Кооперативка кереп фатир алу шартлары йомшарган

Кооперативка кереп фатир алу шартлары йомшарган

Без торак туплам кооперативлары (ЖНК) турында шактый яздык инде. Кооперативка кереп фатир алу өчен, фатир бәясенең яртысын (50 процентын) түләргә кирәк, калган яртысын ун ел дәвамында әз-әзләп, бернинди процентларсыз түлисең, дип тә аңлаттык. Ә бу айда «Унистрой» төзелеш компаниясенең «Торак мөмкинлекләре» кооперативында шартлар тагын да йомшарган.

Хәзер әлеге кооперативка кергән кешеләр фатир бәясенең 50 процентын түгел, 30 процентын гына да түләп тора ала. Ә калган 20 процентын йорт кулланылышка тапшырылганчы түләргә кирәк. Акча янчыгы зур булмаганнар өчен менә шул кичектереп түләве әһәмиятле дә инде аның.

«Унистрой» төзелеш оешмасы тәкъдим итә торган «Торак мөмкинлекләре» кооперативының эш механизмы болай: кеше үзе ошаткан фатирны сайлый һәм кооперативка керергә гариза яза. Әгъза булып кергәндә бер тапкыр 10 мең сум түли һәм кооперативта торган өчен ай саен мең сум түләп бара. Пирамидалар белән бутый күрмәгез, бу – оешмада торган өчен айлык түләү хакы гына. Мисал өчен, эш урыныбызда профсоюз оешмасында торган өчен дә түләргә кирәк бит. Бу да шуның кебек. Ул мең сум кооперативның административ һәм хуҗалык чыгымнарын каплау өчен тотыла.

Кооперативка кергәндә сатып алучының кулында үзе алырга уйлаган фатир бәясенең яртысы булырга тиеш дигән идек инде (бу айда 30 процент белән генә дә кереп була, калган 20 процентын соңрак – йорт кулланылышка тапшырылыр алдыннан гына түлисе!). Әлеге сумма кооперативның исәп-хисап счетына күчерелә һәм кооператив, шушы акчага үзенекен өстәп, сезгә фатирны сатып алып бирә. Булды! Шуннан соң әлеге фатирга күченеп, рәхәтләнеп яши башларга мөмкин. Ә торакның калган бәясен ун елга бүлеп, кичектереп түлисең. Бернинди процентларсыз!

Фатир өчен күчемсез милек салымын түләү дә кооператив эше. Торак кулланылышка тапшырылуга, син анда теркәлә аласың. Ә соңгы квадрат метрың өчен түләп бетерүгә, кооператив үз исеменнән чикләүне төшерә һәм син торакның тулы хокуклы хуҗасы булып каласың.

Процентларсыз, поручительләрсез, залогсыз гына торак алу ысулы ул торак-туплам кооперативы. Аның эшчәнлеге 215нче «Торак-туплам кооперативлары турында»гы Федераль закон тарафыннан саклана, шуңа күрә «кооператив ышанычлымы икән?» дигән сорауны биреп торасы да юк.

Кооперативка кызыкмыйча, ипотека вариантына тукталучылар өчен дә «Унистрой»ның кызыклы тәкъдимнәре бар. Әйтик, «Сбербанк»та ипотека ставкасы 7,4 проценттан башлана. Ана капиталын беренчел кертем итеп кертсәң, «Абсолютбанк» 8,9 процент белән генә ипотека бирә. Ә ВТБ24 банкы 9,7 процент белән ипотека тәкъдим итә (беренчел кертемнең минималь күләме 10 процент булырга тиеш).

Тулырак мәгълүматны «Унистрой» төзелеш оешмасы белән эшләүче «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» ширкәтенә шалтыратып белешергә була. Элемтә өчен телефоннар: (843) 253-15-85, 8-965-588-38-96, 8-965-591-74-30. Оешма шулай ук фатирын сатарга яки яңаны алырга теләүчеләргә дә ярдәм күрсәтә.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Реклама хокукында

Комментарии