КРЕДИТ БУРЫЧЫН ПЕНСИЯДӘН ТОТЫП КАЛАЛАР

КРЕДИТ БУРЫЧЫН ПЕНСИЯДӘН ТОТЫП КАЛАЛАР

Түләү вакытлары чыккан кредитларым бар. Шуларны каплау өчен, пенсиямнең 75 процентын тотып калалар. Кулга 3000 сум тирәсе кала. Бу акчага ничек яшәргә? Пенсиядән акча тотып калуның билгеле бер чиге бармы икән?

Исемем редакция өчен генә,

Казан шәһәре

Сорауны Казан шәһәренең Яңа Савин районы Пенсия фонды идарәсенә юлладык. Болай дип җавап бирделәр:

– Пенсиядән өлешчә тотып калына торган акчаның күләме «Башкарма производство хакында»гы («Об исполнительном производстве») 229нчы Федераль Законның 99нчы маддәсендә һәм РФ Хезмәт Кодексының 138нче маддәсендә билгеләнгән.

Бурычны каплау максатыннан кешенең хезмәт хакыннан һәм башка керемнәреннән (шул исәптән пенсиядән) 50 проценттан да күбрәк акча тотып калынмый. Балигъ булмаган балаларга каралган алимент түләве, сәламәтлеккә китерелгән зарарны (туендыручының үлеме белән бәйле зарар), җинаять аркасында китерелгән зыянны каплау очраклары гына искәрмә санала. Бу очракларда да бурычлы кешенең хезмәт хакы яисә башка керемнәреннән тотып калынган акчаның гомуми күләме 70 проценттан артмаска тиеш.

Берничә бурыч булып, аларны түләтү өчен берничә башкарма кәгазе дә килергә мөмкин. Бу очракта акча тотып калу «Башкарма производство хакында»гы 229нчы Федераль Законның 111нче маддәсендә билгеләнгәнчә, бурычны таләп итүченең шартларын канәгатьләндерү чираты буенча башкарыла:

  1. Беренче чиратта балигъ булмаган балаларга каралган алимент түләве, сәламәтлеккә китерелгән, туендыручының үлеме белән бәйле зыянны, җинаять аркасында китерелгән зыянны каплау һәм әхлаки зыянны компенсацияләү шартлары канәгатьләндерелә;
  2. Икенче чиратта – эштән чыгарылганда бирелә торган түләү һәм хезмәт килешүе буенча эшләүче (эшләгән) хезмәткәрләрнең эше өчен түләү, шулай ук интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләре өчен авторларны бүләкләү шартлары;
  3. Өченче чиратта – бюджет һәм бюджеттан тыш фондларга мәҗбүри түләү шартлары;
  4. Дүртенче чиратта – калган башка шартлар.

Шуны да әйтеп китәргә кирәк: бер чиратның бурычы тулы күләмдә түләнеп беткәннән соң гына калган чиратларныкы түләнә.

Редакциягә мөрәҗәгать иткән укучыга, сорауларына төгәлрәк җавап алу өчен, суд приставларының район бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәбез.

Комментарии