- 30.10.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №43 (З ноябрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Маршрут автобусыннан төштем дә Колхоз базарына таба атладым. Юл аша үткәндә үк бер апа елмаеп килде дә сүз башлады…
– Базаргамы?
– Әйе.
– Мин дә. Әйдә бергә йөрик әле, чегәннәрдән куркам.
– Кеше күп бит монда, чегәннәр бәйләнә башласа, ярдәм сорый аласыз. Мин озакка килмәдем. Тиз генә кирәкле әйберемне алам да кайтам.
– Мин дә галош алырга гына килдем.
Авыл кешесенә охшаган үзе. Өстендә гади генә аксыл куртка, аягында чүпрәктән тегелгән җиңелчә аяк киеме, иске сумкасы… Гел балкып, елмаеп торуын санамаганда, башка җире шикләнерлек түгел. Яшелчә, җиләк-җимеш рәтләрен элдертеп кенә үттек. Артта кала башласам, теге хатын сул кулымнан җитез генә эләктерә дә өстери. Ул үзенең Әлмәтнеке булуын, онкологик авырудан дәвалануын сөйләде, минем эшем, кайдан булуым белән кызыксынды. Базарга кергәч тә, әлеге хатынның янымнан китмәвенә игътибар иттем. Галошлар янында да йөрмим юкса. Шунда ук шикләнәсе булган да бит, әмма уйлап та карамадым. Ә ул һаман мине сул кулымнан тартып каядыр сөйри, башка рәтләргә чакыра…
Бер мәлгә, ничектер, югалып калдым. Йөз тапкыр кергән базар булса да, үземнең кайда булуымны аңлый алмый басып торам шулай. Теге апа каршыма басты да: “Ярый, сау бул, киттем мин”, – дип, киң итеп елмайды да юкка чыкты. Басып калдым. Бераздан аңыма килеп, сул кулыма карасам, алтын беләзегемнән җилләр искән. Вакыйгаларны яңадан хәтердән үткәрдем. Өзек-өзек искә төшә дә кебек, юк та төсле. Тукта әле, мин әйтәм, беләзекне үзем салып кулына тоттырдым бугай бит. Томан артында кебек бу күренеш күз алдына килә. Тормышның әллә кайсы мизгелләре шул базардагы вакыйгалар белән буталып бетте, фотоальбом карагандай өзек-өзек кадрларны тәртипкә сала алмыйча азапландым. Ул чакта инде базарга нигә килгәнемне дә, ул апаның төс-кыяфәтен дә искә алырлык хәлдә түгел идем. Берничә сәгатьтән бер фикергә килдем: гипноз булды бугай бу.
КЕМНӘРНЕ ГИПНОЗЛАУ ҖИҢЕЛ?
Мәскәүдә яшәүче бер әби дә күптән түгел генә 300 мең сум акчасын мошенниклар кулына тоттырган. Алар әбине: “Күрше хатыны сиңа бозым ясаган”, – дип ышандырган. Бар булган акчасын чыгарып бирсә генә, бозымны чыгарырга вәгъдә иткәннәр. Хәер, андый очраклар азмыни?! Бар булган акчасын банктан алып, чегәннәргә “өшкертүчеләр”, шулай бер тиенсез калучылар да бар арабызда. Гипноз, ышандыра алу сәләте, идарә итү…
Дөресен әйткәндә, “гипноз” термины күптән искерде. Кайчандыр модада булган күмәк гипнозлаулар, телевизор каршына утырып һәм экрандагы “шаманга” карап транс халәтенә күчү бу заманда юк. Аның урынына бүген “психотехника” дигән төшенчә кулланыла. Бу да шул ук гипноз кебек манипуляция, аталуы гына заманча.
Статистика буенча кешеләрнең 25 проценты гипнозга бик җиңел бирелүчән икән. Мин бу исемлектә юк дияргә ашыкмагыз. Бары тик 4 процент кеше генә тотрыклы төркемгә керә һәм җиңел бирешми. Тик алар да бирешүчән! Калганнар алтын урталыкны тәшкил итә.
