Аяк астындагы җирне тоймый башласаң…

Аяк астындагы җирне тоймый башласаң…

Кайвакыт аяк астындагы җирне тоймый башлыйбыз, тирә-юньдәге бөтен нәрсә чайкала башлый – баш әйләнә. Күпләргә таныш халәт бу. Гадәттә, баш әйләнүне гадәти арыганлыкка сылтап калдырырга яратабыз. Ләкин яхшылап тикшеренә башласаң, аның сәбәпләре күпкә җитди булуын аңлыйсың.

Неврологка беренче чиратта баш авыртудан зарланып килсәләр, баш әйләнү белән мөрәҗәгать итүчеләр сан ягыннан икенче урынны алып тора. «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге неврологы Илмира Титова сүзләренчә, баш әйләнүдән зарланучылар, гадәттә, бөтен тәндә хәлсезлек тоюларын, кинәт арып китүләрен әйтәләр икән. Шул рәвешле организм ниндидер чир турында сигнал бирә булып чыга. Менә шуңа күрә дә баш әйләнүгә узгынчы халәт дип кенә карарга ярамый, сәбәпләрен ачыклап бетерергә кирәк.

Баш әйләнүне ике төргә бүләләр – вестибуляр (чын) һәм вестибуляр булмаган (ялган). Вестибуляр баш әйләнү, исеменнән аңлашылганча, вестибуляр анализаторның үзәк яки периферия өлешләре эшчәнлегендә тайпылышлар булганда күзәтелә. Ә вестибуляр булмаганы төрле органнар авыртканда, җәрәхәт алганда, психоген фактор тәэсирендә барлыкка килә.

Баш әйләнүнең сәбәпләре дигәндә, табиблар гадәттә менә бу сәбәпләрне атый:

  • вестибуляр аппарат авырулары;
  • эчке органнар авырулары;
  • күз күрүе начараю;
  • умырткалыкның муен өлешендәге тайпылышлар;
  • баш миенең кан белән тәэмин ителеше бозылу;
  • физиологик баш әйләнү.

Табиблардан «цервикоген баш әйләнү» дигән билгеләмәне ишеткәнегез бардыр. Умырткалыкның муен өлеше эшчәнлегендә тайпылышлар барлыкка килү сәбәпле баш әйләнүне шулай дип атыйлар. Тайпылышлар ниндидер җәрәхәт нәтиҗәсендә генә барлыкка килә дип уйлау дөрес түгел. Бер халәттә озак утырсаң (әйтик, компьютер каршында), шулай ук баш әйләнә башлый. Мондый баш әйләнү шулай ук умырткалыкның муен өлеше остеохондрозы, Арнольд – Киари аномалиясе, Киммерле аномалиясе булганда да барлыкка килергә мөмкин.

Остеохондроз булганда, умырткалыктагы артерияләр кысыла, баш миенә тиешле күләмдә кан һәм кислород килеп җитми, шуңа күрә баш әйләнә.

Баш әйләнүнең сәбәпләрен ачыклау җиңел түгел. Ләкин ачыкларга кирәк. Баш әйләнү еш кабатлана башласа, кичекмәстән неврологка күренү зарур.

«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә баш әйләнү сәбәпләрен ачыклау өчен берничә ысул кулланалар:

  • физикаль тикшеренү;
  • канның гомуми анализы;
  • рентген;
  • баш мие кан тамырларын ультратавыш ярдәмендә тикшерү;
  • электроэнцефалограмма;
  • магнитлы-резонанслы томография.

Клиникада тәҗрибәле невролог Илмира Титова кабул итә.

Изображение удалено.Тулырак мәгълүматны «Казан клиникасы»на шалтыратып белешә аласыз. Телефоны: (843) 2-101-106.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии