күмелеп үтмәсен өчен тагын нәрсәне истә тотарга кирәк?

– Табынга утырыр алдыннан ук алдан әзерләнергә киңәш итәр идем. Мәсәлән, көн дәвамында ач тормагыз. Көндезге ашны ашагыз. Төнге 12 тулганын көтмәгез, җиңелчә генә капкалагыз. Табынга утырырга 40 минут кала җылы су эчәргә киңәш ителә, бу метаболизмны яхшыртып җибәрәчәк. Әгәр дә ашказаны белән проблемалар юк икән, бер чәй кашыгы натураль алма серкәсен бер стакан җылы суда болгатып эчәргә мөмкин. Бу – авыр ризыкларны эшкәртүнең иң яхшы ысулы. Табын артында ризыкны яхшылап чәйнәргә кирәк, чөнки ашказанының теше юк. Ризык яхшы чәйнәлгән очракта гына, ашказаны аны тиз эшкәртә. Шулай ук табын артында гел ашап утырмаска, селкенергә, биергә киңәш итәм. Йоклар алдыннан берәр сәгать урамда йөреп керү дә комачауламас. Ешрак хәрәкәтләнегез. Табын артында күбрәк яшел үләннәргә, суда пешкән иткә өстенлек бирегез. Бу вакытта ашказаны сезгә рәхмәт әйтер.

 

Киртләп куй!

Көнчыгыш календаре буенча, 2023нче ел – Кара су куяны елы. Аннан нәрсә көтәргә?

– Алдагы ел тотрыклы булырга тиеш. Зур икътисади тетрәнүләр булмаска охшаган.

– Белгечләр 2023нче елда тормышны үзгәртәчәк вакыйгалар планлаштырмаска куша. Елны гадәти эшләр белән шөгыльләнеп, тыныч үткәрергә кирәк булачак, чөнки Куян кискен хәрәкәтләр яратмый.

– Ә менә никахлашу өчен бик әйбәт ел килә икән. Ел хуҗасы гаилә корганнарны ярата.

– Куян елы сәяхәткә чыгу өчен иң яхшы ел. Шуңа җәйге ялыгызны өйдә үткәрмәскә тырышыгыз. Моңа кадәр бармаган берәр урынга барып кайтсагыз, уңышлы булыр.

– Алдагы елда торак мәсьәләсен хәл итүчеләр дә уңышка ирешәчәк, дип ышандыра белгечләр.

– Яңа ел табынына куян ите куймагыз, итнең башка төрләрен сайлагыз. Ә иң яхшысы – өстәлдә яшелчә салаты, балык ашы, җиләк-җимеш кебек җиңел ризыклар булсын.

 

 

ТӘМЛЕТАМАК

 

МАЙОНЕЗ ЯСЫЙБЫЗ

Кирәк була: 100 грамм зәйтүн мае, 2 йомырка, 1 чәй кашыгы коры горчица, бер чеметем шикәр комы, тәменчә тоз, борыч, ярты лимон. Майонезны ясау өчен блендер кирәк булачак.

Эш барышы: блендер чокырында йомырканы күпертәбез. Тоз, шикәр комы, горчица кушып, болгатабыз. Тәмләткечләрне өстибез. Блендер эшләп торган килеш, акрын гына үсемлек маен агызабыз. Аннан ярты лимон согын сыгып, шушы массага кушабыз.

Майонезга саргылт төс бирергә теләсәгез, азрак кына кипкән куркума яки кызыл борыч кулланырга була. Блендр белән бераз күперткәннән соң, майонезны суыткычка 10 минутка куеп торабыз. Әгәр масса катларга бүленмәсә, димәк, барысы да дөрес килеп чыккан. Суыткычта мондый майонезны берничә тәүлектән артык сакламау хәерле.

ФАЙДАЛЫ САЛАТ

Кирәк була: суда пешкән тавык түше – 200 грамм, каты сыр – 100 грамм, пешкән йомырка – 4 данә, киви – 2-3 данә, үзебез ясаган майонез, тәменчә тоз.

Эш барышы: тавык түшен, каты сыр һәм кивины шакмаклап турыйбыз. Йомырка сарысын турап, барысын бергә майонез салып, болгатабыз. Катнашманы яссы тәлинкәгә салабыз һәм түгәрәк ясап тигезлибез. Өстенә йомырка агын уабыз. Укроп яки салат яфраклары, мәк белән бизәргә мөмкин.

Үрдәк турында онытмагыз!

Арча районы Кәче авылында яшәүче Фәнисә Галәвиева – заказга бәйрәм өстәле әзерләүчеләрнең берсе. Ул да тәмле рецептлары белән бүлеште.

Тутырылган үрдәк рецепты

Үрдәк яки каз – 2,5-3 кг

Маринад өчен: бер әфлисун согы һәм кабыгы, 100 гр соя соусы, 1 аш кашыгы бал, 1әр кашык тоз, имбир, борыч катнашмасы.

Майлар өчен: 1 аш кашыгы бал, 1 бал кашыгы бөртекле сарымсак, 1 бал кашыгы коры базилик, 0,5 бал кашыгы борыч катнашмасы, 2 бал кашыгы маринад.

Эш барышы: башта маринадны әзерлибез. Бер әфлисунның кабыгын әрчибез. Кабыкның бары тик куе сары төстәге өлешен генә алабыз, ак өлешен кулланмыйбыз, чөнки ул әче тәм бирәчәк. Әфлисун согы сыгабыз, аңа соя соусы, бал һәм тоз, имбир, борыч катнашмасы өстибез.

Үрдәкне шушы маринад белән тутырабыз һәм, ким дигәндә, 12-13 сәгатькә маринадланырга калдырабыз. Үрдәк тулысынча маринад белән капланмаган икән, аны вакыт-вакыт әйләндереп торыгыз.

Үрдәкне пешерер алдыннан сөртү өчен катнашма ясыйбыз. Чынаякта бал, берничә чәй кашыгы маринад, бөртекле сарымсак, базилик һәм борыч катнашмасын болгатабыз.

Маринадтан үрдәкне алып, әзер катнашма белән сылыйбыз. Үрдәкне яртылаш яки дүрт өлешкә киселгән алма белән тутырабыз. Алманың татлы яки әчкелтем-баллысын алу яхшырак. Бер-ике чәй кашыгы маринадны алмаларга һәм берничә аш кашыгы табага өстибез һәм үрдәкне фольга белән каплап пешерергә дә була.

Үрдәкне духовкада 2 – 2,5 сәгать дәвамында 200 градуста пешерәбез. Аннан соң фольганы алабыз, үрдәккә бүленеп чыккан сокны сибәбез һәм өсте матур алсу төскә кергәнче 15 минутка яңадан мичкә куябыз.

Тәмле кабымлык

Эре яки уртача шампиньоннарны юып, сабакларын кисеп алабыз. Гөмбәнең эшләпәләрен генә калдырып, эчен алабыз да шуны суган белән вак итеп турап, үсемлек маенда бераз кыздырабыз. Сүндереп, бераз каймак яки майонез, тоз, борыч, теләгән тәмләткечләр салабыз. Шулай ук пешкән тавык ите дә өстәргә була. Бу массаны гөмбә эшләпәләренә салып, өстенә уылган сыр сибәбез. Майлы табага куеп, духовкада пешереп алабыз.

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан Яңа ел табынына куяр өчен кабымлык рецептларын тәкъдим итәбез.

Бу кабымлыкларның нигезе крекер печеньесы булачак: Крекерның нинди тәмендәгесен яратасыз, шунысын сайлап алыгыз.

1. Крекер печеньесына йомшак сыр ягабыз, кыяр телеме, диңгез кысласы (креветка) һәм укроп куябыз;

2. Крекер печеньесына йомшак сыр ягабыз, тозлы форель балыгы һәм укроп куябыз;

3. Крекер печеньесына йомшак сыр ягабыз һәм киви телеме куябыз;

4. Каты сырны шакмаклап кисәбез, тозлы печенье таякчыгы (соломка) кадарга һәм янына савытка салынган бал куябыз. Сырны балга манып ашыйбыз.

Бу кабымлыкның нигезендә тарталетка булачак:

1. Тарталеткага эремчекле сыр салабыз, уылдык ягабыз;

2. Тарталеткага эремчекле сыр салабыз, диңгез кысласы (креветка), яңа өзелгән кыяр һәм укроп куябыз;

3. Тарталеткага эремчекле сыр салабыз, салат яфрагы, черри помидоры, зәйтүн җимеше өстибез;

4. Тарталеткага эремчекле сыр салабыз, кыяр, укроп, тозлы кызыл балык куябыз.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

 

 

Комментарии