Сырганакның файдасын күрик

Сырганакның файдасын күрик

Сырганакның файдасы турындагы беренче мәгълүматларVIII гасырга караган Тибет медицинасы язмаларында очрый, ә дару буларак, аны Борынгы Кытайда куллана башлаулары билгеле. Борынгы Грециядә аның яфраклары белән атларны уңышлы дәвалаганнар. Грек мифологиясендә ул канатлы ат Пегасның яраткан ризыгы итеп сурәтләнгән. Грециянең антик чорга караган фәлсәфәчеләре, сырганакны изге җимешкә санап, әлеге үсемлеккә мәдхияле трактатлар багышлаган. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик: дөньяда үскән барлык сырганакның 90%ы Кытайга туры килә. 1950-1985нче елларда, туфракны саклау һәм су табу максатларыннан, биредә 200 мең гектар мәйданда сырганак плантацияләре утыртылган. Ул ягулык буларак та киң кулланыла.
Сырганакның җимешләре генә түгел, тамыры, кайрысы, ботаклары, яфраклары күп төрле дәвалау үзлегенә ия. Үстерү өчен талымсыз, ләкин чәнечкеле булганга күрә, уңышын җыю уңайсыз булган бу үсемлектә 190 төрле файдалы матдә булуын белә идегезме? Кызганычка, уникаль дәвалау үзлекләренә ия, искиткеч файдалы җимешләре белән ел саен сөендерүче талымсыз куакны һәр бакчачы үз итеп бетерми шул әле. Югыйсә ул кырык градуслы салкын кышта да өшеми, озакка сузылган җәйге челләнең баш пешәрлек кызуын да чагыштырмача җиңел кичерә. Як-якка сузылган күп тармаклы тамырлары ярдәмендә дымны, туфракка сеңгән файдалы матдәләрне үзе эзләп таба. Дөресен әйткәндә, кул сузымындагы кабатланмас табигый аптеканың кадерен белмибез, киң кулланмыйбыз. Табиб-диетологлар фикеренчә, сырганак җимешендә С витамины лимонныкына караганда ун мәртәбә күбрәк. Сырганак кайрысында бәхет гормоны саналган серотонин матдәсе, банан белән шоколадныкы белән чыгыштырганда, 1000 (!) мәртәбә артыграк. Кәеф төшкән, хәлсезләнгән, йокыдан авырлык белән торган чакларда, бер балкашык кипкән кайрыны кайнар суда төнәтеп эчеп җибәрәсе урынга, даруханәгә чабабыз, юкка акча туздыруыбыз җитмәгән, ашказаны, бавыр, бөеребезгә зыян китерү хакында уйлап та бирмичә, учлап дару ашарга тотынабыз. Сырганак организмнан зарарлы матдәләрне, хәтта радионуклеидларны чыгарырга сәләтле бер дигән антиоксидант та әле. Табиблар Чернобыль фаҗигасендә нурланыш алган кешеләргә хәлиткеч беренче ярдәмне күрсәткән вакытта, Ак Лапчатка тамыры белән беррәттән, сырганакны киң кулланган. Әлеге файдалы табигый дәва чыганаклары ул чакта йөзләгән кешенең гомерен саклап калырга, меңләгән адәмнең чамадан тыш авыр хәлен җиңеләйтергә ярдәм иткән.

