«Үсемлекләрнең теле булса, агрономнар төрмәдә утырыр иде»

«Үсемлекләрнең теле булса, агрономнар төрмәдә утырыр иде»

Балтач районының Алан авылында яшәүче, фәнни дәрәҗәләре дә булмаган гап-гади бер агроном бик әһәмиятле ачыш ясаган: ашлык уңышын бермә-бер күбрәк итеп алу серенә төшенгән ул. Өстәвенә, мондый ашлык экологик яктан чиста да, димәк, без ашый торган икмәк тә организмга зыянсыз булачак икән! Агроном шушыларны исәпләп чыгарган, лабораториядә тәҗрибә үткәреп, сүзенең дөреслеген дәлилләгән, хәтта ачышына патент та алуга ирешкән… тик зур-зур галимнәр аңа: «Син, абзый кеше, күп сөйләнеп йөрмә әле», – дигәннәр.

Аларның болай әйтүенең хикмәте гади: хәзер бу ачышны киң җәмәгатьчелеккә чыгарсаң, галимнәрнең фәлән ел буе язып яткан китаплары чүпкә әйләнә дигән сүз бит. Фәлән еллардан бирле килгән тулы бер система җимерелә. Галимнәр дә ачыклый алмаганны Алан агрономы ничек ачыклаган соң – шушы сорауга җавап табу өчен, Балтачка юл тоттык. Вакыйгаларны бераз гына ашыктырабыз икән: башта агроном Нәсих Гыймадиев: «Мин лабораториямдә тәҗрибә үткәрдем, килеп карагыз», – дип, редакциябезгә шалтыратты бит әле. Һәм без, тагын да гаҗәпләнеп («лабораториям» ди бит, «тәҗрибә үткәрдем» ди!), Балтачка юл тоттык.

ОРЛЫК ТА «КӨЙСЕЗЛӘНӘ»

Моңарчы тәҗрибәләрен өендә генә үткәрә торган булган Нәсих Гыймадиев. Декабрьдә бәхет баскан үзен: ишегалдына чып-чын лаборатория салып чыккан! Үзе зур, үзе якты, идәннәре җылытыла торган. Өйдәгеләр дә сөенгән бу лабораториягә. Моңарчы Нәсих абыйның тәҗрибәләреннән соң өйдән балчык, туфрак җыеп азаплана торган булганнар бит.

Бүген илдәге барлык лабораторияләрдә дә, орлыкның тишелешен тикшерү өчен, аны комда үстереп карыйлар. Әйтик, чәчкән 100 орлыкның 92-95е тишелеп чыкса, ул әйбәт орлык санала. Ә туфракта тикшереп карамыйлар. Югыйсә, ул орлык басуда туфракта үсәсе бит. Комда тишелгән орлык анда әллә тишелә ул, әллә юк. Нәсих Гыймадиев беренче эш итеп менә шул турыда уйлана башлаган. Белгечлек алгач, 1982нче елдан 1992нче елга кадәр тыныч кына үзләренең Алан колхозында агроном булып эшләгән әле ул. Аннары «тынычсызлана» башлаган. Ник дигәндә, агрономия дәреслекләрендә язылган сүзләр тормышта чынга ашарга уйламаган. Гади генә итеп әйткәндә, дәреслектә язылганча мул уңыш ала алмый тилмергән Нәсих абый. «Җирлектә туфрак яхшы булса, килеп чыккан да булыр иде, тик бездә начар туфрак – көлсу урман туфрагы. Дәреслектәгечә барып чыкмаганын аңлагач, мин яшерен тәҗрибәләр үткәрә башладым», – дип сөйли Алан агрономы.

Тикшермәгән, үзе дә ахыргача ышанып җитмәгән килеш ниндидер белдерү белән чыгарга ашыкмый ул. Ә тикшерүгә ун ел вакыты китә. Инде 2002нче елдан Алан агрономы берәүдән дә яшермичә, ачык итеп сөйли башлый: сез ашлыкны дөрес чәчмисез, ашламаны да дөрес кертмисез, ди. Сөйләп кенә калса бер хәл, дәлилләп тә күрсәтә бит әле. Безгә дә дәлилләп күрсәтте. Туфракның микрофлорасы, ягъни төрле бактерияләр яши торган билгеле бер мохите бар. Галимнәр ул микрофлораны туфракта гына бар дип белдереп килгән. Нәсих абый әйтүенчә, алар орлыкның да үз микрофлорасы барлыгын уйлап та бирмәгәннәр. Ә менә Алан агрономы моны дәлилләгән! «Мин моны туфракны кайнатып карап белдем. Туфракны кайнаткач, анда бөтен бактерияләр үлеп бетә. Орлык чәчәм дә туфракны тикшереп карыйм: бактерияләр кабат барлыкка килгән бит! Һавадан күчә алмый бит алар, димәк, орлыктан күчкән була, димәк, орлыкның да үз микрофлорасы – бактерияләр «оясы» бар», – ди агроном. Никадәр галимнең (күп бит алар бездә!) ничә еллар буе әллә нинди тикшерүләр уздырып, әллә ничә миллион сумнар туздырып, шуны ачыклый алмаулары гына гаҗәп тоела…

