Хатын-кыз үзендә вагиноз булуын белми йөрергә мөмкин

Хатын-кыз үзендә вагиноз булуын белми йөрергә мөмкин

«Бактериаль вагиноз чире турында язсагыз иде. Ни сәбәпле килеп чыга, нинди билгеләре бар, ничек дәвалыйлар икән – шуны беләсем килә», – Әтнәдән бер укучыбыз менә шундый гозер белән шалтыратты. Интернетта хәзер табып булмый торган мәгълүмат юк. Тик менә төрле чыганакта төрлечә языла. Ә медицина өлкәсе андый төрлелекне яратып бетерми. Бер чыганакта дәвалау чарасы буларак язылган нәрсә икенчесендә, киресенчә, начар итеп телгә алынырга мөмкин – кайсына ышанырга белмәссең! Шуңа күрә, укучыбызның соравына дөрес җавап алыр өчен, «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге белгечләре белән элемтәгә кердек.

Бактериаль вагиноз чире гадәттә хатын-кызларның теленнән төшми торган сөт авыруына (молочница) караганда да ешрак очрый. Тик бу авыру хакында күпләр белми генә. Шуңа күрә ничек бар – шулай калдыралар, табибка күренеп, дәвалана башлауны кирәк санамыйлар.

Хатын-кызның җенес әгъзасында сөт әчетү бактерияләре бик күп күләмдә «яши», алар органның сәламәт эшләве өчен җавап бирә. Менә шул файдалы бактерияләр кими башласа, микрофлора бозыла, авыру барлыкка китерә торган бактерияләр үрчи. Элегрәк вагиноз чирен ниндидер аерым бер микроб барлыкка китерә дип уйлыйлар иде, ә хәзер төгәл билгеле: авыру барлыкка килүгә бер микроб кына түгел, ә әгъзадагы барлык бактерияләрнең нисбәте бозылу сәбәпче. Шуңа күрә бактериаль вагиноз инфекцияле чир саналмый һәм җенси юл белән күчми.

Вагиноз диагнозы гадәттә яше 35-40тан өлкәнрәк булган хатын-кызларга куела. Чирне барлыкка китерүдә нинди сәбәпләрне атыйлар соң:

– эчәклек дисбактериозы, ягъни эчәклектәге бактерияләрнең нисбәте бозылу;

– антибиотиклар белән дәвалану. Алар сөт әчетү һәм башка файдалы бактерияләрне «үтерә»;

– иммунитет начараю;

– дөрес тукланмау. Рационнан сөт ризыкларын бөтенләй сызып ташларга ярамый;

– кысып тора торган эчке кием кию, гигиена чараларын (тампон, прокладка) бик еш куллану. Болар барысы да җенес органына кислород керүгә каршылык тудыра.

Инде хәзер вагиноз авыруының билгеләрен карыйк. Иң беренче билге – җенес әгъзасыннан күп күләмдә (тәүлеккә 20-30 мл) соргылт сыеклык бүленеп чыгу. Аннан балык исе килә, шуңа күрә башка берни белән дә бутап булмый. Җенси якынлык кылганда да вагиноз үзен сиздерергә мөмкин: бу очракта кызышу барлыкка килә. Ә кайвакыт вагинозның бернинди билгесе дә булмый, шуңа күрә хатын-кызлар аның турында белми дә кала.

Изображение удалено.

Чирнең билгеләрен сизмәү ул әле син тулысынча сәламәт дигән сүз түгел. Шуңа күрә даими рәвештә табибка күренеп торырга кирәк. Тәҗрибәле гинеколог вакытында төгәл диагноз куеп, кичекмәстән дәвалану чаралары билгеләячәк. Тулырак мәгълүматны«Казан клиникасы»на шалтыратып белешергә мөмкин: (843) 2-101-106.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии