Җырчыдан кабымлык рецепты

Җырчыдан кабымлык рецепты

Әтәч елында табын мул булырга тиеш, дидек. Салатлар һәм кайнар ризыклар янына әле тагын кабымлыклар да урнаштырырга була. Ә менә мондый ризыкны ничек әзерләү турындагы киңәшне без интернеттан түгел, ышанычлы чыганактан белештек. Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева инде бик күп еллар буе сыналган һәм кунаклары яратып ашый торган «Тутырылган гөмбә» рецепты белән уртаклашты. Бу сыйны балалар да, олылар да үз итә икән. Билгеле, җырчы белән Яңа елга кагылышлы кыска гына әңгәмә дә корып алдык:

– Лилия апа, Яңа елга әзерлекләр ничек бара сездә?

– Әзерлек быел да елдагыча инде: чыршысын куйдык, бизәдек, дигән кебек. Кечкенә бала белән утыргач, бик әллә ни әзерләнеп тә булмый. Алай алдан продукция алып куеп, әзерләнә торган гадәтебез юк. Чөнки бәйрәмне кайда каршы алачагыбызны, гадәттә, 30нчы декабрьдә генә хәл итәбез. Кунакта да булырга мөмкинбез бит, шуңа алдан хәстәрен күреп куймыйбыз.

– Балачагыгызда Яңа ел өстәлендә нәрсә булганны ярата идегез?

– Авыл җирендә әллә нәрсә куелмагандыр инде. Бераз конфетлар, мандарин куелгандыр, алмалар… Шуңа да бик күңел булгандыр. Балачакта Яңа ел табыны нинди генә булса да үзенчәлекле кебек тоела бит инде ул. Аңа әзерләнү дә гаилә белән бергә бара иде: мәсәлән без, җыелышып, пилмән бөгә идек. Мәш килә идек Яңа ел алдыннан. Кул арасына кереп киткәннән бирле әнигә булыша идем инде мин. Үземнең 7 яшьлек Эльвина да, 13 яшьлек Данилым да, пилмән ясасак, булышырга килеп җитәләр. Бигүк килеп чыкмаса да, куып җибәрмибез: куллары тота-тота өйрәнерләр әле, ничек ясасалар да ясасыннар – эшләргә генә өйрәнсеннәр, дибез.

– «Безнең гәҗит» укучыларына үзегез әзерли торган берәр Яңа ел ризыгы рецептын киңәш итегез әле?

– Мин үзем шампиньон гөмбәләрен яратам. Аның зурракларын, эшләпә диаметры биш сантиметр тирәсендәгеләрен алып, башта тозлы суда пешерәм. Ни өчен зуррак, чөнки моның эченә әйбер тутырасы була, пешә-пешә, гөмбә болай да кечерәя бит әле ул. Сабагы-ние белән кәстрүлгә салып, кайнап чыкканнан соң сүрән утта ярты сәгать тирәсе пешерергә кирәк. Пешеп чыккач, сак кына итеп төпләрен тартып аласың да, аларны һәм тагын бер-ике гөмбәне вак кына итеп турыйсың. Аерым табага акмай салып, вак кына туралган суган, вак кыргычтан уылган кишерне кыздырасы. Шуннан өстенә туралган гөмбәне саласы, тәм бирер өчен бераз тоз өстисең, шулай ук вак кыргычтан уылган сыр салып, бераз табада кыздырып аласың. Шушы эчлекне гөмбә эшләпәләренә тутырырга кирәк. Ахырдан, тагын да тәмлерәк булсын өчен, тагын бераз сыр уып, аны майонез белән болгатам да, гөмбә эшләпәләре эченә өстәп чыгам һәм микродулкынлы мичтә кыздырып алам. Искиткеч тәмле кабымлык килеп чыга!

Айгөл ЗАКИРОВА әзерләде

Комментарии