Сырганакның мае аеруча файдалы. Ә аны ясауның бернинди авырлыгы юк. Согы сыгып алынган җимешләрнең орлыгын киптереп, кофетарткычта онга әверелдереп яки кул тегермәнендә тартып, шуларны чистартылмаган үсемлек маена салып, караңгы урында ике-өч атна дәвамында төнәтү җитә. Зәйтүн маенда төнәтсәк, файдасы икеләтә зур булачак. Пешкән яки шешкән, җәрәхәтләнгән урынга сөртергә, иртән бер балкашык сыеклыкны ач карынга кабып куярга була. Менә дигән универсаль дару бит ул! Сырганак мае ялкынсынуга каршы бик шәп чара, череткеч бактерияләргә дә көн күрсәтми, тәнебездәге йомшак тукымаларны төзәтү, үз хәленә кайтару үзлегенә ия. Аны шикәр диабеты, атеросклероз, тире авырулары вакытында, әлеге чирләр бик нык азынмасын өчен актив кулланалар. Ашказаны җәрәхәтен уңышлы дәвалавы билгеле. Эч катудан интегүчеләргә сырганак орлыклары төнәтмәсен куллану отышлы. Грипп кебек йогышлы чирләрдән соң, организм талчыккан, операцияләр кичереп хәлсезләнгән чакта, иммунитетны күтәрү өчен сырганак яфракларыннан чәй ясап эчү бик файдалы.

Сырганак чыдамлылыкны, физик көчне арттыра. Моны спортчылар күптәннән белә. Мәсәлән, 1988нче елда Сеулда булган Олимпия уеннары вакытында, Кытайның зирәк табиб-диетологлары, спортчыларның кәефләре һәрчак күтәренке, үзләре чиктән тыш чыдамлылыкка ия булып, бик яхшы күрсәткечләргә ирешсен өчен, аларның көндәлек туклану рационына сырганаклы эчемлекләрне керткән. Кызганычка, безнең спортчылар, әлегәчә химикатлы ясалма анаболиклар кулланып, үз организмын агулый. Рөхсәт ителми торган допинглар кулланып, халыкара җәнҗалга юлыгулары сәбәпле, талантлы яшьләребезнең кайберләре быел Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәрендә узган Җәйге Олимпиада катнашу бәхетеннән мәхрүм калды…

Европаның, Көньяк, Көнчыгыш Азия илләренең, аеруча Кытайның косметология өлкәсе белгечләре, гасырлар дәвамында буыннан буынга тапшырылып килүче борынгы рецептларга, бүгенге көннең кызыклы фәнни ачышларына таянып, организмны яшәртүче яңадан-яңа препаратлар: тукландыргыч кремнар, бәлзәмнәр, лосьоннар, шампуньнар һ. б уйлап чыгара, кулланылышта булганнарының составын камилләштерерү юнәлешендә эш алып бара. Замана косметологиясендә тирене тукландыручы, аның регенерациясен активлаштыруы аркасында, җыерчыклар пәйда булуга каршы торучы сырганак майлары, төнәтмәләре, сыгынтылары актив кулланыла. Башыбызны сырганак шампуне белән юсак, чәч сынмас, кибеп корымас, коелмас, тамырлары сәламәтләнер, ныгыр. Нәтиҗәдә, чәчебез табигый рәвештә җемелдәп торыр, башыбыз кавыкланмас. Көн саен бер чынаяк сырганак морсы яки сырганаклы чәй эчәргә гадәтләнсәк, иммунитетыбыз ныгуы өстенә, күз күремебез сизелерлек яхшырыр, яшебез олыгаюга бәйле җыерчыклар азрак пәйда булыр, бавырыбыз чистарыр, кан составыбыз әйбәтләнер. Сырганак җимешләрен даими ашасак, кан тамырларыбыз чистарганга күрә, үпкә һәм йөрәк эшчәнлеге табигый рәвештә җайга салыныр, шунлыктан, үпкә ялкынсынуы, инсульт, инфаркт кебек авыр чирләр янамас. Әлеге күркәм гадәт безне ашказаны җәрәхәте һәм яман шеше кебек замана афәтләреннән саклап калыр.

Шунысын истә тотыйк: аеруча кышкы чорда, витаминнар, микроэлементлар кытлыгы аркасында, күп авырулар котырына, безнең гомерне кыскарта, сызлануларга дучар итә. Сырганакны бу чорда куллану аеруча мөһим.

Хәмидә ГАРИПОВА,

Казан шәһәре

Комментарии