Эчәр су һәм халык сәламәтлеге

Эчәр су һәм халык сәламәтлеге

Халыкка, милләткә дөньяда яшәү, үзенең киләчәген булдыру өчен иң кирәкле шартларның берсе – тору урыны, яшәү территориясе белән бер рәттән эчәргә яраклы чиста су. Билгеле булганча, кеше организмында суның күләме 80 % һәм көндәлек ашамлык, ризык составында да шул ук пропорция саклана. Физиология нормалары буенча кешегә һәр көн 3-4 литр чамасы ашамлык дәрәҗәсендәге чиста су кирәк. Эчкән суның сыйфаты кеше сәламәтлегенең нигезе булып тора. Соңгы елларда халыкны чиста су белән тәэмин итү мәсьәләсе бик кискенләште, зур игътибар таләп итүче проблемага әйләнде .

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) авыруларның 80проценттан артыгы эчкән суның чиста булмавыннан дип аңлата. Судагы зарарлы матдәләрнең генофонд өчен иң хәтәрләре – диоксиннар һәм токсикантлар. Диоксин матдәләр турында тулы мәгълүматны химик-академик, озак еллар Җирнең геохимия институты җитәкчесе булып эшләгән Лев Александрович Федоров хезмәтләреннән алырга була. Алар интернетта бар. Диоксин группасы матдәләренең барлык үсемлек һәм тереклек ияләре өчен абсолют агу булуы исбатланган. Соңгы 40-50 елларда бөтен органик тереклек дөньясы өчен абсолют агу булып танылып, америкалылар тарафыннан Вьетнам сугышында «эйджент орандж» атамасында кулланылган диоксиннар группасы матдәләре, җентекләбрәк өйрәнелгәннән соң, «химик СПИД» дип йөртелә башлады. Канцероген (биологик процессларда таркалмыйча, кеше организмында җыелып баручы агулы матдә) диоксин агуының молекуляр микъдардагы тәэсире зәгыйфь, җитлекмәгән балалар тууына, онкология, яман шеш авыруларына сәбәпче булуыннан тыш, кешенең иң нечкә үзенчәлеге булган баш мие сыйфаты – интеллект, абстракт уйлау, анализлау, фикерләү һәм нәтиҗә чыгару сәләтен юк итүе билгеле. Без моның нәтиҗәләрен җәмгыятьнең иҗтимагый-политик көндәлек тормышында да бик ачык күрәбез.

Соңгы 6-7 елда бу матдәләр турында ачык матбугатта хәбәрләр бик аз, аларның ашамлыкларда һәм суда барлыгы темасы «сергә» әйләнде. Азыктагы һәм эчәр судагы кеше организмы өчен рөхсәт ителгән иң зур микъдары (ПДК –предельно допустимая концентрация) төрле илдә төрлечә: Русиядә – 20 пг/л, АКШта һәм дөнья халыкара нормаларда – 0, 013 пг/л, ягъни 1538 мәртәбә азрак. Япониядә – 0. 00мг/л. Кызганычка, ПДКның дәүләтебез үз кулы белән раслаган шул «льготный» нормативын да тикшереп билгеләү өчен Казанда лаборатория җиһазлары да, аттестация узган лабораторияләр дә юк. Шәһәр халкын тәэмин итүче эчәр судагы диоксиннарның микъдары да, концентрациясе дә тикшерелми.

Хәзерге көндә Казан шәһәрен су белән тәэмин итүче үзәкләштерелгән гомуми система өчен төп су чыганагы – Кубышев сусаклагычы. Ул суның составында Идел бассейнындагы промышленность пычракларының бар төре дә (диоксиннар, фенол, авыр металлар, хлор, хлороорганик матдәләр, фосфатлар һ.б.), авыл хуҗалыгында кулланылган агулар (органик һәм минерал ашламалар, гербицидлар, пестицидлар… ), Идел бассейнындагы авыл-шәһәрләрнең дә коммуналь хуҗалыклары «тырыш хезмәте» нәтиҗәсе – барысы да шунда җыела. Җәйге сезонда диоксиннар Куйбышев сусаклагычында үскән зәңгәр-яшелле үсемлекләр (сине-зеленые водоросли) черегәндә бүленеп чыккан фенол матдәсе су чистарткыч корылмаларда хлор белән кушылгач барлыкка килә.

Өстәвенә, ачык бассейн суының составына иртәгә яисә бүген үк нинди яңа агулар килеп кушыласын берәү дә алдан белә алмый . Шәһәр халкы өчен бу бик хәтәр хәл. 1990нчы елның апрель-май айларында Уфада булып узган диоксинлы агулы су һәлакәте шул турыда кисәтә.

Менә шуларны күздә тотып һәм атом коралы һөҗүменең нәтиҗәләреннән саклану чарасы итеп, 1975-80нче елларда Идел буендагы шәһәрләр җир катламы (артезиан) су чыганакларына күчерелде. Шул ук елларда бу юнәлештә Казанда да эшләр башланды. Казан тирәсендә ышанычлы су чыганаклары да табылды. Ләкин үзгәртеп кору бу эшләрне туктатырга мәҗбүр итте – зирәк хәйләкәр акыллы җитәкче чиновниклар бюджет акчаларына бүтән, үзләренә кызыграк кулланулар тапты. Казан халкы Куйбышев сусаклагычының пычрак суына бәйләнгән килеш калды.

Безнең фикеребезчә, республикадагы яман шеш (онкологик) авырулар артуның төп сәбәбе – диоксин һәм диоксинсыман ксенобиотиклар.

Түбәндәге таблицада Татарстанда онкологик авырулар үсешенең рәсми саннарда чагылышы китерелә.

еллар

 

1990

 

200020102014
Диагноз беренче тапкыр куелган авыручылар саны7579,0

 

9806,013082,014801,0
Дәвалау-профилактика оешмаларында исәптә торучылар саны31159,0

 

43102,065162,085694,0

Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми хәбәрләре буенча, 1990нчы елдан 2014нче елга яман шеш авыруы 2,75 мәртәбә арткан. Чагыштыру өчен, онкология нәтиҗәсендә үлүчеләр саны Америкада 100000 кешегә – 197,5, Русиядә 227,69 очрак. Бу саннар диоксинга куелган нормада ПДКның аермасы нәтиҗәсе. Аларның чынлыгына ышану өчен шәһәрнең Себер тракты урамындагы Онкология үзәге коридорларындагы очсыз-кырыйсыз чиратларны күрү кирәк.

Диоксиннарның генофондка зарарлы тәэсирен киметү, халыкны деградациядән саклау өчен АКШ, Германия, Франция, Италия һәм башка Европа илләрендә 1970нче еллардан башлап диоксиннарга каршы тору программалары кабул ителде һәм ул дәүләт бюджетыннан бик зур финанс чыгымнар исәбенә үтәлеп килә.

1995нчы елны андый программаны Русия Федерациясе хөкүмәте дә кабул итте (Постановление Правительства РФ от 5 ноября 1995 г. № 1102 «О федеральной целевой программе «Защита окружающей природной среды и населения от диоксинов и диоксиноподобных токсикантов на 1996-1997 годы). Ләкин. 9-10 ел бушка узганнан соң, «үтәлү вакыты узу сәбәпле» дигән сәер формулировка белән ул ябылды, программа онытылды

Экология министрлыгының еллык докладларында диоксиннар турында бернинди мәгълүмат юк. Халык сәламәтлеге сагында торучы дәүләт әгъзалары да, коммуналь хезмәт күрсәтүче күп санлы департаментлар, идарәләр дә бу проблемага кагылмый, җавап бирүче дә юк. Инде әйтелгәнчә, суда диоксиннар барлыгын тикшерү өчен аттестация узган лабораторияләр дә, кирәкле җиһазлар да юк.

2010нчы елда суда диоксиннар булу мөмкинлегенең җитди проблема икәнлеген танып, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе Казан шәһәренең Торак-коммуналь Комитетына «Водоканал»га 2010нчы елдан башлап эчәр суда диоксиннар барлыгын даими тикшерү тиешлеге турында үзенең катгый таләбен белдерде. Ләкин бу җаваплы таләп үтәлмәде.

Казанның миллионнан артык халкына физиология нормалары буенча тәүлегенә уртача 4 литр эчәр су кирәклегеннән чыгып исәпләгәндә, шәһәр халкына киләчәктә тәүлеккә 5000 куб. метр су кирәк булачак. Бүген «Водоканал» оешмасы шәһәргә 300 000 куб. метрдан артык Идел суын 1930-40нчы елларда корылган технологияне кулланып, кеше саен 220 литр су хәзерли дип санала.

Куйбышев сусаклагычындагы берсеннән берсе зарарлырак меңнәрчә төрле агулы химик матдәләрнең шәһәр су чистарткыч корылмаларында чистартылуы хәтта теоретик яктан да каралмаган. Моның технология буенча да, икътисадый яктан да мөмкин түгеллеге белгечләр тарафыннан инде күптән ачыкланган. «Водоканал» тарафыннан фаразланган шул 220 литр суның 4 литры (2% ) ашамлык, ризык итеп кулланылса, калган 196 литры (98 %) идән, кер юу, унитазга салу өчен китә. Ни өчен «фаразланган» дисәгез, куелган су счетчиклары кеше башына тәүлеккә 60-70 литрдан артык су кулланылмавын күрсәтә. Шуңа да карамастан, инде ничә еллардан бирле шәһәр, республика «хуҗалары» исеменә язылган, матбугатта, газеталарда басылган тәкъдимнәр аңлаешсыз сәбәпләр буенча игътибарга алынмый бара. Бүген полиэтилен шешәләргә тутырып халыкка сатыла торган вак фирмалар җитештергән су сыйфаты белән дә, күләме белән дә диоксинсыз чиста су проблемасын хәл итә алмый. Кискен мәсьәләне хәл итү өчен Казанда «Эчәр су заводы» төзергә кирәк. Дөньяның алдынгы дәүләтләре үрнәге күрсәткәнчә, халыкның генофондын саклап калу өчен бүген башка чара юк. Андый завод Ашхабадта 1990нчы еллардан бирле эшли, тәүлеккә һәр кешегә 4 литр эчәр су бушлай бирелә. Заводның өч тәүлектә эшләп чыгарган суы халыкны тәэмин итәргә җитә, атнаның калган өч көнендә шул ук чиста су нигезендә сәүдә өчен башка эчемлекләр ясап сатып, завод бөтен чыгымнарын аклап, табышлы эш алып бара.

Халык, милләт алдындагы бу олы эшне гамәлгә ашыру өчен дәүләтнең җаваплы катнашуы, хөкүмәтнең бюджет һәм административ ресурслары белән булышуы, җитәкчеләребезнең сәяси ихтыяр көчен куллануы кирәк.

Николай ПЕТРОВ,

Казан шәһәре

Комментарии