- 31.01.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №4 (27 гыйнвар)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Өйдә берәр көнкүреш техникасы әз генә «авырый» башласа да, тизрәк ремонтка алып барырга ашыгабыз. Шунсыз булмый: йә бөтенләй эштән чыгар, яңаны аласы булыр. Тик организм чирли башласа, никтер табибка күренергә ашыкмыйбыз, савыгырмын әле, дип, ахырга кадәр йөрибез. Организмны үтүк кебек сатып алып булмаганын да беләбез инде, югыйсә…
Менә баш авыртуны да күпләр узгынчы чиргә саный, аның өчен генә больницага барып йөрмим инде, дип уйлый. Дөрес, баш төрлечә авыртырга мөмкин. Әйтик, нәрсәгә дә булса борчылганда, стресс халәтендә булганда да башыбызга ябышабыз. Бу очракта табибка күренүнең кирәге юк, стресстан котылу белән, авырту да юкка чыгачак. Тик әгәр дә баш егылу яки бәрелү, берәр җәрәхәт алу сәбәпле авырта, әйләнә һәм авырту даими рәвештә кабатланып тора икән, бу очракта чаң сугарга кирәк. Мондый билгеләр булганда иң яхшысы – тәҗрибәле неврологка күренү.
Баш авырту күпчелек очракта умыртка баганасындагы, бигрәк тә муен өлешендәге проблемалар аркасында барлыкка килә. Болар: остеохондроз, умырткаара диск бүсере, гел бер төрле утырудан яки артык көч куеп эшләүдән муен мускулларының киеренке халәткә килүе. Белгечләр әйтүенчә, баш авырта башлау умырткалыктагы чир үсеш алган, тагын да җәелгән дигәнне аңлата.
Баш миендәге һәм муендагы кан тамырлары белән бәйле авыртулар күпчелекне тәшкил итә (баш мие ишемиясе, үзәк нерв системасы күзәнәкләренең үлүе (резидуальная энцефалопатия), мигрень, инсульт һәм атеросклероздан соң барлыкка килгән чирләр, гипертония). Бу чирләр булганда еш кына баш әйләнә, укшыта, хәтер начараерга, кеше гади әйберләрнең атамаларын оныта башларга мөмкин.
55 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең баш миендә үзгәрешләр күзәтелә. Андый кешеләргә, башлары авыртмаса да, елына ике тапкыр табибка күренеп, баш миенең эшчәнлеген тикшертеп торырга киңәш ителә. Өлкәнәйгән саен, без үз организмыбызга бармак аша карый башлыйбыз. Шуңа күрә бу очракта 55 яшьтән узган туганнарын табибка алып бару җаваплылыгы аларның балаларына, оныкларына йөкләнә.
«Основа здоровья» неврология һәм ортопедия үзәгендә баш авыртуның бөтен төрен дә дәвалыйлар. Биредә рефлекс терапиясе (тәндәге актив нокталарга кагылып дәвалау), сөлек салу, массаж, озон һәм мануаль терапияләр, дәвалау физкультурасы, дару препаратын кан тамырына кертү (капельница) кебек дәвалау алымнары кулланыла. Үзәктә тәҗрибәле табиблар кабул итә: Риада Бәдретдиновна Хәмитова – 22 ел эш стажы булган игътибарлы һәм киң күңелле невролог. Диләрә Рәхимовна Шаһиева – медицина фәннәре кандидаты, ачык һәм ярдәмчел белгеч. Үзәкнең адресы: Казан шәһәре, Себер тракты, 12а, 1100. Тулырак белешмәне (843) 562-00-90 телефон номерына шалтыратып яки www.medosnova.ru сайтыннан карап белә аласыз.
Әлбәттә, һәр очракка индивидуаль якын килергә кирәк. Дәвалана башлаганчы, табиб белән киңәшергә онытмагыз.
Реклама хокукында.
Сөмбел СӘЙФИ әзерләде.

Комментарии