Нерв системасы тибы ягыннан кешеләр ике төркемгә бүленә: иҗади һәм фикерли торганнар. Иҗади төркемгә артист, язучы, рәссам кебек иҗади тормыш рәвеше алып баручылар керә. Алар хискә бирелүчән, эмоциональ, ышанучан була. Нәкъ менә алар гипнозга җиңел бирелә дә. Ә “фикерләүче” төркемдә – математиклар, һөнәре буенча санау һәм анализлауга хирыс кешеләр. Алар җиде кат уйлап, бер кат кисәргә ияләнгән һәм андыйларны алдау җиңел түгел. Шулай ук эмоциональ халәткә карап та кешенең гипнозга бирелү-бирелмәвен ачыкларга мөмкин. Арыган, йончыган, үз проблемаларына күмелгән, боек һәм күз карасы зурайган кешеләрне гипнозлау, ягъни аларны нәрсәгә дә булса ышандыру бик җиңел. Шулай ук характеры көчсез кешеләр белән идарә итү дә авыр түгел. Алар, гадәттә, “Юк”, – дип әйтә белми, кеше сөйләп бетергәнне бүлдерми тыңлап тора, үз фикере юк… Мантыйкый эзлеклелектә фикерли белмәүче кешеләр – аферист гипнозчылар өчен табыш чыганагы. Арыган кешеләрнең дә баш мие артык авыр мәсьәләләрне чишәрлек хәлдә булмый, андыйлар да шул ук категориягә керә. Әйтик, без тотрыклы дип атаган 4% ны да арыган вакытында “сындырырга” мөмкин.
Ничек сакланыргамы? Кәефегез булмаганда, көчегез ташып тормаганда чит-ят кешеләр, әйтик, базардагы чегәннәр белән әңгәмә кормагыз. Таныш булмаган кеше белән күзгә-күз карап сөйләшмәгез. Карашыгызны тотарга тырышучыны абайласагыз, андыйлардан читтәрәк йөрү хәерле.
ГИПНОЗНЫҢ ДА ФАЙДАСЫ БАР
Гипноз һәрвакытта да начар түгел. Медицинада аны куркуларны, стрессны, авырту хисен бетерү өчен кулланырга мөмкин. Энурез, логоневроз (тотлыгу), хроник алкоголизм, тәмәке тарту кебек чир һәм гадәтләрдән котылу өчен дә уңышлы файдаланыла ул. Алкоголизм очрагында гипноз кулланып ниндидер нәтиҗәгә ирешү өчен, авыруның бу эшкә үз теләге белән җитди якын килүе кирәк. “Туганнары мәҗбүр иткәнгә генә килсә, эффект начаррак”, – ди табиблар.
Наркоз урынына гипноз куллану очраклары турында ишеткәнегез бардыр. Бөек Ватан сугышы чорында бу чара белән операция ясаучы табиблар да булган. Бүген дә Англиядә кайбер теш табиблары гипноз файдалана икән. Ләкин бу “даруның” да үз искәрмәләре бар. Кайбер авырулар вакытында яисә нерв системасына тәэсир итүче дарулар эчкәч, я булмаса спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, гипнозның йогынтысы бик начар булырга мөмкин. Әйтик, кемдер кичтән ангинаны дәвалау максаты белән төрле антибиотиклар эчкән, ди. Ә икенче көнне гипнозчыга барырга кирәк. Монда нәтиҗә пациентның аңын югалту яки, кимендә, көзән җыерулар белән тәмамланырга мөмкин. 50 грамм спиртлы эчемлек кулланган кешене гипнозласаң, ул лыгыр исерек булып егылачак. Нәкъ менә шуңа күрә дә элек телевизордан күрсәтелгән гаммәви гипнозлаулар бүген тыелган.
Никадәр генә эффектлы булмасын, гипнозны бөтен чирдән дәва дип карарга ярамый. Әйтик, миокард инфаркты, паралич, инсульт, тромбоз һәм башка авырулар вакытында гипноз куллану тыелган.
ФАШ ИТ!
Гипноз һәм бу сергә ия булучыларга бәйле берничә фикер яши. Шуларның кайсысы дөрес һәм кайсысы ялган икәнен ачыклаячакбыз.
Гипнозчының күзе кара булырга тиеш. Ялган. Гипноз эффекты күз төсенә бәйле түгел.
Ябык кеше таза кешегә караганда көчсезрәк һәм гипнозга да тизрәкбирелә. Ялган. Хәтта киресенчә дә. Ничек кенә сәер тоелмасын, олы бәдәнле кешеләр гипнозга җиңелрәк бирелә.
Гипноз вакытында кан басымы күтәрелә. Өлешчә дөрес. Дәвалауга юнәлдерелгән гипноз вакытында гипнотерапия алдыннан пациентның кан басымы югары булса – ул төшә, түбән булса күтәрелә. Димәк, организм нормаль халәткә кайта. Гипноз вакытында пульс, сулыш алу, ашказаны согы концентрациясе нормальләшә. Гадәти йокы вакытындагы кебек гипноз халәтендә дә организм яңара, ял итә, яңа көч туплый.
Гипноз хәлендә булганда кеше аңын югалта. Ялган. Ул йокламый, әмма уяулыгын югалта. Ике арада “асылынып” кала дисәк, дөресрәк булыр.
Артык авырлыктан котылу өчен дә гипнозны файдаланырга мөмкин. Дөрес, әмма ул дәвамлы һәм нәтиҗәле түгел. Гипнозга бирешүчән кешеләр генә шул рәвешле ниндидер уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.
