- 31.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №30 (1 август)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Статистика күрсәтүенчә, зур шәһәрләрдә яшәүче олы кешеләрнең 80%ы таяну-хәрәкәтләнү аппараты (опорно-двигательный аппарат) авыруларыннан интегә. Шуларның күбесе әлеге проблемалары белән табибларга мөрәҗәгать итеп гел бер сүз ишетә: мондый авырулар дәваланмый.
Әле күптән түгел генә буыннар, умыртка сөяге авыруларын дәвалаганда, төрле дару, майлар, мануаль терапия кулланыла иде. Әле алай да тулысынча авырудан котылган кешеләр сирәк булгандыр. Хәзер исә Швейцариядән килгән өр-яңа чара, үзенчәлекле дулкынсыман терапия белән арка, умыртка авырулары, умыртка дисклары арасындагы бүсер (грыжа), артроз, остеохондроз, буыннар ялкынсынуы, үкчә авыртуын, гәүдә торышын һәм башка бик күп санлы авыруларны дәваларга мөмкин.
Әйтик, «Солюд-мед» дәвалау-диагностика үзәгендә табиб консультация уздырганнан соң, авырткан урынга гына тәэсир итеп, УВТ (ударно-волновая терапияне) иң заманча аппаратта уздыралар.
Биредә әлеге технология белән дәваланган авырулар исемлеге бик зур һәм бу үзәктә шартлар да, табибларның авыруларга булган мөнәсәбәте дә иң югары дәрәҗәдә оештырылган. Зур буын авырулары (янбаш сөяге, тезләр, җилкә-кулбаш, кул чуклары, аяк буыннары), үкчәдәге шпора һәм плантар фасциит, умыртка сөяге остеохондрозы аркасында була торган мускул авырулары, сөяк сынып авыр ялганганда да әлеге терапиянең ярдәме зур.
Бу төр дәваның өстенлекле яклары да байтак. Ул күп вакытны алмый, ә нәтиҗәсен инде беренче сеанстан соң ук сизәргә мөмкин. Операция ясаганчы дулкын аша гына терапия уздыру күпкә уңайлырак, чөнки авыртуны баса торган укол ясарга, больницага ятарга да кирәкми. Өстәвенә, нәтиҗәләр пациент көткәннән дә яхшырак була. Шешләр кими, кан әйләнеше, матдәләр алмашы яхшыра, зарарланган тукымалар яңара, авырту бетә, физик эшләр башкара алу сәләте кире кайта.
Бу нәрсә хисабына шулай була соң? Биредә ниндидер сихер дә, могҗиза да юк. Бары тик әлеге аппарат билгеле бер ешлыктагы аерым дулкыннар барлыкка китерә һәм алар ялкынсынган, зыян күргән тукымаларга гына тәэсир итә. Дулкыннар кальций тозларының вак кристалларын вата, кан әйләнешен берничә дистә тапкыр тизләтә һәм әлеге тозларның мускуллар, бәйләвеч тукымалардан юылуына булышлык итә. Шуңа да бу терапиядән соң тәндәге тукымалар җиңеләеп кала, аларга эластиклык сыйфаты яңадан әйләнеп кайта, буыннарның хәрәкәтләнү сыйфаты яхшыра, авырту бетә.
Операциягә барырга беркайчан да соң түгел. Авыруның юкка чыкканын, үзе бетәр әле, дип көтеп ятарга да мөмкин. Ярты гомереңне әлеге авыруны дәвалап, ахыр чиктә аңа ияләнеп, кул селтәп тә була. Ләкин шул ук вакытта әле моңарчы күрелмәгән яңа җиһазлар белән дәваланырга алынырга да мөмкин. Медицина бер урында гына туктап калмый, гел алга бара. Кичә генә дәва таба алмаган авырулар бүген инде үткәндә калырга сәләтле. Әгәр буыннар, сөякләр борчый икән, нишләп әле бу технологияне дә кулланып карамаска ди?!
Фәридә ЗАРИПОВА.
P.S. Алдан табиб белән киңәшләшү кирәк!
Реклама хокукындаБуыннарга яңа дәва бар ,
Комментарии