Тәһарәтле кешегә Аллаһ рәхмәтен сала

Тәһарәтле кешегә Аллаһ рәхмәтен сала

«Һәрбер өммәтнең билгеләнгән әҗәле бар. Әгәр аларга әҗәлләре килсә, бер сәгать иртә килмәс һәм бер сәгатькә кичекмәс» (Әгъраф сүрәсе, 34нче аять. Ногмани тәфсире).

Коронавирус бөтен дөньяны дер селкетте. Ә бит һәрбер чир Аллаһы Тәгаләдән. Элек тә булган шундый яман чирләр. Кешеләр чирне дә, ачлыкны да, хәсрәтне дә Аллаһы Тәгалә тәкъдире дип кабул иткән. Алар тәүбәгә килеп, сәҗдә кылып, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сораганнар. Авырлыкларны изгелек белән җиңеп чыкканнар.

Шакир Сарманда яши. Ул да әлеге зәхмәт чирне эләктерә. Намаздагы кеше ул. Иртән укроп суы эчә дә, басуга чыгып китә. Иртәнге якта бер сәгать буена «Ләә Иләәһә Илләллаһу», дип тәсбих әйтеп, тирән сулыш алып йөри. Безнең үпкәләребезгә дә шушы сүз язылганын галимнәр дәлилләде. Басуда беркем борчымый, авыз-борыныңны битлек белән капла, дими. Шакир башкаларга да киңәш бирә, ятарга тырышмагыз, хәрәкәт итәргә тырышыгыз, ди. Яткач, үпкә шешә.

Хатын-кызга чәчен каплау да бик мөһим. Чәч аша хатын-кызга күз дә тия, рәхмәт фәрештәләре дә саклый алмый. Тәһарәтле, госелле йөргән кешегә Аллаһы Тәгалә үзенең рәхмәтен сала. Тәһарәтсез йөргәннәргә шайтанны ирекле кыла, ди.

Коръәннең Аллаһыдан иңдерелгән хак китап икәнлегендә һич шик юк. Бу китап аның белән гамәл кылучы тәкъва мөселманнарга хак юлны күрсәтүче – һидәяттер (Бәкара сүрәсе, 2нче аять. Ногмани тәфсире).

Дөнья фани, ахирәт мәңгелек. Имансыз үтәргә язмасын. Без соңга калдык. Бер-беребездән гаеп эзлибез. Хәтта кадерле кешеләребезне дә нахакка рәнҗетүдән курыкмыйбыз. Бер-беребездән куркабыз, ә һәр гамәлебезне күреп, игелекләребезне, начар гамәлләребезне үзебезгә кайтарган Аллаһы Тәгаләдән курыкмыйбыз. Диндә мәҗбүриләү юк, ә өндәү, өйрәтү бар. Иманны карап, укып йоклагыз. Исән торсагыз, шөкер кылыгыз. Тәһарәтсез, госелсез йөрмәгез. Гафу итә белегез. Иншаллаһ, чирдән котылырбыз.

Нәгыймә САДЫЙКОВА,

Тукай районы, Иске Теләнче авылы

Комментарии