Гипноз наркотик кебек үк ияләнүгә китерә. Бу фикергә бәйле ике төрле караш яши. Бер яктан бу дөрес, чөнки гипноздан кеше яхшы кәеф белән һәм үзендә зур көч тоеп уяна. Аның әлеге халәтне ешрак кичерәсе килә. Икенче яктан, дәвалау курсы вакытында 15-20 сеанс үтеп тә, яңадан гипнозга әйләнеп кайтмаучы пациентлар байтак.
НИЧЕК ЭШЛӘНӘ?
Гипнозлауның бик күп алымы бар, ләкин аларның барысын да өч төркемгә аерып карап була. Барысы да күрү, ишетү системасына һәм тирегә кагылып тәэсир итү аша эшләнә. Иң еш кулланыла торганы: аудиаль вариант.
Гипноз өчен дип җиһазландырылган махсус бүлмәдә авырулар уңайлы диван яисә караватка ята, ут сүндерелә һәм тынычландыра торган бер көй яңгырый. Бу кошлар сайравы да, диңгездәге дулкын яки яңгыр тавышы да булырга мөмкин. Бераздан, авырулар йокылы-уяулы халәткә килгәч, психотерапевт эшкә керешә. Төрле формула-җөмләләр аша алар гипнозлы халәткә күчерелә. Һәрберсе янына килеп, табиб әлеге авыруга гына хас проблемаларның чишелүен, чирнең югалуын, кәефләренең күтәренке булуын хәбәр итә. Соңрак ул аларны тиешенчә уята да, һәрберсе белән кыска гына сөйләшү үткәрә. Сеанслар бер яки ике көн аралаш уздырыла. Дәвалау курсы, гадәттә, 30-40 минут дәвам итүче 15-20 сеанстан тора.
ТЕСТ. СЕЗ ГИПНОЗГА БИРЕШҮЧӘНМЕ?
Дәвалау максатыннан гына түгел, кемнәндер файда күрү, табыш алу өчен дә гипноз куллану очраклары билгеле. Шуңа күрә гипнозга ни дәрәҗәдә бирешүчән булуыгызны белеп тору комачауламас дип уйлыйм. Сорауларга тиз һәм уйламыйча җавап бирергә кирәк. Һәр “әйе” җавабы – 1, “юк” – 0 очко белән бәяләнә.
1. Еш кына дусларыгызның хуплавына, юатуына мохтаҗлык кичерәсез.
2. Сезнең фикергә каршы килү авыр.
3. Сез еш кына рекламага колак саласыз.
4. Үз фикерегезне бик еш үзгәртәсез.
5. Кисәк кенә кәефегез күтәрелә, бер сәбәпсез боегып каласыз.
6. Бик аз таныш кеше белән икәү генә калганда, күзгә-күз карап сөйләшкәндә үзегезне уңайсыз хис итәсез.
7. Әңгәмәдәшегезнең күзенә карарга яратмыйсыз.
8. Яныгызда авторитет шәхес булуын телисез. Нинди дә булса җитәкчегә мохтаҗсыз.
9. Җәмгыятьтә тоткан урыныгыз үзегезгә ошамый.
10. Гипнозга бөтенләй бирешми торган кешеләр барлыгына чын күңелдән ышанасыз.
11. Сезгә кагыла торган мөһим сорау булмаса, үз фикерегезне тиз үзгәртәсез.
12. Сез чегәннәрдән куркасыз.
13. Сезнең өчен мөһим булган сатып-алуларны үзегез башкарасыз.
14. Күмәкләшеп фильм караганнан соң яки ниндидер фильм хакында фикер алышканда, ахыр чиктә, сезнең фикер башкаларныкы белән туры килә.
15. Шәһәр – куркыныч урын һәм кирәксә-кирәкмәсә урам буйлап йөрү куркыныч дип уйлыйсыз.
Нәтиҗәләр:
6 очкодан азрак. Куркырлык сәбәп юк. Урамда сезне бары тик мастер гына гипноз халәтенә китерә ала. Ә бу технологияне каяндыр укып белем туплаган шарлатанны гына җиңәрлек көч сезнең үзегездә дә бар.
6-10 очко. Уйланырлык сәбәп бар. Мөстәкыйль һәм башкалардан бәйсез булырга тырышыгыз. Тирә-юньнән, җәмгыятьтән бәхет, байлык өмет итәргә түгел, ә үз бәхетеңне үз кулларың белән төзергә өйрәнергә кирәк.
10 очкодан күбрәк. Гипнозга җиңел биреләсезме дигән сорауга икеләнмичә “әйе” дип җавап бирергә мөмкин. Сезгә һәрчак сак һәм уяу булырга киңәш итәбез.
Сәхифәне Илдинә ЯДКӘРОВА әзерләде.
Комментарии