- 30.12.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2017, №1 (1 гыйнвар)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
31нче декабрь – теләсә нинди хатын-кыз өчен рәсми булмаган эш көне. Иртәдән кичкә кадәр мәш килеп пешеренә, табын кора, шул арада иннек ягып, Яңа ел күлмәген үтүкләргә дә җитешә әле ул. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларга кушалар бит. Быелгы Әтәч елына кергәндә дә, аның «көен көйлисе», табынга ул «рөхсәт итә торган» ризыклар пешереп куясыгыз киләдер. Әтәч ул – утны, тормыш энергиясен гәүдәләндерә. Юрауларга караганда, Әтәч елында максатчан кешеләр карьера үсешенә һәм шәхси тормыштагы уңай үзгәрешләргә ирешә алачак икән. Әгәр мондый уңышның үзегезне читләп үтмәвен теләсәгез, аның килүен каршы алу өчен дә бераз әзерлек кирәк булыр. Бу язмадагы мәгълүматлар Яңа ел өстәлен корганда бер генә вак-төякне дә күз уңыннан ычкындырмаска теләгән чын хуҗабикәләр өчен файдалы булыр.
ТАВЫК ИТЕ КУЙМАГЫЗ
Яңа ел табынына нәрсә әзерләячәгегезне уйлар алдыннан, Утлы Әтәчнең күңеле булырдай ризыклар исемлеген төзегез. Әтәч – әйберне исраф итмәсә дә, саран кош та түгел, җирдән тапкан ярма бөртеген тавыклар белән ничек бүлешүе күз алдыгызга килдеме? Шулай булгач, сезгә дә аннан үрнәк алырга мөмкин. Тик бу, табында энә төшәрлек тә урын булмаска тиеш дигән сүз түгел – ризыклар күп булса да, артык катлаулы булмаса яхшы. Утлы Әтәч канәгать калсын өчен, өстәлдә, һичшиксез, күптөрле җиләк-җимеш һәм яшелчә урнаштырылсын. Инде ел буе уңыш килүен теләгәннәр өстәлнең бер почмагына ярма салынган савыт та урнаштыра ала. Үзегез аңлыйсыз – әтәчнең иң яраткан әйберсе – ярма. Шулай ук табында баллы ризыкка да урын калдырылырга тиеш. Бу торт яки үз кулыгыз белән пешерелгән бәлеш була ала. Эчемлекләргә килгәндә, натураль соклар яки морслар хупланачак.
Тик шуны онытмагыз, әгәр Яңа ел өстәлендә тавыктан пешерелгән нинди дә булса ризык урын алса, Әтәч гафу итмәскә мөмкин. Гомумән, кош-корт итен читләтеп үтәргә туры килмәгәе – шуңа күрә дә сыер, сарык кебек терлек итләренә, диңгез балыкларына урын бирсәгез, дөресрәк булыр. Ә инде өстәлне бизәгәндә авылча савыт-сабага, чүлмәкләргә, агач кашыкларга өстенлек бирергә мөмкин.
Салфеткалар, шәмнәр сайлаганда кызыл төскә игътибар бирегез. Яңа елга кергәндә өстегездә дә кызыл кием булса, 2017нче елда сезгә уңыш елмаймый калмас.
31нче декабрь табынында булырга тиешле башка әйберләр:
– төрле төстәге яшелчәләр һәм җиләк-җимеш;
– чикләвекләр (ризыкларның өсләре дә чикләвек белән бизәлсә тагын да яхшырак);
– салатларның өсләрен гранат бөртекләре белән бизәгез;
– киптерелгән җиләк-җимеш: кара җимеш, күрәгә, инжир, йөзем;
– хәлвә, козинак, «Золотой Петушок» кәнфитләре.
КАЙНАР РИЗЫКЛАР
Өстәлгә кайнар ризык чыгарыр алдыннан аны нинди продуктлардан пешерәчәгегезне яхшылап уйлагыз, әйткәнебезчә, тавык ите кулланмасагыз яхшырак. Сыер ите озак эшкәртелә дип, ашказанын кайгыртучыларга һәм табынын көндәлек ризыктан үзенчәлеклерәк булган сый белән бизәргә уйлаучыларга семга балыгын кулланырга тәкъдим итә алабыз. Ул шактый йомшак һәм тәмле, хәтта иң талымлы кунакның да күңеленә хуш килердәй балык. Авылда «туып-үскән» кош буларак, Утлы Әтәчне хуҗабикәнең бәрәңге пешерүе сөендерер. Бу ике ризыкны ничек әзерләргә мөмкин булуы турында тулырак таныштырыйк әле:
«ЯҢА ЕЛЧА СЕМГА БАЛЫГЫ»
1кг семга балыгы, 100гр сыр, 300 мл 10 процент майлылыктагы каймак (сливки), 1 баш суган, тәмләткечләр кирәк булачак.
Табаны атланмай белән майлап, алдан ук әзерләп куегыз. Чираттагы эш – соус ясау булачак.
Моның өчен безгә 10 процент майлылыктагы каймак кирәк. Каймакка балык пешергәндә кулланыла торган махсус тәмләткеч, кара борыч, петрушка салып болгатабыз. Алдан турап куелган уртача зурлыктагы семга балыкларын таба өстенә тезгәч, өстенә килеп чыккан соусны коябыз. Соуслы балыкның өстенә эре кыргычтан уылган сыр һәм ярымбоҗралап туралган суган салабыз, соңыннан табаның өстен фольга белән каплап, 180 градуска кадәр җылытылган мичкә тыгабыз. Балык уртача 25 минут эчендә әзер булачак. Тик аны табынга чыгарыр алдыннан юка гына лимон телемнәре һәм зәйтүн җимешләре белән бизәргә онытмагыз.
Ә инде югарыда телгә алынган икенче төп ризык – бәрәңгене әзерләү өчен 10 бәрәңге, 2 йомырка агы, зәйтүн яки үсемлек мае, тәмләткечләр ингредиентлар кирәк булыр:
Бәрәңгене әрчеп, телемләп турыйбыз. Чираттагы эш – соус ясау, безнең бәрәңгеләр шул соус эчендә әзерләнәчәк. Моның өчен йомыркаларның агын күбекләнгәнче тугларга кирәк. Тәмләткечләр өстәп, тагын бер яхшылап болгаткач, бәрәңгене дә шуңа салып бутыйбыз. Икенче төп кайнар ризыгыбыз пешәчәк табаны зәйтүн яки үсемлек мае белән яхшылап майлыйбыз. Соңыннан бәрәңгене матур итеп тезеп салып, 220 градуска кадәр җылытылган мичкә тыгабыз. Вакыт-вакыт болгатып, ярты сәгать пешерәбез.
Гаиләгездә балык яратмаучы булса, башка төрлерәк кайнар ризык әзерләргә туры килүе бар. Сарык яки сыер, шулай ук куян ите куллансагыз, үкенмәссез. Чөнки Яңа ел өстәленә сыер, сарык ите кую – муллык китерәчәк дип санала.
Әлеге уңайдан бер рецепт белән бүлешәсебез килә.
БРИТАННАРЧА САРЫК ИТЕ
Бу ризыкны аеруча ир-атлар яратачак, чөнки ул туклыклы, шуңа аны 2017нче елгы Яңа ел табынына төп ризык итеп тә чыгарырга мөмкин. 0,8 кг бәрәңге, 0,6 кг сарык ите, 0,3 кг суган, 10 г томат пастасы, тоз, тәмләткечләр, борыч, лавр яфрагы, берничә тырнак сарымсак алына.
