- 30.12.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №52 (30 декабрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Алда бәйрәм. Бүген кем генә аңа әзерләнми икән?! Мул табын корылачак. Чәркәләр күтәреләчәк, исәнлек, якты киләчәк турында изге сүзләр-теләкләр әйтелер… Юк, куллар догада булмас, чөнки алар буш түгел, чәркә тотканнар ич. Ә анда шайтан суы. Шул шайтан эчкә үтеп, андагы тамырларны әллә нишләтеп, зиһеннәрне томалап, кәефне күтәрер. Һәм… тагын бер яңа ел башланып китәр.
Ник әле генә изге сүзләр әйттек ич, теләкләребезне дога урынына кабатладык. Бер-беребезгә хөрмәтебезне эчелгән аракы белән үлчәдек, исбатладык, расладык, дуслаштык… сугыштык. Нигә Яңа ел авыр башланырга тиеш соң?! Уф, баш чатный… Кичә күңелле иде югыйсә, ә 1 гыйнвар коточкыч… Бу бит без көтеп алган Яңа елның беренче көне. Шундый авырлык теләдекмени?! Хөкүмәте дә гаять зур кайгыртучанлык күрсәтә, бар тапкан акчаны рәхәтләнеп эчеп-ашап, агуланып ятарга алда көннәр җитәрлек. 10 көн буе нишләп кенә бетмәк кирәк?! Ярый ла чиновниклар үзләренә каникул булдырып бәйрәм ясый, кышын да җылы якларда ял итәр өчен законлы отпуск булдырды. Ә гади халыкка нишләргә? Җылы диңгезләр хыялда гына, ә акча аракыга җитәрлек, булмаса, табыла…
КУРКЫНЫЧ САННАР
Алкоголь базарын тикшерү үзәге ачыклаган мәгълүматларга караганда, русиялеләр бәйрәмдә миллиардтан күбрәк шешә спиртлы эчемлек эчәчәк. Бу – Яңа ел бәйрәмендә 600 млн литр исерткеч елга булып агачак дигән сүз. Бу хакта Life News агентлыгына алкоголь базарын тикшерү буенча федераль һәм төбәк үзәге директоры Вадим Дробиз сөйләде.
– Яңа ел кичендә барыннан күбрәк сыра эчеләчәк – 800 миллионлап шешә, – ди ул. – Бәйрәм табынын 100 миллион шешә шампан шәрабе “бизәячәк”. Шәраб азрак – 80 миллион шешә. Русиялеләр каникул вакытында 250 миллион тирәсе шешә аракы (аның 100 миллион тирәсе контрафакт, ягъни ялган «акбаш»), 10 миллион шешә коньяк (аның яртысы 200-300 сумлык арзанлысы) эчәчәк. Ә менә ром, джин, текила һәм виски кебек океан арты эчемлекләре 1,5 миллион ярты литрлы шешәдә эчеләчәк.
Матди кыенлыклары булуга карамастан, русиялеләр Яңа ел табынына кыйммәтле эчемлекләр һәм ризыклар куярга тырыша. Шулай да затлы саналган эчемлекләр күп эчелмәс, алар гади халык өчен артык кыйммәт, – ди Дробиз.
Бәйрәм табыннарында эчеләсе эчемлекләрне хисаплап бирсә дә, эксперт русиялеләрнең күпме көмешкә чөмерәсен белми. “Аны санап булмый”, – ди ул. Димәк, үзләре куып, үзләре үк сыйланып, я сатып ятучы “самогончы”ларны исәпкә алу мөмкин түгел.
Эчкечелек буенча аерым төбәкләрне “алдынгы” итеп күрсәтә алмый Дробиз. Алдагы көннәрдә сәүдә челтәрләрендә спиртлы эчемлекләр күбрәк сатылачак, дип кенә ышандыра. Һәм тагын бер факт: хәзер русиялеләр барлык чыгымнарының 10%ын (ашарга тотылган акчаның 20%ын) алкоголь өчен сарыф итә.
КАЙСЫ КУРКЫНЫЧРАК?
