- 31.05.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №21 (29 май)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Халыкка, милләткә, дөньяда яшәү, үзенең киләчәген булдыру өчен иң кирәкле шартларның берсе – тору урыны, яшәү территориясе белән бер рәттән – эчәргә яраклы чиста су. Билгеле булганча, кеше организмында суның күләме 80 процент тәшкил итә һәм көндәлек ашамлык, ризык составында да шул ук пропорция саклана. Физиология нормалары буенча кешегә һәр көн 3-4 литр чамасы чиста су кирәк. Эчкән суның сыйфаты кешенең яшәү сыйфатының нигезе булып тора. Соңгы елларда халыкны чиста су белән тәэмин итү мәсьәләсе бик кискенләште, зур игътибар таләп итүче проблемага әйләнде.
Бөтендөнья Сәламәтлек саклау Оешмасы (ВОЗ) авыруларның 80%тан артыгы ашаган-эчкән су чиста булмаганлыктан дип аңлата. Судагы зарарлы матдәләрнең генофонд өчен иң хәтәрләре – диоксиннар. Диоксин матдәләр турында озак еллар Җирнең геохимия Институты җитәкчесе булып эшләгән академик Лев Александрович Федоров хезмәтләреннән карый аласыз. Алар интернетта бар. Диоксин группасы матдәләре барлык үсемлекләр һәм тереклек ияләре өчен, цианистый калийдан да зәһәррәк абсолют агу булып санала.
Соңгы 40-50 елларда бөтен органик тереклек дөньясы өчен абсолют агу булып танылып, америкалылар тарафыннан Вьетнам сугышында «эйджент орандж» дип кулланылган диоксиннар группасы матдәләре җентекләбрәк өйрәнелгәннән соң химик СПИД кушаматы алдылар. Канцероген (биологик процессларда таркалмыйча, кеше организмында җыелып баручы агулы матдә) диоксин агуының молекуляр микъдардагы тәэсире дә зәгыйфь балалар тууына, онкология авыруларына сәбәпче булуыннан тыш, кешенең интеллектын, абстракт уйлау, анализлау, фикерләү һәм нәтиҗә чыгару сәләтен юк итүе билгеле. Без моның нәтиҗәләрен җәмгыятьнең иҗтимагый-сәяси көндәлек тормышында да бик ачык күрәбез.
Соңгы 6-7 елда бу матдәләр турында ачык матбугатта хәбәрләр бик саран, аларның ашамлыкларда һәм суда барлыгы «сергә» әйләнде. Аларның азыктагы һәм эчәр судагы рөхсәт ителгән микъдары (ПДК – предельно допустимая концентрация) төрле илдә төрлечә: Русиядә – 20 пг/л, АКШта һәм дөнья-халыкара нормаларда 0,013 пг/л, ягъни 1538 мәртәбә азрак. Япониядә – 0.00мг/л. Кызганычка, ПДКның дәүләтебез үз кулы белән раслаган шул «льготный» нормативын тикшереп билгеләү өчен Казанда лаборатория җиһазлары да, аттестация узган лаборатория да юк. Шәһәр халкын тәэмин итүче эчәр судагы диоксиннарның микъдары да, концентрациясе дә тикшерелми.
Хәзерге көндә Казан шәһәрен су белән тәэмин итүче гомуми система өчен төп су чыганагы булып Куйбышев сусаклагычы тора. Ул суның составында Идел бассейнындагы промышленность пычракларының бар төре дә (диоксиннар, фенол, авыр металлар, хлор, хлороорганик матдәләр, һ.б…), авыл хуҗалыгында кулланылган агулар (органик һәм минерал ашламалар, гербицидлар, пестицидлар…), Идел бассейнындагы авыл-шәһәрләрнең коммуналь хуҗалыклары хезмәте нәтиҗәсе: барысы да шунда җыела. Җәйге сезонда диоксиннар Куйбышев сусаклагычында (Идел суы ) үскән зәңгәр-яшелле үсемлекләр (сине-зеленые водоросли) черегәндә бүленеп чыккан фенол матдәсе су чистарткыч корылмаларда хлор белән кушылгач барлыкка килә.
Шәһәр халкы өчен бу бик хәтәр хәл. 1990нчы елның апрель-май айларында Уфада булып узган шәһәр суүткәргечендә диоксинлы су һәлакәте шул турыда кисәтә.
Менә шуларны күздә тотып, һәм атом коралы һөҗүменең нәтиҗәләреннән саклану чарасы итеп, 1975-80нче елларда Идел буендагы шәһәрләр җир асты (артезиан) су чыганакларына күчерелде. Шул ук елларда бу юнәлештә Казанда да эшләр башланды. Казан тирәсендә ышанычлы су чыганаклары да табылды. Ләкин үзгәртеп кору җилләре китергән хаос бу эшләрне туктатырга мәҗбүр итте – зирәк акыллы җитәкче чиновниклар бюджет акчаларына үзләренә файдалырак һәм кызыграк куллану тапты. Казан халкы Куйбышев сусаклагычының пычрак суына бәйләнгән килеш калды.
Безнең фикеребезчә, республикадагы яман шеш авырулары артуның төп сәбәбе диоксин һәм диоксинсыман ксенобиотиклар.
