Картаймаска, корсак колы булмаска...

Картаймаска, корсак колы булмаска...

Урам чатындагы сәүдә мәйданчыгында сату иткәндә яныбызга «Тойота Камри» килеп туктады. Машина йөртүче ягындагы ишек төбенә чаклы ачылса да, җәлт кенә җиргә сикереп төшеп басучы күренмәгәч, рульдә олы яшьтәге кеше утыра, ахрысы, шуңа акрын кыймылдыйдыр, дип уйладым. Бераздан аю чаклы гәүдәле, алагаем зур корсаклы, муенсыз, кабактай зур башлы, кызыл чыраен май басканга күрә күзләре тәмам кысылып беткән утыз биш-кырык яшьләр чамасындагы ир заты «ишелеп» төште. Гәүдәгә үзеннән чак кына кайтыш, симез үрдәктәй як-якка чайкалыбрак атлаучы юантык хатынын ияртеп, сәүдә рәте буйлап китте. Бу пар янымнан узганда икесенең дә көчкә сулавын искәрдем. Буаз сыер сыман мышный бичаралар. Каршыдагы кибеттән зур торт күтәреп чыктылар. Янәшәмдә утырган алыпсатар чуаш хатыны Надя күп төрле ит ризыклары, сөт-май белән сату итә. Әлеге пар аның янында тукталып, зурдан кубып азык-төлек җыя башлады. Симез үрдәк түшкәсе, дүрт таяк казылык, саллы гына күркә рулеты, какланган дуңгыз салосы, ике кило чамасы сыер мае, бер пластик чиләк эремчек, зур төргәкле сыр сумкаларына төшеп чумды. Күп сөйләшүчән Надя: «Рәхмәт яугыры, тугрылыклы клиентларым! Бәйрәмгә җыенасыз, ахрысы. Бик күп әйбер сатып алып, сөендердегез», – дип тәтелдәде. «Юк ла инде, нинди бәйрәм булсын! Гаиләбезгә бер атнага җитәрлек азык-төлек кенә алдык. Ашамыйча яшәп булмый бит. Ирем уңган, булдыклы минем! Җир җимертеп эшли, бизнесы гөрләп бара. Акчаны көрәп ала. Ялкау хөрәсәннәрнең кабыргасы беленеп торган арык хатыннары кебек, тиен санап, тилмереп яткан юк. Мөмкинлек барда, авыз кырыеннан майлар агыза-агыза, рәхәтләнеп, тәмле итеп ашап калыйк әле, шулаймы әтисе?» – дип шат елмайды симез хатын. Мишәр акцентлы ир: «Дөрес сүлисең, карцык! Көн саен авыз тутырып ит-май, тәм-том ашау – үзе бәхет ул! Исән цакта умырып ашап калыйк әле! Ашаган малда гына өмет бар! Дастуйный ирнең үзе дә, ихатадагы малы да, катыны да таза була! Цәцбиенең арт ягына берне сукса, өц көн дерелдәп тора», – дип, ихахайлап, шәрран ярды. Көн саен лыкынганчы ашап, мышнап яшәүдән тәм табучы симез бәндәләрнең машинасы кузгалып киткәч, мәйданчык шау-гөр килде.

Үзләренең биш-алты сутыйлы кишәрлегендә җәй буе казынып, кызу кояш астында тозлы тир түгеп, интегеп үстергән кишер-суган, помидор-кыярларын кул арбасына тутырып, этләнә-бетләнә тартып килеп, базар чатында сәүдә итеп, көчкә очын очка ялгап азапланучы әби-чәбиләр дәррәү кубып фикер алыша башлады. 

– Фу, адәм ыстырамы, корсак коллары! Кыяфәтләренә карасаң, косасы килә! Акчалары күпкә тәмле ашыйлар, имеш! Шуның белән масаюларын әйт син аларның! Әбрәкәйләренә кыйммәтле б...к тутыралар инде, алайса, – дип борынын җыерды Халисә әби.

– Корсак колы булу зур гөнаһ ул. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) артык күп ашауны хупламаган. Ашказанының бер өлешенә ризык, икенчесенә су тутырырга, өченчесендә һава өчен буш урын калдырырга киңәш иткән, – диде дини гыйлемле Гөлсәрия абыстай.

– Безнең балачак сугыш елларына туры килде. Ачлыгын да, ялангачлыгын да ил белән кичердек. Какы, алабута, юа, кузгалак, кычыткан, әнеч тамыры, җирдә кышлаган бәрәңге кәлҗемәсе ашап җан асрадык. Олылар белән бер рәткә басып бөтен авыр эшне башкардык. Бакча казыдык, печән чаптык, урак урдык, утын кистек. Авырлык күрсәк тә чит кеше малына кул сузмадык, намусыбызны тапламадык, кешелегебезне югалтмадык. Туксанга җитеп киләм. Гомеремнең озын булуына гади генә туклануым, гел хәрәкәтләнүем сәбәпчедер. Ит-майга артык исем китми. Балык яратам. Үзем үстергән бәрәңге, кабак, яшел тәмләткечләр, җиләк-җимеш, ярмалар, көрпәле ипи өстәлемнән төшми. Тамак колына әверелгән яшьләрнең кыяфәте үк шөкатьсез. Сәламәт түгел бит болар. Көчкә сулу алалар. Гаиләдә дөрес тәрбия эләкмәгән, күрәсең, – диде Рәйханә әби. – Алардан туган балалар кызганыч.

