- 31.01.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №4 (27 гыйнвар)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Торак алырга дип акча туплап барган кешеләр хафада: хәзерге бәяләр белән фатир эзли торыргамы, әллә икътисади хәлнең бераз яхшырганын көтәргәме? Алар шулай баш ваткан арада, доллар хакы, рубльнең башына баса-баса, өскә үрмәләвен белә…
Бер караганда, илдә кризис булганда, акча янчыгыңны кысып тоту, кыйммәтле әйберләр алмый тору хәерле кебек. Тик «тормышның яхшырганын көтим әле» дип эш итү зыянга да булырга мөмкин. Мәсәлән, дәүләтнең ипотека бирүне субсидияләве 2016нчы елның март ахырына кадәр генә дәвам итәчәк, ди белгечләр. Ә дәүләтнең ярдәме туктатылгач, ипотека процентларының өскә сикерәчәген көт тә тор. Димәк, җыелган акчаны торак шартларын яхшыртуга тоту өчен санаулы көннәр калып бара, өстәвенә, төзүче компанияләр дә банклар белән бергә халыкка отышлы программалар тәкъдим итә. Шунысы да бар: ипотека алганда килешүдә күрсәтелгән сумма – тотрыклы, ягъни аннан соң нинди генә кризис булса да, беренчел документта күрсәтелгән сумма үзгәрешсез кала.
Акчаны идән астында банкада саклау отышлы түгел. Инфляция дигән күсәк селтәнеп китереп сукса, акча дигәненең гади кәгазь кисәге генә булып калуы да ихтимал. 2015нче елда инфляция 10 проценттан артып киткән инде. Шулай булгач, акчаны саклап ятканчы, файда китерүгә юнәлтү дөресрәк булмасмы соң? Мәсәлән, торак алуга.
Төзүче компанияләр бәяне тагын да төшерә алмый. Төзелеш материалларының хакы көннән-көн артып тора бит. Ә кемнең үзенә зыянга эшлисе килсен ди? Әлбәттә, акчаны тизрәк урнаштырыйм дип, теләсә нинди төзүче компания белән килешү төзү дөрес түгел. Бары тик ышанычлы, үзен яхшы яктан күрсәткән компанияләр белән генә эш итәргә кирәк. «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» компаниясе әнә шундый ышанычлы оешмаларның берсе – «Унистрой» белән хезмәттәшлек итә. Алар клиентка барлык торак комплекслар буенча тиешле мәгълүматны бирә, үзләре үк йортларны күрсәтеп тә йөри.
Ә «Унистрой» компаниясе торак базары белән кызыксынып торучылар өчен яхшы таныш. Югары сыйфатлы материаллардан төзелгән Европа дәрәҗәсендәге йортлар, һәрвакыт клиентлар мәнфәгатен кайгыртып эш итү, кредит бирүнең отышлы шартлары – болар барысы да «Унистрой» хакында. Компания торак йорт кына төзеп калмый, аның янында парк, балалар бакчасы һәм мәктәп булдыруны да үз җаваплылыгына ала.
Әлегә «Унистрой» компаниясе тәкъдим иткән фатирларны 2015нче елгы бәядән алырга мөмкин. 7 процентлы ипотека да бу елның 28нче февраленә кадәр генә гамәлдә. Аннары процентларның кисәк артуы көтелә – бөтен ил буенча шул хәл күзәтеләчәк.
Ә «Унистрой»да фатир сайлау мөмкинлеге искиткеч зур. «ART City» комплексында (Н.Ершов урамы) бәяләр 2,4 млн сумнан, «Журавли» (Даурия урамы) – 2,2 млн., «Весна» (Мамадыш тракты) – 2,1 млн., «Царево Village» (Казаннан 10 минут ераклыкта) комплексында 1,3 млн сумнан башлана.
Тулырак мәгълүматны (843) 253-15-85 номерына шалтыратып белешә аласыз. Оешманың адресы: Казан шәһәре, Волков урамы, 84. (Реклама хокукында.)

Комментарии