Бу «микрофлора» белән нишләп була соң, аны кесәгә салып та, кисеп ашап та булмый бит, дияр авыл агайлары. Микрофлора башы гына бит бу тикшеренүнең. Ахыры – күпкә кызыклырак һәм аңлаешлырак. Нәсих Гыймадиевның ачышының асылы шунда: кайда чәчсәң, шунда тишелеп чыкмый икән орлык. Гади генә кебек үзе, ләкин бүгенгәчә бер Нәсих абый тарафыннан гына исбатланган булып кала бирә әле бу факт. «Син монда үс әле, туган», – дигәнгә карап кына үсми ул орлык. Ул үсеп китсен өчен андагы микроблар туфрактагысы белән туры килергә тиеш. Кешенең кан төркеме туры килү кебек инде бу. Ә әлегә бездә «наугад» эшлиләр. Лабораториядә комга утыртып тикшереп караган булалар да, шуны басуга чәчәләр. Орлык әйбәт булып тишелмәсә, йә орлык җитештерүчене, йә чәчүчене сүгәләр. Чынлыкта, орлыкның бу туфракта үсәсе генә килми. Башка басуга алып барып утырт син аны – шаулап үсеп китәчәк», – дип гади генә итеп аңлата Нәсих абый.

«НӘСИХ ӘЙТМИ – ТУФРАК ӘЙТӘ»

Ул үзе көз көне басулардан туфракны җыеп алып кайта да орлыкны чәчеп карый. Бер төрлесен чәчә, икенче, өченче төрлесен. Тишелеп чыккач күренә инде: бу орлык менә бу туфракны яраткан, монысы – менә бу туфракны үз иткән. Бер басуны тикшерү өчен генә дә 48 төрле тәҗрибә үткәрә Алан агрономы!

Ашламаның орлыкка килешү-килешмәвен аерым тәҗрибә итеп үткәрә Нәсих абый. Ашламаны кертү белән дә шулай ук икән: йә туры килә орлыкның «холкы»на, йә туры килми. «Бүген агрономнар бөтен әйберне «наугад» эшли. Ашламаны фән кушканча кертәләр, ә ул туры килми, уңыш начар була. Ашлама начар булганнан түгел бу. Бөтен орлыкка да бер үк төрле ашлама килешмәскә мөмкин. Кешеләргә башта уколны, аллергия бирмиме икән, дип, бер тапкыр кадап карыйлар бит, аллергия бирмәсә генә дәвалау курсын дәвам итәләр. Игенчелектә дә шулай. Орлыкның теге яки бу ашламага «аллергия»се юкмы икәнлеген тикшереп карап кына белеп була», – ди Нәсих абый. Хәтта орлыкларның сорты бер үк булып та, алар төрле партиядән булса, бу шулай ук аларның тишелешенә, ашламаны кабул итү-итмәвенә, чирләргә бирешү-бирешмәвенә йогынты ясый икән.

Нәсих абый бу ачышы белән күп җирләрдә булырга өлгергән. Әйткәнемчә, зур-зур галимнәр аның ачышы турында ишетергә дә теләмәгән. Ә кайбер агрономнар Нәсих абый ысулы буенча чәчеп карый башлаган. Бүген бу ысул белән чәчә торган хуҗалыклар саны унга җиткән инде. Балтач һәм Кукмара районы хуҗалыкларының агрономнары Нәсих абый лабораториясенә килә дә, тәҗрибә рәвешендә чәчелгән орлыкларга күз генә төшерә дә, үзенә кайсы кирәген әйтеп тә бирә икән. Кайсы орлыкның кайсы туфракта әйбәт тишелгәне күренеп тора бит. Һәм бу ысул белән чәчүче хуҗалыклар башкаларга караганда унар-унбишәр центнерга күбрәк уңыш алалар, ди. «Нәсих әйтте, Нәсих ысулы, диләр. Нәсих әйтми, туфрак әйтә бит аны! Миңа менә шул орлыкны, шушы ашламаны бир, дип әйтеп тора», – ди Алан агрономы.

Нәсих абый белән хезмәттәшлек итүчеләр һәм тагын берничә хуҗалык – барлыгы 11 оешма – лабораторияне җиткереп керергә ярдәм иткән. Кайсы акчалата биргән, кайсы ком, цемент, төзелеш материаллары. Димәк, «Нәсих ысулы»ның дөреслегенә ышанучылар, бу ысулны кулланышка кертеп җибәрергә тырышучылар арта дигән сүз бит инде бу.

Әлегә Нәсих Гыймадиевның гап-гади тәлинкәле үлчәве генә бар. Хәтта шуның ярдәмендә генә дә никадәр ачыш ясарга өлгергән ул. Тагын да шәбрәк җиһазлары булсамы… Танылу өчен дә, акча эшләп череп баю өчен дә эшләми ул боларны. Теләге шул хәтле гади. Һәм шул хәтле әһәмиятле! «Кешеләрнең чиста ризык белән туклануын, балаларыбызның сәламәт булып үсүен телим мин», – ди Алан агрономы.

БАЛТАЧ АГРОНОМЫННАН БАКЧАЧЫЛАРГА КИҢӘШЛӘР

Бакчага тирес кертергә ярыймы? Тирестә нитратлар күп була, ә алар кеше организмына начар тәэсир ясый. Шуңа күрә тиресне бакчага черемә хәлендә генә кертергә ярый. Шулай ук үсемлекнең холкына да игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, кыяр яңа чыгарган тирестә үзен яхшы хис итә. Бәрәңге дә тиресле туфракта яхшы үсә, тик анда әлеге дә баягы нитрат күп җыела. Шуңа күрә бәрәңге бакчасына тирес түгел, черемә кертегез.

Яшелчәне ел саен бер үк түтәлгә утыртырга ярыймы? Һәр яшелчәдән туфракка билгеле бер чирләр «күчә». Һәм алар, икенче елга тагын шул ук яшелчәне утыртканыңны көтеп кенә тора да, аның тамырын «кимерә» башлый. Нәтиҗәдә, уңыш булмый, күңел төшә. Шуңа күрә үсемлекләрне, яшелчәләрне ел саен төрле җиргә утыртырга, ягъни орлык алмашы ясап торырга кирәк. Әйтик, кыярдан «күчкән» авыртулар суганга үсәргә комачауламаска мөмкин. Шулай ел да алыштырып торсагыз, туфрактагы чирләр бетә. Теплицагыз кечкенә генә булса, аны күтәреп кенә дә күчереп йөртергә мөмкин.

Бәрәңге бакчасында эт эчәгесе үләнен бетереп буламы? Минем казып караганым бар: эт эчәгесенең тамыры метр ярымга кадәр җитәргә мөмкин. Аны өзгән саен ул тармаклана, күбрәк кенә чыга. Шуңа күрә эт эчәгесен тулысынча юк итеп булмый, колорадо кортыннан да яман ул. Агу ярдәмендә котылырга була, әлбәттә, тик ул үсемлеккә дә зыян сала, аның аша агу организмга эләгә. Шулай да эт эчәгесен хәйләләп, басып торып була. Күпьеллык печән чәчкән җирдә баш төртә алмый ул, йомшак җирдә генә тамыр җибәрә. Шуңа күрә бер-ике ел бәрәңге утыртасың да, өченче елга ул җиргә күпьеллык печән чәчеп торасың – эт эчәгесе тынып тора. Бер-ике елдан кабат культураларны алыштырасың: бәрәңгене элекке урынына утыртасың. Ике-өч елдан эт эчәгесе бәрәңге җирен янә басып китә, аннары тагын күпьеллык печән чәчәсең.

Бәрәңгене агуларга ярыймы? Хәзер күпләр бәрәңгене утыртканда ук агуга манып утырта. Мин алай эшләү яклы түгел. Ник дигәндә, ана бәрәңгедәге ул агу таркалып бетә алмый, туфракка күчә. Минем моны тикшереп тә караганым бар. Үзем бәрәңге бакчасының бер өлешенә бөтенләй дә агу сиптермим. Колорадо кортлары яфрак астына күкәй салуга, ул яфракларны ипләп кенә җыеп чыгам, корт барлыкка килергә өлгерми. Бөтен бакчаны да болай эшләтеп булмый, билгеле, калган өлешенә берничә кат агу сиптерәм.

Бәрәңге бакчасына арыш чәчү дөресме? Хәзер күпләр бәрәңгене җыеп алуга, бакчасына арыш чәчеп куя. Бик дөрес эшлиләр. Арышның микрофлорасы, ягъни «кан төркеме» бәрәңгенеке белән тәңгәл килә. Икенче төрле әйткәндә, арыш ул бәрәңге җирен кирәкле бактерияләргә баетып калдыра, туфрактагы чирләрне дә киметә, икенче елга бәрәңге уңышны яхшырак бирә. Тагын кукуруз белән бодайның да микрофлорасы тәңгәл килә. Бер елны басуга – бодай, икенче елны кукуруз чәчкән агрономнар уңышны әйбәт ала.

Ашлама кертми генә мул уңыш алып буламы? Кайбер бакчачылар: «Мин бакчама бер грамм да ашлама кертмәдем, мин экологик чиста яшелчәләр ашыйм», – дип мактанырга ярата. Әкият бу! Яшелчә ашлама кертмәгәнгә экологик чиста була дигән сүз түгел әле. Ашламаның бар туры килгәне, бар туры килмәгәне. Әгәр орлык үзенә туры килгән ашламаны ала, аның белән туклана икән, ул яхшы булып, матур булып үсә. Менә бу экологик чиста продукт була. Әгәр ашлама туры килмичә, орлык черәшеп кенә үсә икән, ул очракта моны экологик чиста продукт дип әйтеп булмый инде.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Балтач – Казан

Комментарии