Халыкта шундый фикер яши: имеш, кеше аракыны үз итсә генә, эчкече булып китә. Ләкин гыйльми тикшеренүләр һәм статистика күрсәтүенчә, шәраб яратучылар аракы эчүчеләргә караганда дүрт тапкыр тизрәк эчкечегә әйләнә. Шул ук вакытта психоз һәм «белая горячка» проблемалары барлыкка килү дә ике тапкырга арта. Аннары «шәраб коллары» дәвалауга да авыррак бирелә, тиз картая, кыска гомерле булулары белән дә аерылып торалар. Ә шампанга килгәндә, ул куркынычны тагын да арттыра икән. Чөнки газлы булуы белән организм тарафыннан башка эчемлекләргә караганда да ныграк сеңдерелә, ныграк агулый. Шуңа күрә дә әнә шул «бәйрәм эчемлеге» генә булган шампан ярдәмендә хатын-кызлар эчә башлый, балалар хәмергә өйрәнә. Сырага килгәндә, ул, әлбәттә, акрынрак тәэсир итә, аның каравы, мәкерлерәк. «Сырадан кеше ялкаулана, юләрләнә һәм мәгънәсезгә әйләнә», – дип язган Бисмарк. Иләмсез дәү корсаклы, хатын-кыз рәвешенә кереп симергән абзыйларны күрсәгез – аларның да күбесе «пивник»лар.
ИБЛИС ТЫРНАГЫННАН КОТЫЛЫП БУЛАМЫ?
Эчкечелек – яман чир, әмма котылырга була. Ләкин котылу, дәвалану бик авыр. Уйлап карасаң, гаҗәп тә килеп чыга: яман шеш, ягъни рак авыруыннан кеше уттан курыккан кебек курка, ләкин менә эчкечелекне исә чиргә дә санамый. Ни өчен шулай икән соң ул? Ә бит эчкечелек тә, яман шеш кебек үк, үз корбанын әкренләп кенә упкынга, үлем чигенә сөйри. Аермасы бары шунда гына: яман шеш көтмәгәндә үзе эзләп таба, ә эчкечелек чирен исә кеше үзе теләп ала. Бер карасаң, үзең теләп башлаган эшне, үзең теләп үк туктатып та булырга тиеш кебек. Әмма кайда хәмер, аның янында Иблис, дигән сүз. Ә шайтан тырнагына бер эләктеңме, тиз генә котылу, ай-һай, авыр!
Хәер, иблис сүзе белән кемнәрдер килешмәс тә, бәлки. Ул чагында аны икенче сүз белән алмаштырырга да мөмкин, ягъни башка төрле әйткәндә, хәмер ул – наркотик. Чөнки наркоман кебек үк, эчкече дә үзенең бу халәтен чиргә санамый. Вакыты җиткәч туктармын, янәсе. «Бүген генә эчәм дә вәссәлам!», ягъни: «Булды, башкача якын да бармыйм!». Әмма иң аянычы да әнә шунда шул: эчкече антларын, тәүбәләрен әйтә тора — эчүен дәвам итә. Дөрес, бу чирдән савыгырга теләге булган кешегә ярдәм кулын сузарга була әле. Ләкин шешәнең чын мәгънәсендә тугры дустына әйләнеп, үзен эчкечегә яки аны чиргә санамаган кешене хәмердән ничек араларга соң? Кызганычка, бүген безнең җәмгыятьнең иң зур бәласе дә әнә шул икенчеләренең күпчелекне тәшкил итүендә шул. Озын сүзнең кыскасы, әйдәгез, бергәләп шушы чирлеләргә ярдәм итеп карыйк.
ҮЛӘННӘР БЕЛӘН АЙНЫРГА, ДӘВАЛАНЫРГА МӨМКИН.
1 өлеш әче әрем, 1 өлеш алтынбаш (золототысячник зонтичный) һәм 4 өлеш чамбыр (чабрец, тимьян ползучий) үләннәрен бергә кушасың. 1 аш кашыгы (өстен өймичә) шул җыелманы 1 стакан суга салып, талгын утта 1-2 минут кайнатып аласың. Аннары ярты сәгать дәвамында төнәтергә һәм сөзәргә. Шуны көненә 3 тапкыр ашар алдыннан ярты сәгать элек 1/3 стакан эчәргә киңәш ителә. Әгәр бу төнәтмәне эчкәннән соң, авызда бик нык әче тәм була икән, артыннан берничә йотым су йотып, 1 чәй кашыгы бал кабып куярга мөмкин. Дәвалану курсы – 1 ай. Ләкин бавыр һәм бөерләр авыруы, азканлылык, ашказаны һәм унике илле эчәк җәрәхәте (язва), кардио-склероз, баш мие тамырларының атеросклерозы, аритмия, калкансыман биз авырулары кискенләшкән вакытларда бу дәваны кулланырга киңәш ителми.
Бавыры яки бөерләре авырткан кешегә башка төрле дәвалау чарасын кулланып карарга мөмкин. Моның өчен нибары гөлҗимеш җимеше һәм чага гөмбәсе генә кирәк булачак.
Ике эмаль кәстрүл (яки зур кружкалар булса да ярый) әзерләгез. Капкачлары да булсын. Шуларның берсенә 1 стакан гөлҗимеш, икенчесенә 1 стакан чага гөмбәсен ваклап салыгыз да һәрберсенә яртышар литр кайнаган су салыгыз. Аннары кайнау хәленә китереп (ләкин кайнатмаска!), 1 сәгать төнәтергә куярга һәм сөзеп алырга кирәк. Хәзер инде ике төнәтмәне дә бергә кушыгыз һәм хасил булган чималны көн дәвамында эчеп бетерегез (ашар алдыннан ярты сәгать элек эчәргә). Ләкин һәр эчкәннән соң, тешләрегезне чистарту яки авызны су белән чайкап алу зыян итмәс, чөнки гөлҗимештән теш эмале ашалырга мөмкин.
Сөзеп алынган чага гөмбәсен ташларга ашыкмагыз. Шул бер үк порциядән 4 тапкыр кабатлап төнәтмә ясарга мөмкин, ә гөлҗимештән – 2 тапкыр. Дәвалану курсы – 2 айдан да ким түгел. Бу чара югарыда әйтелгән җыелма кадәр үк көчле булмас, акрынлап тәэсир итәр, әмма аның каравы, хәмергә ымсыну-тартылуларны гына бетереп калмый, шул ук вакытта бавыр белән бөерләрне дә дәвалый.
Әгәр дә кеше үзен эчкече дип санамый, һәм, билгеле, дәваланырга теләми икән, ул чагында эчү теләген бетерә торган үләннәрне (тайтояк, мәсәлән) аның үзенә әйтми генә дә кулланырга мөмкин. Алардан соң авыру күпмедер вакыт спиртлы эчемлекләрне якын да китерә алмый. Шул дәвер эчендә ул хәмер тозагыннан ычкынып, аек яшәү рәвешенә күчә ала. Ләкин тайтояк кебек үләннәр белән дәвалау өчен махсус белем кирәк, чөнки андый үләннәр составында агу да бар.
Хәер, тәкъдим ителгән ике дәвалану чарасын үтәсәгез дә, медицина ярдәменнән (кодировка) башка гына да эчкечелек чиреннән котыла алырсыз. Ә моның өчен тагын да бик мөһим «дәва» — сезнең теләк һәм ихтыяр көче дә кирәк, әлбәттә.
ЭЧӘРГӘМЕ, ЮКМЫ?
Акыллы кеше бу сорауга җавап эзләп ятмас, юк, дияр. Яңа ел бәйрәмнәре бары тик сәламәт рухта үтсен һәм алдагы көннәрдә дә бәхет-шатлык, күңел тынычлыгы белән яшәргә насыйп булсын дигән теләктә калабыз.