– Совет заманында чыккан бер журналдан Америкада, Англиядә фастфуд ашап симергән чирле балалар, симезлектән интегеп, вакытсыз картайган олылар турында шаккатып укыган идем. Бу афәт безгә дә килеп җитте. Бөтен дөньяны, шул исәптән, Татарстанны, Казанны басып алган Макдональдс кафелары ничәмә-ничә ел дәвамында яшьләрне зарарлы ризык белән агулады. Санкцияләр аркасында болардан котылдык дияргә иртәрәк. Әнә каршыдагы бургер кафесына кереп карагыз. Эче тулы бала-чага, яшүсмер. Кайсы кальян тарта, кайсы бургер кимерә, баллы-газлы су эчеп, ашказанын боза. Үзебездә җитештерелгән ит, сөт, майны да зыянсыз дип әйтеп булмый. Чебиләр тизрәк үсеп җитсен, үгезләр, дуңгызлар яхшырак симерсен, сыерлар күбрәк сөт бирсен өчен, азыкларына гормоннар, биопрепаратлар кушылуы сер түгел. Мал азыгының гербицидлы-пестицидлы басуларда, күп итеп минераль ашламалар сибелгән кырларда үстерелүен кая куясың? Бала-чагаларның, олыларның чирле булуы зарарлы ризык ашауга, пычрак һава сулауга, чиста су эчә алмауга бәйле түгелмени?– дип чәпчеде пенсиядәге укытучы Лилия.

Сүз дә юк, беребез дә мәңгегә килмәгән. Әмма вакытыннан алда картаясы, кара җир астына кереп ятасы килми бит әле. Дөрес туклануда диетологлар киңәшен тотсак, зыянга булмас. Бакчабызда үскән җиләк-җимешнең, кибеттәге грейпфрутларның төрле ялкынсынуларга, аллергияләргә, микробларга, бактерияләргә каршы торырга булышуы, йөрәк-кан тамырлары чирләрен, шикәр диабетын, сөякләрнең уалучанлыгын алдан кисәтүе фәнни расланган. Туендырылмаган май кислоталарына бай булганга күрә, балык, диңгез продуктлары, чикләвекләр, үсемлек майлары иммунитетны көчәйтә, күз күремен яхшырта, йөрәкне, кан тамырларын, чәчләрне, тырнакларны ныгыта, тән тиресен шомарта, организмны вакытсыз картаюдан саклый. Майсыз ит, балык, эремчек, диңгез продуктлары, бөртекле һәм кузаклы культуралардан әзерләнгән аксымлы ризыклар тәндәге тукымалар өчен төп төзелеш материалы ролен үти, ферментларны, кислородны, гормоннарны, липидларны, витаминнарны күзәнәкләргә илтеп җиткерә. Кузаклы үсемлекләрдәге, көрпәдәге, җиләк-җимештәге, кәбестә сыман яфраклы яшелчәләрдәге азык җепселләре эчәклекне зарарлы холестериннан, шлаклардан, агулардан даими чистартырга булыша, файдалы микрофлора барлыкка китерергә, кандагы глюкоза һәм инсулин күләмен тиешенчә көйләп торырга ярдәм итә. Дөрес тукланмавыбыз аркасында витаминнар, минераллар кытлыгы кичерүебез яхшыга илтми. С витамины җитмәсә, тиз талчыгабыз, иртә картаябыз. Болгар борычын, лимон, әфлисун, гөлҗимеш, шпинат, кара карлыган, кәбестәне даими ашап, проблеманы хәл итеп була. Майлы балык, бавыр, петрушка, уылдыктагы D3 витамины сөякләрне ныгыта һәм чирләргә каршы торучанлыкны арттыра. Алма, гранат, ит, бавыр тимергә бай, ә ул минерал җитмәсә, азканлылык чире баш калкыта, чәчләр, тырнаклар сынучанга әверелә, тән тиресе купшаклана, кеше хәлсезләнә. Селен дефициты вакытында организмда ялкынсынулар ешая, атеросклероз куркынычы туа, тән тиресенең, чәчләрнең сыйфаты начарая. Сарымсак, карабодай, солы ярмалары, диңгез продуктлары, гөмбәләр, чикләвекләр, зәйтүн җимеше – селен чыганагы. Безнең төбәктә йод кытлыгы бик зур. Аны үз бакчабызда үскән баклажан, шулай ук диңгез кәбестәсе, киви ашап, йодлаштырылган тоз кулланып тулыландыруыбыз хәерле. Югарыда саналган азык-төлекне еш кулланып, сәламәтлекне даими ныгыту, чирләрне алдан кисәтү, вакытыннан алда картлыкка бирешмәү зарури. Шунысы мөһим: без ашау өчен яшәмибез, тулыканлы яшәү өчен ашыйбыз. Бары тик чама хисен югалтмау, корсак коллары булмау мөһим.

 Хәмидә ГАРИПОВА,

Казан шәһәре

Комментарии