Түбәндәге таблицада Татарстанда онкологик авырулар үсешенең рәсми саннарда чагылышы китерелә.
| Еллар | 1990 | 2000 | 2010 | 2014 |
| Беренчел диагноз куелган авырулар саны | 7579,0 | 9806,0 | 13082,0 | 14801,0 |
| Дәвалау-профилактика оешмаларында исәптә торучы авырулар саны | 31159,0
| 43102,0 | 65162,0 | 85694,0 |
Сәламәтлек саклау Министрлыгы рәсми хәбәрләре күрсәтүенчә, 1990нчы елдан 2014нче елга яман шеш авыруы 2,75 мәртәбә арткан. Чагыштыру өчен, онкология нәтиҗәсендә үлүчеләр саны Америкада 100000 кешегә 197,5; Русиядә – 227,69 очрак. Бу саннар диоксинга куелган ПДКның аермасы нәтиҗәсе. Аларның чынлыгына ышану өчен шәһәрнең Себер тракты урамындагы Онкологик үзәк биналары коридорларындагы очсыз-кырыйсыз чиратларны күрү кирәк.
Диоксиннарның генофондка зарарлы тәэсирен киметү, халыкны деградациядән саклау өчен АКШ, Германия, Франция, Италия һәм башка Европа илләрендә 1970нче еллардан башлап диоксиннарга каршылык программалары кабул ителде һәм ул дәүләт бюджетыннан бик зур финанс чыгымнар исәбенә үтәлеп килә.
1995нче елны андый программаны Русия Федерациясе хөкүмәте дә кабул итте (постановление Правительства РФ от 5 ноября 1995 г. № 1102 «О федеральной целевой программе «Защита окружающей природной среды и населения от диоксинов и диоксиноподобных токсикантов на 1996-1997 годы). Ләкин. 9-10 ел бушка узганнан соң, «үтәлү вакыты узу сәбәпле» дигән сәер формулировка белән Карар ябылды, программа онытылды
Экология Министрлыгының еллык докладларында диоксиннар турында бернинди мәгълүмат юк. Халык сәламәтлеге сагында торучы башка катгый-кырыс дәүләт әгъзалары да, коммуналь хезмәт күрсәтүче күп санлы департаментлар, идарәләр дә бу проблемага кагылмыйлар – җавап бирүче дә юк.
2010нчы елда судагы диоксиннарның җитди проблема икәнлеген танып, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе Казан шәһәренең Торак-коммуналь комитетына 2010нчы елдан башлап эчәр суда диоксиннар барлыгын даими тикшерү тиешлеге турында үзенең катгый таләбен иңдерде. Ләкин ул таләп үтәлмәде.
Казанның миллионнан артык халкына физиология нормалары буенча тәүлегенә уртача 4 литр эчәр су кирәклегеннән чыгып, шәһәр халкына киләчәктә тәүлеккә 5000 куб. метр су кирәк. Бүген «Водоканал» оешмасы шәһәргә 300 000 куб. метрдан артык Идел суын 1930-40нчы елларда корылган технологияне кулланып кеше саен 220 литр исәбеннән хәзерли дип санала.
Куйбышев сусаклагычындагы меңнәрчә төрле берсеннән-берсе зарарлырак, агулы химик матдәләрнең шәһәр су чистарткыч корылмаларында чистартылуы хәтта теоретик яктан да каралмаган. Аның технология буенча да, экономик яктан да мөмкин түгеллеге белгечләр тарафыннан инде күптән ачыкланган фәнни-технологик факт…
«Водоканал» оешмасы тарафыннан фаразланган шул 220 литр суның 4 литры (2% ) ашамлык, ризык итеп кулланылса, калган 196 литры (98 %) идән, кер юуу, унитазга салу өчен кулланыла. Ни өчен «фаразланган» дисәгез, куелган су счетчиклары кеше башына тәүлеккә 60-70 литрдан артык су кулланылмавын күрсәтә. Шуңа да карамастан, инде ничә еллардан бирле шәһәр, республика «хуҗалары» исеменә язылган, матбугатта, газеталарда басылган тәкъдимнәр, аңлаешсыз сәбәпләр аркасында игътибарга алынмый. Бүген халыкка сатыла торган полиэтилен шешәләрдәге вак фирмалар җитештергән су, сыйфаты белән дә, күләме белән дә диоксинсыз чиста су проблемасын хәл итә алмый. Кискен торган мәсьәләне хәл итү өчен Казанда «Эчәр су заводы» төзергә кирәк. Дөньяның алдынгы дәүләтләре үрнәге күрсәткәнчә, халыкның генофондын саклап калу өчен башка чара юк. Андый завод Ашхабадта 1990нчы еллардан бирле эшли, – тәүлеккә һәр кешегә 4 литр эчәр су бушлай бирелә. Заводның өч тәүлектә эшләп чыгарган суы халыкны тәэмин итәргә җитә, атнаның калган өч көнендә шул ук чиста су нигезендә башка эчемлекләр ясап сатып, завод бөтен чыгымнарын аклап, табышлы эш алып бара.
Халык, милләт алдындагы бу олы эшне гамәлгә ашыру өчен дәүләтнең катнашуы, хөкүмәтнең бюджет һәм административ ресурслары белән булышуы кирәк. Ризыкларның хәләллеге эчәр суның тиешле сыйфатыннан башланырга тиеш.
Николай ПЕТРОВ,
Казан шәһәре
Су – яшәү нигезе,

Комментарии