Бәйрәмне хәмерсез күз алдына китерә алмаучылар, ни генә язсак та, ни генә сөйләсәк тә, ничек кенә үгетләсәк тә, хәтта куркытсак та, өстә язылганнарга көлеп кенә карар. Чир китә, гадәт китми диләр ич… Шуңа күрә бәйрәмнәрне аракыдан башка күз алдына китерә алмаучыларның да, кайчан да булса бер, изге дога сүзләре белән, хәмерсез бәйрәм итәр чаклары җитәр, дигән өметтә калып, аларга да киңәшләребез ярап куяр. Ягъни бәйрәм һәм хәмер «дуслыгы» нәтиҗәсен ничек җиңеләйтергә? Ул бәйрәмнәрдә генә түгел, тормышларын хәмергә бәйләп куйганнарга да ярдәм итәр, махмырдан чыгарга да булышыр.
ЯНДА БУЛСЫН ЙӨРӘК ДАРУЫ…
Һәр өйдә үзенә күрә кечкенә даруханә почмагы, һичьюгы, тартмачыкка салынган «ашыгыч ярдәм» чаралары бар, билгеле. Мәсәлән, йөрәк даруларын гына алыйк. Аеруча өлкән кешеле йортта ансыз булмый. Ләкин һәркем аларны дөрес куллана белә микән соң әле? Кагыйдә буларак, гамәлдә ул болай эшләнә: 28-30 тамчы валокординны (корвалол һ.б.) су салынган стакан яки чынаякка тамызасың да эчәсең. Ләкин ул даруларны суга кушу процессында шунда ук иң мөһим нәрсә – эфир мае парга оча. Шуңа күрә аны иң элек калакка тамызып кабу һәм артыннан ук су эчеп кую яхшырак. Шулай иткәндә тәэсире дә тизрәк була. Ә инде алай кабарга «күңел тартмый» икән (ул дарулар тәме, чынлап та — ай-һай, югыйсә), сез аны бер кисәк шикәргә тамызыгыз да тел астына салып суырыгыз. Белегез, тамчылар саны сезнең яшегезгә тиң булырга тиеш, ләкин 50дән дә артмасын.
СУГАН ТӨНӘТМӘСЕ
Уртача зурлыктагы бер баш суганны ваклап турагыз һәм 1 стакан кайнар суга салыгыз да 12 сәгать дәвамында төнәтегез. Аннары сөзеп алып, көненә яртышар стакан эчегез. 3-4 көн шулай кабатларга кирәк.
ИҢ ЯХШЫСЫ — КАБАК
Кабак төшләрен кабыгыннан әрчергә дә (игътибар яшел элпәсе калырга тиеш), шуны теләгәнчә ашап йөрергә кирәк (көнбагыш урынына). Тешләр белән проблемасы булган кешегә изеп ашарга да мөмкин. Аннары болай итәргә дә була: 1 стакан кабыгыннан әрчелгән кабак тешен, 10-15 тамчылап су куша-куша, боткасыман хәлгә килгәнче изегез. Шул «ботканы» бер сәгать дәвамында аз-аз капкалап, ач карынга ашап бетерергә кирәк. Аннары эч йомшарткыч берәр нәрсә эчү һәм клизма ясау яхшы.
САРЫМСАКЛЫ СӨТ
5 тырнак сарымсакны ваклап изегез, һәм 1 стакан сөткә салып, сүлпән генә утта өсте ябык савытта 10-15 минут пешерегез. Аннары капкачын ачмыйча гына төнәтегез һәм шуны җылы хәлендә ашар алдыннан көненә 4-5 тапкыр 1әр чәй кашыгы эчегез. Дәвалау курсы — 7 көн. Бер үк вакытта шушы ук төнәтмә белән (бабасыр булганда) төнгелеккә клизма ясап яту да файдалы. Дәвалау курсы –4-5 тапкыр.
ӘРЕМ ДӘ ФАЙДАЛЫ
1 чәй кашыгы киптереп вакланган әче әремне 2 стакан кайнар суга салырга һәм суынгач сөзеп алырга. Шул төнәтмәне көненә 3 тапкыр ашарга 20 минут кала 1-2 шәр аш кашыгы кабып куярга кирәк.
Комментарии