Сарык итен уртача зурлыктагы кисәкләргә кисәбез, борыч, тоз, тәмләткечләр сылап, 1 сәгатькә калдырабыз. Бу вакытта суган белән бәрәңгене юка гына телемнәргә турыйбыз. Духовкада пешерү өчен кулланыла торган пыяла савыт төбенә башта ит, аның өстенә бәрәңге белән суганны салып, өстенә тагын бер мәртәбә тоз белән борыч сибәбез. Шул рәвешле, продуктлар беткәнче берничә катлам ясыйбыз. Яшел укроп белән вакланган сарымсакны болгатып, өстенә шуны сибәргә мөмкин. Томат пастасын берничә минут табада кыздырып алабыз. Бу – аңа хас әчкелтем тәмне бетерү өчен эшләнелә. Әз генә су, тоз һәм тәмләткечләр салып, томат пастасын болгатабыз да ит белән бәрәңге өстенә сибәбез. Әлеге ризык 180 градуслы мичтә 2 сәгать пешерелә. Болай озак әзерләгәндә, сарык ите йомшак булачак
САЛАТЛАР ЯСЫЙБЫЗ
Язылмаган канун кебек, һәр гаиләдә дә шулай кабул ителгән инде бу – Яңа ел өстәлендә һичшиксез салат булырга тиеш! Күпләр, «Оливье», тун астындагы балык һәм «крабовый» кебек салатларны ясый. Аларга күнегелгән: ашалмый калыр дип борчыласы юк, аны әзерләү дә бик җайлы. Шулай да, 2017нче елны каршы алганда, өстәлегезгә башка төрле салат ясарга да мөмкин. Утлы Әтәч ярата һәм рөхсәт итә торган берничә салат рецептын сезнең белән дә уртаклашабыз:
«КЫШ БАБАЙ» САЛАТЫ
200 гр консервланган кукуруза, 1 банка консервланган тунец балыгы, йомырка – 3 данә, сыр – 200 грамм, помидор – 2 данә, тоз, майонез алына.
Бу салат катлы-катлы итеп ясала. Беренче эш итеп, балыкны чәнечке белән ваклап, тәлинкәгә җәябез. Аннан бик каты итеп пешерелгән йомырканы ваклап салабыз, ә калган йомыркаларның агын сарысыннан аерабыз. Сарылары – салатка, аклары – бизәү өчен кулланылачак. Йомырка сарыларын да шушы катка кушкач, майонез сылыйбыз. Помидорның яртысын бизәү өчен калдырабыз, калганын ваклап турыйбыз. Сырны вак кыргычтан уып, помидор һәм майонез белән болгатып, салатның соңгы каты итеп сылыйбыз. Сырның калганын салат өстенә кырырга кирәк булыр, йомырка агын шулай ук кыргычтан уып, салатның чит-читенә сибәсе. Помидорның бизәргә дигән өлешен шулай ук ваклап, салат кырына салып чыгарга. Ахырдан майонез белән салат өстенә «сетка» ясыйбыз», теләгегез булса, салат өстенә гранат бөртекләре яки зәйтүн җимешләре белән 2017 дип яза аласыз.
«ЯҢА ЕЛ КӘЕФЕ» САЛАТЫ
Искиткеч тәмле әлеге салатны ясау өчен 300 грамм пешкән ит, 150 грамм каты сыр, ярты банка консервланган кукуруз, 5 боҗра консервланган ананас, 50 грамм әстерхан чикләвеге, 3 аш кашыгы майонез кирәк.
Итне турап, савытка салабыз, аңа кукуруз өстибез, эре угычтан уылган сыр, 4 ананас боҗрасын турап салабыз, 5нчесен бизәү өчен калдырабыз. Салатка майонез салып яхшылап болгатабыз. Табынга чыгарганда аны ананас боҗрасы һәм әстерхан чикләвеге белән бизәргә мөмкин.
ВИНОГРАДЛЫ САЛАТ
Бу кызыклы һәм гадәти булмаган салат теләсә кайсы бәйрәм табынын бизәп торачак. Майонез урынына каймак куллансагыз да ярый. Аңа 2 йомырка, 400 грамм пешкән ит, 2-3 яшел алма, 1 зур тәлгәш «дамские пальчики» винограды, каты сыр кирәк.
Йомыркаларны вак итеп турыйбыз, алманы кабыгыннан әрчеп, эре кыргычтан уабыз. Алма каралып китмәсен өчен, аның өстенә лимон согы бөркергә киңәш ителә. Виноградны юып киптерергә, ләкин турамаска – чөнки мондый сорттагы виноград болай да әллә ни эре булмый. Эре кыргычтан сырны уарга. Барысын бергә бутарга. Табынга чыгарыр алдыннан майонез белән болгатырга.
Айгөл ЗАКИРОВА әзерләде
Комментарии