Йөрәгеңне сакла!

Йөрәгеңне сакла!

Узган 2015нче ел Русиядә йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары белән көрәш елы, дип игълан ителгән иде. Юкка гына түгел: шул төргә кергән чирләр саны буенча без – әйдәп баручы илләр рәтендә.

Бездә халыкның табигате шундый шул: урынга егылгач кына табиб чакыртабыз, авыруның беренче билгеләре сизелүгә, больницага барырга ашыкмыйбыз. Югыйсә, йөрәк-кан тамырлары чирләрен башлангыч чорында ачыклау өчен даими рәвештә тикшеренеп торырга кирәклеген дә беләбез инде. Комплекслы кардиология тикшерүе авыру барлыкка килү-килмәү ихтималлыгын төгәл күрсәтә, шул рәвешле дәвалауны вакытында башларга мөмкинлек бирә.

Кардиолог төгәл диагноз куйсын өчен, аңа электр кардиограммасы, эхокардиография яки йөрәккә ясалган УЗИ нәтиҗәсе кирәк. Алар буенча әгъзада ниндидер тайпылыш барлыгы ачыкланса, табиб өстәмә рәвештә холестеринга, шикәргә, биохимик тикшерүгә кан анализы тапшырырга куша. Белгеч шулай ук көн дәвамында электр кардиограммасын һәм кан басымын тикшереп торуны да билгеләргә мөмкин. Мисал өчен, көн дәвамында кан басымын үлчәп тору аның көндез һәм төнлә ничек булуын күзәтергә, органнарга гипертоник басым бармы-юкмы икәнлеген ачыкларга ярдәм итә. Ә ЭКГны тикшерү алымы гадәти шартларда йөрәкнең эшчәнлеген бәяләргә мөмкинлек бирә.

Изображение удалено.

Телгә алынган ике дәвалау алымы да куркынычсыз һәм нәтиҗәле. «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә аларның икесе дә кулланыла, тикшерүне тәҗрибәле белгечләр үткәрә. Тулырак мәгълүматны клиникага шалтыратып белергә була. Телефоны: (843) 2-101-106.

Сөмбел СӘЙФИ әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии